|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2015 Матбугат
Фәрит Шаһиәхмәтов «Татмедиа»АҖ генераль директоры вазифасыннан киттеФәрит Шаһиәхмәтов «Татмедиа»АҖ генераль директоры вазифасыннан китте. Ул бүген «Татспиртпром» ААҖ нең техник директоры итеп билгеләнде. "Татспиртпром" АҖ яңа топ-менеджерының төп эш юнәлешләренең берсе – компаниянең җитештерү һәм техник үсеш мәсьәләләре. Фәрит Шаһиәхмәтовнең бу юнәлештә шактый тәҗрибәсе бар:”инженер-механик” белгечлеге буенча уку йортын тәмамлагач, Россиянең иң эре полиграфия предприятиеләренең берсе - “Идел-пресс”та бөтен карьера баскычларын узган, аның баш инженеры булды, соңрак “Татмедиа”да хезмәт куеп аның эшен күз уңында тотты, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.
Искәртеп үтик, Ф. Шаһиәхмәтов «Татмедиа»АҖ ендә 2013 елның октябреннән җитәкчелек итте.
--- |
Иң күп укылган
|