02.01.2016 Милләт
Сокландым, уйландым, горурландым
Әлмәндәр. Юк. Мин кылган эшләремә үкенмәдем. Эшләргә ниятләгән эшемне ахырына җиткезеп туктадым. Ярты юлда менә шушы алачык кала, тагын... тагын... Дөнья кала. Төзелеп бетмәгән дөнья кала. Төзеп бетерәсе иде.
(“Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасыннан.)
Халык йөрәген яулаган Туфан абыебызның бакыйлыкка күчүенә дә инде дүртенче ел. Шаулап-гөрләп, янып-яндырып яшәде ул. Кыйбласын югалтканнарга юл күрсәтүче, гамьсезләрне уятучы, уйсызларны уйландыручы әсәрләре белән халык йөрәген яулады. Ул тудырган искиткеч тормышчан образлар һәм публицистик чыгышлары белән яшәүнең һәр мизгеленнән мәгънә табарга, кешеләрне шәхес булып үсәргә өйрәтте.
Олы әдип истәлегенә багышлап, быел Татарстан китап нәшрияты нәфис-публицистик китап чыгарган иде инде. Күптән түгел “Җыен” фонды “Шәхесләребез” сериясеннән укучыларыбызга Туфан Миңнуллинның әдәби һәм җәмәгать эшчәнлеген чагылдырган җыентык тәкъдим итте. Югары зәвык белән эшләнгән, күпсанлы фоторәсемнәр белән баетылган, дистәләгән авторларның язмаларын эченә алган бу саллы җыентык миңа ничектер сагыш-сагыну пәрдәләре аша яктырып килеп аваз салучы тере җан кебек тоелды...
Җыентык республиканың беренче президенты М.Шәймиев һәм Татарстанның халык язучысы Р.Вәлиев мәкаләләре белән ачыла. Аның беренче өлешен әдипнең публицистикасы били. Шунысы куанычлы, моңа кадәр Т.Миңнуллинның төрле елларда, төрле басмаларда дөнья күргән публицистик язмаларының бу кадәр күләмдә бергә туплап бирелгәне юк иде әле. Аларны укыганда бу олы шәхеснең дөньяга карашының киңлегенә, уйларының тирәнлегенә, күзенең үткенлегенә хәйран каласың. Язган һәр сүзе, һәр фикере академикның да, беркайда укымаган кеше күңеленә дә кереп кенә утыра. “Көтүчеләр һәм бозаулар” дигән язмада автор җитәкчелек белән халык мөнәсәбәтләренә кагылышлы зур бер фәнни трактатка торырлык фикер әйтә.
Туфан Миңнуллинның драматургиясе тулаем поэзия белән сугарылган. Робагыйлары аны иң югары кимәлдәге шагыйрьләр рәтенә куйды. Моның сәбәбе язучының гомере буе сөекле Тукаебыз кебек халык җырларына гашыйк булуындадыр. Ул чыгарган “Сандугачым-былбылым”, “Агыйделкәй”, “Уфа–Чиләбе” җыентыкларын мин киштәмнең иң кадерле урынында саклыйм. Язучы аларны һәм мәгънәви, һәм стиль ягыннан барлап, төркемләп халкыбызга тәкъдим итте. Моны шигъри җанлы кеше генә башкара ала. Язучы халык җырларына карата мөнәсәбәтен гел белдерә килә. Әлеге китаптагы “Сандугачым-былбылым” язмасыннан кечкенә бер өзек китереп үтәсем килә: “Әллә соң яшьләребез сирәгрәк җырлый башлаганмы, җыр сандыклары саймы? Халык җырларының матурлыгын, тәмен тоймыйлармы? Әллә үзләре җырлыйсы урынга магнитофон, транзистор аша бүтәннәр җырлаганны гына өйрәнеп баралармы? Тыңлаганнарны да тиз оныталармы?
...Әлбәттә, һәр заманның үз җыры бар... Ләкин ничә гасырлар буе җырланып килгән җырларны оныту да егетлек түгелдер. Бабасының җырын белмәгән, аңламаган, аңларга да теләмәгән кешенең үз җырын таба алуына шикләнәм мин”. Көе белән дә, сүзе белән дә инкубатор чебешләре төсле бер-берсенә охшаш җырларның туу сәбәбен әдибебез бик дөрес күрсәткән. Әгәр бу гына җитмәсә, “Илһам аңламаган көй”не, Ф.Әхмәтов турындагы язмасын укып карагыз.
“Кайберәүләр миңа, күп язасың, диләр. Бу сүзләрнең астында нинди мәгънә ятадыр, белмим... Ашыгуым да, бәлки, хактыр. Язып каласы киләдер. Үлеп гашыйк булганнар шулай бит. Мәхәббәтләрен аңлата алмый интегәләр... Мин дә гашыйк түгелме соң? Зурдан кубып әйтсәм, дөньяга гашыйк, кешеләргә гашыйк. Аңлатып өлгерәсе иде мәхәббәтемне”. (“Без андый малай түгел”.)
Әйе, аның мәхәббәт тулы йөрәге гомер буе иҗат утында янды. “Йөрәк янар өчен бирелгән” дигән пьесасын да юкка язмагандыр. Аның публицистик язмаларында милләтләр дуслыгы, патриотизм, әдәбият, театр, авыл, халык язмышы рәшәле иген басуыннан бәреп торган кайнарлыкны хәтерләтә. Ул, Әлмәндәр кебек, дөньяны үзгәртергә ашкынып яшәде. СССР Верховный Советы, Татарстан Дәүләт Советы сессияләрендә, язучылар җыелышларында, мәдәният әһелләре каршында, халык белән очрашуларда, гаммәви мәгълүмат чараларында ясаган кайнар чыгышларында ул күтәрмәгән берәр мәсьәлә калдымы икән? Юктыр. Аның бөтен иҗаты кеше рухын үзгәртү, матурлау белән сугарылган. Рух кешене теге яки бу эш-гамәлләргә этәрә, ә кеше әнә шул гамәлләре белән дөньяны үзгәртә. Т.Миңнуллинның шәхси тормышы да, бай иҗаты да кайнар йөрәгеннән бәреп чыккан дәрья-ташкын булып кайнады, яшәү дулкыны булып, кешеләр күңелен какты. Хатыны Нәҗибә Ихсанова бик дөрес әйтә: “Туфан – үзе бер энциклопедия, үзе бер институт булган шәхес!” Әйе шул, Туфан галәме чиксез. Интернет төймәсенә басып, теләсә нинди сорауга җавап алган кебек, әдипнең иҗатыннан рухыңа ни кирәк – шуны чумырып алырга була.
Мин китапка анализ ясауны бурыч итмәдем. Чөнки ул – инде тормыш факты, тарихи сәхифә. Туфан абыйның күренекле шәхесләр турындагы язмаларын дулкынланмый уку мөмкин түгел. Чыннан да, ничек ярата белә ул кешеләрне!
“Әллә ниләр әйтеп чылтыратсаң да, сине мактамаячакмын. Тәкәбберлегем кушмый. Болай да инде син мине санга сукмыйсың. Язучылар берлеге председателе булганда да ялагайланырга теләмәдең, гел миннән көлдең. Председательлектән чыккач та көләсең. Моның үчен кайтарырга теләп, кайчан бу берәр чакны зарланыр икән, дип көтеп йөрим...
Тә-ә-әк... Тагын ниләр языйм? Туктарга кирәк. Йә ялгышып китеп, мактый башлармын. Юбилеең кичәсендә дә сине мактаганнарына ачу килеп утырасы була. Ачу килмәслек түгел, чөнки син миннән әйбәтрәк”. (Ф.Яруллинның 60 еллыгына багышланган мәкаләдән.)
Әгәр җыентыктагы сәхифәләрне барлавымны дәвам итсәм, аның тәмен җибәрермен дип куркам. Китапны укып чыгу белән башыма килгән фикерләрне, тәртипләп тә тормастан, язып ташларга мәҗбүр булдым. Чөнки Туфан абыйга, И.Юзеев белән А.Гыйләҗевкә мин үземне мәңге бурычлы дип саныйм. Алар әдәбиятка юл күрсәтүчеләрем булды. Туфан абый вафатыннан бирле әлеге бурычлылык тойгысы, сагыш белән кушылып, гел йөрәкне яндырып тора. Китапны укыганда, мин тагын бер мәртәбә Туфан абый шәхесенең бөеклегенә сокландым, язмышыбыз турында уйландым, шундый ир-егет биргән халкым белән горурландым. Бу язмам миңа ниндидер җиңеллек бирсә, башкаларны олуг әдибебезнең иҗат дөньясы һәм тормыш сәхифәләре белән танышырга чакыру да булсын иде. Язмамны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Парламент утырышлары вакытында президиумнан мин залдагы депутатларны күзәтәм, алар арасында Туфан Миңнуллин да бардыр кебек. Менә ул, регламент-фәлән диеп тормастан, микрофон төймәсенә басар да: “Җәмәгать, бу мәсьәләгә болай гына карарга ярамый...” – дип, давыл булып күтәрелер сыман...”
Их, безгә дә шулай тоела шул. Сызлана халыкның күңеле...