|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.06.2009 Җәмгыять
МИН ПРЕЗИДЕНТ БУЛСАММЫ...Президент булуның берние юк аның. Сайланасың да куясың. Шуннан соң сине бөтен кеше ярата. Яратып өлгермәгәннәрен исә мин Президент булгач та яраттыра белер идем әле. Мин Президент булсам, кибеткә барыр идем. Үзем генә түгел, билгеле. Ә тагын бер-ике дистә түрәне һәм журналистларны да ияртеп. Кибет ишегеннән кергәч, андагы халык: "Аһ, Президент без, кешеләр, йөргән кибеткә килде!" – дип шаккатып авызларын ачып калыр иде. Мин исә аларга ягымлы елмаеп, баш кагып, кул болгап, тиз-тиз атлап узар идем. Товар киштәсе янына килгәндә, анда инде телеоператор абына-сөртенә йөгереп килеп баскан була да минем бәяләрне ничек итеп тикшерүемне камерага төшереп тора. Бу мизгелдә йөземдә – кырыслык, кибет хуҗасына мөрәҗәгать итүемдә усаллык чаткылары шәйләнер иде: "Каян килгән мондый бәяләр?!" Алыпсатарларны шулай шелтәләп алгач, телевизорны караган бөтен халык: "Шәп иткән! Катырак ачулан!" – дип кулларын чәбәкләп утырыр иде.
Әле ул кибет тирәсендә әби-чәби, әрҗәләргә товарларын җәеп, вак-төяк сата торган булса, алардан, бик кирәк булмаса да, сагыз алыр идем. Шунда өлкән буын вәкилләренә матди ярдәм күрсәткәнемне күреп, халкымның миңа булган хөрмәте, мәхәббәте тагын да артып китәр иде.
Бу минутлар эчендә урамда, мине сәламләргә дип, шактый гына халык та җыелыр иде. Мондый чакта, билгеле, сакчыларның күп булуы мөһим. Чөнки дөнья хәлен белеп булмый: үзеңне саклап тормасалар, мәхәббәттән шашкан халык изеп тә китәргә мөмкин. Оцепление аша миңа таба сузылган кулларны кысып, хәерхаһлылык күрсәтер идем. (Кулымны тоткан кеше үзен күкнең җиденче катындагы кебек сизеп, кичен бөтен туганнарына, дус-ишләренә шалтыратып, минем нинди мәһабәт, ягымлы һәм йомшак куллы икәнлегемне сөйләр иде.) Әле шул кешеләр төркеме арасында бер мескенрәк кыяфәтле апа (урта яшьтәге хатын-кыз булса да ярый) минем янга килеп, нәрсәдер сорамакчы булыр иде. Ә минем әзмәвер сакчыларым аны, әлбәттә, якын да җибәрми, кире куа. Менә шул вакытта мин каравылчы егетләремә кисәтү ясыйм да, үземнең киң күңелле икәнлегемне раслап, бу хатынны җибәрергә кушар идем. Ул миңа үтенечен җиткерә дә мин аның гозерен үтәргә сүз бирәм. Булдыралмассың, дип куркасы юк, чөнки мондый очракларда төркем арасындагылар беркайчан бөтен халык өчен яисә ил өчен сорамый, ә шәхсән үзенең генә хәлен җиңеләйтергә тели. Бер кешенең теләген генә тормышка ашыру исә күпкә җиңелрәк.
Халык төркеме арасында балалар да булса, мондый форсатны кулдан ычкындырырга һич кенә дә ярамый. Сабыйны аркасыннан сөяргә, башыннан сыйпарга, бер дә булмаса: "Исемең ничек?" – дип сорарга кирәк булачак. Берәр малай яки кызны күтәреп алгач, сине фотографлар төшерә башлаганда күзне йомарга гына ярамый. Чөнки бала белән фотоңның интервьюлар бастырып чыгарганда, үзең турында китаплар язылганда кирәге чыгарга мөмкин. Бу синең балаларны бик нык яратканыңны күрсәтү өчен кирәк, чөнки баланы ярата торган кеше начар була алмый бит ул. Аны уртакул сайлаучы да бик яхшы аңлый.
Халыкка берәр кечкенә нотык белән мөрәҗәгать итсәң дә була. Аны, әйтик, син киләсе ничәдер елга билгеләп куйган бик зур максатка багышларга мөмкин. Мин дә Президент булсам, башларны әйләндерерлек шундый бер проект уйлап табар идем әле. Берничә вариант та әзер инде. Беренчесе – "гипертехнологияләр"не булдыру өстендә эшләү. (Американнар һәм япон галимнәре андый фән тармагы барын белмиләр дә әле, ә без инде гипертехнологияләр белән шөгыльләнеп, бөтен дөньяны артта калдырачакбыз!) Икенчесе – үзебездә бадминтон буенча планетара ярышлар оештыру. (Аны Кама Аланында үткәрергә мөмкин, инфраструктура гына төзергә кирәк булачак, аның каравы җирле халыкка күпме эш урыны булачак!) Өченчесе – Бразилиягә җир асты юлы казу. (Шулай итеп, кофены бернинди дә арадашчыларсыз турыдан-туры сатып алырга һәм таможняларсыз гына кайтарырга мөмкин булачак. Ә иң мөһиме – безнең тагын бер дәүләт белән чик барлыкка килә!) Кайсы проектка тукталасым әлегә билгеле түгел, барысы да финанс мөмкинлекләргә бәйле. Билгеле, һәрберсе шактый гына чыгымнар таләп итә. Әмма аларның халык тормышын яхшыртуга, киләчәк буыннарны кайгыртуга юнәлдерелгән булуын халыкның үзенә аңлату зур әһәмияткә ия. Кибет тирәсендә мине сәламләргә дип җыелган кешеләргә дә шул хакта сөйләргә кирәк булачак...
...Менә бөтен бу мөһим эшләрне башкарып чыкканнан соң, юлдагы хәрәкәтне туктатып, мигалкаларны кабызып, әбәткә кайтырга боерыр идем.
Илдар МИРГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|