|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2015 Шоу-бизнес
Жанна Фрискеның гаиләле дусты үзен нәни Платонның әтисе дип белдердеЖанна Фрискеның яман шештән авырып гомере өзелүгә ярты ел булды. Шул кыска вакыт эчендә генә дә аның гаиләсендәге ызгыш-талашка, гаугага күнегеп килә башладык кебек. Башта гаиләдә җырчыдан калган мирасны һәм кечкенә Платонны бүлешергә керештеләр. Мирас өчен барган көрәшкә хәтта Русфонд оешмасы да кушылды. Хәйрия фонды нотариуска гаризаны 14 декабрьдә үк тапшырган. Хәзер җырчының якыннары тотылган барлык акча буенча хисап ясарга, яисә шул акчаны кире Русфондка кайтарырга тиеш булачак. Инде янә гауга: кечкенә Платонның "яңа әтисе" пәйда булган. Жаннаның әтисе Владимир Фрискеның дусты Радик Гущин баланың Дмитрий Шепелевныкы түгел, ә үзенеке булуын игълан итте. Имеш үзенең авырлы булуы турында аңа Жанна әйткән. Радик Гущин өйләнгән, балалары бар. Үзенең әти булуын исбатлар өчен ул судка гариза тапшырган. Тулырак укырга: Русфонд борется за имущество Жанны Фриске Женатый друг отца Жанны Фриске оспаривает отцовство Шепелева: «Платон — мой сын!»
--- |
Иң күп укылган
|