|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.01.2016 Җәмгыять
Кеше организмы рекордлары1985 елда Англиядә бер балыкчы, корабль әйләнеп каплангач, бозлы суда 5 сәгатьтән артык йөзгән, ә яр буена җиткәч, карлы җирдән тагын 3 сәгать ялантәпи барган. Аның иптәшләре исә корабль батуга 10 минут эчендә катып үлгәннәр. Моннан берничә ел элек Норвегиядә биш яшьлек малай боз астына киткән. Аны 40 минуттан соң гына табып алганнар. Ясалма сулыш һәм йөрәгенә массаж ясагач, ул селкенә башлаган, ә ике тәүлектән аңына килгән. 1986 елда 40 яшьлек француз Жан-Луи Этьен ике айга якын вакыт эчендә чаңгыда Канада ярларыннан Төньяк полюска кадәр ялгызы 42 градус салкында 1200 чакрым юл үткән. Ул ике тапкыр боз астына киткән, 8 кило авырлыгын югалткан, әмма максатына ирешкән.
--- |
Иң күп укылган
|