поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.01.2016 Мәдәният

Моң Алиһәсе


Кыр чәчәгенә хуш ис күпме хас булса, безнең халык көйләренә дә моң шулкадәр үк хас, табигый нәрсә. Димәк, татар кешесе җырдан иң элек моң көтә, моң ишетергә тели. Ә Фәридә Кудашевада исә искиткеч моң байлыгы бар, йөрәге аның гел тибеп торган моң чишмәсе кебек, нинди генә көйне җырламасын, ул иң элек моңлы итеп җырлый.

Әгәр Фәридә моңнан мәхрүм булса, җырчы булудан да туктар иде. Һәрхәлдә, без һичкемгә охшамаган, үзенә бер талантлы җырчыны күрмәс идек.
Әмирхан ЕНИКИ, Татарстанның халык язучысы.

Татар-башкорт илендә Фәридә Кудашеваның сагышлы да, шатлыклы да моңы тирбәлә. Халкыбызны саклап калган һәм саклап калачак мәңгелек бер моң.
Моңсыз да яшәп буладыр анысы. Безнең арада да бардыр андый кешеләр. Әмма халык моңсыз булалмый. Ходай безгә мәрхәмәтле булган. Безне моңлы иткән, ул безнең халкыбызга Фәридә Кудашеваны бүләк иткән.
Роберт МИҢНУЛЛИН. Татарстанның халык шагыйре.

Әгәр исән булса, 15 декабрьдә бөек җырчы Фәридә Кудашевага 95 яшь туласы иде. Ни кызганыч, моннан нәкъ биш ел элек бакыйлыкка күчте ул. Әмма аның беркемнеке белән дә чагыштырмаслык моңы, җырлары калды.

2010 елның 6 октябре. Кичен эштән соң Фәридә апа янына кердем. Ул фирүзә төсендәге йомшак йон күлмәктән иде. Бу киемдә аны беренче тапкыр күрүем. Сагынып табып кигән, ахры. Фәридә апага чәчәгемне суздым, Әлфия һәм Рим Ханнановларның өлкәннәр көне уңаеннан җибәргән чәкчәген тапшырдым. Күңеле күтәренке иде Фәридә апаның. Шул арада үзе кухняда торган “Кристальная” су савытына үрелде:

- Зөһрә Габдулловна белән Миңлерәис Мәрванович Усмановлар хәстәре бу. Менә бит помпасына кадәр китерделәр, бик тә унайлы.
Мин су агыздым. Фәридә апа чәй куйды.

Кухня өстәле артында кара-каршы утырабыз. Фәридә апаның йөзе матур, йөз чалымнары дөрес. Күзләре якты, карашы ачык. Чәчен шома итеп тарап, артка җыеп куйган.

- Ә президент минем юбилей хакында белә микән? – дип, көтмәгәндә күңелендәге шөбhәсен ярып салды Фәридә апа.
- Һичшиксез, белә.
- Ә кайчан булачагын белә микән?
- Белә дип уйлыйм, Фәридә апа, чөнки Сезнең кебек күренекле шәхесләрнең юбилее хөкүмәт дәрәҗәсендәге карар нигезендә үткәрелә.
- Филармониядән Фәйрүзә (Фәйрүзә Шәйдуллина – филармониянең художество җитәкчесе – авт.) килгән иде. Аның белән дә юбилей турында сөйләштек. Юбилеемны опера һәм балет театрында үткәрергә кирәклеген катгый әйттем: анда булмаса, миннән башка үзегез үткәрерсез, – дидем.

Фәридә Кудашева һәм Зифа Басыйрова. 1950 ел.

Фәридә апа тукталып калды.
Өстәлдә ниләр генә юк: кипкән җимеш, яшелчә, ит, балык, эремчек, бал, камыр ризыклары...
- Чишмәдән вак бәлешләр китерделәр. Флюр Зиннурович (Башкортстанның Чишмә районы хакимияте башлыгы – авт.): «Ни ашыйсың килә, Фәридә апа, әйт, әзерләп китерербез», – дип кенә тора.

