• 25.09-26.09 Фестиваль новой этнической культуры народов Поволжья — «Итиль». На территории Центра семьи «Казан». С 12:00 до 20:00
  • 28.09 Премьера! "АК ЧӘЧӘКЛӘР КЕБЕК...",12+, Кариев театры,18:30
  • 28.09 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры. 11.00, 13.00
  • 06.10 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театры, 13.00
  • 06.10 "Болгар радиосы" концерты. КДК "Ленина", 18:30
  • 07.10 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 07.10 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 08.10 "Супер кияү", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 09.10 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры,13.00
  • 09.10 "Нигез ташлары", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 10.10 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 13.10 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 15.10 "Сәлам, Актәпи", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 15.10 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Сентябрь
  • Вадим Усманов (1946-2014) - композитор
  • Тимерҗан Кәлимуллин (1961-2016) - көрәшче
  • Гөлүсә Исмәгыйлева - журналист
  • Җәлил Фазлыев - дин әһеле
  • 26 сентябрьдэн 1 булмэле квартира снимать итэм.Центрга якын тирэдэ/Вахитовский, Советский р-ннан/.Укучы кызга.89393159285.
  • 25 сентябрьлэрдэ студент кызга 1 булмэле квартира арендаларга кирэк булачак/ Вахитовский/Советский районнан/центрга якын тирэдэн Аграрный университетка якын булсын иде/Бюджет 17-18мен, тирэсе.
  • 2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ тэртипле татар кызы кертэм.ДК Химиков каршында. 1нче октябрьдан. 89272469637
  • Татарстан урамында урнашкан йортта 2 булмэле фатир арендага бирелэ.Барлык унайлыклары хэм жихазлары да бар. Телефон +79172757475.
  • Подселенига бер кыз эзлибез. Ибрагимова урамында 2 бүлмәле кв.(Тандем янында) Ватсап: 89871854511
  • Сдаётся чистая, уютная комната в 2-х комнатной квартире на улице Фучика. Развитая инфраструктура, удобная транспортная развязка, рядом ТЦ Франт. Открывается прекрасный вид с балкона(15 этаж). Вся необходимая мебель и техника имеется. В другой комнате проживают две девушки. Ищем воспитанную, платёжеспособную девушку без вредных привычек. 9000 руб. все вкл. Заселение с 1 октября. WhatsApp 89372902288.
  • Казаннын Зэкиев урамында 2 булмэле фатир арендага бирелэ. Яна домда. Барлык унайлыклар да бар. 89274880627 (ватсап) Риэлтор тугел. 18 мен.
  • Услуги ассенизатора. КамАЗ-10 кубов. 89172681882. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов (ЖБО), выгребных ям, септиков, уличных туалетов, колодцев. Аварийная откачка. Шланги 40 метров. Цены от1200 в зависимости от отдаленности очистных сооружений.
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице ак.губкина(советский район) +7(905)023-89-59
  • Авиатөзелеш районында урнашкан Горбунов исемендәге СНТ-11 дә җир участогы сатыла, су, ут бар, киләчәктә газ кертү дә планлаштырыла. Тел. 89274031387
 
 

 
Архив
 
12.01.2016 Мәдәният

Фәрит Бикчәнтәев: “Барыбызга да чын тормыштан качу хас”

Г.Камал исемендәге академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Яңа елга нинди уй-фикерләр белән керә, аны ниләр борчый? Әңгәмәдә без әнә шуны ачыкларга тырыштык. Режиссер үз укучыларына бәя бирде, ел вакыйгасы булган һәм “йомшак” спектакльләрне дә атады.

– Дөньяда үзгәртмәслек бернәрсә дә юк диләр, менә Сез нәрсәне үзгәртер идегез?
 
– Дингә таянып җавап бир­гәндә болай: барысы да – Аллаһы Тәгалә кулында. Чынлыкта ке­шегә бит күп кирәкми, ул нәрсәләрдер уйлап табып, тормышын катлауландырган була булуын, әмма тамагы тук булса, йокысы туйса һәм тагын берничә ихтыяҗы ка­нә­гать­лән­де­релсә, шул җитә. Ләкин ул үзенең үзгәрүенә, дөньяны үз­гәр­тә алуына чын күңелдән ышана һәм нәрсәләрдер майтарып, нәр­сә­ләр­гәдер талпынып, асылыннан ерагая, үз-үзен алдый башлый. Ми­немчә, кешене үзгәртергә тү­гел, аны үз-үзенә кире кайтарырга кирәк. Театр шуның белән шө­гыльләнә. Әйтик “Исән­ме, әни!..” спектаклендә әнисе улына: “Син бит, улым, ясалма дөньяда яшисең. Кызганам мин сине...” – ди. Безнең барыбызга да чын тормыштан качу хас.

– Үзгәртү дигәннән, Сәлим­җановтан соң театрны үзгәртү җиңел булмагандыр.
 
– Марсель абыйның үзенә дә яңалык җиңел бирелмәде. Ул бит  революционер иде, спектакль­ләренең кайберләре бик авыр кабул ителде. “Сүнгән йол­дыз­лар”ны чыгаргач, күпме тәнкыйть яң­гырады. Шартлы декорация генә дә күпме сүзгә сәбәп булды. “Диләфрүз...”не чыгаргач, ничек инде театрда микрофонга җыр­ларга була, дип янә шаулаштылар. Ләкин ул тукталмый, гел эзләнә, театр үсүдән туктала, музейга әйләнә икән, димәк ул үлгән дип әйтә иде. Мин дә нәкъ шундый фикердә һәм кайдадыр кемнәргәдер ошамаган ысуллар белән эзләнүне дәвам иттерәм. Заман белән бергә атларга кирәк.
 
– Марсель абый исемен телгә алганбыз икән, аның укучылар тәрбияләп калдыруын искәртеп узыйк. Сез дә – аның укучысы. Ләкин ул Сезнең хакта, минем капма-каршым, дип әйтә торган булган. Үзегезнең капма-каршы укучыгыз бармы? Киләчәктә кемнән хикмәт көтәргә?
 
– Мин әзерләгән режиссерлар аз, ләкин аларның һәрберсе үз урынын тапты, үз юллары, алымнары бар. Мәсәлән, Илгиз Зәйни бөтенләй икенче алымнар белән эшли, дөньяга карашы үзгә. Ул шулай булырга тиештер дә инде, ике кеше бертөсле була алмый. Ләкин укытучысы кү­ләгәсендә калучы, аны кабатлаудан уза алмаганнар да була. Илгиз белән еш кына бәхәсләшәбез дә. Мин бу урында Камал театрының бик зур бер байлыгын әйтеп узар идем. Монда олыларга хөрмәт зур. Хөрмәт итү – хәзер бик тансык күренеш. Безнең театрда исә олыны олылау традициягә әйләнде. Мин дә Марсель абыйны остазым дип саныйм. Ә Марсель абыйда артист буларак үскән, аның белән бергә олыгайган артистларга беренче мәлләрдә минем белән эшләү авыр булды. Режиссер нинди булырга тиеш, дигән сорауга төгәл җавапны беркем дә бирә алмыйдыр дип уйлым мин. Бу уңайдан Марсель абый бер мә­зәкне яратып сөйли иде. Базарда ике тутый кош саталар икән. Берсе бик матур, төрле төстәге каурыйлары елкылдап тора, сөй­ләшә дә, җырлый да белә. Икенчесе төссез, кыя­фәтсез, җыр­ламый да сөйләми дә. Алучының күзе, билгеле инде, матур тутыйга тө­шә. Бәясе биш йөз доллар дигәч, кыйбатсынып, икен­че­се­некен сорый. Монысы ике мең доллар тора дигәч, күзе маңгаена менә. Ничек инде, шушы йолкышмы? Әйе ди, сатучы, чөнки бу йолкыш – матурын җырларга да, сөйләргә дә өй­рәтүче. Режиссер да шулай, ул бернәрсә дә эшләмәскә мөмкин, ләкин өйрәтә, фикеренә инандыра алырга тиеш. 
 
– Сезнең укучылар күбрәк кече сәхнәдә тәҗрибә әсәр­ләре куярга ярата кебек. 
 
– Кече сәхнәдә заманында шактый гына көчле спектакльләр куелса да, алдырып китә алмаган иде. Әйтик, алман режиссеры Ибсен­ның “Өрәкләр” әсәрен куйдык. Анда Шәүкәт абый Биктимеров, Алсу Гайнуллина уйнады. Ләкин спектакль тамашачы җыя алмады. Без бу залга элек-элек­тән тамашачы йөртергә тырыштык, ләкин барып чыкмый иде. Мөгаен, бу – заман белән бәй­ледер. Күрәсең, менә хәзер ке­шеләр кече залда кара-каршы, күзгә-күз сөйләшүгә күбрәк мох­таҗдыр.
 
– Кече сәхнәгә тамашачыны “Җәйнең бер көнендә” спектакле җәлеп итмәдеме икән?
 
– Театрда төп мәсьәләләрнең берсе булып форма белән эч­тәлекне гармониягә китерү тора. Мәңгелек бәхәс инде ул: формага игътибар итәргәме, эчтәлеккә басым ясаргамы? Миңа бу спек­такль­дә форма аша эч­тәлеккә килү мөһим булды. Бер яктан сюжеты гади: хатыннан ире киткән, ул хатирәләр белән яши. Шул ук вакытта, автор тарафыннан би­релгән форма, яшерен фикерле сөйләм минем өчен беренче планда торды. Без формадан чыгып эчтәлеккә якынайдык. Артистлар дөрес сөйли башлагач кына, әсәрнең психологик үзен­чәлекләрен ачыклый башладык. Вакытын да махсус соң бил­геләдем (әлеге спектакль кичке тугызда башлана – ред.). Минем әлеге спектакльдә максатчан тамашачыны күрәсем килде.
 
– Кече сәхнәгә күңелендәге сорауларга җавап эзләгән, пси­хологик ярдәмгә мохтаҗ бул­ган тамашачы тартыла дигән тәэсир калды.
 
– Бәлки шулайдыр да. Монда алдап булдый. Тышкы хәрәкәт белән генә дә алдыра алмыйсың. Актерга исә тамашачыга якынаю мөмкинлеге зуррак. Ул бит тамашачы белән күзгә-күз карашып уйный, эчке энергетикасы белән бүлешә ала. Чыннан да Й.Фоссе пьесасы тамашачыны кече залга тартты һәм биредә, кереп кенә карыйк әле, нәрсә уйныйлар икән дип, очраклы килгән тамашачы булса да, бик аз.
 
– Тәрҗемә әсәрләренә игътибарны күбрәк бирәсез, ахры.
 
– Дөрес түгел. Репертуарны карагыз әле, зур сәхнәдә “Минем исемем Кызыл” бара. Калганнары – Кәрим Тинчурин, Туфан Миң­нуллин, Илгиз Зәйни, Салават Юзеев әсәрләре. Мондый сүзне театрга йөрмәүчеләр тарата дип уйлыйм. Берзаман Туфан абый Миңнуллин белән бер тапшыруда катнаштык. Анда да нәкъ шундый сорауны бирделәр. Мин, тәрҗемә әсәрләре һичшиксез кирәк, әмма үзебезнең әсәрләр 95 процентны тәшкил итәргә тиеш, дип җавап бирдем. Тапшыру беткәннән соң хәтта Туфан абый да, 95 процент белән арттырып җибәрдең, диде.

– Туфан абый әсәрләренә карата фикерегезне беләсе килә. Берара аның әсәрләре Камал сәхнәсендә уйналмый башлады кебек.
 
– Чыннан да шундый чор булып алды. Анда Марсель абый да исән иде әле. Туфан абыйның “Хушыгыз” пьесасын миңа ул тәкъдим итте. “Укып чык әле, син куйсаң гына, мин алынмыйм”, –дигән иде. Шуннан соң “Шәҗәрә” куелды. 1990 нчы еллар ахыры, 2000 нче еллар башында Туфан абый бүгенге көн драматургиясен тудырды. Әсәрләре актуаль иде, шуңа табадан төшү белән сәхнәгә менде дә алар. Ә менә соңгы елларда фәлсәфи әсәрләр язды. Марсель абыйга исә бүгенге көн кирәк иде. Шуңа ул Зөлфәт Хәким, Мансур Гыйләҗев, Ркаил Зәйдулла пьесаларына алынды, яңа авторлар эзләде. Марсель абыйның эзләнүен аң­лаган Туфан абый да актуаль әсәрләр яза башлады һәм янә сәхнәгә менде.

