поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Июль
  • Әбри Хәбриев - шоумен
  • Фәйрүзә Мөслимова (1954-2021) - шагыйрә
  • Гөлнара Сәмитова-Галкина - спортчы
  • Раушания Галиуллина - актриса
  • Марат Бариев - дәүләт эшлеклесе
  • Рәкыйп Хәмитов - көрәшче
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
22.12.2015 Җәмгыять

"Магнит" бәяләре буенча санасаң, Яңа ел табыны ничә сумга төшә?

«Яңа елны менә шулай да үткәреп була», дип язган да, бер танышым өендә булган бар нигъмәтен фотога төшереп, социаль челтәрдә элгән. Үзе тозлаган кыяр, гөмбә, кәбестә, кайнатма, компот, өйдә пешергән торт. Кибеттән ипи белән сельдь балыгы гына сатып алдым дигән. Аның каравы, бәйрәм чыгымлы булмаган.

Әлбәттә, һәркем юрганына карап аягын суза. Тәҗрибә күрсәткәнчә, күпләрнең Яңа елны кәбестә, компот белән генә каршы аласы килми шул. Бурычка алып торып булса да, мул табын әзерлиләр. Бәйрәмнән соң да ике көнгә җитәрлек итеп. «ШК» журналисты Яңа ел табыны уртача ничә сумга төшәчәген исәпләп карады.
 
Интернетны ачсаң, ризык рецептларының күплегеннән баш әйләнә. Бәйрәм табынына да инде күптән тун астындагы сельдь белән винегрет кына куймыйлар. Шулай да элек-электән килгән, Яңа ел табынында алыштыргысыз «Оливье» салаты (аны халык телендә «кышкы салат» дип тә йөртәләр) популярлыгын югалтмый.
 
 
Әлеге салатның рецепты һәр хуҗабикәгә таныш. Салат өчен кирәкле ингредиентларның бәяләрен барлыйм. Безнең яндагы «Магнит» кибетендә бәрәңгенең килосы 11 сум тора. Росстат мәгълүматларына караганда, былтыргы белән чагыштырганда, ул шактыйга очсызланган. Ә менә кишер, киресенчә, 4 сумга күтәрелгән. Бүген кибеттә кишернең килосын 20 сумга да алырга була. Тозлаган кыярның 720 миллилитрлы банкасы 132 сум икәнен күргәч, ярый әле авылда яшелчәләрне бакчада үзебез үстерәбез дип уйлап куйдым. Кыскасы, без әзерләгән «кышкы» салат 218 сумга төште. Һәр ингредиентны якынча 300әр граммнан куштык.
 
 
Яңа ел табынының тагын мөһим атрибутлары – мандарин һәм пилмән. Гадәттә, Яңа ел алдыннан гаилә белән җыелышып пилмән бөгү үзе бер бәйрәм. Шуңа да пилмәннең сатудагысын карап та тормадым. Төркиядән мандариннар кайтарылмый башласа да, шөкер, бу җиләк-җимешсез торган юк. Кибет тулы хуш исле мандарин, бәяләре дә түзәрлек. Килосы 97-140 сум тирәсе. Кайбер сәүдә үзәкләреннән акция белән 67 сумга да табарга була. Киләсе ел маймыл елы булгач, табында банансыз да булмас, мөгаен. Эчемлеккә килгәндә, Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафинның әнисе Альмира ханым: «Бәйрәм табынына беркайчан да кибет согы куйганыбыз юк. Иң файдалысы – үзең ясаган компот», – дигән иде. «Компот бетсә, кибеттән катырылган җимеш сатып алып кайнатсаң яхшы», – дип киңәш биргәне истә. Катырылган чия белән җиләкнең 300 граммы 67 сум дип исәпләсәң, файдалы согың шактый арзанга төшә.
Бәйрәмгә каз, тавык пешерүчеләр дә бар. Бүген авылларда каз 1500 сум тирәсе торса, тавыкны, зурлыгына карап – 250-300 сумга да алырга була.
 
Бәйрәм табыны
Ипи – 24 сум
Мандарин – 67 сум (килосы)
Алма – 71 сум (килосы)
Банан – 42 сум (килосы)
Сельдь балыгы – 1 балык 67 сум
(килосы 197 сум)
Компот – 67 сум
Пилмән өчен ит – 280 сум (килосы)
Тавык – 280 сум (берсе)
Торт – 300 сум
«Оливье» салаты – 218 сум
 
Барлыгы – 1416 сум
 
«Магнит» кибетендәге бәяләргә нигезләнеп әзерләнде.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 22.12.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы