поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.12.2015 Җәмгыять

2015 ел нәтиҗәләре - фактларда һәм ФОТОларда

Тагын бер ел тәмамланды. Тормышта төрлесе булганга күрә, 2015 елда куанычка да, үкенечкә дә урын табылды. Чуар узды бу ел: дөньяда барган ыгы-зыгылар күп булды, дәүләт җитәкчеләре үзара тыныша алмады, үпкәләштеләр дә, бер-берсенә үчләштеләр дә. Шул ук вакытта куанычлар да, җиңүләр яулаулар да булды. Югалтулар да кичердек.

Президент калды. Аны халык сайлады

2015 елны Президент елы дип әйтеп була. Беренчедән, сайлау булды, Рөстәм Миңнеханов анда 95 процент тавыш җыеп ышанычлы җиңү яулады. Аның көндәшләре Хафиз Миргалимов – 2,34, Рушания Билгилдиева – 1,22, Руслан Йосыпов исә 0,68 процент тавышка ия булды. Быел булган сайлауның тагын бер әһәмиятле ягы бар. Әлеге вакыйга республиканың үзен, президент институтын сак­лау өчен тавыш бирә торган халык референдумы буларак бәяләнде. Халык Рөстәм Миңнехановны биш елга Татарстан Президенты итеп сайлады. Федераль үзәк Рос­сиядә бер генә Президент булырга тиеш дип тәкрарлап торганда, республика халкының үз фикере бар. Россия, Татар­стан­ның Конститу­ция­ләренә таянып, республика белән Мәскәү арасында Шартнамә бар, дип Татарстан үз сүзен әйтте. Владимир Путин да декабрь аенда узган матбугат очрашуында, Татарстанда Президент атамасын калдырыргамы-юкмы икәнен рес­публика халкы хәл итә, дип әйтте. Шулай да Россиядә бер генә президент булырга тиеш дигән канун гамәлдән чыгарылмады. Мәсьәлә киләсе елда гына хәл ителәчәк, бәхәсләрнең дәвамы булачак әле.
  
Быел Татарстанның яңа тарихында парламентаризм үсешен бәйрәм итү булды. Республика парламенты оешуга 25 ел тулды. Моннан тыш тагын Татарстан өчен мөһим вакыйгаларның берсе ул – 9 июньдә Югары Ослан районында яңа IT-шәһәр – Иннополис ачылуы. Бу – Россиядә IT һәм югары тех­нологияләр бел­гечләре яши һәм эшли торган шәһәрнең беренчесе. Биредә башлангыч һәм урта мәктәпләр дә эшли башлады.

Татарстан чын-чынлап зур чаралар уздырырга өйрәнеп бетте. Башкалада дөнья чемпионатлары, бәйгеләре узамы – исебез китми. Барысы да югары дәрәҗәдә узачагына шик юк, халык та андый зур вакыйгаларга күнекте. Быел Казан Су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионатын уздырды. Аның рәсми ачылышы 24 июльдә үтте. Чарада Россия Президенты Владимир Путин да катнашты. Ә халыкара спорт түрәләре бездәге чемпионатны әлеге ярышлар тарихында иң яхшысы дип бәяләде. Казандагы чараны телевизор аша 6,8 миллиард кеше караган.
 
Халыкара дәрәҗәдәге чаралар моның белән генә тәмам­ланмаячак. Казан 2019 елда World Skills эшче һөнәрләр буенча Дөнья чемпионатын үзендә үткәрү хокукына ия булды. Бу да – зур җиңү. Җиңүләр дигәннән, “КАМАЗ-Мастер” командасына “Дакар” ярышларында унөченче тапкыр уңыш елмайды. Бу юлы беренче өч урын да чаллыларга эләкте.
 
Быел Казанда Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев исе­мендәге урам барлыкка килде, ә Ингушетиядә Минтимер Шәй­миев исемен мәңгеләш­терделәр.

Татарстан яшелләнде, ә Россия китап укыды

Россиядә 2015 ел Әдәбият елы буларак билгеләнде, ә Татарстанда Парклар һәм скверлар елы булды. Республика буенча төрле шәһәр, район үзәкләрендә булган парклар яңартылды, төзек­лән­дерелде, яңалары да оештырылды. Шәһәр­дә халык өчен ял зоналары күбрәк булырга тиеш дигән максат куелды. Кызганыч, бу эштә дә җән­җал­сыз булмады. Казанда тарихи паркларда йөзьеллык агачлар киселде. Гаеплеләргә штраф салынды. Әдәбият елына килгәндә, Казанда шигъри ишегаллары дигән проект тормышка ашты, татар әдәбиятына артык игътибар бирелмәсә дә, читкә этә­рел­мәде. Әдәбият елында зур бүләк буларак, Казанда туып үскән Гүзәл Яхинаның рус телендә язылган “Зөләйха күзләрен ача” дип аталган әсәре Россиядә ел китабы дип кабул ителде.
 
2015 елның иң зур вакыйгасы ул – “Татар тарихы”ның җиде томы да нәшер ителүе. Бу фундаменталь хезмәтне тормышка ашырыр өчен 15 ел вакыт кирәк булды, бу эштә 200дән артык тарихчы катнашты.

Киноиндустриягә килгәндә, монда да иҗат таша! XI Казан мө­селман кинофестиваленә быел да уңыш елмайды. Салават Юзе­ев­ның кыска метражлы киносы, Денис Красильниковның Идел-Урал легионы турындагы документаль филь­мы җиңү яулады. Татар иҗат­чылары берничә киноны дөньяга чыгарды. “Рудольф Нуриев. Рудик”, “Айсылу”, “Җәза” кебек фильмнар әзер булды. “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалы да сөендерде – ел ярым дәвамында төшерелгән “Ак чә­чәкләр” сериалы, ниһаять, тамашачы хозурына барып иреште.
 
Шулай ук узып баручы ел “Нәүрүз”, “Һөнәр”, Шаляпин һәм Нуриев фестивальләре, Казанда Туфан Миңнуллин декадасы белән истә калачак. Тинчурин театрында “Кара пулат” операсы­ның премьерасы булды. Камаллылар “Хуҗа Насретдин” спектаклен күрсәтте. Быел Илһам Шакиров, Әзһәр Шакиров, Наилә Гәрәева юбилейларын бәйрәм итте. Г.Камал артисты Ринат Таҗетдин мәртәбәле “Алтын битлек” премиясенә ия булды.

23 сентябрьдә Мәскәүдә яңар­тылган җәмигъ мәчете ачылды. Биредә берьюлы 10 мең мөсел­ман гыйбадәт кыла ала. Мәчетне тө­зекләндерү 170 миллион долларга төшкән. Тантанада Владимир Путин, Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган белән Фәләстыйн башлыгы Мәхмүт Аббас та бар иде. Кунак­лар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңне­ханов, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров та булды. Бу чарада Путин Болгарда Бөтен­рос­сия Ислам академиясе ачылачагы турында игълан итте. Биредә Россиядәге 7 мең 500 мәчеттә хезмәт итәчәк имамнарны әзерләү үзәге булачак. Казан да яңартылган мәчет­ләре белән сөенә ала! Ике манаралы тарихи бина – Галиев мә­чете төзекләндерелде. Шулай ук Бауман урамындагы Матбугат йорты да яңартылды. Анда кечкенә генә булса да, татар китаплары кибе­тенә дә урын табылды.
 
Күз яшьләре дә күп түгелде

Кызганыч, Татарстанны быел да фаҗигаләр читләтеп узмады. 2015 ел “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын чыгып, 17 кешенең гомере өзелүе, 70 кешенең яралануы, йөзләгән эшмәкәрнең эшсез калуы белән истә калачак. Җи­на­ятьтә гаепләнүчеләр бар, әмма әлегәчә җавапка тартылмадылар.

