поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.01.2016 Язмыш

110га кадәр яшисе иде

Кайбыч районы Олы Тәрбит авылында яшәүче Александра Волковага 31 декабрь көнне йөз яшь тулды. Сөйләшә алырмы, зиһене бармы икән дип уйлап та куйган идек, гасыр кич­кән әби безгә “Пар алма”ны, “Китә казлар, китә казлар Донбаска”, дип сузып җырлап җи­бәргәч, барыбыз да елмаеп куйдык.

Хәер, йөзьяшәр әби: “Тагын 110 яшькә кадәр яшим әле, бер җирем дә авыртмый бит. Авырмыйча гына үлеп буламы?” – дип сөйли. Шул ук вакытта, яшь вакытның поезды китеп барды шул, дип тә уфтанып куя. Александра түти заманында күрше Соравылдан (Янсуринск) килен булып төшә. Алай дип әйтү дә дөрес булмас, чөнки ул чакта Александра инде Казан укытучылар мәктәбен тәмамлап кайтып, Олы Тәрбиттә өч ел балаларга белем биргән була. 1935 елны башта аны Бөрлебашка җибә­рәләр, аннан биредә башлангыч классларда укытуын дәвам итә. Сугыш елларында бригадир булып та эшли. Кырыс заманнар була ул. Укытучылар хәтта йортларга кереп, идән-сәке җыешты­рыл­ганмы, мич агартылганмы, урын-җир җыелганмы дип тә тикшереп йөри. Кыенлык­лар күп булгандыр, тик әбекәй шул чактагы кызыклы хәлләрне әле дә онытмый.

Александра түти 20 ел укытучылык хезмәтен үти, соңрак, кат­лау­лы операцияләр кичерү сәбәп­ле, мәктәптән китәргә мәҗ­бүр була. “Үзе, бер җирем дә авырт­мый, ди. Әмма 3-4 еллап күзе күр­ми, аяклары йөрми инде”, – ди аның белән 43 ел бергә торган килене Зоя ханым. “Ашаталар, эчер­тәләр, мунчага алып баралар, алып кайталар. Йокы килсә, йоклыйм. 10 ел яшисе иде әле. Бик утырып тора алмыйм хәзер, билем авырта”, – дип сүзгә кушыла безнең сөй­ләшүне тыңлап утыручы әбиебез. Балачагын, туганнарын да яхшы хәтерли әби. “Әти белән әни 63 яшьтә үлде. Әти иртәрәк вафат булды, аннан әни китте. Бишәү идек: абый, апа, өченчесе – мин, дүртен­чегә – малай, бишенчегә – кыз”, – дип искә ала Александра түти. Үзе исә Егор дәдә белән ике бала – улы Николай белән кызы Зояны үстерә. Бергә егерме өч ел гына торып кала алар. Авыр сугыш җәрәхәтләре үзенекен итә, 1969 елда бабай вафат була. Егор Волков фронтта батырлыклары өчен I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән була. “Әтине дә укыткан, аннан шуңа кияүгә чыккан”, – дип сүзгә кушыла у­лы Николай. “Ул чакта ликбезда укыту булган. Ре­волюциягә кадәр бу авылда хәтта чиркәү каршында ике мәктәп эшләгән”, – дип сөйли авыл җир­легенең ветераннар советы рәисе Василий Уткин. “Бүген биредә 29 бала укый, районда иң зур башлангыч мәктәп бу”, – ди авылның хәзергесен һәм килә­чәген күзаллап, Чүти авыл җирлеге башлыгы Алексей Козлов.

Мәгърифәтче йөзьяшәр янында балалар, авылның киләчәге турында сөйләшүебез дә юкка түгел. Олы Тәрбиттә күп гаиләдә 3-5әр бала тәрбияләнә. Волковлар – бүген дә гөрләп яши торган гаиләләрнең берсе. Улы Николай белән килене Зояның, кызы Зоя белән кияве Анатолийның да бишәр баласы бар. Балаларның һәрбер­сендә диярлек икешәр бала. Әнә шулай әбинең бүген 10 оныгы, 15 оныкчыгы җыела. Барысы да кайтып, килеп йөри. “Иң беренче әби янына керәләр, күчтәнәчләрен төяп алып кайталар, аннан соң гына безнең янга киләләр, шулай өйрәнеп үстеләр”, – дип сөйли Зоя ханым. Аның балалары белән таныштырганда һәрберсенә әтисе­нең исемен кушып әйтүе дә, балаларга үзгә тәрбия бирүен күрсәтеп тора. Бу йортта олыларны да, кечеләрне дә зурлый беләләр. Әнә бит кечкенә кызлары Адриана да бу хикмәтне күреп үсә. Әбисен тәмле ризыклар белән сыйлый, муенына килеп сарыла. Шул мөнәсәбәт әбигә күңеле белән яшь калырга ярдәм итә, күрәсең. Оныгы Сашаның хатыны Аида әбине күтәреп кенә йөртә. “Безнең бер тапкыр да сүзгә килгәнебез булмады, борчый торган әби түгел. Үзен һәрвакыт чиста йөртте”, – ди гомер иткән килене Зоя ханым.

Элек бит яшьне билгеләү дә үзенчәлекле булган. Без бу хакта да сорамый кала алмадык. “Сөй­ләве буенча, алмагачлар чәчәк аткан вакытта туган булган ул, димәк, аңа инде күптән йөз яшь тулган. Документлары югалгач, 31 декабрьне яздырдым дип сөй­ләде”, – дип искә төшерде Зоя ханым.

Кайбычның йөзьяшәре белән саубуллашабыз. “Район башлыгы – Рәхмәтуллин, авылныкы – мин”, – дип озатып калды әби.


Рәсимә МУЛЛАЯНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.01.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»