• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 10 Июль Назилә Сафиуллина
  • 10 Июль Илгиз Шәйхразиев
  • 10 Июль Светлана Звонарева
  • 10 Июль Зәки Зәйнуллин
  • 11 Июль Данил Мостафин
  • 11 Июль Алмаз Монасыйпов (1925-2008)
  • 11 Июль Хазбулат Шәмсетдинов
  • 11 Июль Денис Голубев
  • 12 Июль Матвей Апросин
  • 12 Июль Альберт Борһанов
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
 
 

 
Архив
 

               

06.01.2016 Мәдәният

Театрның сихри дөньясы (ФОТО)

Камышлы халык театры үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тагын 5 елдан яраткан театрыбызның гомере гасыр белән үлчәнәчәк. Үзешчән сәнгать коллективы өчен бу шактый озын гомер. Әйе, Камышлы татар халык театры узган юл озын, данлы-мактаулы һәм гыйбрәтле...
Бәйрәм кичәсе мәдәният бүлеге һәм “Нур” үзәге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән тарихи документаль фильм белән башланып китте.

Экранда 95 ел дәвамында җыелган фоторәсемнәр, спектакльләрдән күренешләр, йөрәкләргә якын йөзләр... Бу кешеләрнең күбесе безнең арабызда юк инде.

1920 ел... Урал тавы итәкләрен урап узучы Сок елгасы буена урнашкан, тимер юлдан гына түгел, гомумән, зур юллардан ерак урнашкан Камышлы авылында ул елларда әле клублар да, радио да булмаган, кино да күрсәтелмәгән. Халык күңелендә буыннан-буынга күчеп, сакланып килгән милли моң, җыр, талантлар яшәгәнен аңлаган авыл энтузиастлары Миргасыйм Ханнанов, Бибинур Хәсәнова, Хөршидә Минһаҗева, Талип Вафин һәм башкалар, сәләтле яшьләрне җыеп, үзешчән драма түгәрәге оештырып җибәрәләр. Кыска гына “Серле шалаш” хикәясеннән сценарий язып, түгәрәк җитәкчесе, яшь укытучы Әгълә Яруллин, үз өендә берничә репетиция үткәргәннән соң, спектакль мәктәп бинасында күрсәтелә. Тамаша күрергә сусаган халык мәктәп залына гына сыймый, бу беренче сәнгать җимешен берничә тапкыр кабатларга туры килә. Һәр кичне тамашачы артистларны алкышларга күмә. Уңыш белән канатланган үзешчәннәр күрше авылларга барып та чыгыш ясыйлар. Мактаулы Камышлы халык театрының беренче адымнары менә шулай башлана.

Үткән гасырның илебез, халкыбыз өчен бик авыр булган 30нчы елларда да коллектив яшьләрне магнит кебек үзенә тартып тора: Кыям Хәсәнов, Әсгать Минһаҗев, Әгълә Мөсәллимов, Хәдичә Мифтахова, Әнвәр Давыдов, Инсаф Шәйхетдиновлар нәкъ шул елларда беренче тапкыр сәхнәгә басалар. Яшь, яңа көчләрнең кушылуы сәнгать түгәрәгенә татарның танылган драматурглары Галиәсгар Камал, Шәриф Камал, Мирхәйдәр Фәйзи әсәрләрен сәхнәгә куярга мөмкинлек бирә.

...Авыр сугыш елларында да Камышлы сәхнәсе буш тормый. Күп еллар режиссер булып эшләгән Сәгыйть ага Галиуллинның театрны саклап калуда өлеше аеруча зур булган. Сәгыйть ага сәхнәдә уйнарга сәләтле кешеләрне эзләп таба белгән. Шуларның берсе - минем әтием Мөхтәбәр Төхбәтшин. Аның турында - Сәгыйть аганың горурланырлык укучысы, зур табышы, дияргә дә ярыйдыр.

...Сәхнәгә “Безнең авыл егете” дигән спектакль әзерләнеп яткан чак. Анда сугыш баһадиры, Советлар Союзы Герое, яшь майор Гәрәй Айтуганов ролен башкару өчен төскә-биткә чибәр егет кирәк була. Сәгыйть ага, 17 яшендә фронтка китеп, каты яраланганнан соң туган авылына әйләнеп кайткан Мөхтәбәр Төхбәтшинны сайлап ала, һәм ялгышмый. “Мөхтәбәр Төхбәтшин - театрның иң популяр, ә халыкның иң яраткан артисты. Ул иң күп рольләр башкаручы да (йөзгә якын)”, - дип яза үзенең “Сәхнәдә дәвам иткән тормыш”  язмасында “Бердәмлек” газетасы хәбәрчесе Фәния апа Шәфигуллина.

Әтием үзе дә күп кенә яшьләрне сәхнәгә чыгарган шәхес. Аның да горурланырлык укучылары бар иде. Шуларның берсе - Рим Хәйбрахманов. Ул да мәрхүм инде. Бик талантлы егет иде, гомере генә кыска булды.

Раиль Әхмәтҗанов - урта буын артисты булып саналса да, аны театрның ветераны дип атарга була. Тамашачы мәхәббәтен яулаган яраткан артистыбыз ул. Яңадан-яңа рольләре белән безне куандырырга насыйп итсен иде Ходай Тәгалә.

