|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.12.2015 Җәмгыять
Баян сатам. Улыма кирәк...Җирән чәчле, сипкелле малай, беренче тапкыр күргәч тә, күңелгә кереп калган иде. Кояш кебек балкып торгангамы, тиктормаслыгы беләнме шунда... Хәер, беренче сыйныфта барысы да шук була инде алар. Кояшлы сентябрь иртәсендә, балаларыбызны беренче тапкыр мәктәпкә озатканда, әлеге терекөмештәй тере бала кинәт кенә эченә йомылып калыр, төкселәнер дип беребез дә уйламады. Фәрхәттәге үзгәрешләр әнисен дә пошаманга салгандыр. Шәфкать туташы ул безнең. Балалар күңеленә ачкычны шулкадәр тиз таба, теле баллы, кулы йомшак, йөзе нурлы. Миләүшәбез дә сүрелде, уйчанланды. Баксаң, гаиләләренә кайгы килгән, бала белән әни хәсрәт эчләрендә йөзә, кайгыны үзләренчә күтәрә икән.
– Ир кеше авырса, дөнья җимерелә, чирле ир ай-һай яман, – дип башлады беркөн сүзен. – Күземә җен булып күренәсең, үзеңне түгел, тавышыңны да ишетәсем килми дип илереп ята. Миннән бигрәк балага авыр.
Миләүшәнең каенанасы белән каенатасы гаиләгә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Килен эшләүдән туктаса, гаилә ничек туеныр дип, улларын күбрәк үзләре карый. Син, килен, үзеңне һәм оныкны кара, дип үгет-нәсыйхәтен бирергә дә онытмыйлар. Көннәрдән бер көнне өрлектәй ирнең урын өстендә ятарга калуы ата-ана өчен олы хәсрәт булса да, чын мәгънәсендә иманлы кешеләр буларак, гаепне хатыннан эзләмиләр. Моны Миләүшә дә аңлый, рәхмәтен күз яшьләренә чылатмыйча гына сөйли дә алмый:
– Шәфкать туташы булгач, көненә дистәләгән гаиләне, төрле мөнәсәбәтләрне күрәм. Бала чирләгәндә дә гаепне бер-берсеннән эзләүчеләр, оныкны, улымны килен генә харап итте, дип зарланучы әбиләр дә еш очрый. Минем каенана белән каената кебек кешеләр дөньяда башка юктыр ул. Ирем миңа җикеренә башласа, оялгандай итәләр. Юкса аны чире шулай тилертә, нервлары какшаганга үзе дә, ата-анасы да гаепле түгел бит инде. Әткәй-әнкәй гел догада, һәрбарчабызга сабырлык сорыйлар. Ярый әле алар бар, юкса нишләп беткән булыр идек...
Аларның игелеге болай гына бетми икән әле. Көне буе акырып яткан ирнең баланы куркытуын күргәч, улларын үзләренә алып китәргә булганнар. Миләүшәгә уколын ясарга, ярдәм итәргә килерсең, үзебездә безгә дә җайлырак булыр дигәннәр. Күнми чаралары юк, бала төнлә бастырыла, мәктәптә игътибарын туплый алмый, проблеманы кычкырып хәл итеп була икән дигән фикергә килеп бара. Әнисе күзәтеп торган, уйнаганда да, нәкъ атасы кебек, кинәт кычкырып җибәреп, өстен калырга тырыша.
Шулай итеп ана белән бала ялгызы кала. Үз-үзен кулга алырга ярдәм итмәсме дип Миләүшә малайны музыка мәктәбенә илтә. Чыннан да, музыка мәктәбе баланы җыйнаклыкка өйрәтә, тәртипкә, игътибарны тупларга ярдәм итә. Фәрхәтебез дә үзгәрде, күңел кояшы балкып, йөзләре нурланып китте. Ул инде хәзер тыныч, кинәт кабынып китми. Күргән саен карыйсы, аркасыннан сөеп булса да китәсе килә үзен. Малаебыз гына үзенә якын җибәрергә атлыгып тора торган түгел. Анысы – вак мәсьәлә, иң мөһиме күңеле утырсын.
Баладан һәр көнне, Фәрхәт бүген ничәле алды, дип сорашу, аның өчен сөенү бездә гадәти хәлгә әйләнде. Менә бит, укуда да алдырып китте.
Математиканы әйбәт белә, укытучысы бик мактый икән үзен. Ләкин Фәрхәт, укытучыларны шаккатырып, тугызынчы сыйныфтан мәктәптән китәргә булды. Укытучылар, 11 сыйныфка кадәр укы, син ВУЗга керә аласың, дип күпме генә үгетләсә дә, егет авыр чакта күңел дәвасы тапкан музыканы гомерлек юлдашы иткән икән инде. Музыка училищесына укырга керде. Мәктәбебез белән аннан һичшиксез әйбәт музыкант чыгасына ышанып озаттык үзен.
Өч ел узганнан соң Фәрхәт белән тагын очрашырга туры килде. Дөрес, үзе белән түгел, әбисе, ягъни Миләүшәнең әнисе белән күрештек. Мин музыка мәктәбенә икенче балам өчен флейта сатып алам дигән игъланны, ул баян сатам дигәнен керткән икән.
“Баян сатам. Улыма кирәк...” – ди кыенсынып кына. Фәрхәт баянын сата дип башыма да китермим алдан. Ул да ачылып китәргә яхшысынмый. Ярдәм итмәсме дипме, әллә күңеле тулганга, ахыр чиктә күңелдәгесе белән бүлешергә булды:
– Фәрхәтнең бәхете булмады, балам. Кызыма каенаталары, улыбыз кеше булырлык түгел, син әле яшь, тормышыңны кара дигәч, икенче тапкыр кияүгә чыкты. Онык бу хәлне авыррак кичерде. Алдан әнисеннән яхшысынмыйча алар белән яшәде дә, бер көнне кунарга килгән җиреннән миндә торып калды. Кияү әйбәт безнең, Фәрхәтне дә читкә какмый. Ләкин яңа тормыш шул инде, кызлары бар. Фәрхәт ятсынды, яңадан үз эченә йомылды. Тагын балачактагы шикелле авырып китмәсен дип тә куркам.
Әби белән онык яшь гаиләдән ярдәм сорамый икән. Дөресрәге, Фәрхәт кабул иттерми ди. Ул инде консерваториядә укый, анда җитди уен коралы кирәк ди. Менә шуңа әби, аптырап, иске баяннарның берсен сатарга булган. Оныкның, акча эшләргә тырышып, төнлә клубларда чыгыш ясавын бер дә өнәми икән.
Өлкән кешегә иске баянны сатып кына яңасын алып булмаячагын аңлатырга тел бармады. Хәер аны үзе дә аңлый, үзенчә ярдәм итәргә тырышуы гына бит инде. Баяннарын сатышу максаты да юк бу язмада. Ә менә әбинең соңгы сүзен җиткерәсе килә:
– Менә шулай, кызым, иргә – хатын, хатынга ир табыла, баланың гына атасы да, анасы да бер генә була. Фәрхәт алдан берсен, аннары икенчесен югалтты. Ходай сабырлык бирсен үзенә...
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|