|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2015 Дин
Электрон шәехләр фәтва бирсә...Яшьләр, яшьләр – кыю халык... Әле кайчан гына шулай җырлый, егет-кызларыбызны, хезмәт белән дан казанып, ватанны зурларга чакыра идек. Дөрес, хәзер дә хезмәттән баш тартырга өндәгәнебез юк. Әмма соңгы елларда беренче планга хезмәт түгел, уку чыкты. Шул ук вакытта мәктәпләребездә хезмәт тәрбиясе дә, әхлак тәрбиясе дә онытылды диярлек. Урта белем алып чыгучыларның күбесе югары белем алырга, байтагы чит илләрдә гыйлем эстәргә тырыша. Мөселман дәүләтләрендә дини белем алырга теләгәннәр дә әз түгел. “Әмма анда киткәннәр арасында төрлесе бар. Кемдер галимнәрдән белем алды. Кемдер трай тибеп йөрде. Шундыйларга – рәтләп укымаганнарга килеп дингә кагылышлы сорау бирәсең икән, гадәттә, кемнең хаклы икәнен бер Алла белә, дип җавап кайтара. Шулай мөселманнарыбыз күңелендә шик туа, бәлкем ДАИШ хаклыдыр, дип уйлый башлыйлар”, – дип уфтандылар 10 нчы декабрь көнне КФУда уздырылган, мөселман илләрендә белем алган егетләребезне җирле шартларга җайлаштыруга багышланган “түгәрәк өстәл” янындагы сөйләшүдә. Анда КФУ, РИУ мөгаллимнәре, имамнар, ТР Президенты Аппараты хезмәткәрләре катнашты.
Үзебездәге мөселман яшьләр белән эшләп бетермәвебез, мөгаен, тагын да җитдирәк проблемадыр. “Тиешле игътибар булмаганга, яшьләребез радикаллар сафына баса. Алар чит илдә укуны әллә ни мөһим дип тә санамый. Интернет заманы бит. Электрон шәехләр табалар да, шуларга багып утыра егетләребез”, – дип мәсьәләнең икенче ягына игътибар итәргә чакырды Сарман районы имам-мөхтәсибе Сәет хәзрәт Хаков 15 декабрь көнне КФУның шул ук ресурслар үзәгендә булган икенче “түгәрәк өстәл”дә (әгәр хәлләр җитди булмаса, биш-алты көн эчендә икенче мәртәбә җыелмаслар иде дип уйлыйм). Бу сөйләшү, фикер алышу да шул ук составта диярлек узды. Тик монысында проблема тагын да киңрәк – мөселман яшьләр һәм радикал агымнар дип куелды.
– ДАИШка яшьләр, хәтта кайберәүләр гаиләләре белән китә икән. Дошманнарыбыз тупланганда, безгә дә берләшергә, радикал агымнарга бергәләп каршы торырга кирәк, – дип аңлатты шушылай еш җыела башлауның сәбәбен тарих фәнәре докторы, сөйләшүне алып баручы Айдар Хәбетдинов. Беренче булып чыгыш ясаган КФУның ресурслар үзәге хезмәткәре Резедә Сафиуллина, җәмгыятебездә традицион һәм традицион булмаган ислам тарафдарлары бар икән, фикер каршылыкларын хәл итү өчен, бәхәс мәйданы оештырырга, аларны чакырып, фикер каршылыкларын “түгәрәк өстәл” янында хәл итәргә кирәк, дип чакырды. “Интернетта кемнең нәрсә белән кызыксынуын күзәтеп чыкканнан соң, сәләфчеләр сайтларына керүчеләрнең берничә мәртәбә артыграк булуына игътибар иттем. Рәсми дини даирәләребез мәгълүмати кырда оттыра дигән сүз бу”, – дип нигезләде әлеге тәкъдимен галимә ханым.
– Сайтларга күбрәк кергәнгә карап кына, традицион булмаган мөселман яшьләр күбрәк дип әйтү дөрес булырмы икән? Сез әйткән сәләфчеләрнең дискуссиягә ихтыяҗы бармы соң? – дип белдерде үз чиратында аңа КФУдагы халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов.
– Сәләфчеләрнең безнең тәгълиматны кабул итүләре икеле. Алар рәсми дин әһелләренең берсенә дә диярлек ышанмый, – дип хуплады аны элеккеге хизбуттәхрирчеләр партиясе әгъзасы Алмаз Хәсәнов. Билгеле, аңлашу омтылышы булмаска тиеш дип аңламаска кирәк моны. Һәрхәлдә, сәләфчелек илебездә тыелган идеологик агым түгел. Бу уңайдан сөйләшүдә катнашкан Бөгелмә шәһәре җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рафис хәзрәт Сәйфуллин: “Шәһәребезгә бер-бер хизбуттәхрирче килсә, аны кайтып китәргә яки үз карашларын кабул итәргә мәҗбүр итә сәләфчеләребез. Сакалың булмаса, сөйләшеп тә тормыйлар. Зиратка барып, мәрхүмнәр өчен дога кылганга, өчесе, җидесе, кырыгына барганга, без алар алдында абруй түгел.
Янәшәсендә абруй булсаң, йә башка фикергә ышандыра алсаң гына алар белән сөйләшүләр алып барырга була. Кайбер позицияләр буенча мөфти Камил хәзрәт белән килешәләр. Һәрхәлдә элеккеге мөфти белән чагыштырганда Камил хәзрәт ике башка өстенрәк. Мөгаен, кайбер фикер аерымлыкларына күз йомарга кирәктер. Сәләфчеләр үз эчләренә йомылып яши, белүемчә, башка шәһәрләр белән аралашмый. Бәлкем үзәкләштерелгән оешмалары булса, алар белән эш йөртү ансатрак булыр иде”, – дип әлеге традицион булмаган мөселманнарыбыз турында байтак кына мәгълүмат бирде.
– Сәләфчеләрнең сорауларына җирле сәләфче генә җавап бирергә тиеш, чөнки Согудиядәге хәзрәтләр җирле шартларны белми. Җирле шартларны белмәгәннәрнең сүзенә колак салмаска кирәк, – дип киңәш итте бу уңайдан яшьләребезгә РИУ проректоры Рөстәм Нургалиев. “Җәмгыятебезнең төп проблемасы – ислам хокукый кырын Россия хокукый кырына җайлаштыру. Без гарәпләр дә, Европа да түгел. Тиешле механизмны үзебез табарга тиеш”, – дип исәпли ул.
– Авыл җирендә яшәгән кеше буларак шуны әйтә алам: безгә шушы җирлектә яшәгән яшьләрне, кечкенәдән сайлап алып, дин әһеле итеп үстерергә кирәк. Шәһәр кешесе имам булып кайта да, бер еллык грант вакыты беткәч, китеп бара. Менә мин 9 елдан шушы максатчан эшнең нәтиҗәсен күрә башладым. Биш егетебез РИУга укырга китте, чын имам булыр дип, мин шуларның берсенә генә ышанып торам. Абруебыз артсын дисәк, социаль проблемаларны хәл итүгә өлешебезне кертик, – дип сөйләгән Сәет хәзрәтнең борчылуы да яхшы аңлашыла.
Резедә Сафиуллина, Кавказ республикаларындагы кебек нигә бездә дә хәрби бәрелешләрдә катнашканнар өчен реаблитация комиссиясе төзелми икән, вакыттыр бит, дип тәкъдим иткәч: “Бездә былтыр андый комиссия төзелде инде. ДАИШ составында безнең егетләр дә бар. Озакламый алар кайта башларга мөмкин”, – дип белдерде сөйләшүдә катнашкан Татарстанның террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе аппараты җитәкчесе Илдар Галиев. “15 гыйнвардан зоналарда “төрмә мөфтиләре”, православ дин әһелләре ныклап эшли башлаячак. Бу эшкә каралган чыгымнарны дәүләт үз өстенә алачак”, – дип төзәтү колонияләре эшчәнлеген дә игътибарга алуларын хәбәр итте ул. Кем дә булса реабилитация комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә ниятләсә, телефонымны бирә аласыз, дип редакциябезгә номерын да калдырды Илдар әфәнде.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|