поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.01.2016 Мәдәният

Зифа Кадырова: Очынырга ярамый!

Зифа Кадырова гади китап укучылар арасында иң популяр язучы санала. Китапханәчеләр белән аралашканда да Зифа ханымны беренче итеп телгә алалар. Китап кибетләрендә дә аның әсәрләренә сорау бар. Шуңа күрәме, кайбер профессиональ язучыларыбыз аны бик үк өнәп тә бетерми.

Иҗат мәйданына шактый ук тормыш тәҗрибәсе туплап килгән ханымның соңгы елларда бер-бер артлы китаплары дөнья күрә. “Синсез килгән язлар”, “Сагынырсың – мин булмам”, “Язмыш сынавы”, “Көтеп узган гомер” әнә шундыйлардан. Республикада оештырылып килә торган “Ел китабы” конкурсының 2014 ел дәвамында иң күп укылган китаплар исемлегендә Зифа Кадырованыкы – беренче.

Газет укучыларыбызга Зифа Кадырова белән уздырылган җәһәт әңгәмә тәкъдим итәбез.

- Зифа ханым, үзегезне кайчаннан белә башладыгыз?


- Бала чагымны яхшы хәтерлим, биш-алты яшемдә тауларга чыгып югала идем. Табигатъ һәм мин - иң матур хатирәләр.

- Хәзерге вакытта да елмаерга мәҗбүр иткән балачак хатирәсе...


- Көлеп искә алырлык нәрсәләр хәтерләмим, еларлыгы күбрәк булгангадыр. Мин Ф хәрефе урынына С белән сөйләшкәнмен.

- Туган ягыгыз Башкортстанны сагынып яшисезме?

- Юк, чөнки мин анда кайтып торам, очрашулар да ике елга бер уздырам.



- Үзегездәге кайсы сыйфатларны яратасыз...

- Мин әйткән сүземдә торырга тырышам, авыр физик эшкә чыдам мин.

- Иҗат процессында иң яраткан этап: тема табу, сюжет кору, язу процессы яки нәшрияттән китап килеш кулга алумы? Кайсысы күңелегезгә рәхәтлек бирә?

- Кызыклы сюжет язырга яратам. Китап язылып беткәч, бушану, җиңеллек килә, тик мин шатлык кичермим. Җаваплылык өстенлек ала, аннан китап чыккач халык ничек кабул итәр дигән курку да килә.

- Хатын-кызларның катлаулы тормышын үзегезгә генә хас булган алымнарга төреп бирү сәләте бар. Бу сыйфат тормыш тәҗрибәсеннән киләме?

- Сез хаклы, шуңадыр бәлки мин иллегә җиткәндә генә яза башлаганмындыр.

- Сезнең иҗатны үз итүчеләр, китабыгызны бер төн эчендә укып чыгабыз, ди. Алдан махсус шулай сюжет линияләрен корасызмы? Әллә инде яза-яза гына уйлап табыламы?

- “Бәхеткә юл кайдан” китабы мине борчыган сорауга җавап эзләү дияр идем, мин бу тормышта күзәткән гаиләләр тасвирлана анда...

- Ә әсәрләрегездә чын тормыш еш чагыламы?

- Алар барысы да тормыштан алынган, тик без бит геройлар белән бер түбә астында яшәмибез. Хис тойгыларны, тормыш юлын кызыклы итеп алып бару анысы язучының эше.

- Мәхәббәт - сезнең аңлауда...

- Мәхәббәтне аңлар өчен гомер юлы үтәргә кирәк.

- Зифа ханым, тәнкыйть сүзен еш ишетәсезме?

- Тәнкыйтне интернетта гына күрәм. Үземә килеп әйтүче юк.

- Бу дөньяда адәм баласының вазифасы нидә?

- Үзеңнән соң нинди дә булса яхшылык калдыру. Яхшы нәсел дәвамчылары, тәрбияле балалар дип уйлыйм.

- Популяр кешегә нәрсә җитми, дип уйлыйсыз?

- Популяр кешегә тынычлык җитмидер.

- Укучыларыгыздан ишеткән иң татлы сүз...

- Ишеткән сүзләр барысы да татлы, тик очынырга гына ярамый.

- Хәзерге заман профессиональ язучыларга нәрсә җитми дип уйлыйсыз?


- Гафу итегез, мин белмим, бәлки замана белән бергә атларгадыр, бүгенге аяк астындагы проблемаларны күтәрергәдер. Гади аскы катламнан башларгадыр бәлки...

Сорауларны Мөршидә КЫЯМОВА бирде.


---
Интертат.ру
№ --- | 04.01.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»