поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.06.2009 Мәдәният

САРМАНДА КИНО ИСӘН!

Июнь урталары, челлә. Көндез хат салырга дип Сарман үзәгендәге, почтага мендек. Бер кибетнең ишек өстенә эленеп куелган электрон таблодан күренгәнчә, урамдагы эсселек 38 градуска җиткән. Кызу җәй күңелле нәрсә инде ул үзе, тик шул кызуда салкынчарак урын таба алсаң, тагын да шәбрәк. Урамда эт тә юк, бөтенесе дә эсседән качып ята ахрысы. Хәер, гадәти көннәрдә дә үзәктә кеше әлләни күп түгел. Почтадагы эшләрне тәмамлап, урамга чыктык. Янәшәдә генә – матурлап сайдинг белән тышланган кинотеатр бинасы. Әллә кинолар күрсәтеп яталар инде?!

Нәкъ элеккечә, тактага матурлап акбур белән сәвит заманнарындагы шикелле кино, мультик анонслары да язылып куелган. Бүген Сарманның зур экранында – “Человек-паук-3”! Кызыксынып кердек – чынлап та кинотеатр эшли һәм сеанслар көненә берәү генә түгел, хәтта икешәр икән – балалар өчен көндезге өчтә, олылар өчен кичке сигездә. Үрмәкүч кебек үрмәләп, кешеләрне коткаручы супер-герой турындагы фильмны балаларыбыз бертуктаусыз карарга әзер. Аның шикелле кыланып, киенеп, сөйләшеп йөри торган чаклары. Телләрендә бер генә герой – “человек-паук”.  Бераз шикләнебрәк: “Кеше җыелмаса, киноны куймассыз инде, әйеме?” – дип сорадык. “Өч кеше килсәгез, күрсәтербез,” – диделәр.

 

Иртәгәсен гаиләбез белән төгәл өчкә кинотеатрга менеп җиттек. Ул көнне кино индустриясе сәнгатенә бездән башка бүтән берәү дә чумарга теләмәгән иде, ахрысы – залда үзебез генә, аулакта утырдык. Иң мөһиме – билет бәясе. Балалар өчен ул – 10, олылар өчен – 30 сум! Казандагы гап-гади кинотеатрлардагы сеанслар – 100-150, кайчакта 200-300 сум торуын уйласаң, Сарманда кинога бушлай кердек дип исәпләргә дә мөмкин. Ә инде тагын да ныгытып уйлап карасаң, парлап яки берничә кеше генә утырырга теләгәннәр шәһәр җирендә vip заллары яллый. Ә андый залда бер кешегә билет бәясе 500-600 сум тора. Сарманга килегез – биредәге vip залда киноны 10-30 сумга карап чыгарга була!

 

Минекеләр "үрмәкүч-кеше"нең үрмәләвенә хозурланып маташканда, “кино апалары” белән сөйләшеп алырга уйладым. Техника чорында, бөтен кеше киноны дисклар аша гына караганда, кинотеатрлар ябылып беткән заманнарда ничек исән кала алганнар икән алар? Сарман кинотеатрына 32 ел гомерен багышлаган Расиха Шәфигуллина гади итеп кенә болай аңлатты: “И, апаем, шушы кино бетмәсен дип тиен-тиененә бөртекләп җыеп барып, төрлечә тырышып, су-туңдырма сатып исән калдык!”

 

Биредә 1977 елдан бирле эшләүче киномеханик Резеда Гайсина да кинотеатрның иң яхшы чакларын да, иң авыр чакларын да хәтерли. Кинога халык ташкын булып агылган, Һиндстан фильмнарын көненә бишәр сеанс куйган еллар хәзер әкият шикелле генә. Хәзер, күп дигәндә, залда ун кеше утырырга мөмкин. Анысы да бик каты рекламаланган, шау-шулы фильм килгәндә. Гадәттә, ике-өч кеше кереп утырса да, шатланалар биредә. Соңгы елларда, шушы араларда халык яратып караган фильмнар – “Турецкий гамбит”, “Адмирал”, “Ирония судьбы-2”, “Тарас Бульба”. Мәктәпләр, балалар бакчалары белән килешеп эшлиләр. Әйтик, фәлән көнне мәктәптән 100 укучы килә. Бу максатларда кинотеатрның бай материалы тупланган – дидактик, наркоманлыкка каршы, юл йөрү кагыйдәләре турында, тәрбияви-әхлакый фильмнары җитәрлек.

 

Дөньялар җимерелеп, күрше-тирә районнарның барысында да диярлек кинотеатрлар таркалып-ябылып беткән 90нчы елларда да Сарманныкы бер көнгә дә кино күрсәтүдән туктамаган. Тамашачыны төрлечә җәлеп итәр өчен тырышып-тырмашканнар монда. Ишек төбеннән үк сатылып торучы туңдырма да үз вазыйфасын башкарган – тамашачы бизмәгән. Яңа директор Альбина Яруллинаның эшли башлаган еллары – 90нчы еллар, шулай итеп, иң авыр, кинотеатр язмышы өчен көрәш еллары булган. Хезмәттәшләре дә шулай ди – Альбина ханымның зирәк җитәкчелеге, үҗәтлеге, максатчанлыгы аркасында Сарман кинотеатры исән калган. Бүген инде ул – үз-үзен ашатучы оешма. Бензин, почта, машиналарга запас частьләр, өлешчә электр энергиясен дә үзләре каплап баралар. Хезмәт хаклары, җылылык өчен акча хөкүмәттән бирелә. “Хәзер кинога элеккеге шикелле өерелеп йөрүче юк, – диде Альбина ханым, – шуңа күрә без яңача эшләргә тотындык – кинога бармыйсың икән, кино сиңа үзе килә! Керем акчасына, булганына өстәп, тагын ике яңа видеопроектор сатып алдык. Ике машинабыз бар. Шуларга ике бригада төялә дә, авылларга чыгып китә. Зур экран да, дисклар да үзебез белән. Бөтен авылда да заллар бар. Хәзер балаларның җәйге лагерь чоры, авыл саен диярлек шул лагерьларга кагылабыз. Хәзер тасмалы кино бетеп бара бит инде ул, дисктагысын саклавы да, ташуы да җайлы. Балаларга, укытучыларга берничә варианттан сайлап алу мөмкинлеге дә бирәбез. Менә шул видеопроекторларны сатып алмаган булсак, нидер көтеп утырган булсак, әллә кайчан бетәсе идек. Кино күрсәтү, безгә килүчеләр өчен су-туңдырма, сагыз ише вак-төяк сату, видеоуеннар уйнарга мөмкинлек тудыру – барысы бергә былтыр ярты миллион сум чамасы керем бирде. Авыллар буйлап чабабыз инде, чапмасаң – булмый. Фәлән киноны карыйсыбыз килә дип заказ биреп чакыралар безне хәтта. Әйтик, “Өч аяклы ат” белән бөтен Сарманны әйләнеп чыктык. Бик әхлакый, балалар өчен менә дигән, тәрбияви фильм бит ул. