поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.04.2008 Спорт

ҮЗ БАҺАДИРЛАРЫБЫЗ КАЙДА?

Казан спорт буенча алдынгы. Моңа “Ак Барс”, “Рубин”, “Уникс”, “Синтез”, “Динамо-Татрансгаз” клублары — ачык мисал. Әйе, горурланып сөйләрлек. Ә чынлыкта уйлап карасаң, командыларда үзебездә тәрбияләнеп үскән уенчылар юк дәрәҗәсендә. Төп составны каяндыр читтән, зур акчаларга контракт нигезендә килешү төзегән уенчылар тәшкил итә. Ә “үзебезнекеләр” булса да, ике-өч бөртек кенә. Күбесенә урын юк, имеш.

Хокккейда 2004/2005 сезонын искә төшерсәк, ул НХЛда (милли хоккей лигасы - дөньяда иң көчле лига) локаут сезоны. “Ак Барс” Казанның 1000 еллыгына чемпион калсын өчен, җитәкчеләр бик күп миллионнар түгеп, мәркәзебезнең төп командасына дөнья йолдызларын чакырып, нинди генә килешүләр төземәде! Хәтерлисездер, галәмнең иң кыйммәтле, НХЛ хоккейчылары: Ковальчук, Хитли, Лекавалье, Ковалев, Хәбибулин (бер «Л» белән! — А.Ш.), Морозов, Бретуэйт, Житник, Каспарайтис, Ричардс һ.б.-лар “шәп уен” күрсәтеп, “шаккатырып” киткәннәр иде. Бер илдә дә моның кадәр “йолдызлар” җыелган команданың булганы юк, шушы исемнәр “Ак Барс”ны дөньяга танытты. Спорт белгечләре дә, җанатарлар да “Ак Барс”ны “Стенли Кубогы” (НХЛдагы иң дәрәҗәле кубок) финалында катнаштырып була дип сөйләделәр. Ләкин, чынлыкта, бу хоккейчыларның акча эшләп китәргә генә килгәнен ачыктан-ачык күрдек. Плей-офф уенының беренче этабын гына искә төшерү дә җитәдер. Ул заманда чын казанлылардан 3-4 бишлектә “селкенеп йөргән” Архипов кына булды. Шул ук вакытта бездә тәрбияләнеп үскән,  чит командаларда яхшы уен күрсәтүчеләр юк түгел иде. Бер мисал, Кудәрмәтов — командада ул елны алдынгы рәттә иде, 2007 — алтын медаль иясе. Ячанов та елдан-ел үз халәтенә,үз югарылыгына кайта бара. Шушы “йолдызлар”ны чакырганчы “үзебезнекеләрне” составта саклап калган булсалар, күпкә отышлырак булыр иде, акча мәсьәләсе ягыннан да, уен буенча да.

Быелгы сезонда Петров, Обухов, Архипов кебек татарстанлыларыбызны күреп күңел сөенә, ә шулай да “Рубин” футбол командасына күз салсак, тагын да аянычлы хәл күзәтергә туры килә бит ләбаса. Чаллы егете Александр Бухаровны гына чын якташыбыз дип авыз тутырып әйтеп була. Бүгенге көндә составның ярты өлешен диярлек легионерлар тәшкил итә. Әйтергә кирәк, “Рубин” быел 50 еллык юбилеен билгеләп үтә һәм призлы урын яуларга өметләнә. Тик Фирдүс Гыймалтдиновның “Ә безгә барысы да хоккей — 2” исемле язмасындагы сүзләр хак булуы ихтимал. Мин әйтәм, төрле җирдән җыелган “солянка” җаны-тәне, бөтен күзәнәге белән Казан өчен уйнармы соң? Анысын вакыт күрсәтер.

Агымдагы сезонда “Уникс” баскетбол командасы турнир таблицасының өченче баскычында. Әлбәттә, сөенерлек. Ләкин составта Виктор Кейру гына “үзебезнеке”.

“Синтез” клубы призлы урыннар исемлегеннән төшми дә. Бәлки, бу Казан командалары белән чагыштырмача, үзебездә тәрбияләнеп үскән уенычыларның биредә күбрәк булуы белән бәйледер дә. Ник дигәндә, Кирилл Тихонов, Альберт Зиннәтуллин, Ирек Зиннуров, Дмитрий Дудкин кебек уенчылар Казанның №8 СДЮШОР мәктәбе шәкертләре.

Ауропаның иң көчле волейбол командасы “Динамо-Татрансгаз”та Максим Шпилев, Андрей Егорчев, Владислав Бабичев кебек якташларыбызның уеннарын күрергә була.

Спорт яки бүтән өлкәме — аны таныту өстендә эшләүләре бик яхшы күренеш, килешәм. Тик моны чит кешеләр ярдәмендә ерып чыгу дөрес дип тапмыйм. Бүгенге көндә хоккей, футбол, баскетбол һ.б спорт юнәлешендәге мәктәпләр эшләп килә. Аларның базалары, мәктәпләре Россиядә иң югары дәрәҗәдә! Әмма аннан чыккан сәләтле яшьләребез төп составка үтеп керә алмыйча, фарм-клубта (команданың икенче, өстәмә составы) уйнап йөриләр. Без никадәр генә “Ак Барс" - чемпион!” ише шигарьләр кычкырсак та, төрле милләт халкының безнең өчен уйнауларын күргәч оптимизмга бирелү кирәкми дип саныйм. Тырыш хөрмәткә лаек халыкның үз баһадирлары да югалмаска тиеш.


Айзат ШӘЙМӘРДАНОВ
Матбугат.ру
№ --- | 20.04.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»