поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.07.2009 Җәмгыять

БЕЗ ӘЛЕ КАЯ БАРАБЫЗ?

Габдулла Тукай кая барырга, ни эшләргә белмичәрәк аптырап торган чагында: «Мин әле кая барам?» – дияргә яраткан. Дуслары да бөек шагыйрьне нәкъ менә әлеге сүзләрен кабатлап үртәгәннәр. Әмма бүген мондый сорауны биргәндә һич кенә дә көләсе, шаяртасы килми. Соңгы вакытларда татарның милли рухы өлкәсендә артка чигенүләр шактый булды һәм хәзер дә дәвам итә. Киләчәктә безне ни көтә? Без әле кая барабыз? Шундый шөбһәле һәм борчулы сорауларыбызга җавап табу нияте белән әдип, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил ВӘЛИЕВкә мөрәҗәгать иттек.

– Май азагында IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының III утырышы узды һәм көн тәртибендәге иң мөһим мәсьәлә Татарстан бюджетына үзгәрешләр кертү турында иде. Сез үз чыгышыгызда, борчылып: «Иң зур кризис – рухи кризис», – дип белдердегез. Бүген татарның рухи халәтен ничек бәяләр идегез?

 

– Бүгенге көндә финанс-икътисад кризисы дип күп сөйлибез. Бу чыннан да шулай. Бер бездә генә түгел, бөтен дөнья халкы аның авырлыкларын татый. Мондый чорда оптимистик сүзләр сөйләү һәм нидер таләп итү дә урынсыз сыман. Әмма әйтмичә дә булмый. Әйе, икътисад, халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр, сәясәт, мәгариф, мәдәният – һәммәсе дә бердәй яклауга мохтаҗ. Ләкин нигәдер бездә аның матди ягын гына күрәләр. Иң зур кризис ул – рухи кризис. Шул хакта сүз әйткән кеше юк. Сессиядә ясаган чыгышымда да мин нәкъ менә шуны аңлатырга тырышкан идем. Әгәр дә кешенең рухы, күңеле сына икән, аның кулыннан эш төшә һәм ул икътисади кризистан да тиз генә чыга алмаячак. Моннан ничек котылырга? Рухи якка игътибарны көчәйтмәсәк, белмим, алда безне ни көтәр икән?! Бу уңайдан Мәскәүгә дә тәкъдим белән чыгып карадык. Хәтерләсәгез, илкүләм өстенлекле биш проект кабул ителде. Без шунда мәдәниятне дә кертмәкче идек. Әмма моны кирәк санамадылар. Шулай да гел Мәскәүне генә сүгеп утыру дөрес үк булмас. Алар безнең мәшәкатьләрне кайгыртырга артык ашкынып тормый. Шуңа үз мәнфәгатьләребезне үзебез кайгыртырга тиеш.

 

Моннан утыз еллар элек, ягъни торгынлык чорында да матбугатыбызда милләт хакындагы проблемаларыбызны зурдан кубып күтәреп чыккан саллы мәкаләләр дөнья күрә иде. Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, Мирсәй Әмир һәм башка язучыларыбыз һәрчак үз сүзләрен әйтә килде. Габдулла Шамуковның Сөембикә манарасы хакындагы язмасы төрмәгә утыртырлык иде. Әле ярамаган чакта! Россия матбугатында да кыю язмалар шактый күренде. Фатих Хөснинең «Литературная газета»да татар әдәбияты турында зур мәкаләләр белән чыкканын хәтерлим. Кайда алар бүген? Хәзер, бастырам дисәң дә, андый мәкаләләрне китерүче юк бит! Халык нишләптер соңгы вакытта бик пассив. Рухи ихтыяҗлар кимеде. «Рухсызлык заманы киләме икән әллә?» дип куркып уйланган чаклар да бар. Рухсызлык идеологиясен алга сөрә торгач, үзебез дә шундыйга әйләнә башладык, ахры. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә зурдан кубып милли тәрбиягә тотынмасак, киләчәк тагын да начаррак булырга мөмкин. Моңа кадәр һәрчак: «Татар инде ул китаплы, мәгърифәтле, матбугатлы халык», – дип горурланып, шуның белән юанып яшәдек. Шуңа исән калганбыз, дип мактанышабыз. Әгәр инде шулар да бетсә, нәрсә булыр?! Дәүләте булмаган халыкны рух тота. Вакытында тиешле чараларны күрмәсәк, милләтебезнең язмышын аянычлы нәтиҗәләр көтә.

 

– Татар әдәбиятының мең елдан артык тарихы бар, дип күп сөйлибез. Татар китабының торышы ни хәлдә? Аның чыкмаганына борчылган кеше бармы?

 

– Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр Татарстан китап нәшриятында нибары бер генә китап басылып чыкты. Сессиядәге чыгышымнан соң мин язучыларга мөрәҗәгать иттем: «Әйдәгез, сез дә бераз кымшаныгыз, күтәреп чыгыгыз инде? Нигә сез битараф?» Әлегә аларның күзгә ташланырлык гамәл кылганнары юк. Быел бюджетта ике китап нәшрияты өчен 46 миллион сум акча каралган иде. Шуның 20 миллионы, ягъни 40 проценты кисеп ташланды. Бу бит беркайда да күрелмәгән хәл! Димәк, акча бары тик китапны әзерләр һәм коммуналь чыгымнар өчен түләүгә генә бирелә. Китап бастырырга исә акча бөтенләй юк. Бу хәлгә язучы гына түгел, китапны укучы һәм файдаланучы да борчылырга тиеш…

 

– Безнең бит хәзер бар борчуларыбыз, шатлык-кайгыларыбыз Татарстанның спорт командалары белән бәйле. Түрәләребез авызыннан: «Менә, китап укымыйча да кеше булдым әле», – дигән сүзләр яңгыраганда китапка, әдәбият-сәнгатькә мәхәббәт уяту һәм хөрмәт-ихтирамны арттыру мөмкинме икән? Югыйсә спорттан нинди культ ясый алдык бит?! Бүген хоккейчыларны, футболчыларны белмәгән әби-бабайлар республикада да бармак белән генә санарлык калгандыр…

 

– Татар мәдәниятен алга җибәрүнең шулхәтле җиңел юлы бар. Биш елда бөтен дөньяга күренергә була. Минем бу хакта җитәкчеләргә дә әйткәнем бар. «Ничек?» – диләр. Әйдәгез, бер миллион долларга француз язучысын сатып алабыз? Шуңа татарның Мөхәммәтҗаннары, Шакирлары, Зәйнәпләре турында яздырттырабыз. Аңа миллионнар-миллиардлар түлик. Испанлы, италияле музыкантларга көй яздырыйк, Кытайдан булса, тагын да яхшырак. Менә шуларның әсәрләренә, җырларына татарча исемнәр куеп, дөньяга чыгарабыз. «Юк, әдәбият-сәнгать өлкәсендә алай ярамый», – диләр.

 

Әдәбият-сәнгать культы дигәннән, бер мисал китерим әле. Америка Президенты ел саен парламент каршында хисап тота. Бу – берничә илгә хас күренеш. Ул анда быел ничә тапкыр музейда, китапханәдә булуы, нинди китаплар укучы – шулар хакында да сөйли. Мин район җитәкчеләренә: «Нишләп сез китап сәүдәсен оештырмыйсыз, китапханәләр торышы белән кызыксынмыйсыз, мәдәният йортлары, мәгарифкә игътибар бирмисез?» – дип еш әйтәм. «Разил туган, бездән бит аны сораган кеше юк. Күпме сөт савып алынуын, нихәтле ашлама кертелүен, ничә баш сыер, дуңгыз, сарык барлыгын гына сорыйлар», – диләр. Рухи дөньяга таләп Россия күләмендә гадәткә кермәгән әле. Җитәкчеләрне эшкә алганда, аларның профессиональ осталыкларыннан тыш, рухи дөньясын да сынарга иде. Бер бөек кешенең әйткән сүзләре бар: «Теләсә кайсы җәмгыятьнең төп продукциясе, товары булып ул илдә җитештерелгән, әйтик, самолет та, автомобиль дә, суднолар да түгел, ә кеше тора». Заманында Азнакай районы хакимият башлыгы булып татар теле бүлеген тәмамлаган Әнәс Исхаков эшләде. Ничек инде татар теле белгече моны башкара алсын дип бик аптыраган идем. Әмма ул чакларда район гөрләп торды. Ул, бәлки, агрономияне, терлекчелекне, төзелешне яхшы белмәгәндер дә. Ләкин Әнәс Исхаков кешенең җанын аңлый, килешеп эшли белә иде.

 

Алдагы буыннар турында кайгырту ул – мәгарифкә, фәнгә, мәдәнияткә мөрәҗәгать итү. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң җимерелеп беткән Германия, атом бомбасы ташланган Япония егерме елда иң алдынгы илләр рәтенә басты. Әгәр шул елларда алар трай тибеп, туп артыннан куып йөргән булсалар, белмим, кая барып чыгарлар иде?! Иң беренче чиратта алар мәгариф, фән һәм мәдәният турындагы программалар кабул иттеләр. Димәк, алар милләтнең киләчәге турында ныклап уйланганнар.

 

Әдәбият-сәнгать яхшылыкка, матурлыкка өнди. Аның тәэсире искиткеч зур. Минем бер өметем бар әле. Безнең Президентыбыз тәкъдиме белән Татарстанда мәгарифне үстерү дәүләт программасының проекты эшләнә башлады. Ул 2010-2015 елларга каралган. Көз көне Дәүләт Советына керер дип уйлыйбыз. Моңарчы Президент программалары уңышлы үтәлеп килде.

 

Ул проектны киңәйтеп, матбугат, сәнгать, милли мәдәниятне үстерүгә дә игътибарны арттырасы иде. Матбугат өлкәсен генә алыйк. Совет чорында газета-журналларга көчләп яздырдылар. Бу аңлашыла да, чөнки дәүләт идеологиясе булырга тиеш. Ул гомер-гомергә барган. Карл Марксның: «Дәүләт – басым ясау органы», – дигән сүзләре бар. Бүген Татарстанда дүрт меңгә якын китапханә, меңләгән дәүләт учреждениеләренең һәммәсе языла икән, дәүләт матбагаларының тиражы бермә-бер артыр иде. Безнең республика ярлы түгел, тик матбугатның хәленә керүне кирәк санамыйлар. Басым ясалырга тиеш. Яңа мәгариф стандартларының беренче вариантларында туган телне һәм әдәбиятны укыту ирекле диелгән иде. Ягъни факультатив укытылачак дигән сүз. Моның белән катгый килешмәдек. Безгә: «Димәк, сезнең балаларыгыз үз телләрен өйрәнергә теләми?» – диделәр. Тәрбия ул теләктән генә тормый. Юнәлеш тә булу мөһим. Ни өчен тригонометрия, геометрия, чит тел, рус теле мәҗбүри? Әйдәгез, аларны да ирекле итик. Шулай була калса, 50 процент бала, мөгаен, бер дәрескә дә йөрмәс иде.

 

Бүген иң төп проблема – милли мәгариф өлкәсендә. Безнең комитетның 75 процент эше дә шуларны хәл итүдән гыйбарәт…

 

– Инде быел бердәм дәүләт имтиханнарын да рус телендә тапшыра башладык…

 

– Ул – бүгенге көндәге милли сәясәт. Аның белән көрәшү җиңел түгел. Әмма кул кушырып утырырга да җыенмыйбыз. Ни өчен Россиянең Югары мәхкәмәсендә БДИны судка биргән Аида Камалова җиңеп чыга алмады? Моннан ике ел элек Россия мәгариф законына бер үзгәреш кертелгән иде. 2007 елга хәтле Россиядә мәҗбүри белем бирү тугыз сыйныф дәрәҗәсендә саналды. Ягъни тугызынчы сыйныфтан соң бала мәктәптән китә дә алды. Теләсә, техникумга керә яисә бөтенләй укымаска да мөмкин иде. Хәзер исә мәҗбүри белемне унбер сыйныфка кадәр күтәрделәр. Әмма Россиянең шул ук мәгариф законында 6 нчы маддә бар. Ул уку-укытуның теле турында. Анысы элек тә тугыз сыйныфка кадәр иде, хәзер дә шулай калды. Минем: «Ни өчен анысын да унберенче сыйныфка кадәр күтәрмәдегез?» – дигән соравыма җавап бик гади булды: «Истән чыгарганбыз». РФ Конституциясендә Россиядәге бөтен телләр дә тигез дип язылган. Әгәр дә шушы 6 нчы маддәдә милли белем бирү унберенче сыйныфка кадәр калса, судта җиңеп булачак иде. Бүгенге көндә шул 6 нчы маддәгә үзгәрешләр кертү белән шөгыльләнәбез. Минемчә, шуңа ирешә алсак, БДИ өлкәсендә җиңү яулавыбыз да ихтимал. Аңа без генә каршы түгел. БДИны Россия Федерациясе рәисе Сергей Миронов та, күп кенә депутатлар да хупламый. БДИны үз туган телебездә бирә алу хокукын азакка кадәр якларга тиешбез. Хәтта халыкара судларга барып җитәргә мөмкин…

 

– Татарстанда, башкалабыз Казанда дөньякүләм әһәмиятле вакыйгалар бер-берсен алыштырып кына тора. Шулар шаукымында милли мәсьәләләрне хәл итүгә вакыт калмый кебек…

 

– Нигездә, мин ул чараларга каршы түгел. Тик алар безнең халыкка файда китерәме? Милли сәнгатебез, милли үзенчәлекләребез чагыламы? Алар татар халкы үсешенә этәргеч бирәме? Без бит гел кешене генә карап утыра алмыйбыз, үзебезне дә күрсәтергә тиеш. Сәхнәдә, стадионда татар юк икән, зур чараларның әһәмияте нидә? Инде суверенлыкка яңа һөҗүм башланды. 8-9 ел бу мәсьәләдә бераз тынычлык иде. Димәк, Россиядә ниндидер проблемалар, шөбһәләнү бар. Мин моны «шөрепләрне кысу», кулга җыю дип бәялим. Кризис, Кавказдагы хәлләр дә борчу өстәгәндер. Җитәкчеләр дә баш калкытып алды: Мортаза Рәхимовның чыгышы да хафага салгандыр. Безнең җитәкчеләр дә үзләренең принципиаль сүзләрен гел әйтеп киләләр. Суверенлык турындагы маддәне Конституциядән алып ташлау җиңел түгел. 1 нче маддәдә үк төгәл билгеләнгән: ул бары тик референдум юлы белән генә үзгәртелә ала. Бу РФ Конституциясенең 123 нче маддәсендә язылган. Татарстан Конституциясе бер дә бәйләнерлек хәлдә түгел. Менә мин үземнең өемдә яшим. Телим – тәрәзә ачам, телим икән – ремонт ясыйм. Миңа каршы килергә беркемнең дә хакы юк. Менә бу – минем суверенлыгым. Әгәр дә подъездга, урамга чыгам икән, суверенлыгым кими. Без дә республикада үз өебездәге кебек суверен булырга тиеш. Кызганыч, бу мәсьәләдә башка милли республикалар белән бердәм эш итә алмадык. Ярый әле, милли компонентлар буенча уртак фикергә килдек. Билгеле, бүгенге көндә мәсьәлә хәл ителеп бетмәгән. Әмма Мәскәү даирәләре бик нык артка чигенде. Безне ишетә, тыңлый башладылар. Минемчә, барысы да милли мәгарифтән тора. Иң беренче чиратта милли мәктәпләрне сакларга иде…

 

– Шундый авыр шартларда татарның яңа элитасын булдыру һәм саклау мөмкин эшме? Милли интеллигенция тәрбияли алсак, бәлки, әлеге проблемаларны хәл иткәндә таяныр шәхесләребез күбрәк булыр иде?

 

– Без шәркый рухта тәрбияләнгән халык. Олыларга хөрмәт белдерү, аларга иярү һәр татар кешесенә диярлек хас. Заманында Премьер-министр вазифасын башкарган Мөхәммәт Сабиров эшкә грузинныкына охшаган фуражка киеп килгән иде. Бер айдан соң сессия булды. Ни дип уйлыйсыз? Бөтен хакимият башлыклары да шундый фуражкадан килгән! Әгәр дә бүгенге көндә һәрбер хакимият башлыгының өстәлендә татар газеталары ятса, иң беренче чиратта шуларны укыса, бәясен бирсә, фикерен белдерсә – аңа калганнар да иярәчәк. Ләкин бик сирәгенең генә өстәлендә татар газетасын очратырга була. Җитәкчеләр үрнәк күрсәтергә тиеш. Бик күп нәрсә алардан башлана. Соңгы елларда халкыбызның милли аңы шактый түбән тәгәрәде, интеллигенция катлавы бик юкарды. Юкса, милли аң дәрәҗәсе ярдәмендә генә зур уңышлар хакында хыялланырга мөмкин икәнлеген һәркем белә. Җитәкчелек тә, гади халык та…

 

…Габдулла Тукайның 1908 елда язылган «Өмид» шигырендә: «…Мин әле кая барам? – җуйган эзем таптырмасаң», – дигән юллар бар. Әгәр бүгенге рухи халәтебез торышы турында уйланмасак, дәүләт күләмендә аңа әһәмият бирелмәсә, бу сорауга җавап табу, ай-һай, көннән-көн кыенлаша гына барачак…


Рөстәм ГАЛИУЛЛИН
Шәһри Казан
№ --- |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»