поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.12.2015 Ир белән хатын

Мин сине ничек яраттым...

Сериаллар карарга ярата безнең халык. «Мондый нәрсә кинода гына була инде», – диләр аннары, шунда тасвирланган язмышларны барлап. Ә чынбарлыкта исә язмышлары сериалларда күрсәтелгәннәрдән һич тә калышмаган кешеләр безнең янда яши.

...Теләче районындагы бер авыл. Сугыш еллары. Бер егет белән кыз яратышып, очрашып йөриләр. Олыраклар сугышка киткәч, егетне колхозда бригадир итеп куялар. Еллар авыр, авылда эшләрлек кешеләр, нигездә, хатын-кызлар. Бригадирга да җиңел түгел – эшнең үтәлүен сорап кына торалар. Нишләсен, йөрәгеннән өзеп булса да, сөйгәнен авыр  колхоз эшенә чыгара егет. Сугыш бетеп, инде ирләр авылга кайткач, гаилә корырга уйлап йөргән кыз белән егет арасына кызның фронттан кайткан абыйсы керә. «Сеңлемне авыр эшкә чыгарган кеше безнең гаиләгә кияү булып кермәячәк», – дип кырт кисә абый кеше. Ул вакыттагы татар авылының үз законы бар – өлкән туган, ата-абый сүзеннән чыга алмый кыз... Тик мәхәббәт абый сүзенә дә, законнарга да карамый шул ул...
 
Вакыт үтә. Йөрәктәге яралар бераз төзәлгәндәй була. Егет шул ук авылдан чибәр, уңган бер кызны ала, кыз да үз авылларындагы бер егеткә кияүгә чыга. Ике генә йорт аша күршеләр булып яшиләр. Балалар үсә. Инде төпле авыл хатынына әйләнгән кызның кызы белән чын авыл ире булган егетнең малае очрашып йөри башлыйлар. Авылда сүз тиз йөри, күпме борчулар, уйлар, йокысыз төннәр үткәргәннәрен заманында яратышып йөргән егет белән кыз – ә хәзер инде әти белән әни – үзләре генә белгәндер, тик  балалары  туйлап гаилә кора. Инде балаларның балалары үсеп җитә... Элекке егет белән кыз кода-кодагый булып яшәп яталар.  Йөрәктәгесе бик күренми бит аның, тормыш борчу-шатлыклары артына яшеренә.
 
 Берзаман, сәламәтлеге китеп, сугыш елларындагы бригадир егет урын өстенә кала. Аны җиде ел буе килене, ягъни элек яратып йөргән кызының кызы карый. Урында яткан кеше карауны бу авырлыкны үзе үткән кеше генә аңлыйдыр... Бабай вафат була, ике карчык ялгыз күршеләр булып тормыш итәләр.
 
Ә аннан ике ел ара белән, бер үк көнне ике әби дә вафат була. Ел саен ике әбинең дә еллыгын билгелиләр. Тик... вафатлары бер көнне булса да, икесенекен ике көнне уздыралар...
 
Боларны миңа  бүген Казанда яшәүче чибәр, акыллы, тәрбияле бер кыз сөйләде. Заманында яратышкан, язмыш бормалары сәбәпле бергә була алмаган егет белән кызның икесенә дә онык ул. Ул сөйләгәндә күзләренә карадым. Ике якка да тирән ярату, ихтирам иде ул күзләрдә. Бабай белән әбинең, яшьлектә, уртак балалар, оныклар үстерергә дигән хыяллары булгандыр. Мәхәббәт шунсыз булмый ул. Биргән язмыш аларга уртак оныкларны. Тик аз гына үзенчәрәк итеп биргән...

Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан
№ --- | 28.12.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»