“Когалымавиа” һава ширкәте очкычы 31 октябрьдә Мисырдан кайтканда һәлакәткә очрады. Анда булган 224 юлчының барысы да үлде. Башта очкыч, техник сәбәп­ләр аркасында җимерелде, дип әйтелде. Әмма соңыннан Россия иминлек хезмәтләре моны, теракт, дип таныды. Очкыч һә­ла­кәтеннән соң, Россия хакимияте Мисырга очышларны тыйды, туристларны Россиягә махсус рейслар белән һәм багажлардан аерым алып кайт­тылар. Быел шулай ук Фран­циядә дә коточкыч фа­җига булды. Парижда 13 ноя­брь­дә булган терактларда 130 кеше һәлак булды, 350ләп кеше яраланды.

24 ноябрьдә төрек хәрбиләре Россиянең “Су-24” очкычын бәреп төшерде. Бу низаг аркасында ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр бозылды. Төркия белән элемтәләрне өзү, туристларны анда ялга җи­бәрмәү, бу илдән азык-төлек, текстиль эшләнмәләр сатып алуны тыю турында һ.б. фәрманнар чыкты. РФ мәдәният министры Владимир Мединский милли республикаларга, шул исәптән Татарстанга да ТӨРКСОЙ оешмасы белән бөтен элемтәләрне өзәргә дигән күр­сәт­мә бирде. Төркия белән Россиянең арасы бозылганга күрә Татарстан исеменнән чыгыш ясарга тиешле “Ямьле” ансамбле дә, Сәйдә Мөхәммәтҗанова да Истанбулда узган TurkVizyon җыр бәйгесенә бара алмый калды.

Без кемнәрне югалттык?

2015 елда бакыйлыкка күчкән татар шәхесләре дә шактый булды. Заманында республика белән җитәкчелек иткән Гомәр Усманов, Фикрәт Табиевларны, Татар­стан­ның беренче премьер-министры булган Мөхәммәт Сабировны, язучы, публицист Фәнзаман Батталны, сөекле артистыбыз Ирек Баһ­ман­ны, татар милли хәрәкәтенә даими ярдәм итеп торган “Казан компрессор машиналарын төзү” заво­дының элекке директоры Әхмәт Галиевны, Татарстанның халык рәссамы Ирина Колмогорцеваны, Татарстанның элекке сәламәтлек министры Камил Зыятдиновны соңгы юлга озаттык. Безнең редакция дә үзенең асыл кызы – Алсу Хәсәнованы югалтты. Аның якыннарына сабырлык телибез.

Ә тормыш дәвам итә. Бер тарих битен ябып, яңасын ачарга кирәк. Артка әйләнеп карап, ниләр эшләгәнебезне, кайсына кул җитмәгәнен аңлау, нәтиҗә ясау комачауламый. Беркемгә дә, беркайчан да...

Узган 2015 ел фотоларда


 
Беркем дә, берни дә онытылмасын! Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп уздык      


    
Без тарихта эзлебез. Татарстанның яңа тарихында парламентаризмны торгызуга 25 ел тулды      

 

Яңару дәвам итә. Борынгы шәһәрдә Кол Гали кунакханәсе һәм Болгар Ислам Академиясе төзелә      



Җиңелрәк сулыйбыз. Татарстанда Парк һәм скверлар елы узды      


 
Эшлиселәр алда әле! Worldscills-2019 бәйгесе Казанда узачак      




Нинди кризис ди ул?! Бездә яңа шәһәр төзелә      


 
Илһамлы халык яши ул! Легендар җырчының 80 яшьлеген билгеләп үттек      



Бер Казанга ике Билалетдинов сыймый. “Рубин”да янә баш тренер алмашынды      


    
Сакланганны саклармын дигән. Казанда көчле давыл булды     




Соңгы ярыш. Түбән Новгородта Татарстан балалары утырган автобус һәлакәткә очрады      



Кайтып җитә алмадылар. Террорчылар Россия туристлары утырган очкычны шартлатты      


 
Россия очкычлары ДАИШны бомбага тота башлады


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 31.12.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»