поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.12.2015 Мәдәният

Турквижн ни күрсәтер?

Бу җыр конкурсы ачылгач, менә, ичмасам, без күптән көткән чара, дип бик сөенгән идем. Төрки халыкларны бер мәйданга тупларга алынган чаралар әллә ни күп түгел бит әлегә. Бар алар барлыкка, әмма санап чыгарга бер кул бармаклары да җитә: “Төрксой” оешмасының төрки театрлар фестивале (бусы иң күләмле, иң шау-шулы һәм иң тәэсирлесе, әлбәттә), башкорт кардәшләребез башлап җибәргән “Туганлык” конкурсы, яңарак ачылган төрки шигырь фестивале...

Мөселман киносы фестиваленда күп кенә төрки кардәшләребезнең фильмнары катнаша, бер-беребезне танып белергә, туганлык яңартырга ярдәм итә. Ә менә җыр сәнгатенә килгәндә, андый уртак чараларыбыз юк дәрәҗәсендә иде әлегә. Дөрес, интернет заманында яшибез: төрек җырын тыңлыйсың киләме, казахныкынмы, Себердә яшәүче төркиләр – якут, тыва, алтай халыкларының көйләренме, эзләп тап та, тыңла! Әйтик, менә бер социаль челтәрдә, мәсәлән, фейсбукта утырып кына да, көн саен дуслардан әллә күпме җыр клиплары, төрле видеолар кабул итеп торам мин. Нәсимә дустым казах җырлары тыңлап җенләнә, миңа матур-матур клиплар җибәреп тора. Тывалы Алтынбәк үз халкының җырчылары, уенчылары белән таныштыра! Йошкар-Оладан Рамай Юлдаш Ногай фольклорына мөкиббән: Әстерхан ногайларының үзләренчә сөйләп, аннары чип-чиста татарча, нәкъ безнеңчә җырлавына исем китеп, карап утырам. Кырымтатарларны, гомумән, әйткән дә юк, заманында үзем дә Казандагы кырымтатар студентларының ансамбленда җырлап йөрдем. Әле тагын казах, үзбәк, төрек, азәрбайҗан, башкорт, чуаш җырларын беләм. Шуңа күрә дә Турквижн фестивален зур өметләр баглап каршы алдым. Былтыр, аның икенчесе Казанда узган көннәрдә, мин Башкортстанда, туган авылымда яшәп ята идем. Рекламаны тыңлап, интернет аша “Мәйдан” телевидениесен карарга әзерләндем. (Уфадан, башкортларның “Курай” телеканалы аша да туры трансляция бара иде, әмма ләкин ул каналның сигналы никтер “кәҗәләнеп” торды да, “Мәйдан”га күчтем). Дөресен әйтим, әллә ни ләззәтле булып чыкмады ул фестиваль. Артык шау-шулы, колак тондыргыч, электрон музыкалы чыгышлар, төрки дип аталса да, урысчалы-төрекчәле алып бару, милли колоритның бик тә чамалы булуы белән күңелгә ятып бетмәгән иде. Җиңүчене билгеләүләре дә, кемнең кулында, шуның авызында, дигән сымаграк килеп чыкты: Казанда узганга күрә генә беренчелекне бирделәр бугай.

Айдар Сөләйманның “Атлар чаба” җырын хәтерлисездер әле бәлки:

 
Конкурсның беренчесе Төркиядә, Искешәһәрдә башланып киткән иде, быелгысы янә шул якка, ләкин бу юлы төрекләрнең бик зур шәһәренә, асылда, икенче башкаласына кайта. Алып бару теленә килгәндә, былтыргысының күбрәк урысча бару сәбәбен “Мәйдан” телеканалы директоры Дамир әфәнде Дәүләтшин болайрак аңлатты: беренчедән, каналның лицензиясендә күрсәтелгән телләр арасында татар, инглиз һәм урыс теле бар; икенчедән, Русия республикаларыннан, әйтик, Якутия, Тыва, Чувашиядән килгән катнашучылар татарча аңламый, аларга барыбер урысча сөйләми булмый. 
 
Ә менә Төркиядән трансляция вакытында “Мәйдан”чылар төрекчәдән кайсы телгә тәрҗемә итәрләр – татарчагамы, урысчагамы – әлегә хәл ителмәгән. Тәрҗемәнең бөтенләй булмавы да бар.
 
Сүз уңаеннан, быелгы сайлап алу турын алып барган Гөлнара Муллануровага, Эдуард Үтәгәновка (икесе дә “Мәйдан” каналы журналистлары) һәм кечкенә Мәдинәгә рәхмәт әйтергә кирәктер – ике телдә дә матур сөйлиләр.
 
Ноябрьнең уникесендә “Пирамида” залында шул бәйгегә Татарстаннан яшь җырчылар сайлап алу концерты узды. Аны кемнәрдер “Мәйдан” телеканалыннан турыдан-туры карагандыр бәлки. Җылы өйләрендә генә утырган тамашачы бездән – концерт залында утыручылардан бәхетлерәк тә булгандыр әле ул кичтә. Ник дигәндә, беренчедән, этең дә өйдән чыкмаслык юеш, карлы-яңгырлы шыксыз кич иде ул. Ә икенчедән, ике сәгать ярым вакыт арасында тагы шул дөбер-шатырлы, электрон музыкалы җырлар тыңлап, башларыбыз тәмам түнеп кайттык. Бер караганда, аңларга да була кебек: Турквижн – халык көйләренә, фольклорга юнәлтелгән конкурс түгел, ул заманча эстрада җырлары конкурсы. Ләкин эстрада, заманчалык дигәнне ни өчен башкаручыларның барысы да бер үк төрле аңлый икән соң? Ягымлы, “тере” уен кораллары яңгырашын кушсаң, җырлавың архаик килеп чыга дип уйлыйлардыр инде, күрәсең. Әйтергә кирәк, Зарина Вилданова исемле кыз башкарган “Олы юлның тузаны” җырының аккомпанементы, гәрчә шул ук электрон музыка мисалы булса да, бик тә үзенчәлекле кебек тоелды: каяндыр ерактан килеп яткан атлар пошкырганы, тояк, кыңгырау авазлары яңгырый, аннары музыка көчәя барып, тизрәк ритмга күчә...
 
“Олы юлның тузаны”н фольклор экспедицияләре язмалары арасыннан казып табып алган, эшкәрткән һәм Таһир Якупов тавышы ярдәмендә халыкка кире кайтарган шәхес – Лима Кустабаева бүген, жюрида утырып, әлеге башкаруны ничек кабул итте икән?
 
– Һәр заман үзе белән яңача интонацияләр алып килә, һәр җырчы күптән билгеле җырны да үзенчә тоя, үзенчә шәрехли. Җыр үзе онытылмый икән, менә шунысы яхшы инде, – диде Лима ханым җавабында.
 
Быелгы конкурста балалар да катнаша икән. Тамашада алар зурлар белән чиратлашып җырлады. Казан балалары Мәрьям Хаббанова, Миләүшә Закирова, Адель Хәсәншин, Удмуртиядән килгән Рөстәм Егоров, янә Казаннан Альбина Хөснетдинова, Альбина Ильясова һәм барыбызга да яхшы таныш “Голос” тапшыруында финалга чыккан Сәйдә Мөхәммәтҗанова – һәркайсы үзенчә матур җырладылар. Күбесе халык җырларын заманча эшкәртмәдә тәкъдим итте, электрон музыка “кабыгына” төрелгәнгә күрә, күбесенең үз тавышын япон тактасы гөрселдәве басып китте. Арада Альбина Ильясованың “Су анасы” дигән бик мәгънәле җыры, Альбина Хөснетдинованың “Сандугач”ы бу җәһәттән яхшы якка аерылып торды. Ә Сәйдәбез, озын көйне – “Сахралар”ны сузып, барысыннан да берничә башка югарырак күренде. Аккомпанементы да бик сак, көйнең рәвешенә тәңгәл иде. Һәм нәтиҗәсе дә матур: балалардан нәкъ менә Сәйдә барачак Истанбулга!
 
Миллилек дигәннән. Балалар чыгышларында әлеге хасият ярылып ятса, зурларның күбесендә ул колакка әллә ни чалынмады диярлек. Ә бит, югыйсә, Турквижнда без нәкъ менә үз милләтебезнең – татар халкының музыкаль сурәтен күрсәтергә тиешбездер. Биредә исә миллилек, җыр текстларының татарча булуында һәм сәхнә киемнәренең милли бизәкләрендә генә иде. Әле анда да ун җырчының (зурларны күздә тотам) нибары өчесе генә чын татарча киенгән иде. Чын татарча дигәндә, аңлыйсыздыр, безнең үткән чорлардагы кием үрнәкләре нигезендәрәк тегелгән-чигелгән, борынгылыкны заманчага ялгаган киемнәр турында сүз бара. Әйтик, Алабуга җырчысы Диләрә Мироваеваның килеш-килбәте күз явын алырлык матур иде. Илнар Миранов белән Артур Хәйруллин, үзләре аклы-каралы гына киенгән булсалар, һәр икесенең дә бию төркемнәре миллилеккә, хәтта күбрәге – шәрыкча бизәкләргә төрелгән иде. Бу ике егет һәркайсы аерым чыгыш ясаса да, музыкаль тоемлау, сәхнә хәрәкәтләре ягыннан шактый охшаш булып күренделәр. Тавыш мөмкинлекләре дә бүтәннәр фонында чәчрәп аерылып торды. Юкка түгелдер, Артурга тамашачы сөюе бүләге тапшырылды. Ә Миранов исә, Төркиягә юлланачак төп кандидатларның берсе буларак тәгаенләнде. Аның чыгышы бик әзерлекле иде, билгеле: үзе искитмәле стильле, чибәр, хәрәкәтчән. Антуражы, ягъни үзе тирәсендә биеп-бөтерелеп йөрүчеләре – берсеннән-берсе матуррак киемнәрдән, һәммәсе дә шәрык стилендә. Арткы планда хәтта кояштан саклый торган чатыр-шәмсия дә куйдылар. Чатыр ишеге төбендә борынгы татармы, төрекме яугире киемендәге шыгавыл – ишек сакчысы тора. “Мәңгелек сөю” дигән дәгъвалырак җырын Илнар катлы-катлы шәрык ялтыравыкларына төргән. Нәкъ Шәһрезадә әкиятендәге шикелле инде менә. Әллә төрек көе булды бу, әллә гарәпнеке шунда. Татарлыгы гына бик чамалы: бары тик җырның сүзләре генә безнеңчә. Мондый тырышлыкның сере аерымачык өстә генә ята, билгеле – чыгыш төрек кардәшләрнең күңеленә ошарга тиеш дигән бәләкәй генә хәйлә бар монда. Ләкин татарның, үзен белә-белгәннән бирле, төрек булып та, гарәп булып та беткәне юк. Көйләребез пентатоник өслүбтә, кытай, монгол, япон көйләренә тартым. Якын Шәрык аһәңнәре исә, безгә бөтенләй үк ят булмаса да, барыбер үз үк тә түгел. Бик зәһәр, югары тавышлы Илнарның һәм аңа өмет баглаучыларның әлеге алымы Турквижнда үзен аклармы – әйтүе кыен. Ә Истанбулга, минем уйлавыча, нәкъ менә шушы җырчы барыр, мөгаен. Сайлап алу концертында бу мәсьәлә ачык калган иде, чөнки, ни хикмәттер, Илнарга терсәккә-терсәк тагы бер дәгъвачы – “Ямьле” кызлар төркеме чыкты. Монысы мине бөтенләй дә аптырашта калдырды, чөнки аклы-каралы киемле (ак блуза, ерыклы кара итәк) бу дүрт кызның ни-нәрсә җырлаганы да аңлашылмады, көйләрен һәм сүзләрен галәмәт көчле электрон шау-шу басып китте. Көйләре аз гына колакка эленгән хәлдә, аңардан бер генә булса да татарча аһәң табучы булмагандыр. Кыскасы, “Ямьле”ләрнең чыгышлары бер дә ямьле тоелмады. Мондый җырлауны музыка агрессиясе дип атап буладыр.
 
 
Үзебезчә, татарча моңнан мәхрүм калмаган чыгышлардан Чулпан Гәрәева, Рифат Хөснетдинов, Дарина Фәхретдинова җырлавын аерып алдым. Бу өч җырчының да тавышлары яхшы, үзебезчә, моңлы-сыгылмалы. Ләкин әлеге дә баягы шул дөбер-шатырлы “минусовка”лары яшьләр тавышындагы бәрхетләрне, ефәк-атласларны юньләп ишеттермәде шул! Их, гармун, баян, скрипкага ку-шылып җырласа иде болар, дип үртәлеп утырдым. Гомумән, аккомпанементлары бик тупас.
 
Жюри нәтиҗә ясаган арада, тамашачыга исемнәре яхшы ук таныш берничә җырчының чыгышын тәкъдим иттеләр. Парлылардан – Гүзәлем белән Салават Миңнехановлар, Зарина һәм Ризат Рамазановлар бигрәк күңелле күренде. “Казан егетләре” төркеме бик шәп чыгыш ясады. Менә шул шәп чыгышларда үземә тагын бер күренешне сөзеп алдым әле. Ул да булса, синхронлык чире. Гадирәк итеп әйкәндә, ике яки берничә җырчының бер үк төрле хәрәкәтләнүе, бердәй итеп кул һәм аяк болгавы. Сәхнәдә, гүя тере кешеләр түгел, ә роботлар җырлап йөри. “Казан егетләре” төркеме чыгышындагы мондый синхронлык ялыктырды, хәтта, кызык өчен генә булса да, берәрсе буталып китсен иде, дип утырасың. Альбина Шәрипҗанова исә тәмам һушны алды: бу җырчының тавыш мөмкинлекләре дә, музыкаль тоемлавы да, сәхнә культурасы да соклангыч! Сүз уңаеннан, Альбина быел үзе дә жюри составында иде, профессорлар Лима Кустабаева һәм Венера Ганиева белән беррәттән, яшьрәк сәхнәдәшләренә бәя биреп утырды, аннары үзе дә чыгып җырлады.
 
Шулай итеп, Турквижнга барабыз. Үз дәүләтләрендә яшәп, рәхәтләнеп иҗат итүче казах, кыргыз, төрекмән, үзбәк, азәри, төрек кардәшләребездән ни дәрәҗәдә көчлерәк яки көчсезрәк без? Тыңлаучыга татарның заманча милли йөзен күрсәтә алырбызмы? Русиядә җан асрап ятучы бүтән төрки кардәшләребез янәшәсендә без ничегрәк күренәбез? (Сайлап алу туры, әнә, Башкортстанда инде узган, безнекен күрергә дип, Казанга да килгән иде башкорт журналистлары). Боларын декабрь урталарында күрербез, Алла боерса. Турквижн конкурсы Истанбулда 15нче декабрьдә балалар чыгышлары белән башланып, 17сендә – зурларныкы белән дәвам итәчәк һәм 19ында конкурска йомгак ясалачак. Казаннан “Мәйдан”ны һәм “Туган тел”не (Уфа) карагыз, алар безгә Турквижннан туры трансляция вәгъдә итәләр.
 
P.S. Бәйге нәтиҗәләре буенча Истанбулга Татарстаннан «Ямьле» кызлары (рәсемдә) һәм Сәйдә Мөхәммәтҗанова барырга тиеш иде. Әмма соңгы көннәрдәге вәзгыятькә бәйле рәвештә Татарстан быел Турквижнда катнашмый. 

Зөләйха КЫДАШЕВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 25.12.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»