10.01.2016 Җәмгыять
Ветераннарга – Яңа ел “бүләк”ләре
Өегездә генә утырыгыз! Россия Хөкүмәте, Дәүләт Думасы депутатлары, алардан соң ил гражданнарының Конституция белән расланган хокуклары гаранты булган Президент В.Путин да эшләп йөрүче пенсионерларга әнә шулай дип боерды. Ягъни нәкъ менә эшләп йөргән өчен 2016 елда аларның пенсияләре артмаячак – индексация ясалмаячак.
Билгеле булганча, соңгы елларда ел саен февраль, апрель айларында, илдәге инфляциягә бәйле рәвештә, пенсионерларның акчасына индексация ясалып килә иде. Гадәттә бу гамәл ике мәртәбә башкарылды. Нәтиҗәдә, елына карап, индексация 9,9-11,2 процент була иде, ягъни һәр кешенең пенсиясе, эшләвен дәвам иттерәме ул, эшләмиме, моңарчы алган суммага бәйле рәвештә уртача алганда кемнеке – 600, кайберәүләрнеке исә 3000 сумга кадәр артып килде.
Ә менә быел 1 февральдә ул бары дүрт кенә процентка артачак: уртача 490 сумга. Ә эшләүләрен дәвам иттерүчеләргә исә мондый бәхет елмаймаячак. Дөрес, әгәр пенсионер 2015 елның 1 октябреннән 2016 елның 1 мартына кадәр эшләвен туктатса, үз районының Пенсия фондына барып, гариза язарга һәм эштән китүе турында тиешле документлар тапшырырга тиеш. Ул чагында гаризасын караганнан соңгы айдан башлап, аңа да индексацияләнгән пенсия түләнә башлаячак.
2016 елның 1 апреленнән социаль пенсияләрне: инвалидларга, туендыручысын югалтучыларга, беркайда да эшләмәсә дә пенсия яшенә җиткәннәргә дә арттырачаклар. Ул уртача 333 сумга артыр дип көтелә. Апрель аеннан шулай ук дәүләт пенсиясе алучыларның да, ягъни элеккеге җитәкчеләрнең, хәрби хезмәткәрләрнең пенсиясе дә 4 процентка арттырыла. Пенсия арттырылмау турындагы закон бары тик гади халыкка – бюджет өлкәсендә, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәнәгать, транспорт тармагы кебек авыр хезмәт шартларында эшләп йөрүчеләргә генә кагыла. Әйтерсең алар картлык көннәрендә рәхәтлектән эшләп йөри. Күбесе пенсиясе аз булганга, кайсылары балаларының ипотекага алган фатирларына түләргә, оныкларына укырга ярдәм итәсе килгәннән эшләвен дәвам иттерә ләбаса.
Дәүләт җитәкчеләре күп уйлана, депутатлар кычкырыша-сугыша торгач, өлкәннәр турында менә шулай кайгыртырга булдылар. Берочтан бюджет акчасын экономияләүнең дә ансат юлын таптылар.
Тик ай саен йөзләрчә мең сум хезмәт хакы, шуның өстенә узган гасырның туксанынчы елларында иң бай дәүләт предприятиеләрен, шул исәптән сүздә халык байлыгы саналган нефть, газ тармагын “прихватизацияләп” булдырылган акцияләренә әллә ничәшәр йөз меңнәр белән исәпләнүче дивидендлар алучы түрәләр бик тиздән болай да 6-10 мең сумга бил бөгүче пенсионерлар эшләрен ташлар дип башына да китерми, күрәсең. Ә бит медицина, мәгариф, элемтә системасында, торак-коммуналь хуҗалыкта, транспортта, социаль оешмаларда, заводларда станок артында нәкъ менә пенсионерлар эшләгәне беркемгә дә сер түгел. Урам, офисларны җыештыручылар да – пенсионерлар. Кем алыштырыр икән соң аларны? Түрә балалары, оныкларымы, квалификацияләре күпкә түбән гастарбайтерлармы?
Республика ярдәме дә кысыла
“Бүләк”нең монысын исә үзебезнең республика җитәкчеләре һәм депутатлары әзерләде. “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм итү турында”гы Законга үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә, 1 гыйнвардан башлап “хезмәт ветераны” статусына ия булган пенсионерларга республика бюджетыннан күрсәтелә торган ярдәм бетерелә. Бу – ветеранга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнә торган субсидия бирелми башлаячак, дигән сүз. Шулай ук аларга моннан соң колак аппараты, теш протезлары да бушлай бирелмәячәк. Дөрес, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Н.Бутаева аңлатканча, бу үзгәреш айлык кереме 20 мең сумнан арткан ветераннарга (янә дә эшләүчеләренә) гына кагылачак, имеш. Һәм... 2016 елдан пенсиягә чыгучыларга.