Атлас абый Төхбәтов турында да әйтеп үтмичә булмас. 1972 елда Атлас Мөхтәбәр улы драматург Әнгам Атнабаевның “Ул кайтты” спектаклен сәхнәгә куйды. Шушы әсәр белән театр халык исемен яулады. 1973 елда “Тормыш бусагасында” спектакле белән Ульяновск шәһәрендә узган смотрда катнашып һәвәскәр артистларыбыз “Зона дипломанты” исемен алып кайттылар. Шушы ике әсәр өчен генә дә Атлас абыйга һәм аның спектальләрендә катнашкан артистларга “Халык артисты” исемен бирерлек. Атлас Мөхтәбәр улы сәхнәләштергән “Яучылар” һәм “Яшел эшләпә” комедияләре дә күңелгә кереп калган. И-и, рәхәтләнде инде халык көлеп аларны караганда.

Җиһан апа Вафина - мәдәният йорты директоры, Атлас абый режиссер булган чор театрның чәчәк аткан, мул уңыш биргән чоры булгандыр, мөгаен. Менә бәйрәм кичәсендә дә аларның барысын да искә алып, хәтирәләрне яңарттык, үткәннәрне искә төшердек.

Әйе, дөрестән дә, үткәнен белмәгәннең киләчәге булмый. Камышлының үзешчән коллективы үз халкына, үз милләтенә хезмәт итүен үткән буыннар тәҗрибәсенә таянып бүген дә дәвам итә. Илебез тормышында, милли сәясәттә нинди генә борылышлар булса да, театр туган телебезгә тугры калып, милли гореф-гадәтләре¬безне, моңнарыбызны армый-талмый пропагандалап килә.

Театр - уйлата да, җырлата да, көлдерә дә, елата да. Менә бу кичне дә мәдәният сараенда алма төшәрлек урын юк иде. Театрга гашыйк тамашачылар, сәхнә ветераннары, аларның балалары, оныклары, якыннары килгән. Кичә район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов котлавы белән башланып китте.

- Камышлы халык театры узган юл данлы, мактаулы. Театр ул - татарның йөрәгендә, канында, күңел түрендә. Юкка гына: “Театр - могҗизалар дөньясы ул”, - димиләрдер, - диде ул. Рафаэль Камил улы театр ветераннарына, хәзерге артистларга, режиссерларга сәламәтлек, бәхет, иҗади уңышлар, тамашачыларның чиксез мәхәббәтен һәм кайнар алкышларын теләде. Район башлыгы сәнгать өлкәсендәге фидакарь хезмәтләре өчен сәхнә осталарына Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр, ә театрга 50 мең сумлык сертификат тапшырды.

Шулай ук районның депутатлар утырышы җитәкчесе Фаил Шәймәрданов, район администрациясенең мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Резедә Төхбәтшина, барлык авыл җирлекләре җитәкчеләре исеменнән Заһит Сафин изге теләкләрен җиткерделәр, Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Бәйрәм кунаксыз булмый. Шунысы куанычлы, театрның юбилеена Татарстаннан, Самарадан, Тольяттидан да кунаклар килгән иде. Юбилей кичәсен алып баручы Гөлчәчәк Гатауллина аларны бер-бер артлы сәхнә түренә чакырып сүз бирде. Бөтендөнья татар конгрессының республика җәмгыяте фонды директоры Сәрия Зиннәтова Татарстан министрлыгы исеменнән Ядкарь Төхвәтшин, өлкә “Туган тел” оешмасы директоры Фәрхәт Мәхмүтов, Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе хезмәткәре Зөлфия Галиханова, “Рустома” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хисмәтов һәм күп еллар районның мәдәният оешмаларында җаваплы урыннарда эшләгән Раилә Сафина иң хөрмәтле кунаклар булдылар. Алар да халык театрын олуг юби¬лей белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр, Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Әлбәттә кунаклар да, тамашачылар да бу кичәдә “Беренче театр”, “Кыр казлары артыннан” “Гөргөри кияүләре”, “Әниләр һәм бәбиләр” спектакльләреннән өзекләр карадылар, артистларны кайнар алкышларга, чәчәкләргә күмделәр. “Серпантин” бию коллективы башкаруындагы бию дә, Гүзәл Исламова, Линар Абсаттаров, Динар Гарипов, Наил Хәкимов, Гөлчәчәк Гатауллина, Тольятти кунагы Алмаз Галиханов, сәхнә ветераннары Мөдәррис ага Гыйззәтов һәм Мөхәммәт ага Шәкүровларның музыкаль сәламнәре дә ямь өстенә ямь булып барды.

Бу бәйрәмне үткәрүдә зур көч куйган мәдәният хезмәткәрләренә, артистларга, кичәне бик матур итеп алып баручы Гөлчәчәк Гатауллина һәм Светлана Хәлимоваларга зур рәхмәт әйтеп, алдагы көннәрдә иҗади уңышлар, гаиләләренә бәхет, ә театрыбызга озын гомер телибез.

Рәисә ТӨХБӘТШИНА.
“Камышлы хәбәрләре” газетасы хәбәрчесе.
Автор фотосурәтләре.

 

Линар АБСАТТАРОВ һәм Светлана ХӘЛИМОВА.

Искәндәр МИНГАЛИМОВ (сулдан уңга), Искәндәр ТӨХБӘТШИН һәм Гөлйөзем ФАЗЛЫӘХМӘТОВА.

Светлана ХӘЛИМОВА (сулдан уңга), Резеда ТӨХБӘТШИНА, Раилә САФИНА һәм Гөлчәчәк ГАТАУЛЛИНА.

---
Бердәмлек
№ --- | 31.12.2015
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте