• 25.09-26.09 Фестиваль новой этнической культуры народов Поволжья — «Итиль». На территории Центра семьи «Казан». С 12:00 до 20:00
  • 28.09 Премьера! "АК ЧӘЧӘКЛӘР КЕБЕК...",12+, Кариев театры,18:30
  • 28.09 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры. 11.00, 13.00
  • 06.10 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театры, 13.00
  • 06.10 "Болгар радиосы" концерты. КДК "Ленина", 18:30
  • 07.10 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 07.10 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 08.10 "Супер кияү", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 09.10 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры,13.00
  • 09.10 "Нигез ташлары", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 10.10 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 13.10 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 15.10 "Сәлам, Актәпи", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 15.10 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 25 Сентябрь
  • Рахмай Хисмәтуллин (1934-2004) - язучы
  • Әзһәр Габиди (1926-2001) - язучы
  • Мөсәгыйт Мостафин (1909-1941) - язучы
  • Марат Гатин - дәүләт эшлеклесе
  • Урал Рәшитов - композитор
  • Илдар Фатыйхов - табиб
  • Бр.Касимовых 22/7 адресы буенча урнашкан общага бүлмәсенә үзем белән яшәргә 1 кыз кертәм. Барлык уңайлыклары да бар. тел.: 89179064610
  • 26 сентябрьдэн 1 булмэле квартира снимать итэм.Центрга якын тирэдэ/Вахитовский, Советский р-ннан/.Укучы кызга.89393159285.
  • 25 сентябрьлэрдэ студент кызга 1 булмэле квартира арендаларга кирэк булачак/ Вахитовский/Советский районнан/центрга якын тирэдэн Аграрный университетка якын булсын иде/Бюджет 17-18мен, тирэсе.
  • 2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ тэртипле татар кызы кертэм.ДК Химиков каршында. 1нче октябрьдан. 89272469637
  • Татарстан урамында урнашкан йортта 2 булмэле фатир арендага бирелэ.Барлык унайлыклары хэм жихазлары да бар. Телефон +79172757475.
  • Подселенига бер кыз эзлибез. Ибрагимова урамында 2 бүлмәле кв.(Тандем янында) Ватсап: 89871854511
  • Сдаётся чистая, уютная комната в 2-х комнатной квартире на улице Фучика. Развитая инфраструктура, удобная транспортная развязка, рядом ТЦ Франт. Открывается прекрасный вид с балкона(15 этаж). Вся необходимая мебель и техника имеется. В другой комнате проживают две девушки. Ищем воспитанную, платёжеспособную девушку без вредных привычек. 9000 руб. все вкл. Заселение с 1 октября. WhatsApp 89372902288.
  • Казаннын Зэкиев урамында 2 булмэле фатир арендага бирелэ. Яна домда. Барлык унайлыклар да бар. 89274880627 (ватсап) Риэлтор тугел. 18 мен.
  • Услуги ассенизатора. КамАЗ-10 кубов. 89172681882. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов (ЖБО), выгребных ям, септиков, уличных туалетов, колодцев. Аварийная откачка. Шланги 40 метров. Цены от1200 в зависимости от отдаленности очистных сооружений.
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице ак.губкина(советский район) +7(905)023-89-59
 
 

 
Архив
 
02.01.2016 Мәдәният

Шәрык биюләрен башкаручы Рәзит Минһаҗев: «Кызлар соклана, ирләр сагая» (ФОТО)

Шәрык биюләрен хатын‑кыз матурлыгын күрсәтүче нәзакәтле бию буларак кабул итәләр. Баксаң, ул элек-­электән көчле затлар биюе булган икән. Һәрхәлдә, Рәзит Минһаҗев моның шулай булуын дәлилли.

– Рәзит, авылда туып-үскән малайның ничек биюче булып китүен беләсе килә.
– Балалар бакчасында ук концерт куйганда, биюне аеруча үз итә идем. Бераздан әни белән Чистай районының Нарат-Елга авылына күчендек. Анда туган апа мәдәният йортында эшли иде. Ул бәйрәм саен сәхнәгә чыгара башлады. 9 нчы сыйныфтан соң Казанның театр училищесында актерлык осталыгына укыдым. Ләкин барыбер үземнең бию юлыннан китәсемне белдем. Миндә табигатьтән килгән сәләт бар. Шунысы кызык, зур сәхнәгә мин иң беренче тапкыр бию белән түгел, пародия белән чыктым. Альбина Апанаева концертында булды ул.

– Шәрык биюләре күбрәк хатын-кызларга хас түгелме?
– Элек хатын-кызларга, гомумән, биергә ярамаган. Тора‑­бара алар ирләрне сәхнәдән кысрыклап чыгарган. Шәрык илләрендә әле дә ирләр бии. Дөресен генә әйткәндә, мин аны башта кызык өчен генә биеп караган идем. Аннан әлеге шәрык биюләре буенча Европа чемпионы София ханымны очраттым. Ул бу биюнең серләренә төшендерде.

– Тамашачы сине ничек кабул итә, сәер карамыймы?

– Төрле фикерләр ишетергә туры килә. Хатын-кызлар күбрәк сокланып карый. Кайберләре: «Кыз булсам да, синең кебек бии алмыйм», – ди. Ирләр исә сагая. Мәҗлесләрдә кайвакыт салмыш ир‑атлар минем белән чыгып биегән була. Янәсе, ул да минем кебек булдыра ала. Читтән карап торганда гына җиңел ул, чынлыкта бик катлаулы.

– Ирләр биюе хатын-кызлардан аерыламы?

– Шәрык биюләре ике төрдән тора: берсе – саиди, икенчесе – дабка. Берсен бары хатыннар гына, икенчесен ирләр генә башкарган. Хәзер катнаш төрләр китте инде. Аерыла, мәсәлән, хатын-кызлар күкрәк читлеген аз гына хәрәкәтләндерсә дә, матур хәрәкәт чыга, егетләр исә кискенрәк һәм көчлерәк хәрәкәтләр ясарга тиеш.

– Үзең генә түгел, елан белән дә биисең бугай?
– Еланны кулыма мәңге алмам кебек иде. Төнге клубта чыгыш ясаганда, София елан белән килде. Мин аны тотып, фотога төштем. Ул фотоны социаль челтәрләрдә күреп алдылар да елан белән биюемне сорый башладылар. Өйрәнергә туры килде. Башта еланны арендага ала идем. Хәзер үзем сатып алдым. Раджа исемле зур елан белән бер фатирда яшим.

– Гадәти булмаган йорт хайванын карарга да кирәктер бит?

– Айга бер тапкыр гына ашый ул. Элек тычканнар ашата идем, хәзер куяннар белән сыйлана. Концертлардан соң ванна керергә ярата. Мин хуш исле күбекләр салып, аңа су тутырып бирәм. Судан туйгач, үзе чыга да караватка менеп ята йә шкаф өстенә менә. Кунак килгәндә, террариумга куям. Ул агулы түгел, ләкин холкы бар. Чит кешегә биреп торганны яратмый. Соңыннан үч итеп, биегәндә йә катырак кысып куя, йә тешләп ала.

– Репертуарыңда тагын нинди биюләр бар?
– Бертөрлелекне яратмыйм, классика да, халык биюләре дә бар. Классик биюләргә Италия­дәге дусларым өйрәтә, алар белән Нуриев фестивалендә таныштык. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры артисты Яна Островская дәресләр бирә. Балерина булып биегән номерым да бар. Каршы килсәм дә, гел шул биюне башкаруымны сорыйлар. Хатын‑кыз булып буяну, сакал кырып, керфек ябыштыру – мәшәкатьле эш.

– Син сәхнәдә генә түгел, тормышта да бизәнәсең бугай. Күзләрең сөрмә тарткан кебек.

– Юк, бизәнмим (көлә). Бу – ки­чәге концерттан калган буяу. Ничек юсаң да бетми.


Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 23.12.2015
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar