поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.12.2015 Мәгариф

Татар теле ниемә ул...

Парламентыбыз 14 нче утырышын үткәреп, быелга эшен тәмамлады, әмма баш авыртуына әйләнәчәк кайбер мәсьә­ләләр, депутат “итәгенә тагылып”, яңа елга да чыгачак әле. Иң элек күңелле хәбәрләр җиткерик: шәхси ярдәмче ху­җа­лыкларга дәүләт ярдәменә кагылышлы закон проекты өченче укылышта каралып, бертавыштан диярлек хупланды.

Дөрес, авыл хуҗалыгы бездә язмыш кочагына ташланмады. Милек формалары үзгәреп, шәхси ярдәмче хуҗа­лыклар барлыкка килгәч тә, аларны үстерү, ярдәм итү мәсьәләләрен дәүләт үз кулына алды. Яңа кабул ителгән законда исә дәүләт яр­дәменең нидән гыйбарәт икәне тәфсилләп язылган. Мәсәлән, ху­җалык итү чыгымнарын каплауга биреләчәк субсидияләрне генә алыйк. Алар минифермалар төзү, терлек, кош-корт сатып алу, сыерларны ясалма орлыкландыру буенча хезмәт күрсәтүгә, өч яшьтән өлкәнрәк бияләр сатып алуга, сыер асрауда ветеринария-про­филак­тика чаралары үткәрүгә, элита сортлы орлык һәм утырту материалы, яшелчәчелек белән шөгыль­ләнү өчен материаллар һәм җай­ланма сатып алуга кагыла. Суб­си­дияләрнең нинди максатлар өчен биреләчәген махсус санадым. Авыл кешесенең хезмәт активлыгын арттырырга кирәк, дип рәсми сүзләр сөйләп йөрү – бер нәрсә, авыл агае нинди ярдәмгә таяна алачагын да белеп торсын. Закон кредит ставкасы өлешен каплауга да субсидия билгели. Тик менә суб­сидияләрнең вакытында бирел­мәве турында зарларны да ише­тергә туры килә. 
 
Инде күңелсезрәк хәлләр турында берничә сүз. Утырышта мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстанда мә­гариф үсеше программасының ничек тормышка ашуы хакында чыгыш ясаган иде. Хаклы рәвештә бөтен уңышларыбызны санаганнан соң ике теллелекне саклау һәм үстерүнең, уку йортларында ана телендә белем һәм тәрбия бирүнең, татар телен ана теле һәм дәүләт теле буларак өйрәтүне төп юнәлешләрнең берсе булып калуын да әйтте. Бездә 2030 елга хәтле “Милли мәгарифне үстерү концепциясе” проекты да эшләнгән иде. Тик менә Россия Дәүләт Думасы рәисе С.Нарышкин җитәкчеле­гендәге эшче төркем яңа гына тагын бер концепция эшләде. Бу хакта “ВТ”да язмалар чыккан иде инде. Исегезгә төшерәбез: әгәр шул концепция хупланса һәм аның нигезендә федераль закон кабул ителсә, илдә белем һәм тәрбия бирү фәкать урыс телендә генә алып барылачак.
 
Парламентыбызда Разил Вәлиев җитәкләгән “милли” комитет бу сәер концепция уңаеннан үз сүзен әйтте. Утырышта Россия Хөкүмәте Рәисе Д.Медведевка һәм хөрмәтле иптәш Нарышкинга мөрәҗәгать кабул ителде.
 
Концепциянең сәерлеге, Разил Вәлиев фикеренчә, Россиянең Төп Законына, Телләр турындагы Федераль законга каршы килеп эшләнүендә. Дөрес, Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин С.Нарышкин белән бу хакта сөйләшеп алган икән, Дума рәисе безнең тәкъ­димнәрне, максималь искә алырбыз, дип вәгъдә биргән, ди. Бу “максимальлек”нең нидән гый­барәт булачагы башыма сыймый әлегә. “Тел кисү” мәсьәләсенә татар халкы да үз сүзен әйтергә тиештер. Тик менә үзебезнең халык арасында “татар теле белән кая барасың, ул нигә кирәк?” кебек сүзләр дә еш ишетелә шул. Мәрхүм Туфан Миңнуллинның “Утырып уйлар уйладым” дигән китабындагы бер язма искә төште әле. Бер якташы аңа: “Туфан, татар теле нәрсәгә кирәк инде ул?” – дигән булган. Туфан абый исә: “Синең шикелле наданнарга “надан” дип әйтү өчен кирәк”, – дип җавап биргән. Без “поголовно” урысчага күчеп кенә иң акыллы милләткә әйләнә алырбыз микән дә Россия иң көчле, иң тату илгә әверелерме икән соң? Хәер, урысча белү акыл дәрәҗәсен билгели дип санаучылар арабызда бар әле. Обидно, кәнишне, за державу тоже.
 
P.S. Тел мәсьәләсе Россия Дәү­ләт Советының Мәскәүдә уз­г­ан утырышында да күтәрел­гән. “Төбәкләрдә милли телләрне мәҗ­бүриләп укытырга яра­мый. Бары теләк буенча гына, – дигән ЛДПР лидеры Владимир Жириновский. – Ул телләр 100 чакрым узгач ук юкка чыга. Автобуста нибары ярты сәгатьлек юл”. Жириновский әйтүенчә, мәктәп­ләр­дә хәтта чит тел укытуның да кирәге юк икән. “Мин дүрт тел өйрәндем. Берсе дә кирәк булмаган икән...” – дигән ул.

Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.12.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»