поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.12.2015 Мәдәният

Фәридә чуваш җырчысы гына түгел, татар җырчысы да (ФОТО)

Бу кичне Самараның Киров проспектында урнашкан “Победа” мәдәният йортында (без анда быелгы язны “Бердәмлек” газетабызның 25 яшьлек юбилей кичәсен уздырган идек) чуваш кардәшләребез белән шыгрым тулы иде.

Аларның барсы да чуваш һәм татар җырларын (җырчының репертуарында русча җырлар да бар) оста итеп җырлаучы автор-башкаручы, татар кызы Фәридә Фәйзуллинаның концертын карарга җыелганнар иде.
 
Ә менә “Самара татарлары” сайтында да, “Бердәмлек” газетасында да бу турыда хәбәр ителгән булса да, тамашачылар арасында татарлар күренмәде. Милләттәшебезнең җырлавын тыңларга без бары өчәү - мин, “Бердәмлек”нең баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин, хәләл җефетем Фатыйма, газетабызның дусты, хәбәрчесе, Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разыя ханым Әюпова гына килгән идек.
 
Ә Фәридәдән башка әле тагын ике җырчы - Валерий Клементьев һәм Ирина Музыкантова (ул шәп биюче дә булып чыкты) катнашкан бу концерт халык тарафыннан зур милли бәйрәм, матур бер тамаша буларак кабул ителде.
 
Валерий Клементьев җырчы гына түгел, Чуваш Республикасы милли конгрессының вице-президенты да икән бит әле. Тамаша барышында ул чуваш телен, мәдәниятен, сәнгатен саклап калуга зур өлеш кертүчеләргә милли оешманың Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулар арасында мин, Рәфгать Әһлиуллин да, чуваш дусларыбызга даими ярдәм күрсәтүем, Самара өлкә чуваш газетасын дөньяга чыгаруда актив катнашуым өчен, бу зур бүләккә лаек булдым.
 
Ә концертка, аеруча Фәридәнең җырлавына килгәндә, мин мондый канәгатьләнү хисен кайчакта танылган татар җырчыларын тыңлаганда да ала алмый идем. Шактый яшь бу ханым Чуваш Республикасының  Батыр районындагы зур гына чуваш авылында туып үскән. Дөрес, авылның кечкенә генә бер урамында татарлар да яшәгән. Шулай да, Фәридәгә һәм аның игезәк сеңелесе Флерага мәктәптә чуваш телендә укырга туры килгән. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: алты балалы гаиләдә  үзара татар телендә генә сөйләшкәннәр. Шуңа күрә дә Фәридә үз телен дә онытмый, кадерләп күңелендә саклый.
 
- Фәттах әтиемә, Бибихан әниемә рәхмәт, - дип сөйли Фәридә, - күбрәк чуваш телендә аралышырга туры килсә дә, алар миндә татар теленә карата да мәхәббәт уята алдылар, аны саклап калырга да ярдәм иттеләр. Мин хәзер ике телнең дә нечкәлекләренә төшенергә телим.
Балачактан җырчы булырга хыяллануым, соңгарып булса да, тормышка ашты. Җыр минем яшәү чыганагыма һәм гомер юлдашыма әверелде.
Минем өчен чуваш теле дә, татар теле дә - икесе дә бик кадерле. Мин аларны яратам. Күп телләр белгән кеше бай була диләр бит. Мин үземне бай кеше дип саныйм. Моның белән бик тә бәхетле. 
 
Татар теле, әлбәттә, туган телем. Шул ук вакытта чуваш халкы да үземнеке. Әйләнә-тирә мохитны да мин чуваш теле аша өйрәндем, ул минем күңелемә чуваш теле аша килеп керде бит.
 
Хәзерге тормышым зур сәхнә  белән бәйле. Концерт  программаларым белән төрле шәһәрләрдә, авылларда булырга туры килә. Татар, чуваш һәм рус телләрендә күпсанлы аудио- һәм  видеоальбомнарым дөнья күрде. Аларны санап китсәң, бик күп вакыт кирәк булыр иде. Минем концертларымны Россиянең төрле почмакларында көтеп алалар.
 
Октябрь, ноябрь, декабрь айларында Татарстанның Чүпрәле район үзәгендә, Чувашстанның Канаш, Цивильск шәһәрләрендә, Чебоксарның 1100 тамашачы сыйдырышлы Трактор төзүчеләрнең мәдәният сараенда тулы залда чыгыш ясадым. Бүген менә Самарада, иртәгә Тольяттида җырлаячакмын.  Мине Чебоксарда яшәүче чувашлар да, татарлар да ярата. Тольяттида да бик теләп кабул итәләр. Самара тамашачысы белән беренче очрашуым гына булса да, алар да мине үз иттеләр.
 
Чыннан да бу шулай булды. Җырчының һәр җырын тамашачы көчле алкышларга күмде, “браво!”, “бис!” кебек сүзләр яңгырады. Чувашча җырмы бу, әллә татарчамы - барсын да тамашачы бик теләп, яратып каршы алды, һәркайсына кушылып җырлады, күмәкләшеп биеде.
Татарча барлыгы өч кенә җыр башкарды Фәридә. Беренчесе аның Хәйдәр Әхмәтшин сүзләренә язылган “Моңлану” җыры иде. Фәридәнең бу җырында эчке кичерешләр гармониясе бар һәм, әлбәттә, кешегә өстән генә бирелә торган иксез-чиксез мәхәббәт сизелә иде. Дөнья мәшәкатьләрендә бөтерелеп, арып-талган минутларыбызда яшәү көче, ышанычлылык, күңел тынычлыгы, мөлдерәмә хисләр өстәүче бишек җыры булып яңгырады бу җыр. Җырчының һәр җыры тамашачы күңеленә шулай үтеп керә, күңелен җилкендерә, дулкынландыра.
“Моңлану” җыры җырланганнан соң без Разия ханым белән сәхнәгә күтәрелеп Фәридәгә чәчәк бәйләмнәре бүләк иттек. Ә мин каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, талантлы рәссам Гакыйль Сәгыйровның тормышы һәм иҗат юлына багышланган әле күптән түгел генә дөнья күргән яңа китапны һәм шагыйрьнең соңгы “Йөрәк сере” дип аталган шигырьләр җыентыгын бирдем, анда җыр сүзләре дә булуын әйттем. Фәридә бу китапларны кулына алды да, бераз уйланып торганнан соң: “Бу минем өчен сюрприз булды бит әле”, - дип әйтеп куйды. Аның чуваш телендә  язылган күп җырларының авторы, шулай ук умыртка сөяген сындырып, 15 ел түшәктә ятарга дучар булган шагыйрь Валерий Раштавның бүген туган көне икән һәм аның да күптән түгел генә яңа шигырьләр китабы дөнья күргән. 
Фәридә сөйләвенчә, ул башта татарча җырлар иҗат иткән.
 
- Татар телендәге альбомым да беренче булып чыккан иде. Шуннан соң миңа: “Нигә соң чувашча җырлар язмыйсың?” - дия башладылар. Беренче чуваш җырымны Валерий  Раштав сүзләренә язуым хәтеремдә калган. Аннан без аның белән даими авторлар булып киттек, - дип сөйләде җырчы. Соңында: - Гакыйль Сәгыйров шигырьләренә дә, һичшиксез, җырлар иҗат итәчәкмен! - дип вәгъдә итте. 
Самара сәхнәсендә яңгыраган икенче - Гөлфия Шакирова сүзләренә язылган “Вәгъдә бирдең”  җыры - кызы Ләйсәннең туена багышланган иде.
 
Бер-беребезгә вәгъдә 
                                   бирдек,
“Аерылмабыз бер дә”, - дип.
Яшик әле, яшик, җаным,
Сөеп һәм сөелеп.
 
Бу дәртле һәм моңлы җыр яңгыраганда да зал дәррәү биергә чыкты. Җыр шундый яңача яңгыраш тапты ки, аңа чуваш тамашачысы җавапсыз кала алмады. 
 
Атаклы татар җырчысы Әлфия Авзалова башкаруындагы “Картаямыни соң йөрәк” җырын белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр, мөгаен. Аңа да Фәридә яңача төсмерләр өстәгән, яңа аранжировка ясаган. Аны да Самара чувашлары бик яратып кабул иттеләр. Бии белмәүчеләр дә бу җырга кушылып биергә чыктылар. Бу мизгелләрдә бөтен зал бии иде кебек.
 
Фәридә киләчәк планнары, хыяллары турында да бераз сөйләп алды.
- Бүген Казанда яшәсәм дә, вакытымны күбрәк Чебоксарда һәм Чувашиядә үткәрергә туры килә. Чувашлар минем концертларымны бик яратып кабул итәләр. Трактор төзүчеләрнең мәдәният сараенда ай саен булып торган тамашаларыма билетларны алдан ук сатып бетерәләр. 27 декабрьгә билгеләнгән чыгышым да тулы залда үтәр дип өметләнәм, - дип сөйләп китте ул. - Җырларым язылган албомнарымны чыгаруны дәвам итәчәкмен. Менә хәзер дә ике яңа дискым - татар һәм чуваш телләрендә әзерләнеп ята. 
 
Яңа җырларымны мин беренче чиратта Флера сеңелемә күрсәтәм, ул үзенең фикер¬ләрен, тәкъдимнәрен әйтә, чөнки ул үзе дә музыка җанлы кеше. Флера гитарада, синтезаторда уйный, шигырьләр яза Ул соңгы елларда күбрәк татар телендә иҗат итә. Безнең бергә язган җырларыбыз да байтак. Татарча, ни кызганыч,  мин бераз соңгарыбрак җырлый башладым шул.
 
Әлегә кадәр татар тамашачысына аерым зур концерт күрсәткәнем юк әле. Татарча җырларым күп, танылган шагыйрьләр Нәҗибә Сафина, Фоат Галимуллин, Нур Әхмәдиев, Эльмира Шәрифуллина сүзләренә язылганнары да, әле танылып кына килүче Лилия Рә кебек авторлар белән бергәләп иҗат ителгәннәре дә бар. Бигрәк тә Лилия белән бик актив эшлибез. Аның белән язылган “Назым димә” дип аталган соңгы җырыбыз минем үземә дә, тамашачыга да ошый.
 
Назым димим, язым димим,
Җылым димим, җырым 
                                    димим
Мине синсез итә күрмә
Югалтудан куркам димим.    
Шәп ич!
 
Сөйләшү ахырында Фәридәгә Самарага аерым татарча программа белән килергә тәкъдим иттем. Ул үзенең дә шундый хыялы булуы турында әйтте.
 
Бәлки хыяллар тормышка ашып, без ягымлы, талантлы җырчы белән Самараның зур сәхнәләрендә тагын очрашырбыз әле.
 
 
 
Фәридә Фәйзуллина
 
 
Валерий Клементьев
 
 
Разия Әюпова белән Рәфгать Әһлиуллин сәхнәдә җырчыны сәламләделәр.
 

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ --- | 23.12.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»