поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.12.2015 Җәмгыять

Шәһәр хатынының бер көне

Илфак Шиһапов «Авыл хатынының бер көне...» (12 ноябрь) дигән язмасында: «Бүген тормышны, нигездә, хатын-кызлар алып бара. Шәһәрдә дә, авылда да шулай ул. Соңгысында бигрәк тә...» дип яза. Һәм авыл хатынының иртәдән алып кичкә кадәр бер көненең ничек үткәнен тасвирлап бирә.Ә мин шәһәр хатынының бер көне ничек үткәнен язарга булдым әле.

Күк йөзеннән дә гүзәлрәк тамаша бар: ул да булса, кешенең эчке дөньясы, диләр. Әлеге сүзләр биш бала анасы Таня исемле танышым турындадыр, мөгаен. Искитмәле сабыр, түземле, ару-талуны, зарлануны белмәс ханым ул. «Иртән иң беренче булып торам, төнлә гаиләдә иң соңгысы булып ятам», – ди. Беркөнне көндәлек эшен санап күрсәтте:
– Иртәнге бишенче яртыда йокыдан торам. Иң элек иремне әзерләп эшкә озатам. Ашап китәргә бер төрле ризык, ә эшенә алып барырга икенче төрлене әзерләп өлгертергә кирәк. Ул төзелештә эшли. Иртән-иртүк чыгып китә, кич караңгыда гына кайта. Дүрт балам мәктәптә укый, бишенчесе балалар бакчасына йөри. Үзем балалар бакчасына ярты көнлек эшкә урнаштым.
 
Иртәнге сигезенче яртыларда биш баламны ияртеп чыгып китәм. Мәктәптәгеләрен юл аркылы чыгарып озатам да эшкә барам. Үзләрен генә җибәрергә куркыныч. Машиналар бик кызу йөриләр бит... Бакчада эшем беткәч, чаба-чаба, өйгә кайтам, төшке ашны әзерләргә кирәк. Башка вак-төякләр дә муеннан. Утырып торырга вакыт юк. Төштән соң кечкенәмне алырга барам. Аннары мәктәптән балаларны каршы алам. Кайтып төшке ашны ашатам, савыт-сабаларны юам. Биш балам белән кабат чыгып китәм. Кайсын бассейнга, кайсын бию түгәрәгенә илтеп куям. Шул арада кибеткә кереп, кирәк-яракларны алып чыгам. Балаларны җыеп, өйгә кайтып кергәнче, тугызынчы ярты була. Кичке аш өлгертергә тотынам. Идәннәрне юып алам, кер әйләндерәм...
 
Аннан ирем кайта. Аны каршы алабыз, кичке ашны ашыйбыз. Шуннан балалар белән дәрес әзерлибез. Сәгать унберләрдә аларны йокыга салып, уникенчеләрдә үзем диванга барып авам. Иртәнгегә нәрсә пешерергә инде дип уйлап, йокыга китәм.
 
Ял көне дигәне дә аның өчен ял түгел икән.
– Тәгәрмәчтәге тиен шикелле, атнаны атнага ялгап уза көннәрем. Мин ул көнне юам-җыям, пешерәм-төшерәм дигәндәй... Базарга барып киләбез. Ашамыйча, киенмичә торып булмый бит. Гаилә зур булгач, сорау күп. Аннары җыйнаулашып туганнарыбызга кунакка барып кайтабыз. Кайчак үзләре килә. Кичке якта ирем балалар белән урамга чыгып китә. Аларны уйнатып кертә. Ә мин өй буш калган арада китап укып алырга өлгерәм. Телевизордан яңалыклар белән танышам, – ди Таня. Ут чаткысы диярсең үзен.
 
Әни кешегә болай да күп нәрсәләрне кичерергә туры килә. Балалар авырып китсә, хастаханә юлын таптыйсың, мәктәптә, балалар бакчасында ата-аналар җыелышы дисеңме... Шулай да шәһәр хатыннарын бөтен кеше аңламый. Авылныкылар кебек мал-туар карыйсың юк, дип кенә куя. Шәһәр өе булгач, эш тә юк, буш вакыт та буа буарлык дип уйлыйлардырмы? Шәһәрдә көне буе аяк өстендә эш бетерәм дип чабу авылда терлек карап керү белән бер. Шәһәрнең бер башыннан икенче башына барып җиткәнче генә күпме вакыт китә. Үз-үзеңне карарга да вакыт калмый кайчак...
Шәһәр һәм авыл хатыннарының көннәрен үлчәүгә салсаң, үлчәү телләре тигез күрсәтер иде, мөгаен. Шәһәр хатын-кызын авылныкыннан аермагыз! Шәһәрдә дә тормышны хатын-кыз алып бара.
 
Рузилә Шакирова, Казан.

---
Шәһри Казан
№ --- | 23.12.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»