поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.12.2015 Авыл

Россиядә көн саен өч авыл юкка чыга ("Ватаным Татарстан" түгәрәк өстәленнән РЕПОРТАЖ)

Россиядә 134 мең авыл бар. Белгечләр көн саен өч авыл юкка чыга, дип чаң суга. Халык шәһәргә китү ягын карый. Соңгы сиге ел эчендә генә дә 8,5 мең авыл яшәүдән туктаган. Республикадагы вәзгыятькә килгәндә, 2002 елда булган халык санын алу барышында 3 мең 81 авыл барлыгы билгеле булса, 2010 елда аларның саны 8гә кимегән.

Россия күләмендәге саннар белән чагыштырганда, Татарстанда хәлләр тотрыклы күренсә дә, уйланырлык, борчылырлык проблемаларыбыз шактый. Шул уңайдан без редакциягә авыл язмышына битараф булмаган кешеләрне “түгәрәк өстәл”гә чакырдык. 

Кунакларыбыз – Премьер-министр урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Әтнә районының Кышлау авыл җирлеге башлыгы Рәхинә Шакирова, Мамадыш районы мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев. “Түгәрәк өстәл”не “ВТ” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров алып барды.
 
Миңназыйм Сәфәров: Безнең бүгенге очрашуыбыз юкка түгел. Авыл өчен нәрсә эшләргә, кая барабыз, дигән сорауларга җавап табарга кирәк. Беттек, юкка чыктык дип яшәсәк, бетәргә дә күп калмый. Авыл кая бара, нинди тенденцияләр күзәтелә, бу хакта гел язып торабыз. Бүген бирегә авылда яшәп, аның мохитен тирәнтен белүчеләр дә, закон чыгару юнәлешендә эшләүчеләр дә, аны үтәүчеләр дә чакырылган. Әлбәттә, бер сөйләшүдә генә булган барлык проблемаларны уртага салып сөйләшеп береп булмый. Бу дәвамлы тема. Татар теленең этимологик сүзлегендә авыл – киекләрне куып кертү өчен корылма дигәнне аңлата, ул ау сүзеннән килеп чыккан. Авыл дигәч безнең күз алдына кош-корт, терлек асрап гомер итүче кешеләр килеп баса. Бүген ул асылына җавап бирә микән? Сүзне шуннан башлыйк әле.
 
Разил Вәлиев: Авыллар бетә, дип яшәргә кирәкми. Үз акылында булган кеше үләм дип яшәми, киресенчә, яшим дип яшьнәп тора. Чыңгыз Айтматов бер очрашуда: “Акылында булган кеше бу дөньядан үз теләге белән китми”, – дигән иде. Милләтләр дә, халыклар да, авыллар да үз теләге белән юкка чыгарга тиеш түгел. Минем кебек әдәбият-сәнгать кешеләре өчен авыл язмышы – милләт язмышы. Әгәр дә татарның авылы булмаса, милләтебез куркыныч, аяныч хәлдә булачак. Ни кызганыч, бүген безнең милли шәһәребез юк. Дөрес, аның дөньясы шундый, монда татар гаепле түгел. Татар районнары булып саналган кайбер район үзәкләрендә татар телендә укыту бетеп бара, балалар үзара рус телендә аралаша. Хәтта, минем туган авылымда да балалар урамда рус телендә сөйләшә. Бу – бик аяныч күренеш. Кайбер нәрсәләр бездән генә тормый. Бердәм дәүләт имтиханнары кертелгәч, милли мәктәпләр авыр хәлдә калды. Милли мәктәп бетсә, милләт тә бетә. Ә милли мәктәпләребез – авылларда. Без аларны саклап калырга тиешбез. Моның өчен нәрсә эшләргә? Билгеле, катлаулы мәсьәлә. Закон чыгаручы органнар да, хөкүмәт оешмалары да, муниципаль оешмалар да һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш. Халык җитәкчелек эшләргә тиеш дигәнгә өйрәнгән. Безнең әти колхоз рәисе булса да, әнкәй белән калган урыннардан, әрәмәлекләрдән кача-поса печән әзерләп, күтәреп ташый идек. Шулай итеп терлек асрадык. Хәзер печән мулдан, аны чапкан кеше дә юк. Без яшь вакытта авылда 200-300 сыер иде, бүген 20-30. Сарыклар да ун тапкыр кимеде. Белмим, халыкны эшләтмәскә өйрәттек бугай. Чуваш, мари авылларында мондый хәл күзәтелми. Бакча йортын төзегәндә, балта остасы таба алмагач, Чувашиядән китерергә мәҗбүр булдык. Безнең халык ялкауланды булса кирәк. Югыйсә, татар иң эшчән халык дип әйтергә яратабыз. Нефтькә салындыкмы, халыкның менталитеты үзгәрдеме?
 
М.С.: Ринат Зиннурович, Сез бу фикерләр белән килешәсезме?  
 
Ринат Закиров: Башта авыл турында үз фикеремне әйтим әле. Минемчә, авыл үзенә күрә бер дәүләт. Татар авылы гомер-гомергә үзенең эчке тормышы белән яшәгән. 16 гасырда ук татарлар авыл шартларында үзенең дәүләтчелеген саклап калган. Безне зур су буйларыннан куганнар. Икътисад кына түгел, гореф-гадәтләребез дә, рухыбыз да, гомумән, яшәешебез дә авыл аша формалашкан. 20 гасыр башында, яңадан дәүләтчелек торгызылганда, авыллар ярдәмгә килүен онытмыйк. Аның үзгәрүенә замана сәбәпче. Ләкин ничек кенә булмасын, татар халкы өчен авыл барыбер төп нигез булып кала бирә. Милләтебезнең рухын саклаучы да, үзаңын билгеләүче дә ул. Без шәһәр мәдәниятен, менталитетын әле өйрәнеп кенә киләбез. Ни генә әйтсәк тә, шәһәрдә яшәсәк тә, без күңелебез белән авылда. Мин татарны ялкау дип әйтмәс идем. Асыл сыйфатларыбыз бүген дә югалмаган. Кемнәрдер, бигрәк тә яшьләр арасында нәрсәгәдер омтылу бар. Онытмыйк, авылда яшәү шартлары кырыс. Анда эшләп яшәргә кирәк. Тормышны җигелеп тартып алып бармыйсың икән, авылда яшәп булмый. Разил Исмәгыйлевич әйткәннәр шәһәрдәгеләргә кагыла. Чувашстандагы татар авылларын күз алдына китерегез әле: андагы халыкның эшчәнлеге, андагы менталитет! Борынгыдан килгән гадәтләр онытылмаган. Элек юклык белән тормыш алып барсалар, хәзер барлык белән үрләр яулыйлар.
 
М.С. Россиядә авыллар бетә, дидек. Чит өлкәдәге татар авыллары бу язмышка дучар түгелме?
 
Р.З. Андый куркыныч янамый. Россия буенча татар авылларының картотекасын булдырдык. Аларның һәрберсе исәптә. 4 мең 200 авылыбыз бар.  
 
М.С. Димәк, Татарстандагы үсеш чит төбәкләрдә дә саклана?
 
Р.З. Татар авылларының яшәргә омтылуы гомер-гомергә килгән. Яшерен-батырын түгел, моңа кадәр яшьләр белән эшләү җитенкерәмәде, аларга игътибар булмады. Күп кенә авыл җирләрендә яшьләрне җәлеп итә торган учаклар юкка чыкты. Мәдәният йорты, китапханә бетерелде, ә яшьләргә беренче чиратта рухи азык кирәк. Игътибар һәм барыр урын булмагач, яшь буын туган җирендә яшәүнең кызыгын тапмый башлады. Элек-электән мәктәп авылның тоткасы булган. Белем учагы булмаса авыл бетәсе көн кебек ачык. Мәктәпкә тотындыңмы, халкыңның язмышын җимерәсең дигән сүз. Белем учакларын ябу хәрәкәте бер дә дөрес түгел. Бу иң зур ялгышларның берсе. Авылларны эреләндерү хәрәкәте алып барып, мәктәпләрне ябып, бер-берсенә кушып караганнар иде инде. Нәтиҗәсе – авыллар зәгыйфьләнде генә. 
 
М.С.: Ә авыл бу хакта үзе ни уйлый икән? Тернәкләнеп китү өчен сезгә нинди шартлар кирәк?
 
Рәхинә Шакирова: Безнең Әтнә районында тел югала дип әйтә алмыйм. Элек тә, хәзер дә фәннәрне татарча укыйбыз. Без укыган чорда да, хәзер дә рус теле инглиз теле кебек чит булды. Татарча укыганнан соң русча имтихан бирү авыр инде. Бу уңайдан берәүнең дә күтәрелеп чыкканы юк, үз ана телебезне яратабыз, саклыйбыз. Бездә күмәк хуҗалыклар да юкка чыкмады. Яшьләр дә, урта буын да шунда эшли. Авыл халкы ялкауланды, диләр. Ялкауланмадык, яхшылыкка омтылабыз. Телевидениедән күреп, газета-журналлардан укып, тормышын яхшыртырга телибез. Үзгәртеп корулар башлангач, кеше аптырап калды. Без пионер-комсомол рухында тәрбияләндек, әти-әни тәрбиясе дә икенче иде. Бөтенесе юкка чыкты. Идеология икенче төрлегә үзгәрде. Кайда-нинди җиңел табыш кертеп була, шуңа омтыла башладылар. Бүген шул буын үсеп җитте. Икенче тәрбия алган буын балаларын да үзләренчә тәрбияли. Авылның юкка чыгу чыкмавы иң беренче чиратта гаиләдәге тәрбиядән килә дип уйлыйм. Без бала чакта әти эштән кайтмыйча ашарга утырмый идек. Хәзер әти кешене беренче планга кую бетте, балага табыну китте. Бала өчен эшлиләр, бала өчен яшиләр. Бөтенебез дә шулай. Кешенең фикер йөртүе үзгәрде. Әти гаилә әгъзасына гына әйләнеп калды. Бу авылның бетә баруына бер төрле сәбәп дип әйтергә теләвем. Мин, мәсәлән, кыз кеше булсам да, әти белән киңәшләшмичә эшкә алынмый идем. Әти киңәше дигән нәрсә бар иде. Авылда калу-калмауны да әти хәл итә иде бит. Яшермим, бүген ике улым да Казанда. Без аларны шәһәр кешесе итәсебез килсә дә,   аларның җир алып йорт саласылары килә.
 
М.С.: Димәк, алар авылдан аерылып бетмәгән. 
 
Р.Ш.: Нәкъ шулай. Кайтыгыз да, авылдан җир алыгыз, йорт салыгыз, дибез. Хәзер шартлар бар бит. Эш булмау сәбәп түгел. Эшне үзең уйлап чыгарасың. Авыл бетә дип әйтә алмыйм. Ул беркайчан да бетмәячәк.
 
М.С.: Сез үз каланчагыздан чыгып фикер йөртәсездер. Ник дисәк, Әтнә белән Балтач районнарында колхоз системасы сакланып калды.
 
Р.Ш.: Чыннан да, безнең якта халык ияләшкән система таралмады, колхоз белән яшибез. Әмма без дә заманга яраклаша барабыз. Фермадагы сыерларны “карусель” системасы белән 4 кеше сава. Шуның икесе Казан кызлары. Бер дә авырсынмыйча фермада эшлиләр. Кайбыч якларында иптәш кызым яши. Алар да үзләренчә эшләп, тырышып яталар. Безгә колхоз печән бирсә, алар үзләре таба. Инвесторлары үзгәреп тора. Кем сатып алганы белән дә кызыксынмыйлар, чөнки алар аны барыбер белми. Монда авыл халкы ялкауланды, диделәр. Үзем дә аппарат белән өч сыер савам, тагын ике танабыз бар. Нигә дип әле мин аларны кул белән саварга тиеш?! Кул хезмәтеннән читләшәбез, заманга яраклашабыз. Сез әйткәнчә, ялкауланабыз.
 
 
Саланың проблемаларын бер очрашуда гына хәл итеп булмый, әлбәттә. Әмма үзебез тырышмасак, кемгә кирәк татар авылы?  
 
Марат Әхмәтов: Терлек асрап яшәгән кешене берничек тә ялкау дип әйтергә ярамый.  
 
Р.Ш.:Суны каралты-курага керттердек. Җылы су да лапаска көйләнгән. Машинагыз өчен әллә нинди әйберләр уйлап табасыз бит, терлек карауны җиңеләйтерлек мөмкинлек тә булдырыгыз, дидем иремә. Кеше яхшылыкка омтылырга тиеш.
 
Р.В.: Кешеләр төрле булган кебек, авыллар да төрле. Бик тырыш авыллар бар. Шыгырдан турында күп әйтәбез. Андый авыллар Татарстанда да җитәрлек. Ялкаулары да, ни кызганч, бар. Һәр авылның үз холкы. Халкыбыз ялкауланды, дип нигә әйттемме, мин моны сезнең фикерләрне ишетер өчен махсус эшләдем. 187 йортлы авылда 200-300 сыер тоттылар, дидем. Авылның үзгәрүен саннар әйтеп тора. Ни кызганыч, бүген авылларда күбесенчә өлкән буын яши. 
 
Р.Ш.: Чыннан да авыл картая, моны танырга кирәк.
 
Р.В.: Авыл кибетендә сөт сата башладылар. Сөт сатып алган кешегә бик аптырыйм. Кәҗә булса да асрарга кирәк. Ринат Зиннурович мәктәп булмаса авыл булмый, дип бик дөрес әйтте. Без инде моны ничә еллардан бирле әйтеп киләбез. Мәктәп, клуб, китапханә, фельшер-акушерлык пункты авылны тотып тора. Тик авылда эш булмаса, боларның берсе дә кирәк булмаячак. Кеше эшләп тә хезмәт хакы күрми, баласын киендерә, туендыра алмый икән, ул туган җирендә яшәми, китә. Авылга юл белән эш кирәк. Калганнары үзеннән үзе булачак. Президентның фәрманы белән ел саен 50 дән артык клуб төзелә. 800 дән артык мәктәп ремонтлана. Балалар бакчалары салына. Бүген искиткеч күп эшләр башкарыла. Әмма болар гына җитә микән? Минемчә, авылны саклап калу, үстерү өчен комплекслы программа кирәк. Дөрес, Россиядә махсус программа эшли. Ләкин аның тәэсире ул кадәр сизелми әле, аны тулыландырырга кирәк. Без ел саен бюджет кабул итәбез. Моннан 20 еллар чамасы элек авылга ярдәмне күбрәк бирә идек. Марат Готович миңа караганда яхшырак белә, комбайннар да, тракторларыбыз да искерә бара. 
 
М.С.: Марат Готович, чыннан да авылларда сыер асрау кимеде. Бәлкем, сез сыер асрау яклы түгелдер? Йорт саен асраганчы, авылда берничә кешенең күпләп сыер тотуы отышлырактыр. Теге заманда сыер гаиләне туендыручы иде. 
 
М.Ә.: Сыер асрауны мин тамак туйдырыр өчен генә дип уйламыйм. Ул үзенә күрә тәрбия чарасы да. Эшле гаилә тәрбияле була. Шәхси хуҗалыгында мал-туар асрыймы, бакчасында җиләк-җимеш, яшелчә үстерәме, бу гаиләдә балалар эш белән тәрбияләнеп үсә. Разил Исмәгыйлевичның фикерләрен куәтләп шуны әйтәсем килә, авыл яшәсен өчен халыкның эшле һәм ашлы булуы кирәк. 1990 еллар башында демократияне, бу вакытта безнең җәмгыять тә әзер булмагандыр, аны теләсә-нәрсә эшләргә ярый дигән фикер белән кабул иттеләр. Шушы елларда нәрсәнең-нәрсә икәнен аңлаган булдыклы җитәкчеләр, халкын эшле һәм ашлы итеп, хуҗалыкларны саклап калды. Бүген ул җирлекләрдә хәл икенчерәк, тулы канлы тормыш белән яшиләр. Аларда авыллар рухи яктан да сәламәтлерәк. Безнең министрлыкның мәгълүматлары буенча үз көннәрен үзе күрүче 250-300ләп мөстәкыйль хуҗалык бар. “Вахит”, “Урал”, “Татарстан”, “Алга”, “Родина”, “Коммуна”, “Чынлы” хуҗалыклары әнә шундыйлардан. Ни кызганыч, 1990 еллар башындагы үзгәрешләр авылны читләтеп үтмәде шул. Без хәзер рухи яктан чигенеш сизәбез. Дөрес, ул чорда дәүләт үз сәясәтендә искиткеч зур мөстәкыйльлек бирде, һәркегә үз язмышын хәл итәргә мөмкинлек тудырылды. Ләкин, халкыбыз җаваплылыкны үз җилкәсенә алырга әзер түгел иде. Шул елларда кешене берникадәр эштән биздердек. Эш белән яши торган кешегә тиешле хакын түли алмыйбыз. Эшләмичә яши торганнар да аннан күпкә начар яшәми. Эшле кеше күпкә ашлырак булырга тиеш. Дәүләт ярдәме турында да сүз булды. Дөрес, ул без теләгәннән күпкә ерак. Эшле булсаң да, ашлы булыр өчен көчле булуың кирәк. Ник дисәгез, җир эшкәртәсеңме, терлекчелек белән шөгыльләнәсеңме, көчле булып, вакытында башкарырга тиешсең. 100 гектар җиргә 150 ат егәрлеге куәтең булып, анда да атларыңның яртысы эшләп картайган булса, техникада амортизация дигән төшенчә дә бар бит әле, 400 ат көчле көнбатыш белән көндәшлек итү билгеле, бик авыр. Әмма нәрсә генә булмасын, авыл үзенә күрә бер фәлсәфә. Ул үзенчәлекле яшәү рәвеше белән рухи яктан җәмгыятьтән сәламәтрәк. Чөнки синең һәр гамәлең күрше-күлән арасында уч төбендә торган кебек күренеп тора. Анда рухи җаваплылык тоеп яшисең. Шәһәрдә исә кеше күршесен белми, бер-берсенә битарафлык хөкем сөрә. Авылда йозакка бикләнеп яшәп булмый. 
 
М.С.: Кеше авылдан бизмәсен өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Һәркемнең үз баласын яхшы яшәтәсе килә. Яшерен-батырын түгел, күпләребезне әти-әниләр шәһәргә кеше булырга җибәрде.
 
М.Ә.: Беләсезме, Татарстан үзәгенә бик отышлы юллар килде. Беренче Президентыбыз татарларның башкаласы мондый булырга тиеш түгел дип тузган торакны бетерү программасын игълан итте. Казанның меңьеллыгын үткәрдек, Универсиада, Су спорты төрләре буенча чемпионат... Казан искиткеч үзгәрде. Анда эш урыны да, яшәү рәвеше дә башкача. Авыл белән шәһәрне чагыштырырга ярамый. Татарстанда авыллар өчен 28 программа эшли. Алар социаль үсешкә юнәлдерелгән булса да, авыл шәһәрне куып тота алмый. Бу мөмкин түгел. 150 чакырым юл үтеп, ир-егетләр машина белән Казанга эшкә йөри. Ни кызганыч, авыл җирендә хезмәт куйган кешегә тиешле хезмәт хакы түли алмыйбыз. Бүген авыл хуҗалыгында эшли торган шофер, нефть тармагы йөртүчесеннән ике мәртәдә кимрәк ала. Шулай булгач ул нигә авыл хуҗалыгында эшләсен?! Тракторга утырып җир сөрмәсә дә, иртәнге сәгать биштә торып фермага эшкә бармаса да, ике-өч көнгә бер каравылга килеп тә шул хезмәт хакын ала ул. Бу, билгеле, авыл файдасына эшләми. Үзенең рухи чисталыгы белән авыл хуҗалыгын өстен күрүчеләр дә бар әле. Соңгы сәяси вакыйгаларга килсәк, Президент илнең оборона куәтен ныгытуга соңгы 7-8 елда игътибар бирмәгән булса, бүген безнең белән хисаплашырлар идеме? Юк. Безнең белән хисаплашалар. Азык-төлек куркынычсызлыгын хәл итү өчен дә дәүләтебезнең авыл хуҗалыгына шундый мөнәсәбәте кирәк. Югыйсә, ул артык күтәрә алмаслык чыгымнар сорамый. Россия авыл хуҗалыгы өчен 237 млрд бирә. Быел да шулай булды, киләсе елда да шул килеш калды. Кризис дип башка чыгымнарны берникадәр киметсәләр дә, авыл хуҗалыгына кагылмадылар. Моны берникадәр мөнәсәббәт үзгәрү дип кабул итәргә кирәктер. Санкцияләр дә мәҗбүр иткәндер. Бу ярдәм, ким дигәндә, ике мәртәбә генә артык булса, авылда  үзгәреш күренәчәк. Дәүләт ярдәменең 70-80 проценты банклардан алган кредитларның процент өлешен каплау өчен тотыла, ягъни банкларны яшәтүгә китә. Авылда үрнәк булырдай гаиләләр бик күп. Аларның да яшәү рәвешен мисал итеп күрсәтергә кирәк. Гыйбрәт турында күп язабыз, сөйлибез. Зарлансак та, авылның рухи ныклыгы өзелмәгән. Ул илнең дәүләтчелеге дә булып торадыр. Әмма авылга мөнәсәбәт күпкә уңай булырга тиештер. 
 
Р.В.: Мондагы фикерләр белән килешми мөмкин түгел. Авыл кешесе бер-берсен тәрбияли дә әле ул. Кечкенә вакытымда капка төбендә утыручы бер бабай белән исәнләшмичә киткәнмен. Бабай бу хакта әткәйгә әйткән. “Синең малаең шулкадәр итагатьсез, олылар белән исәнләшмичә китте”, – дигән. Әткәй шулкадәр итеп акыл өйрәтте, шуннан соң белмәгән кеше белән дә исәнләшергә өйрәндем. Авылдашлар әле дә искә ала: әтиең 34 ел буена агроном, колхоз рәисе булып эшләде. Колхозның 5мең 100 гектар җире бар иде. Үгез, ат белән дә эшләп тә, ул чорда уч төбе кадәр генә җир дә сөрелмичә калмады, диләр. Бүген егәрле комбайннар, тракторлар булса да, йөзләгән гектар җир буш ята. Халык эшкәртелми ята торган җирләр өчен борчыла. Менә шушы проблемага сезнең җавапны ишетәсе килгән иде. 
 
М.Ә.: Җир, һичшиксез, безгә бик кирәк. Аның нинди хәлдә булуы күп факторларга бәйле. Урындагы җитәкчеләрдән күп нәрсә тора. Әтнә, Балтач, Актаныш, Саба һәм башка районнарда бер кишәрлек эшкәртелми ята торган җирләр юк. Бу якларда хуҗалык җитәкчеләре өстәмә җир сорый әле. Шул ук вакытта, бигрәк тә нефть белән мавыккан төбәкләрдә җиргә караш икенче. Район башлыгыгыннан да күп нәрсә тора. Авыл хуҗалыгына игътибар бирмичә, бер еллык мәнфәгать белән яшәгән урыннарда андый кимчелекләр бар. Проблемалар шактый. Башка товар җитештерүче базарда үзенең көндәше белән генә ярыша, үзе кебек товар җитештерүче белән генә көндәшлек итә. Ә авыл хуҗалыгында башка тармаклар белән дә көрәшергә,  туры килә, өстәвенә, табигать факторы да йогынты ясый. Без 5 миллион тонна икмәк үстерергә гадәтләнгән республика. Табигать шартлары уңай килгән еллар белән чагыштырганда, быел икмәк 1,5 миллион тоннага азрак булды. Сезгә ялган миңа чын, соңгы елларда Татарстанда корылык хөкем сөрә. Безнең сөрүлек җирләренең яртысында гына бөртекле ашлык игелә. 1,5 миллион тонна икмәкне 10 сумга тапкырлап карасак, 15 млрд сум булачак. 15 млрд сумлык товарлыклы продукциядән мәхрүм калдык, гәрчә бөтен чыгымнарны гадәти еллардагы кебек тотсак та. Башка культуралар да табигать аркасында шулкадәр зыян күрде. Бу – 30 млрд сум дигән сүз. Без 5 ел дәвамында 150 млрд сумга азрак продукция кимрәк җитештердек. Әлеге акча авылның үсешенә, шунда хезмәт итеп яшәүче кешеләрнең хезмәтенә тотылырга тиешле ресурслар иде бит. 
 
Р.В.: Татарстанның бер еллык бюджетыннан аз гына ким сумма бу. 
 
М.Ә.: Чыннан да шулай. Ә табигать аркасында алынмаган продукцияне бернинди ярдәм белән дә каплап булмый. Бу хакта да истән чыгармаска кирәк. Дәүләт үз сәясәтендә моны искә алырга тиеш.
 
Р.З.: Авылны таркатмас өчен нәрсә эшләргә кирәк, дигән сорауны куйдык. Без авылның соңгы елларда шактый нык үзгәреш кичергәнген күрәбез. Ләкин үзгәрешләр төрле юнәлештә бара. Авылның төп байлыгы – җир. Җир эшләмәсә, авыл үсә алмый. Халыкның яшәеше дә, терлек асрау да шуңа бәйләнгән. Җирне эшләтергә өйрәнмичә торып, без авылны саклый алмыйбыз. Ә менә аны эшкәртү мәсьәләсе иң кыен әйбер. Җир эшләмәгәнгә кеше үзенә эш эзли, үз эшен булдырырга тырыша. Балаларына тапшырып калдырырлык мирасын булдырасы килә. Бүген һәркемнең хуҗа буласы килә. Авылда да, шәһәрдә дә шундый хәл. Үз хезмәте белән яшәргә өйрәнгән чит төбәкләрдәге авылларны беләбез. Барып, өйрәнеп тә кайттык. Ләкин алар алымы безгә керә алмый әле. Дөрес, аларда да һәркем җиң сызганып эшли дип булмый. Әмма безгә үрнәк булырлык мисаллар шактый. Гали авылын гына алыйк. Аларның дөньяга карашлары бөтенләй икенче. Яшьләр авылда кала, яңа урамнар калкып чыга. Бу нәрсәдән килә? Алар психологик яктан авылда яшәргә әзер. Совет чорында авылда кал, дип үстерделәр. Хәзер исә болай булмый. Яшәгән җирдә тормыш алып барырга өйрәтергә кирәк. Бүген шәһәрдән 100 чакрым ераклыктагы авылларның күбесендә яшьләр юк. Андыйларның киләчәге бик авыр булачак. Без моны танырга тиеш. Республиканың авылларга игътибары зур икәнен дә истән чыгармыйк. Россиянең бер генә төбәгендә дә бездәге кебек ярдәм күрсәтелми. Без авыл хуҗалыгы министрлыгы белән бергә “Авыл эшмәкәрләре форумы”на татар авылларының булдыклы кешеләрен җыябыз. Шушы хәрәкәттә катнашып, башкаларның үрнәген күреп тартылсыннар өчен эшлибез моны. Бу урында Әгерҗе районындагы бер эшмәкәрне мисалга китерер идем. Ул 80 йортлы авылда яши. “Корган эшем үземә генә түгел, оныкларыма җитәрлек инде”, – ди. Өч баласы да югары белемле, авылга кайтып урнашканнар. Эшләре елдан ел киңәя бара. Инде күрше авылда да бизнесын шактый җәелдергән. Аның эшен балалары күреп үскән һәм әтиләренең эшен дәвам итәр өчен кайтканнар. Бүген алар җирләрен арттыра бара. 
 
М.С.: Аларга кирәк җир башкаларга әлегә кирәкми шул.
 
Р.З.: Нәкъ шулай. Килер бер көн, һәркем үз эшенә алынса, җиргә сорау артачак. Тик моның өчен шактый эшләргә кирәк.  Үрнәк алырлык авыллар Татарстанда бик күп, дидек. Аларның мисалын өйрәнергә теләүчеләр күбрәк булса иде. Әмма шунысы бар, кеше бераз гына баеп алса, баеды, дип, аны яратмыйлар. Аның баюына шатланырга гына кирәк. Бездә мескен кешене яраталар, җәллиләр. Авылларда бай кешеләр күбрәк булсын, шуңа омтылып яшәргә кирәк. Авыл, район башлыкларына да булдыклы кешеләрне күреп, аларга дәүләт ярдәмнәре турында аңлатырга кирәк. Кеше бер эшкә керешсә, үсенеп эшләп китә ул. Гали авылын карап кайтканнан соң Арча районының Урта Аты авылында яшәүче Дамир Хәлиуллин үз эшен башлап җибәрде. Теплицасын корып куйган, эше акрын гына бара, ачык һавада җиләген, кыярын да өлгертә. Кыяр җыя торган комбайнга кадәр алган.
 
М.С.: Димәк, Аллага тапшырганнар. Хәзрәт, бөтен кеше дә Аллага тапшырсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?   
 
Илһам Миңнегалиев: Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахим. Авыллар бетә дибез. Без мәктәптә укыганда дәрестә инша яза идек. Үскәч кем буласың дигән сорауга 90 процент малай тракторчы, шофер булачагын әйткән иде. Чөнки без трактор, машина гына күреп үстек. Бүтән нәрсә турында белми идек. Авылны юлсызлык бетерде, диләр. Алай димәс идем. Киресенчә, демократия килгәч, юллар ачылды. Марат Готович та әйтеп үтте, авыл хуҗалыгына караганда башка тармакларда хезмәт хакы күбрәк. Кеше сайлана башлады. Авылдан чыгып китәргә юл бар хәзер. Күбрәк акча алу өчен читкә китеп эшләүчеләр артты. Хезмәтне бәяли белү җитми. Шул ук вакытта шөкер итеп яши белергә дә. Кайвакыт бик нык зарланабыз. Без үскәндә кечкенә генә йортка ике-өч килен сыйган. Өстәвенә сарык бәрәннәре, бозау, казга да урын табылган. 
 
Р.З.: Ул шартларга омтылырга кирәкми, алга барырга кирәк.
 
И.М.: Юк, кайбер нәрсәләргә шөкер итә белү дә сорала. Үзенең гореф-гадәтләрен, динен, моңы онытмаган халыкны Аллаһы Тәгалә дә олылый.  Бу кыйммәтләрне дә сакларга кирәк. Аллага шөкер, бүген авылларда мәчетләр эшли, кайберләрендә салына. Авыллар бетсә, алар булмас иде. Димәк, киләчәккә өмет бар. Мәчет төзелә икән, Аллаһының рәхмәте белән авылларыбыз да яшәячәк. Шөкер итү ни өчен кирәк? Әгәр дә адәм баласы аз гына сабыр итеп, авырлыкларга шөкер итсә, синең чын нигъмәтне күргәнең юк дип, Аллаһы Тәгалә тагын да арттырып бирер. 
 
Р.В.: Татарда бер гыйбарә бар: артка карап шөкер ит, алга карап фикер йөрт, ди. Шөкер итеп кенә ятарга түгел, фикер йөртергә дә кирәк. 
 
И.М.: Камиллеккә омтылуда кем үзен чикли, ул шайтанга иярде, ди. Камиллеккә дә омтылырга кирәк. Кеше һәрвакыт үсештә булырга тиеш. Күркәм, үрнәк гаиләләр булырга тиеш, дидек. Идея белән янып йөри торган кешегә бүген ярдәм бик кирәк. Иң яхшы вәгазь – шәхси үрнәк, диләр. Без дин әһелләре вәгазь сөйлибез, ә аны бөтен кеше дә кабул итеп бетерми. Кемнәрдер, иманы нык булучылар йотлыгып тыңлый, эшлеклерәк кеше булса, аларга дәлилләп аңлатырга кирәк. Алланы да, мулланы да белмәгән, динне дә танымаган кешенең кыйммәтләре башкача була. Андыйлар вәгазьне әкияткә саный. 
 
М.Ә.: Авылда эшмәкәрлек итәргә теләгән кешегә булышырга кирәк, дигән фикер җиткерелде. Эшмәкәрлекне үстерү буенча республикада 21 төрле программа эшли, аның шактые авыл хуҗалыгы өлкәсенә кагылышлы. Билгеле, авылда яшәүче халык белән тыгызрак элемтәдә булып, аларның ихтыяҗларын тирәнрәк өйрәнү кирәк. Соңгы елларда кәсепчелек үсә бара. Гали, Шыгырдан, Әләзәннәрне куып җитәргә әлбәттә, ерак. Ник дисәгез, аларда эшсезлек 1985-1990 елларда ук башланды. 
 
М.С.: Димәк, аларда бу хәлләр алданрак бара.
 
М.Ә.: Нәкъ шулай. Аларга да кәсепчелек итү җиңел генә кермәгәндер. Дәүләт ярдәме дә булмаган, барысына да үзләре ирешкәннәр. Шәхси хуҗалыкларда эшмәкәрлекне үстерү өчен быел гына да республика бюджетыннан 2 млрд сум күләмендә ярдәм күрсәттек. Эшмәкәрләрнең иҗади активлыгы безнең ярдәм күрсәтүдән зуррак. Активлык үсә бара. Гаилә саен сыер асрагыз дип берүгә дә  көчләп тага алмыйбыз. Авыл җирендә эшмәкәрлекнең башка формалары киңрәк җәелә бара. Мин, әлбәттә, авыл хуҗалыгы министры буларак, күбрәк җиргә, терлекчелеккә бәйле гамәлләр булуын телим. Авылның киләчәген без ниндидер караңгы пәрдә артында күрмик әле, уңай үзгәрешләр дә бара. Халык һәм аның тормыш дәрәҗәсе турында кайгыртуның күп өлешен дәүләт үз җилкәсендә тота. 
 
Р.З.: Марат Готович, бер сорау бирим әле. Без аңлыйбыз: дәүләтнең ярдәме бар. Сөт мәсьәләсендә сүз куертасым килә, сатып алу бәясе бик түбән. Кем күпме сөт җитештерә, шуннан чыгып ярдәмне оештырып булмыймы? Бәясе 15 сум урынына 22 сум булса, иртәгә терлек саны ике тапкыр артачак бит. Моны һәркем яхшы аңлый. Халыкта бу уңайдан бик борчыла. Ярдәмне башта инвесторларга бирделәр, хәзер гектарга карап, диләр. Җитештергәннән чыгып ярдәм булырга тиештер бит.
 
М.Ә.: Дәүләт ярдәме ул бюджет классификациясе дигән закон нигезендә бара. Хөкүмәт үзенең авыл хуҗалыгы үсеш программасын кабул иткәндә үк ярдәм нинди юнәлешләрдә булырга тиеш дигән максатны куя. Гектарга дигән ярдәм шуннан килеп чыга. Бу безнең авыл хуҗалыгына булган ярдәмнең төп юнәлеше түгел. Сөт бәясенә килсәк, шәхси хуҗалыкларда 110-115 мең баш сыер асрыйлар. Аларның һәрберсенең сөтен кая, кемгә, нинди бәягә сатканын ачыклап бетереп булмый. Шуңа күрә шәхси хуҗалыкларга, һәр сыер башыннан 3 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтәбез. Без моны аз булса да дәүләттән ярдәм булсын дип бирәбез. Моннан тыш сыер санын арттырырга теләүчеләр тана сатып алса, 15 мең сум күләмендә ярдәмгә өметләнә ала. “Гаилә фермалары” программасы уңышлы гына эшли. 1 меңнән артык шундый ферма бар. Мамадыш районы башлыгы тәкъдиме белән шәхси хуҗалыгында күпләп терлек тотучыларга каралты-кураларын яңартырга дип 200 мең сум субсидия бирә башладык. Бер Мамадыш районында гына да өч ай эчендә 80 хуҗалык каралты-курасын яңартты. Без моны сөтчелек белән шөгыльләнүчеләр санын арттыру максатыннан эшлибез. Сөт җыю мәсьәләсендә бер мисал китерим әле. Мамадыш районының бер сөт җыючысы литрын 19 сумнан җыя, аны Мамадыш сөт комбинатына тапшыра. Балык Бистәсендәге сөт җыяючы шунда ук тапшыра, ләкин халыктан 14 сумга җыя. Сөт җыючылар арасында да бәя белән уйнаучылар шактый диясем килә. Бу мәсьәләдә район, авыл җирлеге башлыклары да битараф булмаска тиештер. Балтач белән Актаныш хуҗалыклары, мәсәлән, шәхси хуҗалык сөтләрен авыл хуҗалыгы оешмаларыныкы белән бергә кушып, зур күләм белән саталар. Бу вакытта хакы икенчерәк була. Килешәм, сөт бәясе бүген 20 сум урынына 25 сум булса, сөтчелек тармагы тагын да үсәр иде.  
 
Р.З.: 20 сум булса әйбәт булыр иде, авыл кешесе 15 сумга тапшыра бит. 
 
М.Ә.: Авыл хуҗалыгы оешмалары турында әйтүем. Сөт комбинатлары литрын, уртача алганда, 22 сумнан кабул итә.  
 
Р.В.: Кибеттә ике әбинең сөйләшеп торганына игътибар иттем. Берсе әйтә: бу сөткә су кушалар бугай, элек куерак була иде. Икенчесе әйтә: нишләп кушсыннар, хәзер су сөттән кыйммәтрәк, ди. Сөтнең бәясе түбән шул.  
 
Р.З.: Марат Готович, сез әйтеп үткән гаилә фермаларының башы Галидәге фермаларны караганнан соң барлыкка килде бит. Нигә бездә баш саны 100-150гә әйләнде? Галидә 10-15 баш сыер асрыйлар. Бездә автоматка көйләнгән фермалар төзи башладылар. Мамадышка баргач, без гаилә фермасына кердек. Кәефе юк. Ник кәефең юк дигәч, кредитка кереп баттым, бара алмыйм, ди. Үзе сыер санын 150 башка җиткергән. 
 
М.Ә.: Без 25 сыерга исәпләнгән проектлар эшләдек. Гаилә үзе хезмәт куярлык, көче җитәрлек булсын дидек. Пай җире үзендә булса 25 сыерны асрарга була әле. Пай җирең дә булмаса, елга-үзәннәрдән печән чабып кына 25 сыер тотып булмый. 
 
Р.З.: 70-80 баш сыер асрыйсың икән, ул инде гаилә фермасы булмый. Чөнки анда кеше яллап эшләтергә туры киләчәк. Яллау хезмәте ул теге заманга әйләнеп кайту дигәнне аңлата.
 
М.Ә.: Күршесенә эш бирсә без каршы түгел. 
 
М.С.: Димәк, яңадан колхоз төзесәләр дә сез риза?Р.З.: Гаиләсе, туган-тумачасы белән эш иткәндә генә ферма тоту табышлы була.  
 
М.Ә.: Сөтчелек белән шөгыльләнә торган фермерларга чиләк-көрәкне ташлатып, тиресен түгәргә механикалаштырылган транспортер, сөт  саварга җиһазлар алырга ярдәм иткәнбез икән, бу начар түгел.  
 
Р.З.: 10-15 баш асраучыга механикалаштыру кирәк микән?
 
М.С.: Үзебез дә ишетеп тордык, 3 баш сыерны да кул белән саумыйм, диде. Димәк, авыл кешесенә мондый мөмкинлекләр дә бирергә кирәк.
 
Р.З.: 12 баш сыер тоткан кеше сөтне кул белән саумый инде, анысы. 4-5кә кадәр саварга була әле. Шәхси хуҗалыклар сыер санын аннан арттыра алмый. Моның өчен мөмкинлеге дә юк, кирәкми дә ул. Мин симертү эше белән шөгыльләнүчеләрне дә күз уңында тотып әйтүем.
 
М.Ә.: Ринат Зиннурович, бу кайда, ни дәрәҗәдә кәсепчелек итү осталыгыннан тора. Кукмарада, мәсәлән, 90га якын гаилә фермасы бар. 
 
Р.З.: Район өчен бик әз бу. Авыл саен 20-30 булырга тиеш. 
 
Р.Ш.: Һәр авылның үз яшәү рәвеше бар, шуны онытмыйк. Р.З.: 300 йортлы авылда 50 баш гаилә фермасы булса әйбәт. 
 
М.Ә.: Кукмара ягында искиткеч кәсепче халык яши.
 
Р.З.: Сүз дә юк, кукмаралар аерылып торалар инде. Алар 30 процент акчаны кәсепчелек аркылы кертә.
 
Р.В.: Марат Готович, тагын бер проблема бар. Мин авылларда еш булам, гаилә фермалары авыл уртасында урнашкан. Безнең авылда да андый ферма бар. Күршеләре исә ис килүдән зарлана.  
 
М.С.: Канәгатьсезлекнең икенче формасы инде бу.
 
Р.З.: Баеганны яратмау.
 
Р.В.: Аннан гына түгел. Гаилә фермаларына шартлар тудырырга иде. Югыйсә, авыл читендә буш яткан фермалар бар. Әлеге тораклар ник гаилә фермаларына бирелми?
 
М.Ә.: Без әлеге фермаларны ремонтлый башладык. Моның өчен махсус программа кабул ителде. Ә гаилә фермаларына килгәндә, биредә тиресеңне матур итеп өеп куясың икән, аның исе чыкмый, шунда эчереп торачак. 
 
М.С.: Элек бер сыер асраучы да шулай эшлиләр иде бит.
 
Р.В.: Бу әлеге дә баягы көнләшүдән киләдер инде. 
 
М.Ә.: Ис килә дип, судлашып йөрүчеләр дә булды.
 
Р.В.: Рәхинә ханым бик кызыклы фикер әйтте, һәр авылның үз яшәү рәвеше бар, диде. Европа илләреннән үрнәк алып, яшәү рәвешен күтәрергә иде. Элек Саба ягында көмешчелек белән шөгыльләнгәннәр. Кайбер авылларда ат асраганнар, икенчесендә иген үстергәннәр, өченчесендә дугалар, тарантаслар ясаганнар. Һәр авылның үзен күрсәтүче һөнәре булырга тиештер.
 
М.Ә.:Без шуны исәпкә алып эшләргә тырышабыз. Ни өчен яшелчәчелек программасы барлыкка килде. Авыл җирлекләре белән Яшел Үзән районының Олы Яке авыл җирлегенә бардык. Анда шәхси хуҗалыклар 30-50 сутый яшелчә үстерә. Гектардан артык үстерүчеләр дә бар. Йорт яннарында кечкенә генә яшелчә саклый торган урыннары да бар. Аларга су сибүдә, орлык сатып алуда, үстергәнне урнаштыруда ярдәм итәргә булдык. Программалар буш җирдә барлыкка килми. 
 
Р.В.: Күптән түгел Гали авылында булдык. Татарстаннарны чакырып, үзегезнең тәҗрибәгезне өйрәтегез әле дигәч, без чакырган идек, үзебезгә зыян гына булды. Өйрәнеп киттеләр дә, хәзер безнең итне аз ала башладылар, диләр. Көндәшлек барлыкка килә.
 
Р.З.: Дин мәсьәләсенә әйләнеп кайтыйк әле. Халкыбыз дингә күчеп бара. Мәчетсез авыллар бик сирәк. Дин әһелләребез булып яшьләр килә. Ләкин эшлисе эшләр байтак. “Авыл эшмәкәрләре” форумында катнашучыларны Мамадыш районына алып бардык, дидем. Мотыйгуллин хуҗалыгы белән таныштылар, тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Шунда яшь имам белән очраштык. Яшь кеше, гаиләсе белән килгән, өч ел эшли, хезмәт хакы юк. Ул ничек яшәргә тиеш? Нигә ул егетне мәктәпкә яки авыл хуҗалыгы өлкәсенә урнаштырмаска?! Авылны яшәтү өчен мәктәбе дә, клубы да кирәк, дидек. Ә дин бүгенге көндә бигрәк тә кирәк. Иң уңышлы татар авылларында дин көчле. Бу бөтен Россия буенча шулай. Балтачның имам мөхтәсибе Җәлил хәзрәттән кала, башкаларның эшчәнлеге турында без берни белмибез. Үз бурычыңны үтәү генә җитми бүген. Дин әһелләренең дә эшлекле булуы сорала. Татарстан Диния нәзәрәтенә бу мәсьәләдә активрак эшләргә тиештер. Балтачның балалар Сабан туе бөтен Россия белә, карарга, тәҗрибә уртаклашырга киләләр. Мондый эшчәнлекне башкалар булдыра алмыймы? Яшь имамнарга ярдәмне оештырып булмыймы? Биргән сәдака белән генә хәзрәтне саклап булмый. Сәдака мәчетне тоту өчен генә. 
 
И.М.: Аллаһының рәхмәте булсын, без Балтач районыннан һәрвакыт үрнәк алып яшибез. Мамадыш Балтач казыятенә керә иде. Хәзер Актаныш ягына кушып куйдылар. Шулай булуга карамастан, без Балтачка юл тотабыз. Узган атнада гына Җәлил хәзрәт янында җыелышта булып кайттык. Мин алдарак та әйттем, шәхси үрнәк иң яхшысы, дидем. Дин әһелләренең тыйнаклыгыдыр, эшчәнлекләрне күрсәтеп бетермибез. 2000 елдан бүгенгәчә мөхтәсиб вазыйфасын алып барам. Эшне нәкъ Балтачтагы кебек алып барабыз. Мөхтәсиб булып эшли башлаганчы минем машина да, хезмәт хакым да юк иде. Авылда мәчеттә имам булып эшли идем. Җәяү килеп йөрим. Хакимият башлыгына кергәч, дин дәүләттән аерылган, йөрмәгез монда, дигән сүзне дә ишеттек. Өметсез шайтан гына, диләр. Без эштән курыкмыйбыз, анысы. Яраббым, безгә яхшы җитәкчеләр бирсәң иде, дип дога кылып, үз эшебездә булдык. Озак та тормады сессия булды, хакимият башлыгының урынбасары сөенечле хәбәр ирештерде. Алланың рәхмәте белән икенче башлык килде. Рөстәм Галиуллович без көткән кеше булып чыкты. Килгән көнне үк безне җыеп, хәер-фатиха белән эшен башлап җибәрде. Дингә булышуны тоя башладык. Ярдәм итеп торган вакытта хезмәт хакы да сорамыйбыз инде. Китәренә берничә ай кала безнең бушка эшләвебезне белеп алды. Бу башлыгыбыз да үзебезнең кеше, аңлый, ярдәм итә.  
 
Р.З.: Теге егетнең мәсьәләсе хәл ителдеме?
 
И.М.: Безнең районда дингә тартылган яшьләр бик күп. 15кә якын яшь имамыбыз бар. Кайбер районнарда имамнар олы яшьтә. Яшь имамнар арасында бер тиен акчасыз эшләргә алынучылар бик сирәк, аларга да яшәргә кирәк. Җәлеп иткәч, безнекеләр хезмәт хакыннан башка эшләделәр. Ул имамга килгәндә, районда 10 кеше, яшьләр программасы буенча 180 меңлек ярдәм алуга иреште. Бабайларны җыеп, яшь имамнарга хезмәт хакы куюны хәл иттек, ул егет сәдакадән 5 мең ала иде, 10 мең иттек. Бүтән җирдән керә торган урыныбыз юк. Авылларны саклау юнәлешендә эшли торган юнәлешләребез дә бар. Якташларны барлап, нинди генә бәйрәм булмасын, аларга хат язуның үрнәкләрен ясадык та, мәхәллә исеменнән хатлар җибәрәбез. Шушыны практикага алган хәзрәтләр әйтүенчә, гаетләрдә кеше саны да артты, сәдака дә күп килә башлады. Кайткан кешеләр, җыелышып сөйләшәләр дә, зиратның коймасы беткән, шуны төзәтергә кирәклеген хәл итәләр. 
 
М.С.: Мәхәллә элементлары сезгә керә башлады, димәк.
 
И.М.: Бу әйберләр бар инде. Мәктәпләргә тормыш дәресләре кертелде. Имамнар җыелышының беренче сәгате дә практик дәрес белән башлана. Гореф-гадәтләрне, йолаларны дөрес үтәү, халык, мәктәпләр белән эшләү турында аңлатабыз. Имамнар белән абыстайларга авылдагы һәрбер чарада катнашырга кушабыз. Авылларны саклау өчен бөтен өлкә үз өлешен кертергә тиеш. Аккош, чуртан, кысла кебек эш йөртсәң, булмый. Башка милләт вәкилләрен дә хөрмәтләп яшәргә кирәк. 
 
Р.Ш.: Безнең авылларда укымышлы кешеләр юк, әти-әнисеннән өйрәнеп, диннең асылын белүчеләр генә. Авылыбыз мулласы Вәдит абый 1938 елгы. Ул гарәпчә укый белми, әмма әти-әнисе өйрәткәннән чыгып эшли. Шунысын да әйтим әле, авылыбыз мулласы минем уң кулым, аның белән киңәшләшәбез. Авыл халкын уятуда хәзрәтләрнең дә роле зур булырга тиеш. Безнең Вәдит абый авыл кешеләре белән бик тыгыз элемтәдә. Элек юллама белән эшкә урнашу бар иде, муллаларны да шулай эшкә урнаштырырга кирәк. Берничә авылга булса да бер укымышлы мулла булсын. Балаларның да дини белем аласылары килә. Урта буын арасында да дингә тартылучылар шактый. Алар янәшәсендә гарәпчә белем бирә алырдай кеше кирәк. Бер егетебез укып кайтыр идем, ди. Ул укып кайтканнан соң да кызыксындырып эшләтергә кирәк бит. Ярар, безнең хуҗалык мулла өчен 5 центнер ашлыкны бушка бирә. Авылның үзеннән чыккан кешене укытырга кирәк. Чөнки без аның кем икәнен беләбез. Теләсә-кемне авылга кертәсе дә килми бит. Кечкенә, 30-40 хуҗалыклы авыллар һәр программадан мәхрүм. 125 кеше яшәмәгәч, юл салдыру да кыен. Ә үзләре бетмәс өчен шулкадәр нык тырышалар. Андагы халыкның 65-70 проценты өлкән буын. Шулай булса да кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышалар. Үзара салым авыллар өчен бик яхшы ярдәме булды. 1 сумга 4 сум кайтасын белгәч, кечкенә авыллар 1 мең сум җыярга теләк белдерде. Алар активрак.
 
Р.В.: Авылларның барысын мөмкин кадәр саклап калырга кирәк. Әмма тарихи авылларыбыз да бар. Борынгыдан килгән, мең ел элек салынган, бөек шәхесләребез туган, яшәгән, иҗат иткәннәре бар. Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насырый һәм башка шәхесләр чыккан авылларга аерым бер игътибар булырга тиеш. Әгәр үзебезне хөрмәт итәбез икән, бу авыллар да күз уңында булырга тиеш. Габдулла Тукайның Кушлавычында өч мәртәбә мәктәпне ябарга тырыштылар. Туфан абый исән вакытта ук Президентка кереп, соңыннан үзем йөреп, саклап калдык. Ничек инде Тукайның туган авылында башлангыч мәктәп тә булырга тиеш түгел?! Исхакыйның туган авылын карагыз. Эчәргә суы да юк. Чит илдән килгән кешеләр шунда барырга тели, алып барып күрсәтергә җаным әрни. Чөнки ул авыл ташландык хәлдә. Каюм Насырыйның авылында шул ук проблема. Бу мәсьәлә буенча хөкүмәткә дә мөрәҗәгать иттек. Икътисад министрлыгы шөгыльләнә башлаган иде. Аерым программа булырга тиеш дигәннәр иде, юк. Тукай авылы икән, анда һәркем Тукайдан үрнәк алып үсәргә тиеш. 
 
Р.З.: Халык та үз авылларын саклар өчен көрәшергә тиеш. Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында Муса Җәлилнең йорты бар иде, җимереп ташладылар. Мәктәбен ябарга җыеналар. Мәктәп булсын өчен бала табарга кирәк. Урындагы хакимияткә әйтегез дип елап киләләр, бала саны булмагач, без әйтеп кенә нәрсә эшли алдыйк соң? Җирле халык та тырышсын.
 
Р.В.: Ул ике яклы булырга тиеш. Ни өчен балалар тумый, моның өчен шартлар тудырырга кирәк. Ике якта да гаеп бар. 
 
Р.З.: Кытайда булган идек. Уйгурлар белән очрашып, аралашып кайттык. Телебез якын, бер-беребезне аңлап була. Алардагы туганлык хисләрен күреп исем китте. Урумчы шәһәрендә рестораннар салганнар. Һәр көнне шунда мәҗлесләр үткәрәләр. Аны системага керткәннәр, күкрәк баласыннан башлап таякка таянган әби-бабайларга кадәр алып киләләр. Халык традициясенә багышланган мәҗлесләр бу. Шуны күргәннән соң, 1960-1970 елларда безнең татар авылларында да мондый мәҗлесләр бар иде дип уйлап куйдым. Читтән кунаклар кайтканда ашка алу дигән нәрсә бар иде. Ул бетте. Гореф-гадәтләр менә шулай юкка чыга. Туган туган белән аралашмый, дуслар җыю бөтенләй юк. Менә шулар да авылны ярлыландыра. Клубта үтә торган чаралар торгызылса да, кеше кешегә йөрми башлады.  
 
Р.В.: Уңай мисаллар да бик күп. Тукайның киләсе елга 130 еллыгы. Монда гел хөкүмәткә, районга гына сылтап ятарга кирәкми. “Таттелеком”ның генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин Бәдри абзыйның йортын ремонтлата. Югыйсә, аңа беркем дә кушмаган. 
 
М.С.: Туфан абыйның йортын тәртипкә китерүче дә ул бит.
 
Р.В.: Әйе. Лотфулла Шәфигуллин кебек 20-30 кеше булса, Татарстан авыллары күзгә күренеп яхшырыр иде. 
 
М.С.: Авылдан чыккан һәр кеше үз авылына ярдәм итәргә тиеш шул.Р.Ш.: 1-2 мең сум акча бирәләр икән, безнең өчен ул да зур файда. 
 
И.М.: Беткән авыллар бар бит әле. Аларның халкы кайда да булса яши. Мамадышның дин тарихын яза башлаган идек, имамнарга әйттек, күршегездә беткән авыллар бар икән, алар турында да мәгълүмат җыегыз, дидек. Бүген  авылны гаиләләр тота. Без муллаларга да әйтәбез, үзегез үрнәк булыгыз, балаларны күп алып кайтыгыз, дибез. Һәркем үз өлешен кертергә тиеш. Минем алты балам, ике онык бар. Яшь хәзрәтләрнең дә дүрт-биш балалары үсә.  
 
М. Ә.: Мин үзем яшәүнең чишмә башы авыл дип саныйм. Шуңа күрә авылны үз итәргә, яратырга кирәк, дигән принцп белән яшәргә тиешбез. Читтән көтеп ятмыйча гына, үзең дә нәрсәдер эшләү турында уйланырга кирәк. Авылда яшәүче һәр кешедән алып дәүләт дәрәҗәсендәге җитәкчегә кадәр үз җирлеге өчен янып яшәсә, авылның киләчәге булачак. Караңгылыкны сүгеп йөргәнче, бер шырпы булса да кабыз, диләр. Ил төкерсә, күл була, ди. Безгә янып-көя торган, авылның киләчәген күрә торган кешеләрнең санын күбәйтергә кирәк. 
 
М.С.: Без бүген күп темаларны күтәрдек. Әмма тагын бер мәсьәләгә тукталмый мөмкин түгел. Тукай районының Калмаш авылы татарлар яшәгән җирдә дуңгызчылык фермасы салынырга тиеш түгел дип күтәрелеп чыкты. Монда рухи як кына түгел, икътисадый мәсьәлә дә бар. Бу уңайдан сезнең фикерләрне ишетәсе килгән иде.    
 
М.Ә.: Минемчә, алар дуңгызчылык комплексы урнашса, дуңгыз исе килүеннән куркадыр. Проблема гадел булырга да, башка мисаллар очрагында, кемнеңдер хөсетлеге аркасында да бәхәс килеп чыгарга мөмкин. Биредә икесен дә үлчәүгә салып карарга кирәк. Дөрес, Тукай районында терлекчелек искиткеч тыгыз. Биредә 115 мең тонна тавык ите җитештерә торган предприятие бар. Ул да иссез түгелдер. 250 мең баш дуңгыз асрала торган комплекс та эшли. Күзәтчелек, тикшерү идарәләре нинди нәтиҗә бирә, инвестор шул принцптан чыгып эш итмәкче. Бу нәсел эшен көйләүче үзәк, бүген эшләп килә торган комплексларның уннан бер өлешеннән дә  кечерәк. Зур мәйдан Минзәлә районында булачак. “Кама беконы” дуңгызчылык өлкәсендә шактый уңышлы эшли. Шуның кадәр күп дуңгызчылыгың булгач, нәсел үзәге дә булырга тиеш. Аның бер фермасы Калмаш авылы тирәсендә төземәкчеләр иде. Әлегә күзәтчелек хезмәткәрләреннән бу уңайдан мәгълүмат кергәне юк. 
 
Р.В.: Марат Готович, проблема тудырмый гына бу мәсьәләне хәл итеп булмыймы соң? Дуңгыз комплексына каршы килми торган төбәкләр бардыр. Монда бит проблема китереп чыгардылар. Кайбер районнарда мондый хәл чыкмас иде. Әллә бу эшче көчләргә бәйлеме?
 
Р.З.: Иң мөһиме татар авылы янында сафка бастырмакчылар бит. 
 
М.Ә.: Комплекс авылдан 4 чакрым ераклыкта планлаштырыла. 
 
Р.З.: Сабантуйлар уздырганда, Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә дә аракы сатмыйлар, дуңгыз итеннән шашлык пешермиләр. Бу хакта без рус милләтеннән булган җитәкчеләргә әйтәбез, аңлыйлар, каршы килмиләр. Милли традиция икән, без моны үтәргә тиеш, диләр. 
 
М.Ә.: “Кама беконы” үз эшчәнлеген Тукай районында башлап җибәрде. Анда әзер мәйданчык бар иде. 70 мең баш дуңгыз асрала торган урында барлыкка килде ул. Әлбәттә, алар предприятиеләрен бер тирәгә тупларга тырыша. Алексеевски белән идарә итүгә караганда Тукай яки Минзәлә районында эшләү җиңелрәк. 
 
Р.В.: Кайвакыт без үз-үзебезгә каршы киләбез. Дини оешмаларны көчәйтергә, ислам динен ныгырак кертергә, дибез. Һәм шул вакытта татар авылы кырыена дуңгыз фермасы төзеп куймакчы булабыз.
 
Р.Ш.: Чиста татар районы булсак та, заманында дуңгыз бездә дә асралды. Кечкенә авылда дуңгыз фермасы булгач, кеше эшле булды. Ферма барында без эшле булдык, дип искә алалар. Дини яктан фикерем дөрес түгелдер, халыкны эшле итә торган урын икәнен дә истән чыгармыйк.
 
И.М.: Үзгәртеп коруның икенче көнендә үк Шыгырдан халкы дәррәү кубып  дуңгыз фермасын бетерде. Халык фикере дә исәпкә алынырга тиеш. 
 
М.Ә.: Сезнең фикерләрне дә исәпкә алып, уйлашып, киңәшләшеп бетерербез.
 
М.С.: Әлбәттә, бүген авыл турында күп сөйләргә була. Авыл яшәсен өчен бүгенге сөйләшүдән аңлашылганча, икътисадый чаралар гына түгел, аның әхлагын да истә тотмыйча булмый. Шунсыз авыл яши алмый. Аның тавышын ишетмибез икән, түккән тырышлыгыбызны юкка чыгачак. Һәркем үз җирен яратырга тиеш. Авыл – татарның яшәү рәвеше. Бүгенге сөйләшүгә килгәнегез өчен бик зур рәхмәт. Сезнең фикерләр укучыларыбызны да уйландыргандыр, кайтавазлар көтеп калабыз.
 
1959 елда халык санын исәпкә алу барышында 41,4 процент кеше шәһәрдә, 58,6 проценты авылда яшәгән. 2010 елда исә авылда яшәүчеләр саны нибары 24, 6 процент калуы ачыкланган. Республикада бер кеше дә яшәми торган авыллар саны 2010 елда 49га җиткән. 2002 елда исә 36 булган. 1-5 кешеле авыллар саны 2002 елда 102 булса, 2010 елда - 150.   

Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.12.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»