|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.07.2009 Шоу-бизнес
“МУЗЫКАЛЬ ДЕСАНТ” СИНЕҢ ШӘҺӘРДӘ!Өченче ел рәттән “Барс-Рекордс” продюсерлык үзәге «Музыкаль десант» кебек уникаль чараны оештыра. “Музыкаль десант” – ул яшьләр өчен махсус оештырылган, Татарстанның иң эре шәһәр һәм районнарында үтә торган бердәнбер проект. Аның максаты – заманча татар музыкасы аша татар яшьләрен туган телгә һәм сәнгатькә җәлеп итү. Беренче “Десант”ның төп үзенчәлеге боз сарайларында үтүендә булса, узган ел тамаша ачык һавада үтте. Ә быел исә оештыручылар гастрольлләрне клуб форматында уздырырга ниятлиләр.
15нче июльдән “Музыкаль десант” республика районнарын яуларга чыгачак. Десант “төшәчәк” шәһәрләр: Баулы, Лениногорск, Азнакай, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы, Норлат, Мамадыш һәм, ниһаять, Казан. Башкалабыздагы бәйрәм октябрьгә планнаштырыла.
“Музыкаль десант” кайда һәм кайчан узачак:
17.07.09 –– Азнакай, "Relax" төнге клубы 20.00 сәг. 18.07.09 –– Лениногорск, "Максима" төнге клубы 20.00 сәг. 20.07.09 –– Норлат, Ипподром 19.00 сәг. 21.07.09 –– Яр Чаллы, С.Садыйкова исемендәге концертлар залы 19.00 сәг. 22.07.09 –– Түбән Кама, “Европа” төнге клубы 20.00 сәг. 23.07.09 –– Әлмәт, “Мегаполис” төнге клубы 22.00 сәг. 25.07.09 –– Буа, “Сафари” төнге клубы 20.00 сәг. 29.07.09 –– Алабуга, “Бруклин” төнге клубы 20.00 сәг. 30.07.09 –– Мамадыш, “Берлога” төнге клубы 20.00 сәг.
Тамаша үзәгендә 30 супер-популяр йолдыз: Ландыш Нигъмәтҗанова, Иркә, Ленар Сәйфиев, Илдар Әхмәтов, Илназ Баһ, “Эссе” төркеме, Раяз Фасыйхов, Илназ Сафиуллин, Мөнир Рахмаев һәм башкалар.
Алдагы ике елдагы тәҗрибә шуны күрсәтә, бу концертлар яшьләрне торган саен ныграк җәлеп итә. Мондый чараларның яшьләргә генә түгел, өлкәннәр күңеленә дә якын булуы аңлашыла.
Билетлар бәясе 250-300 сум.
“Музыкаль десант” билетларын таратучылардан һәм урыннардагы кассалардан алып була. Шулай ук белешмә телефоны эшли: 8 987 297 43 77.
--- |
Иң күп укылган
|