поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Июль
  • Әбри Хәбриев - шоумен
  • Фәйрүзә Мөслимова (1954-2021) - шагыйрә
  • Гөлнара Сәмитова-Галкина - спортчы
  • Раушания Галиуллина - актриса
  • Марат Бариев - дәүләт эшлеклесе
  • Рәкыйп Хәмитов - көрәшче
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
21.12.2015 Җәмгыять

Бабай килде, бүләк бирде

“Туган як”ның 25 еллык туган көне алдыннан редакциябезгә Пильна районы Сафаҗайдан йөзенче дистәсен ваклаган хөрмәтле Абдулгафар Сөннәтулла улы Айнетдинов килеп керде һәм үзкуллап ясаган бүләкләрен тапшырды (фотода). Шул уңайдан матур язулы хатын да калдырып китте. Хәзер без сезнең игътибарга аның эчтәлеген тәкъдим итәбез.

“Мөхтәрәм Рифат ибраһимовның тырышлыгы белән оештырылган “Туган як” газетасының 25 еллык юбилее уңаеннан, аның редакция коллективын һәм дә барча укучыларын шушы күркәм дата белән тәбрик итәм.

Мөмкин булса, газетаны юбилее белән котлап, редакциягә ике әйбер бүләк итәр идем. Мин аларны үзкуллап яңа гасыр “юкә”сеннән эшләдем – мебель, төзү материалларын уратып алган полимер матдәле тасмалардан үрдем. Чабаталары ап-ак булып чыктылар, ишек төбенә куела торган кечкенә келәм дә (коврик, чепта) “Туган як”ка ярап куяр дип уйлыйм. Дөрес, чабата бүген берәүгә дә кирәк түгел, музей әйбере инде ул. Шулай да аны кулына алган кеше үзе дә сизмәстән елмаеп куя. Бу пар чабатаның астына әле 7-8 см. биеклектә агач шакмаклар да беркетеп куйдым. Безнең чор халкы аның нигә кирәклеген белә, чөнки яз-көз айларында судан шулай саклана идек.

91 яшемә атлап барсам да, Аллага шөкер, “Туган як”ны соңгы хәрефенә кадәр укыйм, кулымнан да, күргәнегезчә, эш килә. Ышбу эшләрне үзалдыма башкара алуыма Ходайга мең-мең шөкерләр кылам, ә үземә күңел канәгатьлеге алам. Газетабызның гомерен Аллаһы Тәгалә хәерледән кылсын иде, ул тагын озын-озак еллар халкыбызга рухи канәгатьлек өстәп торсын, аңа язып торучылар саны кимемәсен.
 
Фәймә Мөхсинәтова, Мәлик Насретдинов, Сәяр Сабиров, Мансур Хафизов, Фазыл Гимранов, Йолдыз Алимова кебек газетага язып торучыларга лаеклы алмаш табылсын иде. Шөкер, безнең авылдан Вафа Камалетдиновның хезмәтләре “Туган як”та еш күренә. Аның шактый саллы “Пәйгамбәребез эзе буйлап” дигән әсәрен бик кызыксынып укып бардым.
 
“Туган як” газетасы хезмәткәрләренә тәүфыйк-һидиәт, бәхет-сәгадәт, исәнлек-шатлык, иманнарына нык куәт, гаиләләренә мул иминлек телим һәм шул хакта догада торам.
Абдулгафар АЙНЕТДИНОВ.
4/ХII-2015 ел. Сафаҗай.”
Р.Сөннәтов фотосы.
 

---
Туган як
№ --- | 21.12.2015
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы