|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2015 Җәмгыять
Бала түгел, малыбыз кирәкЯшел Үзәндә яшәүче Гомәр абый белән Халидә апаның олыгайган көннәрендә авыру оныкларын тәрбияләве турында һәм аларның ярдәмгә мохтаҗ икәнен ишеткәч, бу гаиләне эзләп табарга булдым. Ни өчен авыр хәлгә калды икән алар? Оныкларының әти-әнисе кайда икән дигән сораулар белән юлга кузгалдык. Балаларның бәхете булмады Гомәр абый белән Халидә апа быел 76 яшьләрен тутырган. Алар өч бала тәрбияләп үстерә. “Матур гына гаилә корып җибәрдек. Гомәр абыең эшкә уңган, кешелекле иде. Шул сыйфатларын яратып кияүгә чыктым. Без өйләнешкәндә тормыш көтәргә әзер идек инде. Балаларны кеше итәр өчен дип тырышып яшәдек, – дип сөйли Халидә апа. – Бер-бер артлы өч балабыз туды. Башта улым Айрат, аннары кызым Дания, алардан соң Дамирыбыз дөньяга килде. Матур яшәдек. Яшьлегебез башта бала үстереп, ә аннары аларның тормышлары тулы булсын өчен дип эшләп үтте.”
Өлкәннәр бер-берсен ярты сүздән аңлый. Бер-берсен бүлдерми генә күргән хәсрәтләрен искә төшерә.
– Иң элек Айрат өйләнеп, гаилә корып җибәрде. Киленебез Ания исемле иде. Бер кызлары туды, бергә яшәдек. Киленебез безнең өчен өзелеп торды. Тик гаиләбезгә бәхетсезлек килде: улыбызны үтереп киттеләр. Авыр еллар иде ул. Акча миллион белән исәпләнгән вакыт. Үләсе көнне Айратыбыз өч миллион сум хезмәт хакы ала. Шуннан соң юкка чыкты да инде. Бик озак эзләдек. Ә көннәрдән бер көнне өебезгә килеп: “Сазлыктан кеше мәете таптык. Улыгыз түгелме икән?” – диделәр. Дамир барып карады. Шулай итеп, 22 яшьлек баламны салкын җир куенына салдым. Ишек ачылган саен әтисен көтүче ике яшьлек кызы калды. Анияне читкә чыгарып җибәрмәдек. Үзе дә риза булып яшәде, – ди Халидә апа.
Берничә ел узгач, Халидә апа килененә: “Кызым, үлгән артыннын үлеп булмый. Әйбәт кеше очраса, кияүгә чык. Син әле яшь”, – дигән. Килене аңа: “Әни, мин Айрат кебек кеше таба алмам инде. Очраша торган кешем бар. Рөхсәт итсәң, кияүгә чыгар идем”, – ди. Шулай итеп, Халидә апа киленен парлы итеп куя. Ул вакытта әле оныкларын үзләре тәрбиялиләр. Шактый вакыт онык аларда яши. “Киленебез белән әле дә аралашып торабыз. Икенче ире белән балалары булмады. Шуңа аерылыштылар. Мөмкинлегебез булганда оныгыбызга, киленебезгә акчалата ярдәм дә итәбез әле”, – ди әби.
Шушы хәлләрдән соң, Төхфәтуллиннарның ишеген тагын кайгы җиле шакый. Кече уллары Дамирның хатыны авырып китә. Яңа гына өйләнешеп, тормышта матур хыяллар белән яшәүче парның бәхете кителә. Киленнәре Лилияне яман чир аяктан ега. Озак та тормый, ул да Дамирын ялгыз калдырып, үлеп китә. Шуннан соң Дамир абый да әти-әнисе янына кайтып төпләнә.
“Оялмыйча, гарип бала үстермим”
Кызлары Дания дә тормышка чыгып, кыз бала таба. Нигәдер беренче ире белән яшәп китә алмыйлар. Дания сабые белән аерылып кайта. Ата-ана йорты аны да сыендыра. Халидә апага заводта озак еллар намуслы эшләгән өчен фатир бирәләр. Бу вакытта Дания икенче тапкыр кияүгә чыга. Инде дөньясы түгәрәкләнеп киткәндәй була. Әмма балалары авыру булып туа.
