поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.12.2015 Җәмгыять

Тәүге тамырлар...

Бу күләмле язманы, истәлек дип атасаң да буладыр, без бүген Шенталы районының Денис авылының яшәүче, шактый олыгайган 89 яшьлек милләттәшебез Равил ага Нурмөхәммәтовтан алдык. Озак еллар үз авылларында колхоз рәисе булып эшләгән бу кешенең Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә журналистка укып чыкканын да белә идем.

Үзем авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, колхозларда агроном булып эшләгәндә аның белән еш кына очраша да идек әле.
 
Мин журналистика юлын сайлап, рус газеталарында эшләгәннән соң, “Бердәмлек” өлкә татар газетасын оештыргач, Равил ага да еш булмаса да, үзенең иҗат җимешләрен безнең редакциягә дә җибәргәли иде. Аларның байтагы “Бердәмлек” битләрендә дөнья да күрде һәм укучыларыбыз тарафыннан бик тә җылы каршы алынды.
 
Менә ул тагын безгә үзенең “Тәүге тамырлар” дигән авылдаш һәм күршече Харис бабай турында истәлекләрен җибәргән. Анда ун-унбер яшендәге авыл малаеның ничек шул Харис бабасы белән язгы басуга киндер орлыгы чәчәргә баруы, ничек икенче хезмәтенең авырлыгы, табигатьнең гаҗәеп матурлыгы турында уй-фикерләре тасвирлана.
 
Язма, бик озын булса да, ялкытмый, аны бик теләп укыйсың. 
 
Аннан соң инде автор Бөек Ватан сугыш чорына да тукталып үтә: сугыш елы балаларының ничек итеп кырларда эшләве, сугыш тәмамлангач, читләргә китеп, илебезнең җимерелгән предприятиеләрен торгузылары турында да искә ала.
 
Тик кайда гына йөрсә дә, Харис бабасы белән бергә күргән балачак хатирәләре тыңгы бирми аңа “Ничек тетрәнеп елады икән шул чакта Харис бабай?” – дигән сорауны кат-кат бирә ул үзенә һәм озак җавап таба алмыйча интегә.
 
Бу язма, бәлки, Равил аганың шул авыл тормышына багышланган документаль әсәренең бер өзеге генәдер.
 
Без бүген, каләмдәшенең шушы истәлекләре белән “Бердәмлек” газетасы укучыларын да таныштыра башларга булдык. “Кеше. Җир. Язмыш” турында сөйләүче бу язма аларга да хуш килер дип өметләнәбез.
 
Иртәгә иртән-иртүк Харис бабай белән Чирмешән елгасы буена киндераш (киндерне бездә шулай атайлар) чәчәргә барасымны кичтән үк ишеткән идем инде. Иптәш малайлары белән безнең капка төбендә уйнаганда учётчик Фоат абый килеп, иртәгә кайсыбыз кайда эшкә барачагыбызны кулындагы кәгазь битеннән укып игълан итте. 
 
“Син, - диде ул миңа төртелеп - Харис бабай белән киндраш чәчәргә барасың. Ул бик иртә китәчәк. Монда озак буталып йөрмә, кайтып ят, югыйсә, иртән тора да алмассың...”
 
Барыбызга да эш чыккач, без чынлап та өйләребезгә таралыштык.
 
Өйгә кайтып, чишенеп, сәндерәгә менеп яткач, Фоат абыйның сүзләре тагын исемә төште: “Монда озак буталма, кайтып ят, иртән тора да алмассың..!” Бодай чәчкән кырда мин булдым инде. Чәчүчеләргә су илттем, ә менә киндраш чәчкәнне күргәнем юк әле. Харис бабай берүзе чәчә микән аны? Шул чагында күз алдыма Харис бабайның олпат гәүдәсе килеп баса: биек, таза карт бит ул, берүзе дә чәчәдер. Тукта әле! – дим мин үз –үземә, бабайның үз малае да бар бит, ничек ул әтисе белән бармый икән?! Ул миннән олы да, көчлерәк тә. Җавап таба алмыйм, эзләмим дә, сорау гына бирәм үземә. Ул  - сукададыр, - дигән уй килә башыма. Тәнемнән җиңел генә көнчелек хисе йөгереп уза. Шунда ук пар атның берсенә атланган Габделхәй күз алдыма килә. Ул сабан сөрергә бара, ул олырак шул...
 
...Харис бабай безгә еш килә. Әти янына килә ул. Мин аны әтиемнән олырак, дип уйлыйм. Шулай да гәүдәләре бер чама. Җәен йорт уртасында җәелгән палас өстендә табын коралар алар. Озак-озак сөйләшеп утырырга яраталар. Еш кына капкачыннан пар бөркелеп торган кайнар самовар да шунда чыгып утыра. Аны әни чыгара. Палас өстенә ашъяулык җәя дә, шунда чынаяклар, шикәр куя. Ә үзе китеп югала. Бу табынга Кәшиф бабай да килеп юлыккалый. Мондый көнне әңгәмә икенде намазына кадәр сузыла.
 
Кәшиф бабай ат турында сөйли ул. Ат, арба, Чистай, Богырыслан  базарлары  табындагы картларның иң тансык хатирәләре. Кәшиф бабай сөйли башласа, кулларын һавага чөя, урыныннан торып, йөреп, сикереп тә ала һәм янәдән урынына кайтып утыра. Бу мизгелләрдә ул базар юлларында, яки базар мәйданында булган вакыйгаларны кабатлап гәүдәләндерә. Инде чәчүлекләр, иманалар хакында сүз башланса, әңгәмә тагын да кызып китә. Үзләре асраган атларның йөгәрлеге, арба күчәрләренең ныклыгы, камыт-сбруйның түземлеге дә, чәчүлекләрдән алынган уңыш – барысы да бергә бутала, кайный һәм шунда сүз арасында яшен яшьнәгән кебек кенә таза атлар кушаматы, зур уңышлы еллар йомгагы, чамадан тыш авыр йөк тарттырган мизгелләр чагыла. 
 
Минем әтием Харис бабайга”җизни”, - дип эндәшә. Димәк, без туганнардыр да, дип уйлыйм мин. Тагын Харис бабайны күз алдыма китерәм: көрәк сыман учларын, таза беләкләрен күрәм...
 
- Улым, Харис бабаң килгән, тор! – ди, әнкәй колагыма. Ул пышылдап кына сөйли, ниндидер шомлану хисе тудыра. Мин башымны мендәремнән кубаралмый интегәм -йокладыммы икән соң? Ул арада әнкәемнең җылы куллары мине билемнән камап ала да, ятагым кырыена сөйри.
 
“Тор, улым, тор!” – ди, үзе ишетелер-ишетелмәс тавышы белән: “Бабаңны көттермә!” Көч-хәл белән идәнгә төшеп басам. Почмактан килгән аш исен тоям.”Бар, юын тизрәк! Анда су да салган, сабын да шунда!”
 
Ашыгам мин. Аннан-моннан гына битемне югандай итәм, авызымны чайкап, төкерәм дә, сөлгегә ябышам. Түрдәге өстәл өстендәге кәндидә аш салганын күрәм дә, шунда килеп, утырып, ашарга керешәм. Бер-ике кашык бәрәңге шулпасы кабарга өлгермим, бүлмә ишеге ачылып китеп, бусагада Харис бабай пәйда була. Ул мине күрүгә ишекне кире яба да, югала. Шунда ук почмагыннан әни килеп чыга, ишек төбендәге утыргыч өстенә җайлап куелган бишмәтемне, кепканы, йон оекбашларны барлый да, миңа эндәшә:
 
- Аягыңа галошлар киярсең, алар болдырда, - ди ул һәм тагын бераздан киемнәр өстенә букча чыгарып куя: - Ашарыңа катык та, йомырка да күп итеп куйдым, бабаң белән бергә ашарсыз!
 
Тагын бераздан мин бишмәтемә төренеп, кулыма букчамны кыстырып, болдыр ишегеннән урамга атладым. Ә монда караңгы әле. Капка төбендәге җигүле ат та шәйләнә генә, арба артына таккан икенче атны якын килгәч кенә күреп алам, чөнки арбага төягән зур олау караңгыда тәэсирле тоела, үз тирәсендәге әйберләрне кечерәйтеп күрсәтә. Харис бабай җигүле атның баш астына иелгән килеш миңа олау өстенә менәргә куша. “Мен, мен, олау өстенә утыр”, ди үзе шунда ук кулындагы дилбегәсен җайлый-җайлый алга, күчәргә таба бара. Минем букчамны кочаклап, олауга менә алмый кабаланганымны күреп ала да, җилкәмнән кысып, күтәреп олау өстенә ташлый. Шунда ук күчәр башына басып, үзе сикерә. 
 
“Бисмилләһир-рәхмәнир-рәхим” – ди ул. Аллага тапшырдык. Йә әле, хайваным!”, - бабай дилбегәсен какканчы ук ат кузгала, авыр йөген тартып урам уртасына таба юл ала. 
 
Без хастаханә корылмаларын узып, тирмән юлына төшкәндә, авыл өсте беркадәр шәйләнә генә иде әле. Хастаханә йортында ниндидер яктылык бар кебек тоелса да, калган бөтен галәм караңгылыкка чумган, тып-тын, этләр дә өрми. Арба тәгәрмәчләренең җиргә бәрелеп дыңгырдавы, ара-тирә атларыбызның пошкырганы гына шушы табигый халәтне җимерә.
 
Кыр капканы чыгуга ук бабай атларны кызуларга ук керешә. Дилбегәсе белән каккалап, тавышы белән әйдәләп тизләтә ул аларны. Ләкин озакка түгел. Бераз баргач атлар яңадан үз адымнарына кайталар. Бабай кулындагы дилбегә тагын уяна, ат сырты өстендә сикергәли башлый, атлар тагын адымнарын ешайталар, хәрәкәт итү сизелә.
 
Баштарак шомлы караңгылыкта нәрсәдер күрмәкче булып тирә-янны күзәтеп барсам да, бераздан күзләремне йомдым, йокымсырап, өстемдәге бишмәтемә тыгызрак уралып, арба чайкалган җайга тибрәнеп бара башладым.
 
Көпчәкләр тирәнрәк чокыр-чакыр аша чыкканда арба безне шактый каты селкә дә, мин күзләремне ачам, башымны күтәреп алга карамакчы булам. Ләкин караңгыда зур гөмбәз кебек шәйләнгән бабай башыннан ары бернәрсә дә күрә алмыйм. Тагын күзләремне йомам. 
 
Арба артына тагылган икенче атның сулышы әледән-әле миңа килеп бәрелә, төче тәмле һава битемә кагыла да җанымда ниндидер ягымлы тойгы тудыра.”Чәчәргә барам бит”, - дип уйлап алам үземә, күз алдыма чәчү процессын бөтендәй китерә алмасам да. 
 
Арбабыз җиңеләйде – ул түбәнгә тәгәри, һава да үзгәрде, тыгызрак та, суыграк та тоела ул. Бишмәткә төренгән, куырышкан җаным җылылык эзли. Мин бабайның аркасына тыгызрак сыенам, ләкин аның аркасын каплаган сары тун кабыгыннан аз гына да җылылык сизмим. Кирегә таба авышкач, ат борыныннан чыккан тәмле һава бөтенләй якын һәм җылы тоела.
 
Күпме барганбыздыр, ләкин тирмәнгә һаман җитә алмыйбыз, су якынлыгы һавада сизелеп торса да. “Тирмәндә ут бардыр әле”, - дим үз-үземә, бу караңгыда ул ерактан күренер...
 
Кемдер кузгата мине. Биектән болытлар артыннан дәшә. Сүзләрен аңламыйм гына. 
 
- Тор, я тор инде, - ди икән. Кайда соң мин?! Күзләремне көч-хәл белән ачсам да, бернәрсә дә күрмим.
 
- Соң, торасыңмы? – ди әлеге тавыш.
 
- Торам, торам...Колагыма атның чирәм йолыкканы, йөгән тимерләре чыңгылдаганы ишетелә.
 
- Кайда соң, мин? Башымны күтәрәм. Алдымда зур җирән ат. Ул башын арба астына ук тыккан, тешләре белән аннан чирәм йолка.
 
Янәшәсендә, миңа арты белән баскан кара алаша утлый. Арба ялгызы әрәмә арасында кечкенә генә алан уртасында туктаган. Дуга белән камыт алгы көпчәккә сөялгәннәр дә, мәңге шунда торган кебек кабул ителәләр. 
 
- Атларны тышаула. Әрәмә кырыенарак илтеп тышаула, - ди Харис бабай. Үзе ул ерак түгел учак ясарга казыклар кагып маташа. Мин шунда гына таулар өстендә зур, якты, түгәрәк  кояшны күреп алам, бер үк колагыма кош тавышлары, куаклар кыштырдаганы кагыла. Өстемнән бабайның тунын төшерәм, бишмәтемне салам, җылы, тәмле урынымнан торып, саф табигать кочагына арбадан җиргә сикерәм. 
 
Алдымда Чирмешән елгасын күреп алам. Ул бу урында киң җәелгән һәм тыныч кына хәрәкәт итә. Ярлары тулы суын миңа таба шуытып, агып ята. Минем алдыма килеп җитәр алдыннан гына кинәт уңга борыла да, куе әрәмә артына кереп югала. 
 
Иртәнге кояш үзенең нурлары белән су өстенә кагылган инде, кечкенә генә дулкынланыш нокталарда ул ут чаткысы булып чагыла һәм бу күренеш елга артындагы таулар күләгәсендә Чирмешән агышын алтын дәрья агышына охшата. Мин тынымны да алмыйча тезгеннәремне җилкәгә салып, бу могҗизага карап торам.
 
“Квак, квак..!” Бөтен су буен яңгыратып үрдәк кычкырып җибәрә. Шунда ук баш өстендә бер төркем кыр үрдәге пәйда була. Аларның көтмәгәндә шапырдап судан күтәрелүләре атларны куркытып җибәрә. Тагын бер мизгелдә атлар да,  мин дә зәңгәрле-кызыллы күктә кояшка таба зур төркем үрдәкләр очканын күзәтәбез. Бу мәһабәт күренеш, аның һавадагы биеклеге һәм гүзәл хәрәкәте безнең игътибарыбызны үзенә тарта. Үрдәкләр һаман югарыга күтәреләләр. Алар артыннан безнең күзләр, күңелләр күтәрелә. 
 
- Я, Аллам, - ди кинәт кенә Харис бабай. Мин уянып киткән кебек аңа таба борылам – бабай учак тирәсендә басып тора. Ул тире бияләен кигән кулы белән күзләрен кояш нурыннан саклап, күккә төбәлгән, картның кытыршы битенә соклану, гаҗәпләнү кыяфәте йөгергән: 
 
- Я, Аллам! –ди тагын ул, тавышында горур кузгалыш сизелә: - Чиксез үлчәүсез дә бит синең кодрәтең!!Кара инде, кая күтәрелделәр бит кошлар! Ул тагын, тагын башын каерып үрдәкләргә карый, ә үрдәкләр инде кояш түгәрәгенең үзәгенә менеп җиттеләр. Алар алтын төсенә манган нечкә металл кисәкләре кебек тибрәнәләр, иртәнге кызгылт кояш нурларында җемелдәгән хәрәкәт өстиләр. Ниһаять, үрдәкләр күздән югалдылар. Бөтен җиһан тынып калды, яр буенда иске камышлар кыштырдавы да, чулт итеп суга вак балык чумган тавыш күңелләрне яңадан җиргә кайтарды.
 
Атларыбыз инде күптән тынычланганнар, мин басып торган чирәмлекне кыркып та бетергәннәр, хәзер тезгеннәреннән тартылып, алгарак, яңа чирәмгә таба омтылалар. Тезгеннәрен җилкәмә салып, артымнан ияртеп, утлавыкка алып киттем үзләрен.
 
Озак тышауладым мин атларны. Башта тышауларның җаен таба алмыйча маташтым, аннары атның алгы аякларын янәшә бастыра алмыйча. Тыңламый җирән ат мине, тирләп чыктым. Әбелкәрәм, я Габделхәй булса әллә кайчан тышаулаган булырлар иде. Ә мин! Гарьләнеп ат бәкәленә ябышам. “Ал аяк”дип каты итеп кычкырып, бар көчемә бәкәленнән тотып, бер аягын икенчесенә якынайтырга көчәнәм. Ат аягын күчерә, икенчесенә якын баса, ләкин, тышау очларын барлап, бәкәленнән урап алганчы, яңадан атлап куя. Ул мине белми дә, башын да күтәрми, кер-керт яшел чирәмне йолкып, алга таба атлый бирә. 
 
- Тпру, тукта! – дим. Исе дә китми.
 
Шактый вакыт җәфаланганмын, күрәсең. Харис бабайның артыма килеп басканын тоймый да калдым. Кинәт атым атлап, аякларын янәшә китереп басты, мин тышауны урап, төенен элеп өлгердем. Зур канәгатьлек белән турайсам, бабам минем өстемә карап көлемсерәп тора. 
 
- Булдымы? – ди ул хәзер генә тышаулаган атның аягына карап. 
 
- Булды! – дим мин, күлмәгем итәген күтәреп, маңгаемнан аккан тиремне сөртә-сөртә.
 
- Ярар, - ди бабай сузып кына, кинәт минем кулымнан тотып ала да: - Монда кара, - дип ымлап, ат аякларына таба иелә. Тышауны күз ачып йомганчы ычкындыра да, сүтеп ала. 
 
- Менә кара, күрәсең, ул кайсы якка ишкән – сулга. Димәк, тышауларга кирәк уңга. Күрдеңме? Бабай уңайлы итеп күрсәтә дә, шунда ук иелә дә, күз ачып иярмәслек тизлек белән атны тышаулап та куя. 
 
- Я, бар, аша, - ди ул. Учы белән атның камытлыгына шапылдатып суга: - Бераздан эчерербез.Ә син кара алашаны тышаула. Соңгы сүзләре миңа кагыла. Зур кара муеныннан тышауны сүтеп алганны сизмәсә дә: - Тпру, бир аягыңны диюгә аякларын янәшә куеп басты һәм мин тиз генә аларны тышау белән чорнап алдым да, төенләп тә куйдым. Башымны күтәреп бабайга карыйм, аның йөзендә хуплау, мактау төсмерләрен күрәм. 
 
Атларны тышаулап кайткач, без иртәнге ашка утырдык. Чирәм өстенә җәйгән турыпша өстенә тагын киндер ашъяулык җәйде бабай, уртасына зур түгел чуен чүлмәк чыгарып утыртты, аның эченнән агач кашыклар алып, берсен миңа сузды. 
 
- Башта ботка ашыйк, - диде ул, чуенга ишарәләп. Кашыгы белән аның эчендәге ботканы буташтырды да, миңа карап, ашарга кушты. 
 
- Бисмилләһир-рәхмәнир-рәхим,  -дип өстәде. Әле суынып та өлгермәгән майлы тары боткасы авызда ук эреп таралды. Бар дөньямны онытып, мин ашарга керештем.
 
Язгы кояш күтәрелеп, җир өстенә үзенең өметле җылысын тулы күләмдә актарып иңдерә башлаганда иртәнге ашны тәмамлап, без урыннарыбыздан кузгалдык. Табында бушаган кара чуен чүлмәк, алюмин кружкалар, зур калай чәйнек тә бабайның агач саплы чалгы пычагы  янында берничә телем ипи кисәге генә калды.
 
- Кояш менә шушы турыга җиткәч, атларны эчерербез, - дип кулын сузып бабай, аерым туйра булып үскән талларга күрсәтте дә: - Хәзер аш урынын җыештыр. Савыт-сабаны Чирмешән суында юарсың, аннан соң арбадагы чиләкне алып, кизләү суына барып кайтырсың.
 
Ул арба янына бара, йөк астыннан капшанып, тимер көрәген чыгара, шунда ук кечкенә чиләген табып, капчыклар өстенә утыртып куя. Бераздан тимер көрәген иңбашына күтәреп, сөргән җиргә таба – шарлавыкка кереп югала. Шунда гына мин хәрәкәткә киләм. Чиләк төбенә кружкаларны, кашыкларны ташлыйм да, аны кочаклап тотып, бер кулыма чуенны да эләктереп, яр буена киләм. Башта ярдан торып кына юмакчы булам. Булмый. Галошларымны, оекларымны салып ташлыйм да, чалбар балакларымны сызганып, бәкәлдән су эченә кереп басам: аякларым дуенлы балчыкка бата, тәнемә салкын йөгерә. Дуен белән эчләрен-тышларын ышкый-ышкый, савытларымны юып, берәм-берәм ярга – чирәмгә ташлыйм. Каты чапылдаган су тавышын ишетеп, башымны күтәрәм һәм шунда су өстендә бөтерелеп уйнаган зур чуртан балыгын күреп алам. Ул суны ярып, миңа таба йөзә. Мин куркып артка ыргытылам, ләкин дуенга баткан аякларым тыңламыйлар һәм мин артым белән шапылдап суга утыра. Инде карасам, чуртан юк та булган, ап-ак күбекләнгән су өстендә вак балыклар гына сикерешәләр.
 
Чирмешән өстендә тып-тыныч. Ул ярларын тутырып, суын акрын гына миңа таба агыза бирә. Куркудан тетрәнгән йөрәгем тынычлана. Аякларыма басып ярга чыгам. Бөтерелеп, суны болгатып өстемә килгән чуртан тагын күз алдыма килә, вәт зур,  - дим, үземә-үзем, чирәм өстенә ташлаган савытларымны алып, табын урынына юнәләм.
 
Ыштанымны салып, сыгып, киеп маташкан арада тарлаудан чыгып килгән бабайны күреп алам. Йөзен ап-ак сакал-мыек баскан зур гәүдәле, олпат кеше як-ягына күз аткалап, сабыр халәттә миңа таба атлый. Баш өстендә тимер көрәге чайкала. Биек үскән әрәмә таллары арасындагы сукмакта бу галәмнең хуҗасы кебек тоела ул миңа. Тирә-ягын барлап, бәяләп, канәгатьлек тойгылары кичереп килә.
 
Ләкин бабай миңа таба карамый да, ул арба янына килә, йөк өстендәге вак-төяк сәләмәләрне, чирәм өстенә ташлагач, орлык төягән капчыкны күтәреп ала да, арба көпчәгенә сөяп бастыра. Икенче капчыкны да шулай итә ул, аннары тырмаларны кузгата. Өстәгесен күтәреп алып, арбадан төшергәч, тырманың бер башыннан тотарга миңа куша. Икәүләп күтәреп, чәчүлеккә таба атлыйбыз. Ул ерак түгел – барып та җитәбез, тешләрен батырып, тырманы җиргә куябыз. Икенчесен аның янәшәсенә яткырабыз.
 
- Төяк палкаларын, паструмкаларын да алып кил, - ди бабай. “Хәзер атлар артыннан да җибәрер”, - дип уйлап алам мин һәм ашыгам. Арба төбендә буталып яткан арканнарны, төяк палкаларын кочаклап күтәреп алам да, тырмалар янына йөгерәм. Шулчак аяк астында сөйрәлеп килгән арканга абынып, җиргә егылам.
 
- Ашыкма!- ди карт, сузып кына.Үзе яныма килеп тә җитә. Йөгемне ипләп җилкәмә сала, аркама кагылып, атларга куша. - Акрын гына бар, - дип өсти. Гаҗәп, йөгемне җилкәмә җайлап салгач, ул җиңелрәк тә булып чыкты. 
 
Мин дирбияләрне басу янына илтеп, арба янына әйләнеп кайтканда, бабай биленә ярым капчык бәйләп маташа. Иске ярым капчык бабайга никтер ошамады. Биленә бәйләп бетергәч, өстенә кигән яңа костюмын сынаган кебек җәһәт-җәһәт атлап, йөреп карады да, бавын кире чишеп алып, капчыкны арбага ташлады. Аннан соң чиләкне алды, аны сул беләгенә асты, чиләк очыннан учлап орлык алган кебек хәрәкәтләр ясады да анысын да арбага атты. Ниһаять, миңа таба борылды: - Син су алып кайт! Әнә чиләкне ал да кизләүгә бар. Беләсеңме кизләүнең кая икәнлеген?
 
Минем җавабымны көтмичә дә барасы юлны тасвирлый башлады. 
 
Тагын чиләкне беләгемә асып, мин юлга чыгам. Юлым зур куаклар арасыннан үтә һәм атлар утлаган утлавыкка илтә. Атларны күргәч, куанып китәм. Алар да башларын күтәреп, миңа карыйлар, өметләнеп нәрсәдер көтәләр кебек. Кара алаша колакларын тырпайтып, миңа таба атлап та куя. Ләкин туктый. Борынын җиргә төртеп, чирәм йолкырга керешә. Мин дәртләнеп китәм, атлар белән ниндидер рухи бәйләнеш тоям һәм бар көчемә һаваны ярып, кычкырып җибәрәм: һе-һе-һей..! Тавышм яңгырашлы чыга, бөтен болынга тарала, Чирмешәннең  ар ягындагы тауларга бәрелеп, кайтаваз булып, кире үземә кайта. Мин тагын-тагын аваз ярам, аннары чиләгемне ипләберәк тотып йөгереп тә китәм: һе-һе-һей..! Күңелем тулып, таша минем, ургыла, алга омтыла. Алдымда офыкка кадәр сузылган киң болын күрәм. Уңымда ярларын тутырып, Чирмешән елгасы ага, артымда серле әрәмәлек, ә баш очымда якты кояш. Бар җиһан язгы нурга күмелгән, чайкала, тибрәнә, җемелди кебек тоям мин. Күпергә килеп җиткәнемне сизмичә дә калам. Ярдан аз гына биеклектә кара бүрәнәдәрдән тыгызлап өелгә
н түшәм өстенә менгәч, чиләгемне яныма куеп, шунда сузылып ятам. Йөрәгем дөп-дөп итеп тибә, сулышым да ешланган. Күпер астыннан ышылдаган тавыш чыгарып, су акканын ишетәм дә, үрелеп шунда карыйм. Су тирән түгел төбе күренеп тора, ә балыклар..! “Эх...!” – дип кычкырып җибәрәм, төркем-төркем  вак балыкларның тыз- быз килеп йөзгәннәрен күреп. Шунда ук артымда Чирмешән суы өстендә ниндидер хәрәкәт тоям, башымны күтәреп шунда таба борылам. Карасам, зур су өстендә миңа таба берсе артыннан икенчесе йөзеп,  көймәәр килә. Кояш нуры чагылышында  җемелдәп алар миңа бик зур күренәләр. Түгәрәк  корык ясап баскан кешеләр әкияттәге кебек кодрәтле-мәрхәмәтле тоелалар. Хәйран калып, мин шунда карап торам. Менә алар мин басып торган күпер астыннан аккан зур су -  Чирмешәнгә кушылган тамакка җиттеләр дә, узып та киттеләр, тагын бер мизгелдә агымга буйсынып, зур таллар ышыгына кереп, күздән дә югалдылар. Төш күреп уяндым кебек хис иттем үземне, ниндидер сихри тормышка кагылдым да, шунда ук аны югалттым кебек тойдым. 
 
“Күперне чыккач та юл сулга”, - дигән бабайның сүзләре күңелемдә кабатлана һәм мин ул юлны баскан урынымнан ук күреп алам, ләкин урынымнан кузгалмыйм. Әле генә алдымнан узган көймәчеләр, көймәләренең шундый тыныч һәм мәһабәт агышлары, иртәнге үрдәкләр очышы һәм чуртан күренеше – барысы бергә буталып, уйларымны куерталар, тагын-тагын су өстенә карарга этәрәләр. Алдымда инде Чирмешән елгасы сихри яшәешкә ия киң, тирән дәрья булып күренә.Уйларым белән әсәрләнеп, су өстенә борылып карый-карый чишмәгә таба юл алам.
 
Кайтканда атлар мине тавышланып каршы алдылар, башларын күтәреп, кешнәп, кушаяклап сикереп, каршыма ук чыктылар. Юлымны үзгәртеп әрәмә арасындагы тар сукмакка кереп югалгач кына тынычландылар бугай. 
 
Бабай учакны яңартып, ягып уздырган инде, казыклар арасында көл белән буталган утлы күмер өеменнән пыскып кына зәңгәр төтен чыгып тора, ә арырак, ягулыкка дип хәзерләнгән коры-сары өелгән. Чиләгемне кулымнан алу белән суның бер өлешен калай чәйнеккә тутырып, учак өстенә асты. Аннары арба мөгезенә эленгән нукталарны алып, җилкәсенә салды да: - Әйдә, атларны эчереп киләбез,  - дип , утлавыкка таба кузгалды. Без яннарына килеп чыкканда, атлар куаклар арасына кереп ышыкланганнар, бер-берсенең  җилкәсен, муенын кашып торалар иде. Безне күргәч, безгә карап, буйсынулы кыяфәттә тынып калдылар.
 
Без атларны эчереп кайтканда, төш авышкан иде инде. Кояшның ягымлы җылысы күлмәгем аша үтеп керә дә, тәнемә кагыла, күңелемдә билгесез кузгалыш уята, хәрәкәткә, нәрсәдер булдырырга этәрә. Җилкәмә аскан нукталарны җыештырып тотам да, мин бабайны узып, йөгереп китәм, аңардан алда тукталышка кайтып җитәм. Мондагы хәят ошый миңа. Мәйданчык уртасында тукталган  арба, аңа сөялгән капчыклар, камытлар, дуга, янәшәдә генә һаман  да пыскып янып яткан учак, ә читтәрәк иртәнге аш урыны. Өй җылысы тоям мин монда.
 
Бабай озак көттерми. Килә-килешкә үк арба астыннан безнең биштәрләребезне эләктерә килә, аларны ашъяулык өстенә ташлый да, учак янына килеп чүгәли. Көл өемен таратып ыргыта, пешкән бәрәңгеләрне учына кыскалап карый да, чирәм өстенә ташлый. 
 
- Алып кит тә, ашъяулык астына куй үзләрен. 
 
Бу сүзләр миңа кагыла. Нукталарымны җилкәмнән алып, арбага ташлыйм да, бабайның боерыгын үтәргә керешәм. 
 
Табында ризыкларыбыз мулдан булды. Көлдә пешкән бәрәңгеләр янына катык шешәләре ятты, шунда ук пешкән йомыркалар урын алды, бабайның кул астына калай чәйнек тә килеп утырды. Иң ахырдан ул кулына ярым тулы ипине алды да, аны күкрәгенә кысып, зур пәкесе белән нәзек телемнәргә телгәч, телемнәрне көрәк кебек зур учларына җыеп, утырган урыныннан алга иелеп, ашъяулык уртасына куйды. Тынымны да алмыйча карап утырдым мин бабайның шундый дикъкатьле хәрәкәтенә.
 
- Я, оедыңмы әллә, ашый башла! Бисмлләһир-рәхмәнир-рәхим, -  дигәч кенә, кузгалдым.
 
Ашап-эчеп туйгач, дога кылдык. Аннары табын өстенә күз йөгертеп, аны җыештытырга, юарга дигәннәрен юарга, барысын бергә ашъяулыкка төреп куярга кушты бабай. Тагын бераздан урыныннан торып, артыбызда Чирмешәнгә терәлеп яткан,  сөрелмәгән җир өстенә китеп югалды.
 
Ул кушканнарны мин бик тиз башкардым, суга гына кермәдем, иртән күргән чуртан балыгы һаман мине куркыта иде әле. Савытларны ярдан торып юдым. Атларны да куып килдем. Ашау-эчү урынына җәеп салган торыпша өстенә сузылып яттым да, аларны күзәтергә керештем. Ике атның берсе, зур, кара алаша безнеке бит ул. Әтием аны колын чагында Чистай базарында сатып алган. Әнием карап-тәрбияләп үстергән. Әнием аны бик яраткан, хәзер дә исенә төшереп, әсәрләнеп сөйли. 
 
- Йортка чыгып күренер хәлем калмады, йөгереп килә дә, борыны белән үземне төрткәли башлый, ияреп йөри – сөт сорый. Бер чиләк аерткан сөтне бер тыгылуда эчеп бетерә. Аннары икешәр чиләк эчә башлады. Җигелә башлагач та сөт эчердем мин аңа...
 
Хәзер кара алаша карт инде. Камытлыгын, җилкәсен, ыңгырчак астын ап-ак йон баскан, коерыгында, ялында да ак кыллар күп. Шулай да ул безнең бригада да иң көчле ат санала. Ашлык суга торган машинаны (аны бездә “Сложный” дип атыйлар) күчереп йөрткәндә гел аны җигәләр.
 
Атыбызны күз алдына китергәндә, тәнемдә ниндидер кузгалыш тоям, башымны күтәрәм дә, барлыйм аларны. Алар китеп тә барганнар инде. Сикереп торам да утлавыкка таба ашыгып китәм. Биш-алты адым атлагач та, куаклар ышыгында басып торган атларны күреп алам. Тынычланам. Монда гына бит, атларым. Бабай күренсә шунда ук куып китерәм үзләрен. Күңелем белән бабайны эзләргә тотынам. Тирә-ягыма әйләнеп карыйм, кишәрлеккә барып киләм. Шуннан арба янына килгәндә, алдымдагы ачыклыктан шактый еракта – камыл өстендә тезләнеп утырган бабайны күреп алам. Акрын гына шунда таба атлыйм. Барып җитмим, беркадәр ераклыкта аның артында тукталам да, тезләнеп җиргә утырам. 
 
Кайблага карап утырган бабай башта селкенми дә кебек тоела миңа. Намаз укый, дип уйлап алам. Кинәт шул ук мизгелдә аның аркасы калтыраганын күрәм. Иңбашлары,  җилкәсе тетрәнеп калтырана бабайның. Курку катыш шом йөгерә йөрәгемә, урынымнан сикереп торам, елый бит бабай, дигән уй башымны ярып керә. Берничә секунд кая барырга белмичә торгач, мин артка чигенәм, артым белән биш-алты адым ясагач, борылып тукталышка йөгерәм. Монда да туктый алмыйм, кишәрлеккә барам, атлар янына кайтам. 
 
Шактый вакыт буталып йөрдем тукталыш мәйданында, тәнемдәге кузгалыш, башымдагы уйлар кайдадыр китеп югалганчы. Хәлсезләнеп, бушап калдым. Ниһаять, әлеге торыпша өстенә кайтып яттым. Шунда йокыга да киткәнмен. 
 
Тынычланган халәттә, канәгатьле тойгы белән уяндым мин. Торып баскач та, иң беренче кишәрлек кырыенда тырмаларга җигелгән атларны күреп алдым. Шунда ук бабай да күренә. 
 
Яннарына килсәм, атлар җигелгән, тырмалар тагылган, капчыкларның авызлары да чишелгән. Бабай ат муенына таба иелгән дә, камыт бавына паструмканы бәйләп бетереп кайнаша. 
 
- Я, кил монда, - ди ул, мине күрүгә. Үзе тырмалар артына чыгып баса да, кулларына дилбегәне тота: - Бисмилләһир- рахмәнир- рәхим. Ягез, әле, хайваннар! 
 
Бабай дилбегәне кага, атлар кузгала, паструмкалар тартыла, тырма тешләре туфракны ярып керә. 
 
- Әйдүк, хайваннар...! Адымнар ешая, атларның сыртлары кабара, борыннары җиргә якыная. 
 
- Ягалай..! Яңа боерык яңгырый һәм җигем чирәмлек янәшәсенә юнәлә. Тырмалар артыннан туфрак тигезләнеп, йомшарып кала. Бабай әледән-әле артына борылып карый, эшеннән канәгать кыяфәттә һаман атларга эндәшә: - Ягез әле, ягез әле, хайваннар..!
 
Шактый шулай баргач, ул атларны туктатты, алларына чыгып, камытлыкларына кагылды, паструмкаларны тигезләп бәйләде, барлык шундый бәйләнеш нокталарны куллары белән капшап узды. Күз алдыннан уздырды. Соңыннан дилбегәсен яңадан кулына тотып, кабат атларга эндәште: - Ягез, әле, хайваннарым! Җигем алга кузгала. Чәчүлекнең аргы башына җиткәч, атлар чирәмгә үк чыгарып туктатылды. Тырмаларны чистартып,  былтыргы үлән калдыкларын, җир өстеннән чыгарып ташлагач, бабай аларны бастырып, тешләрен барлап чыкты да, мине арба янына ачкыч алып килергә йөгертте. Тырма тешләрен ныгытып бетереп, агрегатны яңадан туфракка керткәндә, бабайның халәте тагын да кәефлерәк, җитезрәк күренде миңа. Агрегатны буразнага кертеп бастыргач, ул мине үз янына чакырды. Инде атларны кузгатып, бераз баргач, дилбегәне миңа сузды: - Мә, тот, атларны! Кош тоткандай кабаланып  мин дилбегәгә ябыштым. Әмма ләкин ипләп тотып өлгергәнче атлар шып туктадылар. 
 
- Я, кузгат үзләрен, - ди бабай, көлемсерәп. Мин дилбегәне кагам: - На! На! - дип кычкырып, аякларым белән җиргә тибәм, кузгалыш юк, атлар кымшанмыйлар да..
 
Бабай янәшәмә килә, кулымнан дилбегәне ала да, атларның сыртларында уйнатып, үзенең сүзләрен кабатлый: - Ягез, әле, хайваннар! Хайваннар җәһәт кузгалып китә. 
 
- Бар, арбадан чыбыркыны алып кил, - ди бабай, тукталыш ягына ымлап. ..Тик чыбыркы да булышмады миңа. Дилбегәне тагын-тагын бабай алды кулларына, атларны көйләп, юлга салгач кына бирде миңа. 
 
Көн кичкә авышып, кояш “куянга атлангач” кына тәмамладык без чәчүлек тырмалауны! Кишәрлекнең күп өлешен икешәр кат эшләдек, тапталган җирләрне, юл буйларын бабай көрәк белән казыштырды да, яңадан тырмалатты. Кояш офыкка якынлашканда, безнең чәчүлек өстәл өсте кебек тигез, туфрагы йомшартылган, урыны-урыны белән дым тартып ята иде. 
 
- Атларны чирәмгә чыгар, - диде бабай, кулы белән чирәмлеккә күрсәтеп.Үзе кояшка карый-карый тукталышка ашыкты. Бераздан сул кулына орлык тутырган чиләкне кочаклап тотып, җир өстенә атлады. 
 
- Аллага тапшырдык! Билмилләһир-рахмәнир- рәхим. Зур уңыш бирсәң  иде, Ходам! Көрәктән дә зур кулы белән чиләктән чумырып киндер (орлыгын киндераш) алып киң итеп кизәнеп алдына сипте: - Тапшырдым үзеңә,  Ходам! Ул тагын чиләктән орлык алды, тагын таратып сипте, ә үзе акрынлап артка чигенде. Бабай учыннан сибелгән орлык бөртекләре кичке кояш нурларында чыланып, кара туфракка яттылар. Шулай киеренеп селтәнә- селтәнә ул ераклашты, бераздан чиләген тотып, орлык артыннан капчыклар янына килгәндә, миңа атларны кузгатып, чәчүлек өстенә керергә кушты: - Минем арттан тырмалап бар! Ашыкма, акрын гына! Чи калдырма! Аң бул, чи калдырма!
 
Атлар бу юлы тыңладылар мине. Дилбегәгә кагылуым булды, колакларын торгызып, боерык көттеләр, әйбәтләп эндәшкәч, кузгалып та киттеләр. Күңелемдә зур канәгатьлек, шатлык хисе тоеп, атларны чирәмнән чәчүлеккә борып керттем һәм тырмалар белән туфрак өстендә таралып яткан орлык бөртекләрен күмдереп, алга әйдәдем. 
 
Зур, кызыл түгәрәккә әверелгән кичке кояш аскы өлеше белән офыктагы калкулык өстенә кагылган минутларда без эшебезне тәмам төгәлләдек. Бабай тимер көрәген иңбашына күтәреп, тагын бер кат кишәрлекне әйләнеп чыкты. Аннары артыннан агрегатны ияртеп, борылыштагы ялгышларны күмдереп тигезләде дә, чирәмгә чыгарып бастырып, атларны тугара башлады. 
 
- Караңгы төшә, бит, ашыгыйк,  - диде ул, үзалдына сөйләнгән кебек, тыныч кына.
 
Атларны тугарып, тукталышка килеп, кара алашаны арбага җиккәнче тәмам караңгыланды. Торыпшаны, бушаган капчыкларны, кием-салымнарны арба чокырына ташлап, өсләренә утырып, кайту юлына чыкканда, офыкта кояш баткан юнәлештә генә сизелер-сизелмәс аклык күрергә була иде. 
 
Атларыбыз җәһәт кузгалып киттеләр. Тагын бер мизгелдә төнге тынлыкта колакта черки безелдәгән тавыш та югалды. Бары тик көпчәкләр дыңгырдаган, ат тояклары тупырдаган тавышлар гына астыннан чыгып, шундук караңгы һавада  сеңеп, күңел кичерешләрен биләп алдылар. 
 
 Икенче көнне дә иртән килдек без монда. Кояш чыгып, яңа көн туа башлаганда гына килеп җиттек. Бу юлы олавыбыз аттан да биегрәк киндер орлыгы тутырган капчыклардан тора. Капчыклар торыпша белән капланган һәм шырпылаган да. Бабай атларны куаламый, тапталган тигез юлга чыккач кына кулындагы дилбегәсен каккалап эндәшкәләсә дә, атлар үз көйләренә атлыйлар, йөгебез авыр да, биек тә. Тигезсез юлдан барганда арба хәтәр чайкалып та куя. Чайкалганда безне дә хәтәр селкетә..
 
Кичәге тукталышка килеп җиткәндә, су өстеннән томан күтәрелгән, куаклар арасыннан иртәнге күләгәләр таралган иде инде. Биегрәк куаклыклар өстендә яңа туган яшь яфрак тәңкәләре акрын җилдә бөтерелеп, әрәмә өстенә яшькелт ут чаткылары өстәп торалар. Бүген әрәмә тагын да яшелләнгән, куерган да кебек кабул ителә. 
 
Бабай атларны кичәге кишәрлек читендә туктатты. Олау өстеннән япманы алып ташлап, берничә капчык орлыкны җиргә төшерде. Аннары олауда калган йөк белән атларны йөгәннәреннән тотып, тар сукмактан әрәмә арасына ияртеп кереп китте. Мин олау артыннан иярдем..
 
Алда зур алан ачылды, әйләнә-тирә яктырып китте. Шунда мин алдымда тагын зур сөргән җир күреп алдым...
 
Ул кичәгегә караганда күпкә киң, озын да. Аргы башында – Чирмешән елгасы артында өй түбәләре күренеп тора. 
 
Бу нинди авыл икән, дип уйлыйм, зур кызыксыну белән  һәм атларны узып сөргән җиргә кереп басам. Ул арада атлар да туктала. 
 
Бабай атларны тугарырга керешә. Әледән-әле Чирмешән артындагы өй түбәләренә күз ата да, шунда ук миңа боерыгын бирә: - Атларны хәзер үк тырмаларга җигә башларсың.
 
- Бу нинди авыл? –дип сорыйм мин, күңелемдәге төерне тизрәк чишәргә тырышып.
 
- Чуваш авылы, - ди бабай. – Чувашлар яши монда, - үзе шул арада төпкә җиккән атны тәртә арасыннан чыгара, тагып килгән атка янәшә бастыра, тезгеннәрен миңа тоттыра: - Бар, җигә тор! Мин хәзер барып җитәм!
 
Атларны артымнан ияртеп мин кичәге кишәрлеккә таба юнәләм. Төнгегә дип чорнап калдырган паструмкаларны, тияк палкаларын сүтеп, төзеп салганчы бабай килеп тә җитә, эш кызулана. Тагын берничә минут вакыт үтүгә тырмалар тагылып бетә, атлар да үз урыннарын алалар. Менә бабайның дәртле тавышы да яңгырый: - Бисмилләһир-рәхмәнир-рәхим! Ягез әле, хайваннар!
 
Ул агрегатны чәчүлеккә кертеп бастыра да, миңа дилбегәне бирә. – Бүген эшебез күп булыр, Ходам ярдәм бирсен! – дип өсти ул. 
 
Шулай ипле, көйле башланды безнең бүген эшебез.Башта кичәге калган җирне чәчеп бетереп, тырмаладык. Аннары яңа җиргә чыктык. Бабай көрәген кулыннан куймый. Чәчүлекнең әле бер башына барып чыга, әле икенче башына килеп җитә, озак-озак бер урында казына. Сәнәк тә ала ул кулына, буразналар өстендә язгы ташудан калган чүп-чарны җыя һәм чәчүлектән читкә чыгарып өя. Яңадан көрәген алып участокны буйларга керешә. Мине дә күзәтә ул. Әледән-әле атларны туктатып, тырмалар астына җыелган чүпне алып ташлый, шунда ук минем кыяфәтемә күз салганын да сизәм. 
 
Көн күтәрелде. өстебездә якты, кояшлы, җылы тын һава урнашты,  җил дә исми, куаклар да селкенми. Һавада берәм-берәм күренгән каргалар да  бу сихри тынычлыкны саклыйлар кебек, яр буенда чыркылдашкан чыпчык көтүе генә тынычлыкны белми, төркем-төркем оешып,  ярдан-ярга очып куналар да канатларын кагып, шатланышалар. 
 
Кырыбызның аргы башы Чирмешән буена чыга һәр әйләнештә мин яр буеннан узам һәм суның ар ягындагы манзарага күз атам. Ошый миңа андагы күренеш: су буенда ук мунча күренә, аның түбәсеннән җиңелчә төтен күтәрелеп тора, мунча янында чирәм өстендә берничә ап-ак кәҗә ятып тора, яннарында бәрәннәре уйнап сикерешә, шунда ук кечкенә генә эт баласы бөтерелә. Ә сулдарак, яр буенда көймә чайкала, ул аркан белән казыкка бәйләнгән, эче буш. 
 
Икенче әйләнештә ярдан мунча артына сузылган, тапталган сукмакны да күреп алам: шуннан төшәдер инде хуҗасы көймә янына, дип уйлыйм һәм кичәге көймәчеләр күз алдыма килә, күңелем кузгала, ашкына башлый. 
 
- Атларыңны кара, кая барасың? – дигән аваз мине сискәндереп җибәрә, алдыма карасам, җир эченнән  миңа таба бабай атлап килә.  Бер кулы белән ул аяк астына ишарәли, икенче кулында көрәге чайкала.
 
- Чи калдырасың, бит!
 
Мин аргы ярны күзәткән арада атларым буразнадан тайпылганнар, шактый ара җирне чи калдырып барам икән. Дилбегәмне җыеп тотып, атларны тиз генә ягалай төшерергә тырышсам да, өлгерә алмадым. Карт килеп җитеп атларның тезгеннәреннән  эләктереп алды да, үз артыннан ияртеп көйгә салды: - Яңадан узганда тырмалап узарсың, кара аны..!
 
 Төш вакыты күптән узды инде, без эштән туктамадык. Көрәк –сәнәк белән эшләрен бетергәч, бабай капчыкларны чирәмгә бастырып, бауларын чиште, шуларның берсеннән чиләккә тутырып орлык алды да тырмалаган җирләрне чәчәргә тырышты. 
 
Атларым җәһәт кенә буразнага төшсәләр дә, минем күңелемдә кузгалган хисләр тиз басылмады. Мин әледән-әле шул якка карадым. Шушы почмактан ниндидер үзем аңламаган яңарыш көттем. Мунча янында кинәт пәйда булган ике минем кебек малай да кузгалган халәтемә тагын җим өстәделәр. Алар җеп сузалар, кармак чыбыгы көйлиләр, кычкырып сөйләшәләр дә. 
 
Бер үк кармак чыбыкларын тотып, көймә янына төштеләр дә, яр буйлап әрәмә арасына кереп югалдылар. “Балык тотарга киттеләр”, - дип уйлап куям мин, күз алдымда кичәге чуртанны күреп алам, бөтен тәнем аша көнчелек тойгысы йөгереп уза. Бабай киерелеп эшли, кызу эшли ул. Учыннан очкан орлык вак яңгыр бөртекләре кебек һавада таркалып, туфракка ята. 
 
Чиләге бушаган арада ул туктала, чәчкән җирен күзәтеп, әйләнеп йөреп тә  чыга, аннары тәвәккәл адымнар белән капчыклар янына ашыга. Аның кыю хәрәкәте миңа да кагыла. Дилбегәмне тартып тотам да, чыбыркымны болгап, атларны тизләтергә керешәм. Адымнар ешая, ләкин озакка түгел, атлар яңадан үз көйләренә кайталар, башларын игән хәлдә авыр йөкләрен тарта бирәләр.Үткен тырма тешләре ысылдаган тавыш чыгарып, туфракны таркаталар, тигезлиләр, йомшартып та калдыралар. Атларның киеренке адымнары, туфракның ысылдап таркалуы, борылышларда тияк тимерләре чыгырдаган тавыш – барысы бергә миндә канәгатьлек, алгарыш хисләре тудыралар, атлаган саен адымнарым ныгый, сулышым иркенәя..
 
Буш чиләген куенына кыстырып каршыма бабай килә, чиләген бастырып калдыра да, минем янәшәмә үк килеп баса.
 
- Бир миңа дилбегәңне,  - ди ул, куллары белән дилбегәне тотып, әнә чиләкне ал да, кизләүгә барып, су алып кайт. Чиләгеңне тутырыбрак ал!
 
Баштан-аяк өстемә карап ала, атларны әйдәләп, китеп тә бара. “Бисмилләһир-рәхмәни...” – дигән гыйбарәсе генә колагымда эленеп кала. Дилбегәм кулдан киткәч, мин бушап, җиңеләеп китәм. Бабайга ияреп, “бисмилләһир” кәлисәмен кабатлыйм да, чиләкне эләктереп, юлга чыгам. 
 
Ашыкмыйм мин, акрын барам. Башта кояшны күзәтәм, куаклар ышыгыннан чыккач та, аның якты нурлары минем битемә бәрелә дә, күземне йомарга мәҗбүр итә. Бераздан тагын күтәрелеп, кояшка карыйм, тагын шул ук хәл – кыздыра, дип уйлап алам, бер үк аркама кайнар кагылыш та сизәм. Бүген юлымда атлар юк, утлавык буш, һавада зеңгелдәгән тынлык. Күпер өстенә барып җиткәч, түшәм агачлары өстенә чиләгемне каплап куеп, өстенә утырам да, бөтен әйләнә-тирәмдәге мохитне күзәтергә керешәм. Алдымда еракка сузылган болын, аның өстендәге аерым сузылып үсеп утырган каен агачлары, аларны чикләп, уратып аккан зур Чирмешән суы бер карауга ук минем күңелемне биләп алалар. Уйларым ташып чыга һәм мин аларга ияреп, шушы мохитне бер дигәндә кичеп чыгам да, елга артындагы сихри тауларга менеп китәм, очам, йөгерәм мин хыялымда. 
 
Чишмәгә кадәр калган юлны канатланып узам. Тукталышка кайтканда бабай мине җир буе ара каршы чыгып алды. Якынлашкач, ул чиләгемне кулымнан алды, су чайкалып юешләткән ыштан балакларыма күз салганнан соң, бер сүз дә әйтмичә зур адымнар белән китеп барды. Шулай да, мин аның йөзендә җылы караш, канәгатьлек  күрдем. Төшке аш урынын ул кичәге тукталышта җайлаган, учак ягып җибәргән, киндер ашъяулык өстенә үзебез өйдән алып килгән ашамлыкларны букчалардан чыгарып куйган. Кызгылт-кара тукыма өстендә ап-ак катык шешәләре, ак күкәйләр, зур-зур кисәкләргә турап, өеп куйган ипи телемнәрен күреп алгач, авызыма төчкелетм су килде, хәлсезләнеп киттем һәм шунда ук ашъяулык читенә килеп чүмәштем. 
 
- Утыр-утыр, улым, ашый башла. Бисмилләһир-рәхмәни-рәхим. Мин хәзер..
 
Ул калай чәйнекнең суын чайкатып түкте дә, аны чиләктәге чишмә суы белән тутырып, ут өстенә асты. Табынга килеп утыргач та, ашарга керешмәде әле, беркадәр вакыт тыныч кына куаклар ышыгында кырт-кырт күмерепп, солы ашаган атларны күзәтеп утырды да, кинәт кулларын чөеп, дога кылды. Күзләрен, бит алмаларын каплаган зур, кытыршы кулларын төшермичә тагын укыды ул, аннары гына тыныч халәттә табынга күз салды. 
 
- Ныгытып аша, эшебез күп әле, - дип,  миңа әйтеп куйды. 
 
Ашау-эчү вакыты бүген кыска булды. Ашъяулык яныннан торуга бабай атлар янына китте. Аларны эчереп килгәнче мин ул кушканча, табынны җыеп, буш шешәләрне калган ризыклар белән бергә ашъяулыкка чорнап куйдым да, тырмалар янына ашыктым. Атларны ияртеп, бабай да килеп җитте. Инде сыртка якынлашып килгән кичке кояшка карый-карый ул җигемне җайлый, тезгеннәрне кушып бәйли, дилбегәне кора. Шунда ук аны миңа тоттыра. 
 
- Ашыгыбрак эшлә, якты күздә бетерик, - ди дә ул, капчыклар янына китеп бара. Бер дә туктамыйча, ашыгулы халәттә эшләдек без озын көннең калган өлешен, шулай да кайтырга караңгыга калдык. Соңгы буразналарны бабай үзе тырмалады. Баштан чирәм кырыйларын җентекләп тырмалап узды, аннары кырның баш-башларын тигезләде, уртасына кереп тә, үзенә ошамаган җирләрне яңадан эшкәртте. 
 
Агрегатны арба янына китереп туктаткач, көрәген күтәреп, яңадан кыр өстенә җәяүләп кереп китте. Мин атларны тугарырга керештем. Тирләп чыккан, талчыккан атлар, тыныч, буйсынулы кыяфәттә шуны гына көтәләр иде. 
 
Шушы язгы, матур көннәрдән соң күп еллар үттеинде. Безнең буын эштә тиз өлгерде. 
 
1941 елның 22 июнь иртәсендә Башланган Бөек Ватан сугышы безнең үсешне тизләтте, ул безне өтте дә, көйдерде дә, үҗәт тә итте. Сугыш башланганда 10-11 яшьлек үсмерләр тиз арада авылдагы барлык хезмәткә ия булдылар. Денис авылының “Марс”, дип аталган колхоз идарәсе үзенең 26 июньдә булган утырышында ( сугыш башлануга бары дүрт көн үткән) 12 яшьлек колхозчы балаларын мөстәкыйль рәвештә эшкә тартырга, дигән карар чыгарды. 
 
Инде сугыш беткәч, шул ук балалар илебезнең сугыш астында тапталган җирләрен, таркалган, таушалган сәнгать предприяләрен , җимерелгән шахталарны, заводларны яңадан торгызырга җәлеп ителделәр. Донбасс, Кузбасс кебек олы атамаларга ия бассейннар үзләренә эшче куллар чакырдылар. Авылларда мобилизация башланды. Төркем-төркем кичәге колхозчылар сроклы килешүләр төзеп, Рәсәй киңлекләренә таралдылар. Шундыйларның берсенә кушылып, мин дә бәхет эзләргә чыгып киттем. Озака сузылды бу сәфәр: шахта төзергә дә, күмер чыгарырга да, урман кисәргә дә туры килде. Шушы ук елларда флотта хезмәт итәргә дә өлгердем. Тормышымның бу башлангыч өлешендә мул табышларга ирешергә дә, шатлыклы кичерешләр татырга да насыйп булды. Әмма ләкин авыл урамнары, кыр-болыннарның төсмерләре алышынмадылар. Яшүсмер елларда калебемә нинди матур булып кереп урнашкан булсалар, шулай яши дә бирделәр. Хисләрем, хыялларым алар белән чагылыш тапканда яңардылар, үстеләр генә. Харис бабай кул астында, Зур Чирмешән елгасы буендагы әрәмәлектә киндер орлыгы (ки
ндраш-пәҗи) чәчеп йөргән көннәрем – шундый  истәлекләремнең берсе дә инде. 
 
Менә инде ничә еллар мин туган авылымда яшим. Хыялымда гына тәрбияләнгән басуларны, болыннарны “таптыйм”. Авылдашларыма икмәк игәргә, мал үстерергә булышам. Әлеге әрәмәлек аша да узып йөрим. Узган саен Харис бабайны күз алдыма китерәм, учак янган урынны, чуртан йөзгән су өстен билгеләп узам. Озак еллар буе күңелемне тырнап йөргән сорау да калкып чыга: “Ник тетрәнеп елады икән шунда бабай?”
 
Җәйге көннәрнең берсендә шушы тукталышка тагын килеп чыктым мин. Гаҗәеп матур, кояшлы, тыныч, төпсез зәңгәр күктә бер болыт та юк.  Бары тик эсселек кенә күңелне борчый. Күрәм, әрәмә арасында маллар таралган, симертелә торган үгезләр икән алар! Төркем-төркем оешып, пәҗи чәчкән урында әвәрә килеп сөзешәләр, сикерешәләр, әрәмәне тетрәтеп, үгез үкергән тавыш та яңгырый. Ярдан ерак түгел - калкулыкта бишмәте белән башын каплап, чирәмдә  яткан бер кеше күренә. Атымнан төшеп, аның янына киләм. Бәндәм йоклый. Каты йоклый, кычкырып дәшкәнгә дә җавап бирми. Тезләнеп утырып, үзен уятырга керешәм. Өстеннән бишмәтен тартып төшерәм, төрткәлим. Ниһаять, башын күтәрә ул, ләкин бернәрсә дә күрми, киредән ята. Бераздан торыр әле,  - дип уйлап алам да, бабайның беренче көнне чәчкән кишәрлегенә таба – үгезләр янына китеп барам. 
 
Үгезләргә рәхәт монда. Иркен. Мәш киләләр,  сөзешәләр, куышалар. Кинәт туктап миңа таба шикле караш ташлыйлар. Сагаеп кына яннарыннан узып, кишәрлек өстенә чыгам. Мондагы гамъсезлекне күргәч, йөрәгем кысыла, тибеше ешая, алга таба барасым килми...Каршылыклы тойгылар кичереп, көтүче янына әйләнеп кайтам.Ул торган инде, тезләрен чәнчеп, аларны куллары белән кочаклап утыра, ләкин аякка басып китәрлек хәле юк әле. Саубуллашып, атыма утырып, китеп барам.
 
Кич белән эштән кайтып кергәндә, әтием белән Кәшиф бабам идән уртасында намазлыкка басарга җыеналар иде. Ишектән мин килеп кергәнне күргәч, бераз тоткарланып торсалар да, диварга эленгән күкеле сәгать тавышы аларны намазлыкка этәрде. Олылар инде алар, икесе дә сиксәннең өстендә , хәзер шулай көндезләрен, кичләрен дә очрашкалап,  озак-озак сөйләшеп утыралар. Чәйләп тә алалар. Вакыты кергәч, намазга басалар. Бүген дә шулай булды
 
Картлар намазда вакытта хатыным өстәлдә табын хәзерләде. Намаз тәмамлангач, бергәләп, чәйгә утырдык.
 
- Бигрәк көннәр матур тора,  - дип куйды бабай, миңа карап. Кырларда эшли аласызмы? Быел чөгендерне дә күп чәчкәнсез икән. Эшлисезме соң үзен?
 
- Күбрәк булды да, ләкин артык түгел, сотыена кадәр бүлеп алдылар, - дим, ышанычлы итеп. Бүген бөтен кеше чөгендер өстендә, утыйлар, матыйклыйлар.
 
- Бүген ул шулайдыр инде, көннәр бик матур тора бит. Көзе дә шундый булса, иншалла, уңышы да булыр әле. 
 
Шикәр чөгендере колхоз басуларына шушы елларда гына килде. Баштан кечкенә мәйданда проба өчен генә чәчелде ул, шулай булса да, былтыргы яңгырлы көз, иртә башланаган салкыннар игүчеләрне бик зур хафага салдылар. Көрәк белән казып чыгару, сабагын өемгә кую. Аннары машиналарга төяп озату кышкы бураннарга кадәр сузылды, эшче халык күңелендә авыр тәэсир калдырды. Бабайның шикәр чөгендерен үстерүгә шикләнеп аравы шуннан килә, дип уйлап алам мин. Һәм чынлап торып, чөгендерне якларга керешәм. Шулай әңгәмә башлана. Бераздан аңа әти дә кушыла. Ләкин ул да минем яклы түгел: Бик соң өлгерә, уңыш җыю салкын яңгырларга кала, эшче халыкның исәнлегенә зыян китерә. Алай гына да түгел,  ди бабай бераз уйланып утыргач: - Көмешкә чыгару хәттин ашты, чөгендергә ияреп килде бит ул кәсеп. Бер-ике ел эчендә авылны басып алды. Картлар борчылып сөйлиләр. Ерак түгел күрше өендә “кызыл туйда” кубып чыккан җәнҗалны исерткеч күплектән, көмешкә чыгару кәсебенең иркенләп китүеннән күрәләр алар.
 
- Шикәр чөгендере үстерү, җитмәсә аннан исерткеч эчемлек булдыру, ислам диненә каршы гамәл, ул туктатылырга тиеш, - ди бабай, кызып китеп, ул урыныннан  кузгалып, йөреп тә китә. Табында тынлык урнаша, чөнки соңгы сүзләр җәмгыятьтәге бүгенге халәткә туры килми, киресенчә аңа каршы хәтәр янау кебек яңгырый. Бераздан карлыккан тавышы белән әти сүз башлый. Алдындагы буш чынаягын ераккарак күчереп куя да, бабайга карап:
 
- Бетермәсләр аны, абзый, шикәр әле генә табынга чыга башлады бит. Моңа кадәр ул әбиләр төенендә генә саклана иде. Менә чөгендергә тиң алмаш яшелчә үстерсәң, суган, кызыл чөгендер, кишер...көзге пычраклардан имин булыр идек. 
 
Мәсьәлә чишелеш тапмый, фикер агышы тарая, тукталыр да иде ул, бәлки, әгәр бабай темасын яңартмаса...
 
Кинәт кенә ул безнең буынга яхшы таныш данлыклы яшелчәче Юныс бабай турында сөйли башлый. Юныс бабайның яшелчә бакчасында (Денис бабай болынында) үстергән яшелчә, җиләк-җимеш төрләрен, бармакларын бөкләп санарга керешә: кыяр, помидор, кишер, кәбестә, алма, карлыган, кура җиләге, җир җиләге...
 
Бабайның йөзе яктырып китә, күзләрендә шаян төсмерләр туа, болар барысы да бер болында үстеләр бит! Кара син нинди Ходай биргән могҗиза бит ул җир, туфрак! Кулларын кушырып, терсәкләре белән өстәлгә таянып, бабай өстенә гаҗәпләнеп карап, аны тыңлап утырган әтием дә елмаеп сүз куша: Юныс абзый үзе дә бер могҗиза иде ул! Денис авылының болынын берничә ел эчендә оҗмах бакчасы итте бит, мәрхүм! 
 
Бабай рәхәтләнеп ризалаша. Хәтердә уелып калган куәтле, тапкыр замандагыларын атаклы бакчачыга тиңләп, сүзен дәвам итә. Печән чабу да, урман кисүдә, җир сөрү, урман-әрәмәлек төпләп, чәчүлек җирләре өстәүдә һәм, гомумән, авылда гомер кичергән һәр ир –атка фарыз эшләрдә танылган шәхесләрне зур ихтирам белән искә ала һәм, кинәт шундыйлар арсында Харис бабайның исемен дә  атап китә. Урынымнан сикереп торудан чак тыелып калам, бөтен сабырлыгымны җыеп, бабайның сүзе беткәнне көтәм. Шунда ук картларга Харис бабай белән кысанкыдагы әрәмәлектә киндраш (киндер орлыгы) чәчеп йөргәнемне, бабайның шунда калтыранып елаганын сөйләп бирдем. Озак сөйләдем ахрысы, чөнки сүзем беткәндә бабайлар борчулы халәттә иделәр. Күз карашларын читләтеп, бераз сүзсез торгач, бабай телгә килде: 
 
- Анда бит Харис абзыйның үз иманасы бар иде. Ә астарак, елгага якын үзе төпләп үзләштергән бер кисәк җире дә бар иде. Сез шунда эшләгәнсез. 
 
Бабай кинәт киселеп, тынып калды. Күзләре дымланганны күрсәтмәскә тырышып, түшәмгә карады, урыныннан да торып китте.
 
- Әйе, әйе, - диде ул тагын бераздан - колхоз оешканчыга кадәр аның анда үз җире, үз иманасы бар иде. Шул җиренә кушып, әрәмәдәге куакларны төпләп, өстәмә кишәрлек булдырган иде. 
 
Бабам тагын уңайсызланып китте, сүзе өзелде, таушалып калды, өстемә сынаулы карап торгач кына дәвам итте:
 
- Җир бит ул - төп байлык, улым! Колхозга кадәр күпме яшәсәк тә, иң беренче җиребезне үрчетергә тырыштык, ана төпчләрен каердык, чирәм казыдык, хыялыбызда шулай итеп, байлык тупладык. Колхозлар килеп чыкты да, атсыз да, җирсез дә калдык. Еламыйча ни эшлисең?!
 
Өйдә кабер тынлыгы урнашты. Бабайлар миннән күзләрен читләштерделәр, авыр тойгы кичерешләренә чумып, тынып калдылар. Шунда тимер көрәген күтәреп, чәчүлек өстендә мәшәкатьләнеп йөргән Харис бабай тагын күз алдыма килеп басты: менә ул чирәмлек белән туфраклык  арасын тигезли, менә зур горданы ватып тарата, менә сәнәккә күтәреп, язгы ташудан өелеп  калган чүп-чарны читкә чыгарып  өя. Ябырылып, колачлап эшли ул. Һәм менә намазда утыра, җилкәләре җыерылган, аркалары калтырана. 
 
- Елагандыр, еламыйча буламы, барыбыз да еладык ул чакта. Атсыз да, җирсез дә калдык. Бабамның үтемле сүзләре кабат-кабат башымны ярып уза, уйларым бутала, югалып та калам.
 
 - Ярар, мин кайтыйм, озак утырдык инде. Таныш тавыш мине уятып җибәрә. Ишек тоткасын кысып тоткан бабам аны ачып, тышка таба атлый, әтием аны озата чыга. 
 
 
Өй эче бушап калды. Монда тирән тынлык урнашты. Әле генә әйтелгән сүзләр, яңгыраган исемнәр, буталган вакыйгалар юкка чыкты. Ләкин йөрәк тибеше басылмады, нәрсәдер аны көйрәтте, аңа җим өстәп торды. 
 
Почмагыннан чыгып, яныма хатыным килде: - Нәрсә уйга чумдың, әллә балтаң суга төштеме? – дип ярым шаяртып, утыргычын яныма шуытып, каршыма ук килеп утырды: 
 
- Беләсеңме, - дип сүзен башлады ул - студент чакта комсомол юлламасы белән Ленинградка бардык без. Шунда автобуска утырып, шәһәрнең истәлекле урыннарын, урамнарын, тарихи биналарын, мәйданнарын күрсәттеләр безгә. Гаҗәпләнү, соклану, таңга калуларның чиге булмады – группабызда күбрәк авылдан килгән студентлар иде.  Менә шунда, бер тукталышта, экскурсия җитәкчесе безнең хәттин ашкан куанычыбызны күреп, болай диде: 
 
- Бу шәһәр Адәм сөякләре өстендә тора. Моны төзегән вакытта йөз меңләгән рәсәйлеләр землянкаларда гомер кичереп, ачлыктан, ялангачлыктан интегеп  үлгәннәр. Бигрәк тә, иң күбе казанлылар кырылганнар монда. 
 
Өстебезгә су койган кебек булды. Кинәт басылып, тынып калдык. Әтиләр сөйләшеп утырганда шушы моментларны исемә төшереп, уйланып утырдым әле. Ялгышаммы, юкмы, анысын әйтә алмыйм, әмма ләкин әтиләрнең язмышы шушы Ленинград шәһәрен төзегән кеше язмышларына охшаган кебек тоям мин. Күрәсең, уңдырышлы чәчүлек җирләре дә күктән төшмәгән. Аларны шушы авыл халкы булдырган. Кыргый урманнарны кискән, еккан, тамырын каерган, җирен сукалаган, сазлык-баткаклыкларын киптергән. Күпме көч куйганнар, никадәр маңгай тирен түккәннәр! Уйлап кара....
 
- Уйласаң ис китмәле  хәл бу! -  дим мин, хатынымның фикер чылбырына ияреп. – Гасырлар буена фәкать үз көчләре белән тупланган төп казанышларын тарихи бер борылышта кулларыннан ычкындырганнар да, үзләре әйтмешли, бер мизгелдә атсыз да, җирсез дә калганнар. 
 
Мәкерле чуалыштан көтелмәгән котылу юлын тапкан мосафир кебек хис итәм үземне, як-ягыма каранып, тотарланып та калам. Ләкин фикер агышым тукталмый, алга сөрә: - Шуннан калган бөтен гомерләрен, атлы-җирле көннәрен сагынып, сагышланып яшәгәннәр бит алар! 
 
Озак утырдык без хатыным белән оясыннан егылып төшкән кош баласыдый, бүгенге халәтебезне, аның тирәсендәге хәтәр киртәләрне барлап, катлаулы сорауларга җавап эзләп. Тәрәзә артында кузгалыш тоеп, мал тавышлары ишетелә башлагач, туып килгән яңа таң кагылышы безне урыныбыздан кузгатты, аякка бастырды. Тагын бераздан көнчыгыш офыкта болытлар өеме артында көн яктылыгы күренде. Авылда яңа эш көне башланды. 
 
Равил Нурмөхәммәтов.
Шенталы районының  Денис авылында
гомер буе колхоз рәисе булып хезмәт иткән,
89 яшьлек хезмәт ветераны.
 
 

 


---
Бердәмлек
№ --- | 27.12.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»