Фәридә апа үзе пешергән фирменный карлыган пирогын кисеп куйды да, инде ничәнче тапкыр Мәскәүдәге оныгы Славяна сүзләрен искә алды: «Мондый тәмле пирогларың өчен син оҗмахка эләгәсең, әби». Фәридә апа пешергән камыр ризыклары, чыннан да, бик тәмле. Хасиятләп әзерләнгән ризык озак саклана. Бик тә сакчыл Фәридә апа – ризыкны әрәм-шәрәм итмичә, ашап бетерү ягында. Киемгә карата да аерата сак. Әнә бит затлы күлмәген ничек кадерли: чистартып, хушбуй сибеп, агач җилкәгә элгән, тузаннан саклар өчен өстенә иске, чиста кофта каплап куйган.

Утыз бишенче үлчәмле миниатюр туфлиләренең һәрберсе, бар кагыйдәсен китереп, баулы тукыма янчыкка салынган. Яшь чакта сәхнәдә кигәннәре дә, оныгы Славяна бүләк иткән модалы үкчәле яңалары да. Коеп куя ул тотынган эшен. Шул ягы белән ул миңа әниемне хәтерләтә. Кем эшләгән, дигәндә: «Фәридә эшләгән», – диярлек итеп эшли. Шуңа күрә һәр эше аңа канәгатьлек бирә, җан рәхәте, күңел тынычлыгы өсти. Хатын-кыз буларак, күпме вак-төяккә кинәнеп үтә аның гомере. Талантына карата да ул үтә таләпчән һәм сакчыл. Кабатланмас мөкатдәс илаһи моң иясе булуын яшьтән аңлаган тирән акыллы кеше ул. Шул талантны саклар, үстерер һәм халыкка хезмәт иттерер өчен, Ходай аңа көчле ихтыяр, ныклы холык, югары интеллект, тәүфыйк, зыялылык, нечкә зәвык һәм тоемлау биргән. Туган иле, затлы нәселе һәм табигать илһам иңдергән.

Язмышы, авыр шартларга куеп, авырлыклар аша сыный-сыный, хезмәт сөяргә өйрәткән. Һәр эшне җиренә җиткереп, оста башкару җирлегендә чәчәк аткан аның иҗат гөлләре. Фәридә апа гомерен тулысы белән илһамлы да, газаплы да олуг хезмәткә багышлаган. Өлешеңә язганны, үз вазыйфа-миссияңә туры килгәнне, күңелең тартканны эшләп, кинәнеп яшәүгә ни җитә?!

Үзе генә түгел, якыннары, дуслары да бу талантның милләт һәм халыклар байлыгы икәнен аңлап, аны саклауга өлеш керткән.
Фәридә апа тормышының һәр мизгелен хәтерли, төсләр, детальләр белән сөйли. Ул үзен талант иясе буларак ярата, шәхес буларак кадерли. Үзенең шәхси үрнәге белән безгә яшә-ешнең асылын аңлата: бу дөньяга барыбызның да яратырга өйрәнергә килгәнебезне искәртә, үзебезне, ата-аналарыбызны, якыннарыбызны, Ватаныбызны, эшебезне, җырыбызны яратырга килгән икәнебезне исбатлый.

Аны кешеләр хөрмәт итә, ярата. Җырын ярата. «Мин халык мәхәббәтен тоеп яшәдем», – ди гомере тиңдәшсез хезмәттә үткән Фәридә апа Кудашева. Халкың белән үзара мондый мөнәсәбәт – үзе сәгадәт!..

