|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.01.2016 Шоу-бизнес
“Татар җыры”нда Айрат Сафин һәм Радик Яруллина катнашканга аеруча нижгарлылар сөенгәнЯшь, талантлы җырчыларыбыз Айрат Сафин һәм Радик Яруллин кабат үзләренең уңышлары белән сөендерделәр. Башта алар Казанда халыкара “Татар җыры” фестивалендә, аннары “Татарча солянка”да катнаштылар. Айрат Сафин “Татар җыры”ның “Иң яхшы альбом” номинациясендә якташ шагыйрәбез Зәкия Хабибуллина сүзләренә язылган “Сагындым авылымны” исемле җыры белән чираттагы, икенче “Алтын Барс” премиясенә лаек булды. Белгәнебезчә, яшь җырчы беренче кабат 2012 елда халкыбызның күңелен яулап өлгергән иде инде, анда “Ел ачышы” номинациясендә беренче “Алтын Барс”ны алып кайткан иде. Ә хәзергесен инде ул узган җәй уртасында Радик белән бергәләп чыгарган “Юлдашым, мәхәббәт җырларым” исемле яңа альбомындагы җыры белән алды. - Әлбәттә, мин үземнең шундый уңышларга ирешүем өчен дустым һәм продюсерым булган Радик Яруллинга рәхмәтле, чөнки минем барча иҗат эшләремә һәм казанышларыма ул үзенең зур өлешен кертә. Бергәләшеп, бер-беребезгә терәк буларак уңышларга ирешүе җиңелрәк, - ди Айрат.
- Хәзерге вакытта “Әйдә, дустым” исемле җырга клип төшерү өстендә эшлибез, яңа 2016 елның 6 февралендә Түбән Новгородта концерт планлаштырабыз, Алла кушса. Шулай ук безнең катнашта төшерелгән “Мәхәббәт - ул йөрәк эше” фильмының премьерасы да февральнең 24ендә Мәскәүдәге “Космос” кинотеатрында булып үтәчәк, - ди Радик.
Альбомнар чыгару һәм гастрольләргә йөрү белән беррәттән яшь талантларыбыз Мәскәүдәге “Яратам” порталында яшьләр дискотекаларын да алып баралар, үзләренең артистлык сәләтләрен сынап карарга теләүче егет-кызлар өчен караоке-җыр кичәләре дә оештыра башлаячаклар. Яңадан-яңа үрләрне яулап, Татарстанның атказанган артистлары белән бер сафта баручы яшь йолдызларыбыз булуы төбәгебездә яшәгән милләттәшләр өчен олы куаныч.
Айрат Сафин, Dj Радик, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар
Ришат РАМАЗАНОВ |
Иң күп укылган
|