поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.01.2016 Җәмгыять

Рашат Низами: Кеше күңеле – карурман

Адәм баласын бу дөньяда теләк, хыял дигән нәрсә йөртә. Теләксез бәндәдә бернинди дәрт, гамь, борчу, тетрәнүләр була алмый. Андыйлар – шәүлә, тормыш агачындагы корыган бер ботак кына. Асыл табигате шулай яратылган: кеше һәрвакыт нидер тели, шул теләк-максатлары өчен юл эзли, борчыла, бәргәләнә, көрәшә, дөнья белән бәхәсләшә. Әмма бөтен хикмәт шунда ки, теләкләрең тормышчан, чынга ашардай һәм игелекле булсын! Юкса төшенкелек сазлыгына кереп батуың бар. Һәр солдатның генерал яисә һәр очучының космонавт булуы мәҗбүри түгел ич.

Рухи яктан хөр, азат, сәламәт булмаган кешенең җәмгыять өчен файдасы шуның кадәре генә. Заманында Сталин режимы кешене авызлыклау, куркытуны сәяси корал итеп алган иде. Әмма хөр күңелле, көчле кешеләр барыбер авыр юлны сайлаганнар. Ни өчен? Алар җиңелергә, түбәнсенергә теләмәгәннәр – бөтен хикмәт шунда. “Җир шары Кояш тирәли әйләнә”, – дигән тәгълиматыннан баш тартса, Бруноны тере килеш утта яндырмаслар иде. Каләме белән хезмәт итсен генә – Тукайга җиңел, рәхәт тормыш вәгъдә итүче байлар булмаганмыни? Әгәр Шамил Усманов, карага манчыйсы каләмне күзенә кадамыйча, ялган кәгазьләргә кул куйган булса, бәлки аны исән калдырырлар иде. Юк, рухлары белән көчлеләр алай эшләмәгәннәр: берсе – утны, икенчесе – чахотканы, өченчесе агулы каләмне өстенрәк санаган.

 
Наполеонга каршы 1812 елгы сугышта бер урыс крестьяны французлар кулына әсирлеккә эләгә. Тегеләр аның беләгенә кызган тимер белән тамга салалар. Әлеге тамганың Наполеонга тугрылык билгесе икәнен белгәч, крестьян француз солдатларының күз алдында кулын балта белән чабып өзә...
 
Үз-үзеңне сайлау, раслауның нинди көчле мисаллары! Шунысын да искәрик: кешенең үз-үзен тотышы, тәртибе, кылган гамәлләре һәрчак билгеле бер вәзгыять һәм мөнәсәбәтләр җирлегенә бәйле. Бер үк затның яхшы яки яман, юмарт яки саран, батыр яки куркак була алуын шуның белән аңлатырга мөмкиндер. Бальзак үзе турында болай дип яза: “Берәү мине дан сөючән, мал туздыручы, беркатлы, җилкуар, аумакай, холыксыз, ялкау, лыгырдык, тәрбиясез, тупас, сәер һәм үзгәрүчән дип бәяләп торганда, икенче берәү – тыйнак, йорт җанлы, кыю, максатчан, энергияле, шат күңелле, эш сөючән, әдәпле, ышанычлы, ачык йөзле дип раслый икән, аларның икесе дә бердәй дәрәҗәдә хаклы булачак”.
 
Кеше күңеленең зур белгече буларак, Бальзак әлеге күчеш-тирбәнешләрне никадәрле дөрес һәм математик төгәллек белән әйтеп биргән!
 
Татар шагыйре Һади Такташ та безнең белән нәкъ шушы хакыйкатьне уртаклашырга теләгән.
 
Элек чакта мин бер кеше идем,
Хәзер, малай, миндә ике «мин».
Берсе менә аның коммун яклы,
Икенчесе каршы, сукин сын!
 
Без үзебезнең ни дәрәҗәдә “ялкау” икәнебезне белсәк, мөгаен, оятыбыздан кызарып чыгар идек. Галимнәр аңлатуынча, без баш миебезнең утыз процентын гына эшләтәбез икән. Һәр кешедә диярлек ул үзе дә белмәгән искиткеч физик, рухи һәм акыл запаслары посып ята. Тик яткан ташны мүк баса. Әгәр спортчы күнегүләр ясыйсы урында йокы симертеп ята икән, аның нинди дә булса күрсәткечкә ирешүе икеле.
 
Һөнәр сайлаганда да безне хисапсыз сукмаклар, йөз төрле эш, шөгыль, мөмкинлекләр көтеп тора. Шулардан нәкъ синең рухыңа, асылыңа, сәләтеңә туры килгәне бер яки берничә генә булырга мөмкин.
 
“Бәхет нәрсә ул?” – дип сорагач, берәү:
 
– Эшеңә елмаеп бару, эшеңнән елмаеп кайту, – дип җаваплаган. Үзенчә әйткән, хаклы әйткән бит, рәхмәт төшкере.
 
Бервакыт мәктәп елларында бергә укыган танышымны очраттым. Медицина институтын тәмамлаган иде. Сөйләшеп, хәл-әхвәл сорашып киттек. Теш врачы булып эшли икән. Менә шулчак әйтә куймасынмы:
 
– Эшем ошамый, кешенең авызында актарыну күңелгә ятмый.
 
Мин аны кызгандым, билгеле. Хезмәтеңне яратмагач, яшәүнең ни тәме, ни мәгънәсе кала икән? Уку-укытуга сарыф ителгән күпме вакыт, көч, акча җилгә очкан дигән сүз.
 
Һөнәр сайлау нидән башлана?
 
Балачактан, мәктәптән, ата-анадан, укыган китаплардан, билгеле бер һөнәр ияләренә сокланудан. Шулар арасында мәктәп, бигрәк тә авыл балалары өчен, аерым бер урында тора. Бездә бит мәктәп тормыштан шулкадәр нык аерылган, алар – Сак белән Сок шикелле – кушыла алмыйча, икесе ике яссылыкта яшәп ята, дисәк, хата булмас.
 
Үзем укыган алтмышынчы еллар мәктәбен хәтергә төшерәм. Агач мәктәпнең бер як дивары стендлар, саннар, таблицалар белән “бизәлгән” була иде. Ит, сөт, корыч, ташкүмер, нефть турындагы баш әйләнгеч саннар... Менә шул саннарны әйтеп бирә белмәдең исә, билге түбәнәйтеп куела. Моңа рәнҗеп, классның биек тәрәзәсе аша ерактагы басуларга текәләсең. Май кояшы астында җем-җем килеп яшькелт уҗымнар шәйләнә, күктә тиктормас тургайлар сайрый. Колхоз кырларында ничәмә төр иген культурасы үсә – син туып-үскән җирдә менә шуларның һәр гектарыннан күпме уңыш җыеп алынган? Моны безгә әйтүче, аңлатучы юк. Алай гынамы, хәтта колхоз рәисенең мәктәп бусагасыннан атлап кергәне дә хәтердә калмаган....
 
Бүген без “авыл сүнде, яшьләр авылдан качып бетте” дип зарланабыз икән, моның бер сәбәбе әнә шушы хәлләргә дә барып тоташа түгелмени?
 
Укучы бала озын-озак кыш буе мәктәптә Ньютон законнары өйрәнә, Пифагор теоремаларын ятлый, геометрик фигураларның күләмен исәпли, ә менә абзар артында гына җәйрәп яткан бәрәңге бакчасының күләмен, аның һәр сутыеннан күпме уңыш җыелганын исәпләп чыгара аламы соң ул? Шикләнәм. Комбайн-трактор йөртәчәк яшүсмер Ом законнарын да белсен, тик болар тормыш-яшәешкә бәйле рәвештә өйрәнелсә, отышлырак түгелме, дип әйтүем.
 
Тормыш катлаулы, ул ак-карадан да тора. Гел рәхәттә, әзердә, канәгатьлектә яшәгән кеше холкы-фигыле белән көчле була алмый. Фаҗига яисә кыенлыклар көчсезне түбән баскычка төшерә, көчледән шәхес һәм философ ясый.

Рашат НИЗАМИ
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.01.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»