Юлда йөрү өчен бирелә торган айлык ярдәмгә (ЕДВ) кагылышлы үзгәреш исә пенсионерларның һәммәсенә дә кагыла. Әгәр пенсионерның айлык кереме 20 мең сумнан артса, айлык ярдәм 147 сумга кимрәк булачак. Билгеле булганча, моңарчы “юл акчасы”, инфляциягә бәйле рәвештә, ел саен артып тора иде. Быел ул 399 сум тәшкил итте (шул исәптән айлык социаль юл йөрү билеты да шул ук бәя тора иде), 2016 елда исә 427 сум итеп (димәк, айлык социаль юл йөрү билеты да шул ук бәядә) тәгаенләнә. Кереме 20 мең сумнан артканнарга әнә шул ярдәм 280 сум гына булачак. Шулай итеп, Татарстан бюджеты да пенсионерлар исәбенә тулыланачак! Тик күпмегә?..
Тагын ишекләр үзгәрә
Үзгәрешләрнең чираттагысы федераль казнадан ярдәм алучыларга: инвалидларга, кайбер категория ветераннарга кагыла. Билгеле булганча, моңарчы инвалидларны социаль тернәкләндерү чаралары: коляскалар, махсус матраслар, памперс, кул таяклары, махсус аяк киемнәре, шифаханәгә юлламалар, анда бару-кайту чыгымнарын каплау белән Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы шөгыльләнде. 2016 елның 1 гыйнварыннан башлап бу вазыйфалар Социаль иминият фондына тапшырыла. Шунысы кызык: бу төр вазыйфа белән 2005-2011 елларда нәкъ шушы фонд шөгыльләнгән иде. Ни өчендер (хәер, ни өчен икәне аңлашыла, түрәләр эш күрсәтә – реформа белән шөгыльләнә, янәсе. Аннары болганчык суда “балык” тоту да җиңелрәк бит) кинәт кенә аларны мәгълүм министрлыкка тапшырдылар да, инвалидларның башын әйләндереп кенә калмыйча, күпме хезмәткәрне дә эшсез иттеләр. Чөнки министрлык штатны яңа кешеләрдән үзе туплады.
Белүебезчә, инвалидлар тернәкләндерү чаралары, юлламалар белән министрлыкта булдырылган чират нигезендә тәэмин ителә иде. Әйтүләренчә, әлеге чират документлары белән бергә фондка тапшырыла, халыкка борчыласы, чиратка басу өчен яңадан документлар җыясы, фондка барып йөрисе юк, дип ышандыра министрлык һәм фонд җитәкчеләре. Ә менә инвалидлыкны яңа елдан соң алучылар өчен уңайсызлыклар булачак. Чөнки социаль яклау үзәкләре һәр районда булган булса, Социаль иминият фонды бүлекчәләре республикада бары 14 кенә. Заманында, вазыйфалары кимегәч, аларны берләштерделәр дә берничә районга берне генә калдырдылар.
***
Ни әйтерсең, түрәләрнең акыллылыгына һәм эшлеклелегенә сокланыплар үләрлек! Әнә бит илнең төпсез казнасын, шул исәптән Пенсия фондының тишек капчыгын тутыруның нинди юлын тапканнар. Югыйсә бит илдә акча пенсионерлар кесәсенә кермәсәләр дә җитәрлек. Хәрби чыгымнар гына да ни тора! Матбугатта Пенсия фонды түрәләренең шәп-шәп биналар төзеп, булганнарын супер итеп ремонтлап акча үзләштерүләре хакында да даими язылып торды. Һәркемгә билгеле хакыйкать ләбаса, кайда төзелеш яки ремонт, анда түрәләргә акча үзләштерү мөмкинлеге дә баштан ашкан. Ерак барасы юк, башка төбәкләрнеке кебек үк моны Татарстан Пенсия фонды җитәкчеләре дә үз мисалында раслады.
Илдә акчаның күплеген министрлыклар, эре предприятиеләр һәм оешмалар, банклар берсеннән-берсе уздырып оештыра торган төрле корпоратив кичәләр дә раслый. Андагы нигъмәтләрнең муллыгыннан, хәмернең елга булып агуыннан өстәлләр сыгылып тору – бер хәл, аларның күңелен күрү өчен чакырылган артист-җырчыларга гына да миллионнар түләнә. Барысы да күз алдында, халык бөтенесен күреп-аңлап тора.