поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 06 Декабрь
  • Мансур Вәлиев - хәрби
  • Раушания Фәйзуллина - актриса
  • Рәйсә Ибраһимова (1951-2012) - цирк артисты
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
  • совет районында мөселман гаиләсенә 1 бүлмәле фатир биреп торыла 89172930043
Архив
 
09.01.2016 Җәмгыять

Татарстанда "Запорожец"лар ярышы узды (ФОТО, ВИДЕО)

Татарстанның Бәкер авылындагы кышкы карлы болында “Запорожец” машиналарында узыштылар. Бәкер автораллиена автомобиль сөючеләрнең кызыксынуы елдан-ел арта. Быел анда Лениногорск районы авылларыннан уналты машина катнашты.

Лениногорск районының Бәкер авылында ел саен гыйнвар аенда “Запорожец” машиналарында узышлар моннан дистә ел элек “Бәкер” шифаханәсе тарафыннан оештырыла башлаган иде. Бүген инде ул Татарстанның автоузышлар календарендә үзенең лаеклы урынын тапты. Ел саен автораллида җиңүчегә күчмә Кубокны Татарстан Дәүләт Советы рәисе, республиканың “ГАЗ-21. Волга” ретро автомобильләр клубы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин тапшыра, “ГАЗ-21. Волга” клубының премияләре белән бүләкли. Беренче урын өчен – 15 мең, икенчене – 10 мең, өченче булып килгән машина хуҗасын 5 мең сум күләмендә премия көтә.



– Беренче чорда бу узышта дүрт машина катнашкан иде, ә хәзер - уналты. Бәйрәм кебек үткән ярышларны халык көтеп ала, яшьләр аңа ныклап әзерләнә, аларның узышканын карарга бөтен тирә-як авыллардан кешеләр җыела. “Запорожец” машинасы – иң халыкчан машина. “Запорожец”лар узышуы - Татарстанның ретро автомобильләр сөючеләр җәмгыятенең иң күңелле вакыйгаларыннан берсе. Аның популярлыгы әле тагын да артачак, - диде Фәрит Мөхәммәтшин узышларны ачу тантанасында.
 

 

Соңгы өч елда Бәкер автораллиенда күрше Иске Шөгер авылы егете Марсель Бадыйков беренчелекне бирми. Шуңа күрә аның ярышка “13”нче санлы машинасын “Чемпион” дигән язулар, җиңүче Кубогы рәсемнәре белән бизәп килүенә иптәшләре дә, көндәшләре дә лаеклы карый. Быел да ул тыйнак кына: “Җиңүгә өмет итмим, катнашучылар күп, узыш трассасы авыр – бик борылмалы”, - дип кара “Запорожец”ының руленә утырды. “Машинаны узган ел гаражга ничек кертеп куйсам, шулай торды, бернәрсәсен үзгәртмәдем, бераз буявын гына яңарттым”, - дип, гадәттәгечә, сер бирмәде.

Быел да узышка Марсельнең туган-кардәшләре – Руслан белән Рамил Бадыйковлар, Радим белән Радмил Гәрәевләр һәркайсы үз машинасы белән чыкты. “Мин өченче ел катнашам. Быелгы узышка махсус “Запорожец” сатып алдым, чөнки үткән елгысын узышканда бәрдергән идем. Ә беренче машинаны миңа Марсель бүләк иткән иде, хәзер мин аны Радимга бүләк иттем”, - дип сөйли Рамил Бадыйков. Яңа машинасына ул “29” санын биргән – туган көне кебек.
 


“Запорожец”ларга карлы болында трактор белән эттереп ясалган 2 чакрымлы трассаны өч тапкыр әйләнергә туры килде. Хөкемдарлык эше Фәрит Мөхәммәтшин белән берлектә “Бәкер” шифаханәсе баш табибы Марат Ибраһимовка да йөкләнде. Бәкер автораллие чемпионы Марсель Бадыйков юкка гына борчылмаган икән: финишка беренче җитәргә теләүчеләр, аның машинасы белән тиңләшердәй көчле экипажлар быел шактый булды. Башлангыч заездда Марсель тамашачыларны куандырыр өчен финишка үзенең “фирма” йөреше, – ягъни машинасын борып, арты белән керсә, финал заездда андый чыгышка җөрьәт итмәде, югыйсә, үкчәсенә басып килгән Иске Шөгер егете Рамил Шәйдуллин күз ачып йомганчы узып китәчәк иде.



Шулай итеп, 2016 елгы автораллида кабаттан Марсель Бадыйков җиңде, икенче урынны - Рамил Шәйдуллин, өченчене Рәшит Заманов яулады. “Тормыш иптәшем Рамил быел тәүге тапкыр көч сынашып карады. Улыбыз  Руслан узган ел өченче урынны алган иде, ул быелгы ярышка да чүплектән иске “Запорожец” табып ремонтлады. Безнең өчен иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу”, - дип Гөлшат Шәйдуллина авторалли вакыйгасы ел саен аларның гаилә бәйрәменә әверелүен ассызыклады. Кышкы суыкта киез итекләр, җылы туннар киеп, җыйнаулашып болынга төшеп, коймаклар белән сыйлана-сыйлана кайнар чәй эчеп, таныш-белешләрнең тимер атлары өчен җан ату – үзе бер кызык.

“Бәкер” шифаханәсе узышта катнашкан эшчеләрен аерым бүләкләргә карар итте – Илнур Галиев, Айрат Исмәгыйлев һәм музей экспонаты булырдай кечкенә генә “бөкре” “Запорожец”ны иярләгән Руслан Бадыйков кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.

Автор фотолары.
 


Лилия ГАДЕЛШИНА
Интертат.ру
№ --- | 07.01.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе