|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2015 Юмор
Абугали Галимов: Санаторийдан кайткач, хатын мине башта өрдереп карый, аннары сары марҗалар чәче эзли“Яр Чаллы” санаториенда дәваланып ятам. Хатыным онытып бетермәсен дип, кулыма “куян күчтәнәче” тотып, әллә нигә бер өйгә кайтып әйләнәм. Мине юксынган-сагынган сөеклем иң башта, эчмәде микән дип, мине өрдерә, аннан чәчбиләр белән чуалмады микән дип, киемнәрдән ислемай исе, сары марҗалар чәче эзли. “Таможня”ны уңышлы узгач, минем чират җитә. Иң башта йокы бүлмәсенә үтеп, чит ир исе килми микән дигәндәй, уңны-сулны иснәгән булам. Аннан шапы-шопы шифоньерларны ачып-ябам. Җәмәгатемнең артымда торганын беләм, тик аны күрмәмешкә салышам. Шифоньердан соң ваграк тартмаларны карарга-актарырга тотынам. Шушы урында җимешемнең сабырлыгы төкәнә: “Үлләм, фәләннәр йортыннан кайтып мине тикшергән була, егылып китәрсең!” – дип сөрән сала. Шуның белән уен тәмам. Ул да, мин дә канәгать. Мин тагын санаторийга юл алам. * * * Санаторийда табиб бер бабайга ләм белән дәвалану билгеләп, аның кенәгәсенә “сапог и перчатка” дип язып куя. Бу – ләмнең аяк-кулларга салынырга тиешлеген аңлата. Кенәгәгә шулай ук һәр процедурага үзең белән алып барырга тиешле әйберләр исемлеге дә языла. Берсенә пеленка, икенчесенә зур җәймә, өченчесенә тагын нәрсәдер алып бару кирәк. Бабай итек белән перчатканы да процедурага алып барылырга тиешле дип уйлап, аларны: “Менә, кызым, барысын да алып килдем”, – дип ләм салучы шәфкать туташы каршына чыгарып тезә. Кызый, юморга бай булып: “Бабай, носкиең кая соң?” – дип сорый. “Анысын, кызым, киеп килдем”, – ди бабай.
--- |
Иң күп укылган
|