|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.06.2009 Җәмгыять
ТУГАН ҖИРГӘ КАЙТТЫЗиратның яшелләнеп килгән агачларында сайраган кошларны сискәндереп залп яңгырады. Хәер, кошларны гына түгел, хәрби залп бу вакытта кабер янында булган һәркемне сискәндерде һәм тетрәтте дә... Хәрби оркестр уйный... Мондый вакыйга көн дә булмый. Минем, мәсәлән, кинода гына күргәнем бар иде. Тамакта төер, күзләрдә яшь... Озын буйлы, таза-сау, чибәр, талантлы 31 яшьлек гаилә башлыгы 1941 елда Ватанны сакларга дип сугышка чыгып китә. 1943нең маенда һәлак була. Хатыны, улы, кызы, «бәлки исәндер, бәлки кайтып та керер», дигән могҗизага өметләнеп, шактый көтәләр үзләренең газиз кешеләрен – Гыйльметдин Газизовны...
66 елдан соң ул чынлап та туган җиренә «кайтты» - посылканы хәтерләткән кечкенә фанера тартмада... Әтисенең сөякләре салынган шул тартманы, 71 яшьлек улы Гильдус Газизов Новгород якларыннан алып кайтты. Канлы, утлы сугыш узган җиребезнең кочагында әле исәпсез-хисапсыз, исемсез - билгесез күпме сугышчыларның гүрен тапмаган гәүдәләре ята. Фидакарь эзләүчеләр ярдәме белән алар берәмләп-берәмләп булса да табыла: хөрмәт белән йә туганнар каберлегенә җирләнә, йә иң бәхетлеләренең (хәер, аларны бәхетле дип әйтеп буламыни...) сөякләре булса да туган җиргә кайта. Әйе, әгәр исем-фамилия, адрес язылган медальон табылса, аларның туганнары да исән булса, алар инде исемле кабергә әйләнә. Күптән түгел табылган гәүдәнең Гыйльметдин Газизовныкы икәнлеген тану медальоны аркасында мөмкин була. Бу хакта Татарстан хәрби комиссариатына хәбәр ителә. Улы Гильдус, кызы Дилә Казанда яши икән. Әниләре инде күптән вафат. Алар әтиләрен, 198 солдат белән бергә туганнар каберлегенә түгел, әнисе каберенә җирләргә карар кылалар һәм быел 22 май көнне Гыйльметдин Газизов Казанның татар зиратында үзенең мәңгелек тыныч урынын тапты. Г.Газизовның балалары Гильдус абый (ул бик тә әтисенә охшаган икән) һәм Дилә апа икесе дә югары белем алган сәнгать җанлы, зыялы кешеләр: берсе – инженер, икенчесе – инглиз теле белгече, гаиләләре, балалары бар, үзләре лаеклы ялда. Бу көнне аларның да күзләрендә мөлдерәмә тулы яшь иде – сөенечле сагыш яшьләре... Хәер, күпне күргән ирләр – директорыбыз Шамил Закиров, артист Әсхәт Хисмәт һ.б. да шулай тәэсирләнде бу мизгелдә.
Бу хакта тәфсилләп язуымның сәбәбе бар. Гыйльметдин Газиз улы Газизов сугышка Татар дәүләт академия театрыннан киткән артист. Ул Әлмәт районының Биш Мунча авылында 1910 елның 25 апрелендә умартачы гаиләсендә туган. Тышкы кыяфәте дә сәхнә өчен килешеп торган, җырларга яратучы талантлы бу егетне театр техникумына кабул итәләр. Рәшидә Җиһаншиналар белән бер чорда укып, Кәрим Тинчурин кебек осталардан белем ала ул. 1936 елдан сугышка киткәнче Академия театрының артисты була. Башта яшь артистларга гадәттә эпизод рольләре генә бирелә. Г.Газизов тора-бара зур, үзенчәлекле образларда күренә башлый. Марат («Таймасовлар», Т.Гыйззәт), Рольф («Профессор Мамлок», Ф.Вольф), Мурзавецкий («Бүреләр һәм сарыклар», А.Островский), Керубино («Фигароның өйләнүе», П.Бомарше) – аның Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә тудырырга өлгергән образлары. Г.Газизовның балалары сөйләвеннән шуны да белдек: әтиләренең беренче мәхәббәте артистка Марзия Миңлебаева булган икән...
Сугышка алар театр артисты, дусты Гали Надрюков белән бергә алыналар. Гали абыйга яңадан сәхнәгә әйләнеп кайтырга, зур иҗат юлы узарга, мактаулы исемнәр алырга, озак яшәргә насыйп була.
Туган илне саклар өчен фронтка, ут эченә киткән Камал театры артистларының, хезмәткәрләренең егермесе әйләнеп кайтмый – сугыш кырында ятып кала. Бу көннәрдә без театрда аларның исемнәре язылган хәтер тактасына аеруча сагыш һәм тирән рәхмәт белән карыйбыз. Җәсәдләре кайда гына булса да, рухлары шат булсын иде. Амин!
Луара ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|