|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2015 Криминал
Татарстанның юл-патруль хезмәткәрләре Казанда урланган ир-атны коткарган (ВИДЕО)Кичә Яр Чаллыда юл-патруль хезмәткәрләре куркытып акча таләп итү нияте белән кеше урлауда шикле 3 затны тоткарлаган. 16 декабрьдә көндезге 11ләр тирәсендә ир-атлар төркеме Казанда “Kazan-Arena” стадионы парковкасыннан, көч кулланылып, 56 яшьлек казанлыны урлый, аннары , үтерү белән янап, аны “Тойота Камри” автомобилендә тотып торалар. Шуннан соң арендага алынган фатирга алып киләләр. Биредә ир-атны кыйныйлар һәм аннан акча таләп итәләр. Шул ук автомобильгә утыртып, Яр Чаллы аша Уфага алып китәләр. Әмма аларның юлына хокук саклау органнары хезмәткәрләре каршы төшә. Ир-атның куркытып акча таләп итү нияте белән урланганлыгы ачыкланган. Урлауда шикле затларларның башкортстанлылар булуы билгеле.
Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
--- |
Иң күп укылган
|