|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.01.2016 Киңәш-табыш
Үпкәләсәң, әйдә...Һәр кешенең үзенчәлекле холкы бар, ул башкаларга охшамаган, шуңа күрә хисләр дә төрлечә. Кемдер үзенең хисләрен, фикерен ачыктан-ачык белдерә, ә кемдер аны «тышка» чыгармый. Психиканың саклану чарасы буларак, кешенең эчендәге хисләре тоткарланып калуы үпкәләүгә китерә. Вакыт узу белән, үпкәләү ачыктан-ачык каршылыкка (агрессиягә) яки үч алуга китерергә мөмкин. Психик тигезлекне саклап калу өчен, кеше үзенең әлеге үпкәләү гадәте белән көрәшергә тиеш. Үпкәләүгә китергән нәрсәләрнең берсе – гадәти исәп-хисап. Кешедән үзенә ниндидер файда алу өчен, кайберәүләр юри үпкәләгән булып йөрергә мөмкин. Чынлыкта, аны бу мәсьәлә бөтенләй диярлек борчымый. Гадәттә, ирләрдән берәр нәрсә таләп итү өчен, мондый ысулдан хатын-кызлар оста файдалана. Тагын бер сәбәп – кешене гафу итәргә теләмәү яки гафу итә белмәү. Бу очракта үпкәләүче кеше көчле хисләрдән соң үзенең ни өчен үпкәләгәненең төп сәбәбен дә белмәскә мөмкин. Аның өчен иң мөһиме – үпкәләтүченең гафу үтенүе. Нияз Бишбалта, Казан.
--- |
Иң күп укылган
|