|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.12.2015 Җәмгыять
Казандагы сәүдә үзәгендә бала өстенә боксчы грушасы төягән стеллаж ауган, бала авыр хәлдәТатарстанда баланың сәүдә үзәгендә җитди имгәнүе аркасында җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан тикшерү идарәсе җиткерә. 21 декабрьдә биш кешелек гаилә – өч кечкенә балалы ир белән хатын Казандагы бер сәүдә үзәгендә спорт товарлары сатылучы кибеткә килә. Көтмәгәндә 10 яшьлек малай башына боксчы грушалары төягән стеллаж ава. Тән җәрәхәтләре алган бала хастаханәгә озатыла. Аның хәле авыр дип бәяләнелә. Әлеге факт буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 238 нче маддәсе 2 нче бүлеге "в" пункты буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эше дәвам итә.
--- |
Иң күп укылган
|