|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.12.2015 Матбугат
Атаклы журналист Хәлим Гайнуллин 65 яшьлек юбилеен бәйрәм итәХезмәт юлын “Социалистик Татарстан”нан (“Ватаным Татарстан”) башлап “Татарстан яшьләре”ндә, “Шәһри Казан”да баш мөхәррир булган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәлим Абдулла улы Гайнуллинга тиздән 65 яшь тула. Хезмәттәшебезне юбилее белән котлыйбыз, исәнлек-саулык телибез һәм, хөрмәтле укучыларыбыз, сезнең игътибарга, юмор хисе ташып торган шәхес буларак, Х.Гайнуллинга мөнәсәбәтле кайбер фикерләрне, кызык мизгелләрне тәкъдим итәбез. Без – чордашлар Әйе, без – чордашлар. Әгәр дә ул, без атланып чабып барган гомер аргамагын тезгененнән тотып: “Үз максатыгызга барып ирештегезме? Кешеләр каршында йөзегез акмы?” – дип сорау бирсә, иманым камил, бар булмышын татар матбугатына багышлаган бу фидакарь, тынгысыз шәхес, йөгерек каләм әһеле Хәлим Гайнуллинның, үзенә генә хас бер тыйнаклык белән: “Мин бит әле һаман чабышта. Мине туктатмагыз. Бу хакта башкалар әйтсен”, – дип җавап бирәчәгенә шикләнмим.
Шуңа күрә дә аның хакында без – чордашлары әйтәбез: “Әйе, Хәлим әфәнденең йөзе ак. Ни-нәрсәгә тотынмасын, шуны очлап чыга. Җиренә җиткереп үти. Җиңүләр яулый. Бер сүз белән әйтсәк, татарның узаман, булдыклы егете!”
Өр-яңа газетага (“Шәһри Казан”ны күздә тотам) фатиха биреп, шуның тиражын ике-өч елда 50 меңгә (!) җиткереп кара син! Кем әйтмешли, “шутка” түгел бу. Ихластыр менә, безнең заманда киңәш бирүчеләр байтак, менә шулайрак эшлиләр аны, туганкаем, дип, буразна сызып күрсәтүчеләр юк дәрәҗәсендә. Хәлим әфәнде яңа басманың тәүге саннарыннан ук бер фикерне алга сөрде: укучыга тәти сүздән бигрәк төгәл сүз кыйммәт. Бертөрле сөйләп, икенче төрлерәк яшәү рәвешен алга сөрүне халык өнәми. Журналист елларның итәгенә ябышып түгел, ә аларны үзе җитәкләп барырга тиешле. Хәлим чордашның абынган-сөрлеккән чаклары да булмыйча калмагандыр. Дөнья бит. Әмма ул беркайчан да бирешмәде һәм бүген дә бирешергә уйламый.
Ислам Әхмәтҗанов,
Казан федераль университеты доценты
Игелекле көндәшлек
Без, Казан дәүләт университетын тәмамлаган бер төркем шәрикләр, “Социалистик Татарстан” газетасында аның атаклы баш мөхәррире Шәмси Хамматов җитәкчелегендә гомергә истә калачак остазлык мәктәбен үттек. Алар арасында Хәлим Гайнуллин да бар иде. Редакция коллективына беркадәр соңрак килеп кушылгангамы, Хәлим белән мин ничектер көндәшлек шартларына куелдык. Журналистика буенча хәлфәбез яшь шәкертләрен төрле бүлекләрдә эшләтеп сынады, аерым темаларга проблемалы-аналитик мәкаләләр яздыртып ярыштырды. Хәтта фатир алу чиратында да без үзебезне көндәшләр итеп сиздек. Республиканың төп рәсми газетасында эшләүченең партия әгъзасы булуы хуплана торган чор иде. Шулай килеп чыкты: фиркалек билеты Хәлимгә миннән алдарак бирелде. Еллар уза торды. “Татарстан яшьләре” газетасында баш мөхәррирлек вакансиясе ачылды. Бу урынга Хәлим белән мин фәкыйрегез кандидатуралары да тәкъдим ителде. Әмма мондый ышаныч Хәлим Гайнуллинга бирелде. Күңелдә кымырҗып торган көндәшлек тагын да көчәеп киткәндәй булды.
Хезмәт баскычларында кайчак бер-беребезгә каршы куелсак та, без тормышта гомерлек дуслар булып кала алдык. Икебезгә дә төрле җаваплы вазыйфалар башкарырга туры килде, ә теге көндәшлек безгә бәрәкәтле көч-куәт биреп торды. Үзара игелекләр дә кылыштык. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып эшләгән чагым иде. Әлеге дә баягы Хәлим Гайнуллин оештырган “Шәһри Казан”ның киң җәмәгатьчелеккә танылган еллары. Шулай беркөнне “көндәшем” телефоннан шылтырата: “Зиннур дустым, безнең газетада, Шәмси абый “Социалистик Татарстан”да биреп барганча, әдәбият һәм сәнгать сәхифәләрен гамәлгә куясы иде. Кайбер тәкъдимнәр бар, киңәшләшер өчен килеп чык әле”.
Без бергәләп уйланылган ниятнең кулай проектын эшләдек, “покос”ны киңрәк алып, “Шәһри Казан” кысаларында “Әдәби җомга” исемле махсус кушымта чыгарырга карар кылдык. Оештыру эшләренә кушылып киттем... Менә, ниһаять, “Әдәби җомга”ның 1 нче саны дөнья күрде. Зур форматлы, дүрт битле чып-чын газета! Соңгы сәхифәсенә күз төшерәм. Ә аның астында симез хәрефләр белән “Редактор – Зиннур Мансуров” дип язылган иде.
Редакциядә очрашкач, Хәлим Гайнуллин, авызын бер якка килешле генә кыйшайтып, дустанә елмая-елмая, аклангандай тезеп китте: “Теге чакта мин “Татарстан яшьләре”нә редактор итеп билгеләнгәч, син бераз үпкәле халәттә калдың бугай. Менә хәзер инде үз газетаң бар. Әйдә, аны бергәләп яшәтик”.
Тора-бара хезмәт биографиям шундый борылыш алды: Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә миңа “Мәдәни җомга” атналык әдәбият-сәнгать газетасын оештыру бурычын йөкләделәр. Бу юлы инде үзенең шәкерттәшенә Хәлим Гайнуллин ярдәм итәргә ашыкты. Чыннан да, яңа мөстәкыйль басманы аякка бастыру өчен аның бай тәҗрибәсе бик кирәк иде. Безнең яхшы мәгънәсендәге көндәшлек менә шундый игелекле гамәлләр кылырга булышты. Мондый тәкъдири хезмәттәшлеккә рәхмәттән башка сүз юктыр.
Зиннур Мансуров
Ректор чәйгә чакырды
Сиксәненче еллар башында Хәлим Гайнуллин белән Ленинград югары партия мәктәбендә укыганда Казандагы йорт күршебез җырчы Ренат Ибраһимов төньяк башкалага гастрольләргә килде. Ренатның бик популяр чагы, Финляндия вокзалы янындагы концерт залында бер атна дәвамында алма төшәрлек тә урын булмады. Без дә көн саен диярлек йөрдек һәм концертларның соңгы көнендә тулай торакка кунакка чакырдык. Килде, төн урталары җиткәндә Ренатыбыз балконга чыкты да:
Ай, былбылым,
Вай, былбылым,– дип җырлап җибәрде.
Шулвакыт бик каты итеп ишек шакыдылар. Кизү торучы апа: “Нәрсә бу. Хәзер үк туктатыгыз”, – дип әмер бирде.
Иртән укырга барганда күңел тыныч түгел иде. Дәрес башланып берничә минут узуга мине ректор бүлмәсенә чакырдылар. Хәлим шунда иде инде. Ректор Борис Григорьевич (аны һәркем “БГ” дип йөртә иде) шактый ук кырыс иде. “Йә, сөйләгез, кичә ни кыландыгыз?” – диде ул. Хәлим җәһәт кенә аягүрә басты да: “Борис Григорьевич, Ренат Ибраһимов иде ич ул”, – дип куйды.
“БГ”ның йөзе кисәк кенә үзгәрде, бер елмая, ул да түгел, безгә сораулы караш ташлады, аннан: “Разве?!” – дип әйтеп куйды. Ренатның бик популяр чагы иде шул бу. Нинди милләттән булуына карамастан, барча халык рәхәтләнеп аны тыңлый. “БГ”ның исә Ренатка үз мөнәсәбәте. Бактың исә, Борис Григорьевичның әбисе ягыннан туганлык җепләре Нижгар мишәрләренә барып тоташа икән. “Татар сүзләрен дә беләм әле мин: “Нет – юк, есть – бар”, – дип мактанып та алды.
Татарларга мөнәсәбәте исә бик яхшы булып чыкты. Мин пышылдап кына Хәлимгә сүз каттым: “Әйдә, минәйтәм, яхшы чакта чыгып китик”. “Юу-к, – ди Хәлим. – Үз теләгебез белән килмәдек бит. Чакырып керттеләр. Утырыйк әле, бәлки, имтиханнар вакытында кирәге чыгар”. Шулвакыт Хәлимнең “БГ”га мөрәҗәгать итәргә батырчылыгы җитте: “Борис Григорьевич, сез безгә чәй эчертергә уйламыйсызмы әллә? Татарлар чәй ярата ич...”
Менә монысы инде нәкъ Хәлимчә булды: кыю һәм урынлы тәкъдим. Өстәлгә чәй китерделәр. Шунда “БГ” Хәлимгә елмаюлы караш ташлап: “Сез миңа ошадыгыз”, – дип куйды. Хәлим дә сүзгә кесәгә керүчеләрдән түгел: “Сез дә миңа ошадыгыз”, – дип куйды.
Ректор бүлмәсеннән чыкканда Хәлимнең курсташлары бер бүлмәдән икенчесенә күченә иде, сабакташларын сырып алдылар. “Ник чакырган, ул-бу булмагандыр ич?” “Берни юк, – диде Хәлим, – чәй эчәргә чакырган”.
Бу турыда башкача сүз кузгалту булмады, Борис Григорьевич безне күргән саен: “Как дела, мои татары?” – дип елмаеп уза иде.
Габделбәр РИЗВАНОВ |
Иң күп укылган
|