|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.12.2015 Бәйрәм
Ялларда кая барырга?Иске елның санаулы көннәре генә калып бара. Алда безне 31 декабрь белән озын-озак яллар көтә. Бәйрәм ялларының һәр көнен күңелле һәм истә калырлык итеп уздырасы килә. Моның өчен башкалада кайларга барып була соң? Кәеф тә бүләк, мандарин да
Бүгеннән башлап, төрле әкият геройларыннан торган 5 театраль экипаж Татарстан буйлап сәяхәткә чыга. “Урамдагы әкиятләр” дип исемләнгән әлеге театр артистлары арасында музыкант, цирк, театр артистлары да бар. Алар ун көн дәвамында 200ләп әкият күренеше күрсәтеп, тамашачыга берничә тонна мандарин өләшмәкче. Күчмә театр артистлары, кайда тукталасыларын алдан хәбәр итмичә генә республика халкына бәйрәм кәефе бүләк итәргә җыена. Шулай да аларны Татарстан паркларында күреп булыр дигән өмет бар.
Тагын да матуррак бизәлгән
Моннан берничә көн элек ачылган Казанның төп чыршысы да кунаклар каршыларга әзер. Меңьеллык паркында урнашкан бәйрәм гүзәле быел бөтенләй башкача бизәлде, аңа яңа уенчыклар эленде, ул төсләр ягыннан да купшы, дип ышандыра оештыручылар. Аны бизәү өчен 8,3 миллион сум акча тотылган. 41 метр биеклектәге әлеге чыршы тирәсендә күңел ачу чаралары күп булачак.
Табигатьнең үз кануны
Башкаланың “Әкият” курчак театры каршындагы боз шәһәрчегенең ачылу вакыты кичектерелә. Рәсми рәвештә аны бүген, 29 декабрь көнне ачарга җыенганнар иде. Тик табигатьнең үз планнары шул. Шуңа бүген бәйрәм чаралары кичке сәгать дүрттән кичке алтыга кадәр Иске Татар бистәсендә узачак, дип хәбәр итәләр шәһәр башкарма комитетыннан.
Әлегә ясалмасы гына
Быел табигать шугалак яратучылар белән дә шаяра. Россиядә табигый юл белән катырылган иң зур шугалак саналган “Нәфис” шугалагы да әлегә кунаклар кабул итәргә әзер түгел. “Тасма”дагы, быел Кремль яр буенда беренче тапкыр ачылырга тиешле шугалак язмышы да билгесез. Кагыйдә буенча шугалак тиешле дәрәҗәдә ясалсын өчен терекөмеш баганалары ун көн дәвамында, ким дигәндә, 10 градус салкын һава торышы күрсәтергә тиеш. Шуңа күрә актив ял яратучылар әлегә Горький паркындагы ”Хезмәт резервлары” һәм Дәрвишләр бистәсендәге “Ракета” ясалма шугалакларында күңел ача ала.
Өч әкият
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония коллективы балаларга өч төрле Яңа ел әкияте әзерләгән. Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев җитәкчелегендәге иҗат төркеме әзерләгән “Буратиноның Яңа ел маҗаралары” тамашасында күпсанлы сюрпризлар да көтелә. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәли әйләнеп, төрле бәйгеләрдә дә катнаша алачак. Татарстанның джаз-оркестры исә Эрнст Теодор Амадей Гофман әкияте буенча “Щелкунчик” спектаклен, Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан халык инструментлары дәүләт ансамбле исә “Золушка. Бер гомер озынлыгындагы әкият” дип исемләнгән музыкаль тамашасын тәкъдим итәчәк. Яңа ел әкиятләрен 24 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр күрсәтәчәкләр.
Манарада рәсемнәр “бии”
30 декабрьгә кадәр республика халкы Казан Кремленең Спас манарасындагы үзенчәлекле тамашаның шаһиты була ала. Заманча mapping-шоу (бина һәм башка күләмле объектларда видео ярдәмендә төрле рәсемнәр “бию”) дип аталган чара кысаларында, Спас манарасы диварында кичке Казан күренешләре, Мәскәү, Петербург, Сочи, Ростов-Дон һәм Владивосток шәһәрләренең иң танылган урыннары күрсәтеләчәк. 29-30 декабрь көнне тамашачылар әлеге гигант диварда үзләрен дә күрә алачак.
Күгәрчен гөрлидер
Яңа ел ялларында башкалага Россиянең төрле почмагыннан күгәрченнәр дә кунакка киләчәк. Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында спортчы-декоратив күргәзмәләрнең традицион күргәзмәсе узачак. Биредә Мәскәү, Саратов, Самара, Краснодар, Ульяновск, Чиләбе, Йошкар-Ола һәм Татарстанның төрле шәһәрләрендә яшәүче иң матур күгәрченнәрне күреп булачак. Күргәзмә 9-10 гыйнвар көннәрендә Копылов урамы, 2 а йорты (“Авиа- төзелеш” метро станциясе) адресы буенча узачак. Керү бушлай.
Бала чакка кайткан көн
Башкаланың Су спорты сараенда “Әкиятләр иле” дип исемләнгән Яңа ел тамашасы узачак. Спектакльдә балаларның хыяллары чынга ашачак, өлкәннәр исә бер мизгелгә булса да, балачагына әйләнеп кайткандай булачак, дип ышандыра оештыручылар. Йөзү буенча Олимпия чемпионнары Мария Киселева белән Ольга Кужела тарафыннан оештырылган әлеге чарада театр, кино, спорт махсус эффектлар белән бергә үрелеп барачак. “Әкиятләр иле” 2 гыйнвар (11.00, 14.30, 18.00) һәм 3 гыйнвар (11.00) көннәрендә күрсәтелә. Бәясе – 500-1200 сум.
--- |
Иң күп укылган
|