|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2016 Мәдәният
Ваһапов фестивале тәкъдим итә: Илһам Вәлиев. Казанда беренче концерт!15 март көнне Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясендә Рәшит Ваһапов фестивале Казан тамашачысын кабат югары сәнгатъ бәйрәме белән куандырачак. Бу көнне заманыбызның иң яхшы татар тенорларының берсе булган Илһам Вәлиевның Казандагы тәүге концерты уза. Илһам Вәлиев – Башкортстан Республикасының атказанган артисты, Россиянең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты. Бүгенге көндә Илһам Вәлиев Уфа, Екатеринбург, Чиләбе, Астана, Мариинка, Зур театрларда опера сәхнәләрен бизәп торучы буларак билгеле. Күп кенә белгечләр Илһам Вәлиевны Хәйдәр Бигичевтан соң иң мәшһүр татар теноры дип бәялиләр. Илһам Вәлиевның матур, көчле тавышы бер генә тамашачыны да битараф калдырмый. Илһам Вәлиевның Казанда үтәчәк беренче концертында татар, башкорт, рус, чит ил классикасы, халык җырлары, татар-башкорт эстрадасының иң яхшы хитлары урын алачак. Музыка ягыннан бизәлеш – “Новая музыка” оркестры, “Мирас” ансамбле, баянчы Наил Сәгъдиев. Концертның махсус кунаклары – күренекле артистлар Зөһрә Сәхәбиева, Фән Вәлиәхмәтов, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, яшь башкаручы Айгөл Хисмәтуллина. Югары сәнгатькә битараф булмаган һәркемне 15 март көнне Татар Дәүләт Филармониясендә узачак Илһам Вәлиевның Казандагы беренче концертына чакырып, көтеп калабыз! Билетлар – филармония һәм шәһәр кассаларында.
--- |
Иң күп укылган
|