– Кияүнең бер дә авыру бала үстерәсе килмәде. Даниягә гел: “Бу баладан баш тартыйк”, – дип теңкәсенә тигән. Бервакыт Дания дә: “Әни, Илнурны балалар йортына бирәм”, – дип ычкындырды. Менә шул вакытта: “Кызым, баладан баш тарта күрмәгез. Мин сезгә бер бүлмәле фатирымны бирәм, үзебез сезнекенә күчәбез”, – дидем. Шуннан соң алар аерым яши башлады. Илнурны без карадык, – дип сөйли Халидә апа. – Дөрес, Дания сабыен ташламады. Баласын табибларга да күрсәтте. Тик файдасы гына булмады. Анда ДЦП таптылар, аяк-куллары кәкрәйгән, башына зыян килгән. Туганда җәрәхәт алган, диделәр. Район табибларыннан әллә ничә тапкыр Казанга юллама сорадык. Тик бирмиләр. Дания аптырагач: “Бирмәсәгез, Мәскәүдәге табибларга барам. Анда туганыбыз бар, ул чакыра”, – дигән. Шуннан соң гына юллама бирделәр. Дания Казаннан өметен өзеп кайтты.
Илнурга инвалидлыкны да 9 яшендә генә алдык. Башта никтер кирәк дип тапмаганбыз. Аның аякларына дөрес басмавына борчылып башкала табибларына да күрсәтеп карадык. “15 яшькә җиткәч, килерсез”, – диделәр. Танышларыбыз аша Чабаксарга алып бардык. Ә анда исә: “Моңарчы нишләп йөрдегез?” – дип сүктеләр.
Малайны аякка бастырыйм дип йөргәндә Данияне ире ташлап чыгып китә. Ә былтыр җәй куркыныч вакыйгага тарый: өенә кайтып килешли кайнар суга пешә.
– Ул көнне көчле яңгыр яуды. Улым Дамир балконда тора иде. Бер хатынның ачыргаланып кычкырганын ишеткәч, өйдән чыгып йөгерде. Барып, ярдәм күрсәтеп, теге кешене тартып чыгарса, апасы Дания икән. Юлда су күп булгач, Дания урамны аркылы чыкмакчы була. Әмма кайнар су белән тулган чокырга килеп төшә. Берничә сәгатьтән күзләрен мәңгелеккә йомды кызыбыз”, – дип искә ала Халидә апа. Кызларын югалткан ата-ана гаепле як белән алты тапкыр судлаша. Аларга 450 мең сум акча бирәләр.
Инде оныклары Илнур белән нишләргә? Әби белән бабай кияүләренә шалтырата. Ә ул: “Миңа бу бала кирәк түгел. Телисез икән, балалар йортына тапшырыгыз. Мендәр капласагыз да сүзем юк. Мин оялмыйча гарип бала үстермим”, – дип җавап бирә. Даниянең беренче иреннән туган кызын әтисе үз янына ала. Онык әби-бабасын онытмый. Кияү дә хәлләрен белешеп тора. “Ә менә икенче кияүгә баласы кирәк булмаса да, Даниянең малы кирәк. Без торган ике бүлмәле фатир Дания исеменә ипотекага алынган. Аны без түләп бетердек. Бирегә кияүнең бер тиене дә кермәде. Бакчаны да, гаражны да кызыма яздырткан идек. Хәзер кияү шуларны бездән алмакчы була. Авыру бала белән урамда калырбызмы? Без бит законнар белеп яшәмәдек. Бергә булсын, балаларга булсын дидек. Кияүнең бер бүлмәсе бар бит инде. Илнур да көйсез бала. Үзенә аерым фатир кирәк. Шуңа күрә бер бүлмәне аның өчен дип тотабыз. Бар мөлкәтебезне ирем белән эшләп алдык. Кияү көче кермәсә дә, ничек оялмыйча бездән фатир алыр икән?” – дип аптырый өлкәннәр.
Ярдәм кирәк
Илнур изелгән ризыклар гына ашый. Дамир абыйсы да ярдәм итә. Чабаксарга барып, март аенда 100 мең сумга операция ясатырга җыеналар. “Үз гомеремдә кешедән ярдәм сорамадым. Тик баланы аякка бастырмыйча булмый. Безнең күпме гомер калгандыр. Бу хакта ишеткәч, кешеләр ярдәм итә башлады. Әле бер ханым шалтыратып: “100 мең сум акча күчердем”, – дигән иде. Шуны көтәбез. Дөньяда мәрхәмәтле кешеләр күп икән. Казан халкы бик ярдәм итә. Райондашлар да булыша. Изге күңелле кешеләргә мең рәхмәт, – ди Гомәр абый күз яшьләре белән. – Баланы да карарбыз, менә кияүнең без тапкан малдан өлеш соравы йөрәкне өзә. Нишләргә дә белгән юк. Дөреслек булмый калмас. Тормыш күп сынады. Җырлата да, елата да икән ул, кызым”.
Әлеге гаиләгә юридик һәм матди ярдәм күрсәтәсе килгән кешеләр өчен телефон номеры: 8(84371) 5-21-47, 89053771624.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|