– Бүген Туфан абыйның кайбер әсәрләрен яңадан куяр идегезме?
 
– “Ир-егетләр”не сәхнәләште­рер идем. Без Туфан абый дра­матургиясендә тәрбиялән­дек, аңа битараф була алмыйбыз. Әл­бәттә, “Әлдермештән Әлмән­дәр”­не куймаячакмын. Чөнки Шәү­кәт абыйсыз мин аны күз алдына да китерә алмыйм.
 
– Тиздән Сез яңа премьера тәкъдим итәчәксез. “Дон Жуан” бүгенге заманда кай ягы белән актуаль?
 
– Әлеге әсәргә җәмәгатьче­лектәге, илдәге, дөньядагы проблемалар якынайтты. Спектакль чыкмыйча аның турында озын-озаклап сөйләшәсем килми. Минем өчен Дон Жуан – бүген югалган персонаж. Дон Жуаннар булган, бездән соң да булачак. Әмма бүген тормышыбызда Дон Жуанга урын калмаган.

– Марсель Сәлимҗанов театр милли булырга тиеш дигән. Ә Сез нинди фикердә? Ә бәлки сәнгатьнең милләте юктыр?
 
– Театр милли булырга тиеш. Башкача булганда эшебезнең мәгъ­нәсе югала. Феллинины, мә­сәлән, итальян дип кабул итәбез. Чыңгыз Айтматовны да рус язучысы димибез бит. Икенче яктан, менә хәзер Гүзәл Яхинаның “Зө­ләйха...”сы буенча бәхәсләшә­ләр. Миңа хәтта Мәскәүдән, син аны сәхнәләштерергә тиеш, дип шалтыратучылар да булды. Ләкин бит бу тәкъдимне ясаучылар Гаяз Исхакый, Мәхмүт Галәү, Аяз Гый­лә­җев әсәрләрен белми. Софья Го­бәй­дуллина – бөек композитор, әмма Сәйдәш, Габәши, Ени­кеев, Фәрит Яруллинны да онытмасыннар иде. Рудольф Нуриевка карата да мөнәсәбәтем шундыйрак. Читкә киткәнне үзе­безгә ябыштырырга азаплануны аң­ламыйм. Дө­рес аңлагыз, мин милләтче түгел, ләкин бу хис вакыт-вакыт калкып чыга.
 
– Әдәбият елы белән хушлашабыз. Соңгы укыган китабыгыз тәэссораты белән бү­леш­сә­гез иде.
 
– Кайда булуыма, күңел халә­темә карап, төрле китап укыйм. Ваннада берничә китап ята, шәһәр фатирында бер төр­лене, авылда икенчесен укыйм. Хәзер Гоголь турында өч томны укып бетерәм. Габдрахман Әп­сәләмовның “Ак чә­чәкләр” әсәре буенча кино куелды, китапны яңадан укып чыктым. Үз заманы өчен бик шәп совет әдә­бияты булган.
 
– Бармакның кайсын тешләсәң дә авырткан кебек, спектакльләрне дә аеру җиңел түгелдер. Шулай да, узып баручы елның иң яхшы спектак­ле дип кайсысын атар идегез? Спектакльләр арасында “йомшаграгы” бармы?
 
– Ел вакыйгасы дип “Хуҗа Насретдин”ны әйтер идем. Дө­рес, кайбер нәрсәләр килеп тә чыкмады. Кимчелекләрсез булмый да инде ул. Ләкин бу әсәргә алынуым, аны сәхнәгә менгезү канәгатьлек хисе тудыра. Спектакльне тран­сляциядән тыңлыйм да, Хуҗа чыгу белән зал көлә, ул чаба башлагач, Фәнис тә үз юлын тапты дип шатланам. Баштарак авыррак барган иде. Беренче спек­­такльләрдә мин, гадәттәгечә, бүлмәмдә тыңлап утырам, Фәнис пәрдә ябылу белән кереп, бу җирдә дөрес әйттемме, дип сорый иде. Мин төзәтеп җибәрәм. Хәзер инде үзе образны тоя, тамашачыны тота ала. Ә менә “Диләфрүз...”дә үзгәртер әйбер­ләр шактый. Кайбер спектакльләрнең декора­ция­­ләрен алмаштырасы бар.
 
– Театр әһелләре берлеге беркайчан да эшчәнлеген туктатмады. Ләкин ул бүген бигрәк тә актив. Төрле иҗади ла­бо­раторияләр, мастер-клас­с­лары белән үзенә тартып тора. Узып баручы елга анализ ясасак, нәрсәләр эшләнде, яңа елга нинди максатлар белән ке­рәсез?
 
– Эшләнгән эшләр шактый, аның иң кадерлесе – район җирендәге театрларга ярдәм итү. Шунысы сөендерә: бүген театр дөньясы җанланып китте, яшь режиссерларның яңача эшләп карыйсы, кызыклы спек­такльләр чыгарасы килә. Ләкин еш кына теләк матди кыенлыкларга килеп төр­телә дә чынга ашмыйча кала. Мәдәнияттә, гомумән, артык иркәләмиләр һәм иркәләмәя­чәкләр дә. Моңа карап кына кул кушырып утырасы килми бит әле. Без ярдәм итүнең бер чарасын таптык. Коллективларга Театр әһелләре берлеге тарафыннан грант бирү идеясен Президентыбыз да хуплады. Казан театрлары ничек тә яши әле ул, ә менә, әйтик Кама аръягы театрларына, чыннан да, ярдәм кирәк. Шулай итеп, Мәдәният министрлыгы белән берлектә, елына 4-5 театрга бәйге нигезендә грант бирәбез. Миңа калса, 400 мең сумлык грант – театрлар өчен бик зур ярдәм. Чөнки постановкага нибары 62 мең сум акча бүлеп бирелә. Монда беренче чиратта махсус проектларга игътибар итәбез.
 
– Гаилә белән театрда эшләү­нең үз җиңеллекләре, шул ук вакытта авырлыклары да бардыр.
 
– Мин театрда әнием һәм хатынымның эшләвенә әллә ни акцент ясамыйм. Наилә Гәрәе­ваның да, Люция Хәмитованың да сәнгатьтә үз урыннары бар, алар минем ярдәмгә мохтаҗ түгел. Гаилә белән эшләгәч, өйгә дә театр проблемалары кайта, анда да шул ук сөйләшү, фикер алышу дәвам итә. Туктагыз, мин арыдым, дип әйтергә туры килә. Режиссерга якын булгач, аларның рольләре күптер, дип уйлаучылар ялгыша. Люциянең, мәсәлән, нибары 3-4 роле бар. Мин аларга роль тәкъдим итсәм, өйдә кайчак тавыш та чыга. Юк, миңа бирмә, башка артистлар уйнасын, ди алар.

– Яңа ел Сезнең өчен нинди бәйрәм? Ничек каршы алачаксыз?
 
– Без өйдә, бик тыныч каршы алабыз. Моңа бигрәк тә Ко­лумбиядән дустым Алехандро гаҗәпләнә. Аның өчен Яңа ел – чыннан да тантана, карнавал.
 
– Яңа елга кергәндә, әй­теләсе теләкләрегез бардыр?
 
– Тамашачыга да, каләм әһелләренә дә пычрак мәгълү­маттан, гайбәттән өстен булыгыз дип әйтер идем. Театр әһелләре берлеге рәисе буларак мөрә­җәгать белән дә чыгасым килә. Бигрәк тә интернет ресурсларга әйтәсе сүзем бар. Анда еш кына коткы тарату башлана. Әхлакны онытмасак иде. Театр турында сүз куертыла икән, театр бел­гечләре сүзенә дә колак салырга кирәк. Дөньяда негатив бигрәк тә күп, кешедә начар сыйфатларны уятмыйк, күбрәк яхшылык турында сөйләшсәк иде. Ахыр чиктә, без бит барыбыз да – кешене асылына кайтарырга омтылучылар.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.01.2016
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar