поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.12.2015 Җәмгыять

“Мин җырлыймын шырдыйны...”

Мәш килеп, зурдан кубып “Татар җыры” эстрада фестивален үткәреп җибәрдек. Ә минем исә ике ел чамасы элек “Казан утлары“ журналында басылган “Җыр өмәсе үткәрик әле!” язмасы исемә килеп төште.

Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Илһам Шакиров, Салават, Рәшит Кәлимуллин, Рәфикъ Юныс кебек әдәбият һәм сәнгать әһелләре, сәхнәбезне ике-өч нотадан әтмәлләнгән, такмактан үрчегән “җыру”лар басып китүенә гаять борчылып, зәвыклы, чын җырлар ярышы, аларны иҗат итүчеләр бәйгесе оештырырга өндиләр анда.

Әмма ләкин ул башлангыч матур хыял гына булып, мәгълүм җырдагы “зәңгәр томан”нарга күмелеп калды бугай.

 Шөкер, күптән түгел генә шаулап-гөрләп үткән “Татар моңы” конкурсы җанга ягымлы, сихәтле аһәңнәргә, татлы, сихри моңнарга тансыккан милләттәшләребезгә саф сулыш өргәндәй булды, рухи канәгатьлек бирде. Сәләтле яшьләр халкыбызның балачактан яхшы таныш, якын борынгы асыл көйләре, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Сара Садыйковаларның бик тә сагындырган, затлы әсәрләре белән йөрәкләрне тетрәнде­реп, үзәкләребезне айкап, күңелләрне иркәләделәр. Фонограммага кушылмыйча, ягъни мәсәлән, “фанера”сыз-нисез, ихластан дулкынлана-дулкынлана, турыдан-туры җырлауны тыңлау бәхете бик сирәк эләгә торган тамашачы  бит  без. Ә болай, шуннан бирле һични үзгәрмәгән, элек­кечә тартып-сузып көй ясап утыручыларның товарын талымсыз башкаручылар радио-телеви­дение аша дөньяга таратуын дәвам иттерә. Һәр почмактан, ти­шектән дигәндәй, күкләрне күкрәтеп яңгыраган аның ише җырларның күбесен компьютерда-мазарда яздырып, чистартып, җайлап, эшкәртеп, очын-очка ялгап “ясау”лары һичкемгә сер түгел хәзер. Хәйран популяр бер рус музыканты нәкъ шул “акыллы машина”ны күздә тотып, “кирәк булса, шкафны да җырлатып була”, дип тикмәгә генә әйтмәгәндер. Берничә ел элек Башкортстандагы гүзәл елга хөр­мәтенә күркәм генә җырны гади авыл карчыгы башкаруында шаклар катып тың­лаганны онытмагансыздыр әле. Анысы да әбинең программист оныгы машина аркылы үткәргән “иҗат“ җи­меше булып чыкты. Шул рәвешле җыр эшләп сату бизнесы гөрләп чәчәк ата торган замана бу.
 
Мин музыкант булмагач, җыр чыгару нечкәлекләрен, нюансларын белмим. Әмма җыр көйләрен аранжировкага салучы таныш егетнең ничегрәк кыландыруын күзә­теп торганым бар. Төссез, моңсыз, күңелсез көйне ипкә китереп, берникадәр “җан” кертү өчен әллә кайлардан гозерләп килә аңа дан-шөһрәткә ымсынган затлар. Һәм бичара җыр кәмәшен рәткә китерә, бизәкли-чуклый, канатлар куя теге оста. Таныш аһәңнәр ише­телеп-ишетелеп китсә китә инде. Анысына кем карап торган? Биш тиенлек, тозсыз такмаклар әнә шулай ерак­ларга оча башлый, иясе акча, дан казана. Чын композиторлар иҗат иткән күптән таныш көйләрнең берсеннән – башын, икенчесеннән урта­сын-койрыгын чәлеп, өр-яңа җыр “чыгарган” ертлач кемсәләр дә бар. Кешенекен уртага салып бергә бутагач, винегрет сыман, боламык бер әйбер килеп чыга шунда. Модный бер тапшыруны да “Музыкаль солянка” дип шуның өчен атаганнардыр бәлки. Мәгънәсез сүз­ләрен дә үзләре үк сызгалап ташлый хәзерге “көй­челәр”.
 
Боларына, ярар инде дип, кул селтибез. Ә менә мәшһүр композиторның илаһи ил­һам килгәндә генә барлыкка килә торган искиткеч гүзәл әсәренә, вакыт үткәч корама ямаулык чәпәгәндәй, башбаштакланып бөтенләй яңа текст тагу кебек иләмсез гамәлне ничек аңларга? Әнә Л.Минголова Сара Садый­кованың мәгълүм көен “Мин яратам сине” дигән бөтенләй икенче бер текстка салып җырлый башлаган. “Алтын барс” бүләген дә алды бугай әле. Баксаң, Сара апа үзәкләрне өзәрлек ул музыканы заманында Шамил Маннаповның “Керфегеңә тамармын мин” дигән шигы­ренә иҗат иткән! Исегезгә төштеме инде? Интернеттан карагач, Садыйкова көенә Минголова җырлый торганы Ләйлә Дәүләтова сүзләре икән. Нинди вөҗдан белән кеше җырын үзләштерергә мөмкин ул? Шушы көннәрдә генә композитор Илгиз Закиров та матбугатта басылган бер әңгәмәсендә: “Сара Садыйкованың бер җырын икенче сүзләр белән җырлап яталар. Үзе ишетсә, и-и, рәнҗер иде”, – дип ачынуын белдерә. Бәлки әле Илгиз шушы ук хәлне күздә тотадыр... Сара апа да, Шамил абый да – хәзер гүр ияләре, авторлык хокукын якларлык туганнары да күренми. Татарстан Республикасының өр-яңа гимны текстын һәм көен раслаганда, элегрәк шул ук музыкага сүзләр язган Рамазан Байтемировның хакын аяк терәп хаклаган, яклаган батыр, әрсез кызы төсле якын кешеләре булса икән алар­ның! Белерләр иде аның мисалында авторлар хокукын ничек бозмаска кирәклеген!
 
Белгечләрдән сораштым, моның киресе булганда, ягъни бер үк шигырьгә төрле композиторның музыка язуы гөнаһ түгел, нормаль кү­ренеш икән үзе. Бу очракта шагыйрьнең дәрәҗәсе, аб­руе гына арта. Әйтик, Фәнис Яруллинның “Сагышларым” дигән җырына 4 кеше көй язган, шул исәптән Нурлат районындагы Зирекле авылыннан Халисә Гобәйдуллина да. Аны да андый-мондый гына түгел, Рамил Миндияр үзе җырлый. Шундый әйбәт артистлар күбрәк булсын иде дип офтанырга гына кала. Сәхнәдә бар көченә акырып такмак әйтә-әйтә, сикергәләп чабып йөрүчеләр буа буарлык. Шамакайлык белән алдыралар. Тукай бүләге лауреаты Шәү­кәт ага Галиевнең “Моң тавышлы булмый” ди­гән тирән мәгънәле сүз­ләреннән хәбәр­дар микән алар, ичмаса?! Их, асылдан-асыл җырлар мөнбәренә күтәрелергә дәгъва итүче һәркемнең ни-нәрсәгә сә­ләтле булуын атаклы “Кара урман” җырын җырлатып сынауны гамәлгә кертәсе иде ул! Байтагы ул “карурман”нан мәңге чыгалмый, адашып йөрер иде, мөгаен. Әлфия апа Авзалова әнә нәрсә ди бит: “И  җаным, кәҗә кебек сикергәләгәндә җырлап буламыни ул, үпкәң авызыңа килеп буыласың ласа”. Хәер, халык зәвыгын боза торган ул башкаручыларга атаклы җырчының фикере нипочем. Үлемсез Әлмәндәр бабай әйтмешли:
 
“Мин җырлыймын шырдыйны,
Шырдый белән бырдыйны,
Мин җырлаган ошамаса,
Үзең җырла шундыйны!”
 
Халык та үз итә бит “тыр-тыр” итеп торучы андый кәсепчеләрне, акчасын биреп тыңлый, алар катында ыгы-зыгы килә. Эстрада “кухня”сында кайнаучы, күп җырлар авторы Алмаз Хәмзин бу хакта сүз чыккач: “Татарга хәзер моң кирәк түгел! Аңа такмак кирәк. Әйдә тыпырдый бирсеннәр!” – дип өметсез төстә кул селтәве белән, бәлки, хаклыдыр да. Югыйсә такмакчыларга мо­ның кадәр мөкиббән булып, сукыр бер тиен тормаслык репертуары өчен кулларында күтәреп йөртмәсләр иде бу кадәр.
 
Шул рәвешле борчылганда, Габдулла Тукайның 1908 елда Мәкәрҗә ярминкәсенә баргач, мәһабәт кунакханә ресторанында чыгыш ясавы турында укыган хатирәләр күңелдә яңара... Эч пошканнан эш булсын дип, “Сәйяр” артистлары белән бергә милли шигырьләр укып, милли җырлар җырларга алына болар. Бер-икесе мандолинада уйный, Тукай исә чын капельмейстерларча хор белән идарә итә. Мөэмин-мө­сел­ман халкы, байгуралар атна буена һәр кичне ул концертны хуплап тамаша кыла, алкышларга күмә. Эшләр уңышлы бара, дип яза әдип­нең адаш дусты Габдулла Кариев. Әмма ләкин көннәрдән беркөнне гармунчы бер ми­шәр абзыйның килеп чыгуы эшне боза. Чакыргач, сәхнәгә менә дә бу, “үнәр“ен күрсәтә башлый. Үзе гармун уйнап, хатыннар тавышы белән урам такмакларын сиптерә генә. Сүзен-ниен сайлап, әдәп саклап тормый гына, яшелле-зәңгәрле, әче тавыш белән, әллә ниләр кылана-кылана юргалап, үзен­чәлекле, әкәмәт итеп җыр­лавы кәефле агай-эне­нең күңеленә хуш килә бит! Урындыклар белән дөбер­дәтә-дөбердәтә, ду килеп сәлам­лиләр. Ярминкә азагына кадәр җырларга да алып калалар үзен. Тукай белән чын артистларның исә хаҗәте бетә! Нишләтәсең аны, сәнгатьне бар дип тә белмәгән, сәхнәдән җиңелчә такмаклар да, кызык-мы­зык­лар гына үлеп яраткан кеше­ләрнең көенә ярап буламы соң?! Менә сиңа капма-каршы ике стильдә, төрлечә җырлау галәмәте, моңлы җырлар башкаручы зыялылар һәм гармун тотып, тозсыз кабак җырлары белән “сыйлаучы” агай. Менә сиңа халык, зәвык аермасы. Бөтен иҗатын, барлыгын туган халкына багышлаган бөек шагыйрь милләттәшләренең мондый талымсызлыгына хурлана, рәнҗи, сызлана, әлбәттә. Соңыннан зур хатага санап, Мәкәрҗәдәге ул концерт өчен гомере буе үкенүе гаҗәпмени?! Тарих кабатлана, диләр. Бу кыйсса эстра­дабызның бүгенге аяныч хә­ленә дә бик тәңгәл килеп тора кебек.

Илдус ДИНДАРОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.12.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»