поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.12.2015 Сәясәт

Риман Гыйлемханов: Әгәр мин Президент булсам...

Язмама мондый исемне үз гомеремдә икенче мәртәбә куям. Беренче тапкыр моннан 25-30 еллар чамасы элек куйганмындыр. Яшь чак, җилле чак дигәндәй, әллә нинди эшләр майтара алырмын кебек тә тоелгандыр, бәлки. Бәлки “максимализм чире” белән авырып китеп, бик белдекле булып кыланасы кил­гәндер. Ә хәзер уйлар башка.

Кая ул Президент булырга хыяллану. Хәзер мин бу вазыйфаның никадәр җаваплы икән­леген бөтен барлыгым белән тоям.

21 декабрьдә Президентыбыз Р.Миңнеханов белән очрашуда әнә шулар хакында уйлап утырдым. Ел саен була торган гадәти бер очрашу иде бу. 
 
Президент журналист халкы алдында узып баручы елга йомгак ясый, “якты киләчәк”не тәгаенли. “Якты киләчәк”не куштырнаклар эченә алсам да, Президент авызыннан төшенкелеккә бирелгән сүзләр ишетмә­дем. Хәер, ул шулай булырга тиеш тә.
 
Яхшы, якты тормыш гаранты булган Президент та заманнан зарланып утырса, безгә башны элмәккә тыгасы гына кала, Алла сакласын!
 
Ике сәгать тирәсе утырдык. Президентның матбугат үзәге хезмәткәрләре журналистларга алдан әзер­ләнгән сорауларны таратып чыктылар. “Сорау-җавап” башлангач, Рөстәм Нургали улы моны үзе дә сизде, ахрысы: “Әллә әзер сорауларны укыйсыз инде?” – дип куйды. “Әйе” дә димәдек, “юк” та димәдек. Сораулар исә бүген ил, Татарстан алдында торган иң әһәмиятле мәсьәләләргә кагыла иде. Алар, асылда, безгә билгеле инде. Миңа “сораулы билет” эләкмәгән иде, шуңа күрә: “Сүз “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Риман Гыйлемхановка бирелә”, – дигәч, аптырап, каушап калдым. Аннан соң, Пре­зиден­ты­бызның эшчәнлеген, Та­тарстанның кайсы юлдан баруын беләбез. Бәлки, эшлекле сөйләшүдән читкә тайпылырга кирәктер, дип уйлап, кисәк кенә күңелгә килгән сорауны бирдем. “31 декабрь төнендә Кремль курантлары суга башлагач, Рөстәм Нургали улы Яңа ел теләкләрен нинди җөмлә белән башлар икән?” – дидем. Президент башта: “Бу хакта нигәдер уйлаган юк иде, – диде дә, – Аллага шө­кер, без исән-сау, дип башлар идем”, – диде. Мин бу сорауны махсус бирдем. Чөн­ки еллар узган саен ке­шенең яшәешкә мөнә­сә­бәте, тормышка таләбе, ки­ләчәккә хыяллары үзгәрә. Президентның: “Аллага шө­кер, без исән-сау”, – диюе  бу инде сау­лык-сәламәтлек те­ләү генә түгел иде, ми­немчә. Бу тормышта барын да кү­реп, бөтен киртәләрне җи­ңәргә әзер булган олпат шәхес сүзләре иде. Исән-сау булсак, барын да эшләрбез, дигән мәгънә тойдым аның сүзләрендә. Бүгенге вәз­гыятькә бәя биргәндә дә заман авырлыгына ишарә ит­мәде Президент, бәлки, “Зарлану гөнаһ булыр иде”, – дип куйды. Ни генә дисәк тә, җитештерү буенча узган елгы күрсәткечне уздырганбыз. Уртача хезмәт хакын 40 процентка арттыру күздә тотыла.
 
Президентны мин еш кына бер көн алда яшәүче кебек итеп күрәм. Телебезгә килеп кергән “нано-тех­нология”, “иннополис” кебек ят сүзләр нәкъ менә Рөстәм Нургали улы исеме белән бәйле түгел микән?
 
Хан заманыннан калган җитештерү ысулларыннан ваз кичү беренче Президентыбыз М.Шәймиев вакытында башланган булса, аның шәкерте Миңнеханов алгарыш-яңарышны тагын да югары баскычка күтәрде дип  әйтә алам. Эшчән­лек­нең берәр өлкәсендә нинди дә булса яңалык килеп чыга икән, берен­челәрдән булып Татарстанны телгә алу инде гадәткә кереп бара. Безнең Рос­сиядә әйдәп баручы төбәк икәнлегебез турында берәү дә бәхәс­ләшми.
Кризистан, замана авыр­лыгыннан зарланучылар са­ны ишәйгән бер вакытта Татарстан әйдәп баручы булып кала бирә. Мин бүген Президентны да, гомумән, республика җи­тәкчелеген дә күккә чөеп мактарга җыен­мыйм. Әмма Рөстәм Нур­гали улының яшәеше­безнең һәр өлкәсенә кагылып, төгәл саннар китереп сөйләве, иртәгесе көнне тәгаенләп өметле сүзләр әйтүе уйландырмый калмады. Инде “Әгәр мин Президент булсам...” дигән исемне бүтән бер генә язмама да куймам. Чөнки республика белән җитәкчелек итү өчен дә сирәк кешегә бирелә торган аерым бер талант, шуның өстенә батырлык, тәвәккәллек тә кирәк икә­нен яхшы аңлыйм.
 
Президент безне – журналист халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, рәхмәтләрен белдерде. Без дә аңа карата изге теләктә калабыз, “Аллага шөкер, без исән әле, алдагы елларда да шулай исән-сау очрашырга язсын!” – дибез.

Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.12.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»