|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.12.2015 Җәмгыять
![]() 55 ел бергә тату гомер кичерүче Җәфәр абый белән Мөнирә апаБөтен мөселман дөньясы өчен иң кадерле айларның берсе булган Рабигыль-әүвәл - Мәүлид аенда миңа ике тапкыр Кызыл Октябрь районы Пашатта кунакта булырга туры килде һәм бу авылда хак динебезне хөрмәт итүләренә тагын бер тапкыр инанып кайттым. Мөхәммәт пәйгамбәребез (с.г.в.) туган көнне – Мәүлид бәйрәмендә (23 декабрь) Пашатта 55 ел бергә тату гомер кичерүче Җәфәр абый белән Мөнирә апа Сәйфетдиновлар (фотода) үзләренең матур зөбәрҗәт туйларын чын мөселманнарча – дини кануннарга туры китереп бәйрәмләделәр. Йорт хуҗабикәсе Мөнирә апа әйтүенчә, бәйрәм табынына нәзер ашны нәкъ менә пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләм рухына чалганнар һәм ике истәлекле күркәм даталарны берләштереп, мөхтәрәм Җәфәр абый белән Мөнирә апа бик матур бәйрәм табыны корганнар иде.
Олег ӘНДӘРҖАНОВ |
Иң күп укылган
|