- Әнә шуннан тәлинкәләр алып бир әле, – диюгә, мин Фәридә апага ике тәлинкә суздым.
- Боларын түгел, әнә теге матурракларын бир.
Фәридә апа тәлинкәләргә шулпа, пешкән ит, бәрәңге, кишер, кәбестә салды, бер теш сарымсак өстәп бирде. Болар – аның яраткан көндәлек ашлары.
- Тамак тәмугка кертә, диләр, тамак хәстәре белән көнем үтә дә китә. Бүген әле кер дә юдым. Кер юу машинасын самолетка да алыштырмыйм, эшләсен генә.
Фәридә апа ашыкмый гына ризык каба:
- Бәләкәйдән шулаймын: ботканы берәмтекләп чүпләп утырма, ди торган иде әнкәй мин ашаганда.

Уйлап баксаң, ашыкмый-кабаланмый гына күпме эшләр эшләп өлгергән Фәридә апа үз гомерендә. Ике гомер җитмәс бу эшкә! Тормышны аңлаган кеше ашыкмый. Ашыккан ашка пешкән, диләр. Бу сүзләр хактыр. Әле дә ыгызы-гысыз, туктаусыз дөнья хәстәрендә Фәридә апа. Бәлки шул зирәк салмаклыгы аны ялгышлардан саклагандыр. Шул төплелеге табигый акыл-зиһенен тирәнәйтеп, тормышның асылын, чын кыйммәтләрен ачып биргәндер.

- Хәзер әткәй-әнкәйне бигрәк жәллим, сагынам. Иртә киттеләр. Унөч яшемдә әнкәйсез калдым. Кырык өч яшендә өч бала белән тол калган әткәй ни рәхәт күргән инде? Кеше гомере – мизгел... Бер дә китәсе килми бит әле...

Чәй эчәр алдыннан Фәридә апа карабодай ярмасы кадәр генә дару капты. Чәй эчеп бетерүгә өстәлне җыеп, йокы бүлмәсенә уздык. Монда да тәртип, чисталык. Фәридә апа ак җәймәле караваты читенә утырып, бераз тынып торды да, башын уңгарак салып, җырлый башлады. Күз карашы очкынлана барды, бит очлары алланды. Алиһәнең жырда яшәгән мизгеле иде бу!.. Иксез-чиксез моң! Тыенкы хис һәм рух очышы да, күңелнең нечкә кыллары тибрәнеше, вакыт чыңы, җиһан сулышы да сиземләнә бу үзәк өзгеч җырда:

Без барасы юл читләре
Куе талчыбык кына;
Моңлы кошлар булдым инде,
Сайрамыйм чыгып кына.
Яшел тугай эчләрендә
Кош баласы адашкан.
Сагынуларым биниһая,
Җирдән күкләргә ашкан.

Фәридә апа үзе иҗат иткән өч җырның берсе бу, «Сагыш» дип аталганы. Фәридә Кудашева көе, халык сүзләре. Залга чыктык. Монда – аның эш өстәле. Кичләрен, гадәттә, аның архивын барлыйбыз. «Архивым – синең намусыңда!» – дигән иде Фәридә апа берзаман. Архивын бер системага салып, әтисе, әнисе, сеңлесе Хөршидә, дәверебез һәм үзе турында истәлекләр язасы, төрле елларда язылган көндәлек битләрен бергә туплыйсы килә иде Фәридә апаның. Шул сөйләшүдән соң без аның архивын барлый башладык. Йөздән артык җырын аудиоальбом өчен туплап, авторларын ачыкладык. Башкортстан хөкүмәте ярдәмендә «Китап» нәшрияты чыгарган «Фәридә Кудашева. Тормышы һәм иҗаты» дип аталган төсле альбомга фотолар һәм материаллар сайлап бирдек.

- Бәхтине төштә күрдем әле, – дип, Фәридә апа өстәлендә яткан әнә шул юбилей альбомын ачты. Бәхти абыйның фотосында тукталды. – Башка музыкант-аккомпаниаторлар концерт барышында, тональностың нинди әле, дип сорыйлар иде. Бәхти моны бер дә бутамады, ялгышмады. Консерватория белеме булса, ул симфонияләр язарлык кеше иде. Бәхти мине бик кадерләп яшәде. Концерт көннәрендә пешкән тавык алып кайта иде. Юлда, гастрольләрдә суыклардан саклады. Без аена – 19, елына 220шәр концерт бирә идек... Ә менә бу фотода без Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында. Юбилеемны да шунда үткәрәсем килә.

- Ә менә бу – Ленинградта концерт көннәре. «Вот это – выход!» – дигән иде шунда Ленинград режиссеры, сәхнәгә чыгуымны күреп.
Шулчак Фәридә апа, шаянланып, башын кырыйга борып куйды:
- Минем турыда «Чертовски симпатична!» дигәннәре булды.

Альбомны карый-карый, Фәридә апа Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең «Халык көйләре Җырчысы» дип аталган мәкаләсенә тукталды. 1959 елның апрелендә Фәридә Кудашеваның Казандагы гастрольләре вакытында язылган ул. Мин мәкаләдән өзек укыдым:
«Фәридә ханымның җырлавына килгәндә, аның төп көче – тәэсирле булуында. Китапча әйтсәк, эмоциональ көчендә. Аның тавышы матур, йомшак, ягымлы һәм, әйткәнебезчә, моңлы. Аның тәэсирле булуының тагын бер сере – көйнең әле әйтелмәгән борылмаларын, нюансларын һәм төрле нечкә уемнарын үзенең аваз колачы белән киң һәм тулы иттереп, аларны үз кульминация ноктасына җиткереп ала белүендә».
Хәтер яңартудан Фәридә апа канәгать калды.

«Минем башым компьютер кебек: анда миллион куплет, миллион җыр! Бер ишетүгә җырның көе, сүзләре исемдә кала», – дигән иде Фәридә апа бервакыт. Шул көннәрдән башлап без дәртләнеп халык җырларын – дүртьюллыкларны кәгазьгә төшерә башладык. Бастырып чыгару нияте белән. Фәридә апа яттан әйтә, мин яза барам. Фәридә апа кулы белән элегрәк язылган куплетлар да бар. Яза торгач, җыя торгач, беркөнне Фәридә апа:

- Сана әле, куплетлар ничәү булды? – диде.
- Биш йөз алтмыш тугыз, – дим. – Кабатланулар да бар.
- Һм-м-м, әз әле, әз... – диде ул, борчыла төшеп.-
Бүген дә яраткан кәсепкә тотындык. Көлә-көлә куплетлар яздык.
Фәридә апа, шкаф янына килеп, сеңлесе Хөршидәнең тигез почерк белән латинча язылган хатларын тотып-тотып карады, аларны матбугатта бастырып чыгарасы барлыгын әйтте.

Аннан тагын юбилей темасына күчтек. Кассетадан Мостай Кәримнең, Заһир Исмәгыйлевның, Наҗар Нәҗминең котлау сүзләрен табып алдык.
Сөйләшә торгач, өч сәгатьтән артык вакыт узганын сизми дә калганбыз. Ирем Рәүф мине алырга килгәндә сәгать төнге унбер иде.
- Иртәгә киләсеңме? – диде Фәридә апа саубуллашканда. Минем сиңа бүләгем дә бар бит әле.
- Рәхмәт, Фәридә апа! Иртәгә килә алмыйм, берсекөнгә килермен, бүләкне дә карарбыз. Архив, юбилей эшен дә дәвам итәрбез.
Фәридә апа, балконга чыгып, безгә кул болгап калды.

Мин Фәридә апага киләсе көнне Венера (Венера, Марат Шәриповлар – Фәридә апаның якын дуслары – авт.) чылтырата:
- Фәридә апаның өй телефоны да, кесә телефоны да җавап бирми. Ни хәл икән, белмисеңме?
- Белмим. Фәридә апа белән бүген кич күрешергә сөйләшкән идек.
Мин барып җитүгә, ишек ачучы, звонокка җавап бирүче булмады.

Чарасызлыктан Зөһрә Габдулловнага чылтыраттым. Аның аша белдем: кинәт инсульттан соң һушсыз яткан Фәридә апаны «Ашыгыч ярдәм» машинасында сырхауханәгә озатканнар икән. Фәридә апа реанимациядә иде, янына беркемне дә кертмәделәр. Ә 9 нчы октябрьдә иртән сәгать җидедә Фәридә апабыз китеп барды...
Нечкә бер кыл сулкылдап өзелде!..

Ничәләр тапкыр табиблар аны үлемнән йолып калган һәм ул кабат тернәкләнгән, аякка баскан иде.
Ә бу юлы...
10 нчы октябрьдә Фәридә апаны җирләдек.

Казаннан самолет белән зур делегация – язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, күренекле җитәкчеләр, артистлар: Зилә Вәлиева, Роберт Миңнуллин, Рәфкать Кантюков, Азат Зыятдинов, Разил Вәлиев, Равил Шәрәфиев һәм башкалар килде.
Уналтынчы декабрьдә сөекле җырчыбыз, моң Алиһәсе Фәридә Кудашеваның тууына 90 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында үтте.
Кешеләр хәтерендә мәңгелеккә якты сагыш калды.
Җырлары калды.
* * *
Бәхетле озын гомер кичте Фәридә апа. Якыннары, дуслары, иҗатташлары, хезмәттәшләре уртасында булды. Аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бик хөрмәт итте. Тамашачылары белән якыннан аралашты. Казандагы дусларын сагынып, аларга сыенып яшәде Фәридә апа. Җырлары да үзәк өзгеч бит аның:”Сагынуларым биниһая: җирдән күкләргә ашкан”.

Хәсән Туфанны, Нәкый Исәнбәт, Бакый Урманче, Гомәр Бәширов, Сара Садыйкова, Флора Әхмәтова-Урманчены, концертлар оештыручы Тәзкирә Акчуринаны еш искә ала иде. Әмирхан Еникинең өендә кадерле кунак иде ул. Гөлшат апа Зәйнашеваның хатларын саклады.
Илһам Шакиров, Рафаэль Ильясов, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Зилә Сөнгатуллина, Салават Фәтхетдинов белән концертларда, фестивальләрдә, Болгарга сәяхәтләрдә очрашып торды. Якташларыбыз, Татарстанның халык шагыйрьләре Роберт Миңнуллин һәм Рәдиф Гаташ, яшь чактан ук Бәхти абый һәм Фәридә апа белән дус булып, гомер буе шул дуслыкка тугры калдылар. Венера һәм Марат Шәриповлар җитәкчелегендәге “Рамазан” төрки милли-мәдәни үзәге оештырган теплоход сәяхәтләрендә Фәридә апа үзенә, иҗатына мөкиббән киткән кешеләр белән якыннан аралашты, ял итте, сәламәтлеген ныгытты. Көтеп ала торган иде Фәридә апа Болгарга сәяхәтләрне.
Теплоход белән үтешли Түбән Камада аны якын дусты, гаҗәеп тирән акыллы Азат абый Зыятдинов каршылый, кунак итә, озатып кала иде. Соңрак Азат абый, Казанга күченеп Фәннәр Академиясендә эшли башлагач, бу очрашулар башкалада, аның өендә дәвам итте. Бертуган энесе кебек яратты Фәридә апа Азат абыйны.

Шундый дуслары белән бәхетле иде Фәридә апа. «Сагынырсыз әле!..» – ди иде тормышны бөтен җаны-тәне белән яратып, аңа ямь өстәп яшәгән моң Алиhәсе.

Венера ИДРИСОВА-Гыймазова. Уфа.

(Фотолар «Сөембикә» журналы архивыннан алынды).


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 10.12.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»