поиск новостей
  • 07.02 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры, 19.00, 12+
  • 07.02 "Гомер буе сине көтәм" Тинчурин театры, 18:30, 16+
  • 07.02 "Суперкияү" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 08.02 "Хуш, авылым" Камал театры, 12.00, 16+
  • 08.02 "Нәни куллар" Камал театры, 14.00, 6+
  • 08.02 "Гөргери кияүләре" Камал театры, 18.00, 12+
  • 08.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17:00, 12+
  • 09.02 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 18.00, 16+
  • 09.02 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17:00, 12+
  • 11.02 "Килемшәк" Камал театры, 19.00, 12+
  • 11.02 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 11.02 "Йосыф" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 12.02 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 12.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 13.02 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры, 19.00, 16+
  • 13.02 "Алай түгел, болай ул" Тинчурин театры, 18:30, 12+
  • 14.02 "Җанкисәккәем" Камал театры, 19.00, 16+
  • 14.02 "Хуш, авылым" Камал театры, Кече зал, 19.00, 16+
  • 14.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 14.02 "Шайтан. Егет. Кыз" Кариев театры, 18:30, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 07 Февраль
  • Илсөяр Иксанова - шагыйрә
  • Рузил Мөхетдинов - программист
  • Фәрит Салихов - журналист
  • Мәгъсүм Гәрәев - язучы
  • Галим Мөхәмитшин (1911-1956) - язучы
  • Марат Мөлеков (1930-1997) - җәмәгать эшлеклесе
  • Мортаза Рәхимов (1934-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Марат Зарипов - дәүләт эшлеклесе
  • Ирина Шәрипова - модель
  • Холодильник сатыла. Саба районы. 8-93-93-68-65-40
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!)
  • Бер бүлмәле фатир или гостинка кирәк иде снимать итәргә. 89655819346
  • Казаннан гостинка или бер булмэле кв снимать итэм. 89393037580
  • Авиатөзелеш районында озак вакытка 2 бүлмәле фатир бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел. 89046753690
  • сатыла.джили атлас,2019 ел, бер кулда. 89600349053
  • Казанда Мәүлетов урамында урнашкан мәктәпкә ишегалды җыештыручы (дворник) кирәк. 89172935717
  • Сыер сую планлаштырыла,кирэк кешелэр тубэндэге телефонга мэрэжэгать итегез 8-927-043-74-36
  • Казанда, Горки бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,9 кв.метр) Телефон: 89046641669 (ватсапка язсагыз иде)
  • Казанның Яңа Савин районыннан, АРТ-Сити яки ДРКБ тирәсендәге торак комплекслардан бер-ике бүлмәле квартира снимать итәсе иде. Вариантлар булса, түбәндәге номерга языгыз әле, зинһар. Без посредников, хуҗадан кирәк иде. 89272497983
Архив
 
28.12.2015 Җәмгыять

Назилә Сафиуллина "аслы-өсле" фатирда булып кайткан (ФОТО)

Башкала халкын, кунакларны, туристларны җәлеп итү өчен Казан нәрсәләр генә уйлап чыгармый! Аеруча үзәк урам Бауманда күп андый шаккатыргычлар. Беркөнне интернетта казынып утырганда шундагы асты өскә килгән фатир сурәтләренә күзем төште. Шәһәребезнең үзәк урамында күптән булган юк иде, түшәмгә ябышкан диван-суыткыч-ванналарны да күреп кайтырмын дип, шунда юнәлдем.

Дөньяның асты өскә килгән дигәннәре шушы буладыр инде: “Дом вверх дном” дип аталган бу йортта идәндә торырга тиешле бөтен әйбер түшәмгә менгән, ә түшәм, люстралары белән, идәнгә төшкән. Алгы бүлмәдәге шкафлар, аяк киемнәре, велосипед, вак-төяк, балалар бүлмәсендәге уенчыклар, шкаф-тумбалар, бәдрәф һәм юыну бүлмәсендәге ванна, унитаз, раковина, шкафлар, залдагы журнал өстәле, диван, телевизорлы киштә, кухнядагы гарнитур, өстәл (ашамлыклары белән бергә), урындыклар, суыткыч, аның өстендәге тутый кош читлеге, микродулкынлы мич, савыт-саба – барысы да түшәмгә менеп кунаклаган. Гөлләр, тәрәзәләр дә йөзтүбән карап тора, хәтта суыткычтагы, өстәл-шкафтагы ризыкларга, бүлмәләрдә шкафка таслап тутырылган киемнәргә, ванна бүлмәсендәге шампунь, көзге алдындагы фен, тарак, иннек, чәч кыстыргычларга кадәр асты-өскә урнашып, башыңа коелам дип торалар. Картиналар да әйләнгәннәр, телевизор да йөз-түбән күрсәтә. Кызык! Әмма кыйммәт – өч бүлмәле әлеге йорт-фатирны карап чыгу – 300 сум.

 
Мин аны тамаша кылып чыкканда аналы-кызлы икәү аптырашып торалар иде: мәктәптә укучы кызга физика дәресеннән шушы “аслы-өсле” фатирда фотога төшеп, сурәтне алып килергә кушканнар икән. Ә фотога төшү өчен анда ике кеше керергә кирәк. “Икәү керү өчен безнең 600 сум акчабыз юк”, – ди кызның әнисе. Физикадан шундый сәер өй эше бирүләренә гаҗәпләнеп, “икеле” ала күрмәсен дип, йөз-түбән килгән фатирны әлеге татар кызы белән тагын бер кат әйләнеп, аны фотога төшереп чыктым. 
 
Монда әлеге фатирдан тыш, “Курку лабиринты” белән “Көзгеле лабиринт” та бар икән. Аларында да булдым. Газетага язар идем дигәч, “Курку лабиринты”н җәелеп китеп сурәтләмәскә куштылар: газетада болар хакында инде укыган кешеләрнең барып күрәселәре килмәс, диделәр. Ә мин анда тәфсилләп язарлык нәрсә күреп тә, аңлап та өлгермәдем: караңгы коридорлардан куркып атлаганда түбәләргә, диварларга эленгән пәрәвезләр һәм ниндидер хәшәрәтләр генә күзгә чалынды. Әйе, куркыныч, аеруча, көтмәгәндә каршыңа эшләп торган пычкы белән берәү килеп чыкканда йөрәгең табаныңа төшеп китә. Бу аттракционга аеруча яшьләр, балалар яратып йөри икән, җыен куркыныч, хәшәрәт, фантастик – тузга язмаган уен-фильмнарны карарга аларга куш бит инде.
 
Салават күпере кебек төрле утлар белән яктыртылган, көзгеләр уратып алган лабиринтта йөргәндә көзгегә бәрелмәс өчен кулга резин пирчәткә кияргә киңәш итәләр (алар өстәлдәге тартмага салып күпләп куелган). Кая карасаң да көзге, матур, рәхәт кенә көй уйнап тора. Күңеле кызык эзләгән кеше 200 сумга кереп карый ала. “Йөзтүбән йорт”ка һәм лабиринтларга бер килүдә керсәң, билетны ташлама белән бирәләр.
 
“Көзгеле лабиринт”ка кергәндә аттракционнар хезмәткәре фотога төшерә һәм чыкканда сурәтең төшерелгән кечкенә генә ике магнит тоттыралар. Теләсәгез, алыгыз, берсе 200 сум диләр. Аласыңмы-юкмы – ихтыярың.
 
 
Бауманда тагын “Иллюзияләр музее”на кереп, бик матур, ачык төсләр белән эшләнгән 3D картиналарны тамаша кылырга, “Алып йорты”на (Дом великана) кереп, Пермь, Ульяновск, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ярославль осталары ясаган коточкыч зур әйберләр янында үзеңнең нинди кечкенә кеше икәнеңне белеп, шаккатып йөрергә, ике аттракционда да фотога төшеп кинәнергә була икән. “Иллюзияләр музее”нда балалар һәм үсмерләр телевизордан яратып карый торган “Симпсоннар” мультфильмы геройларына татар түбәтәйләре кидертелгән сурәт тә бар, алар үз яннарына диванга утыручыларны өчпочмак, чәкчәк белән “сыйлыйлар”. Бу музейне оештыручылар милли колорит өстибез дип тырышсалар да, милли бизәгебез саналган түбәтәйне, милли ризыкларыбыз чәк-чәк белән өчпочмакны хәшәрәт, кыяфәтсез Симпсоннар белән болгатуларын күңел барыбер кабул итми...
 
 
Кыскасы, премия алгач яки авылда унлап каз яисә берәр бозау суеп саткач, балалар белән рәхәтләнеп акча туздырып кайту, күңел ачу, социаль челтәргә куяр, дусларга-танышларга күрсәтергә фотога төшү өчен Бауман урамында кызыклы урыннар җитәрлек.

Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 28.12.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы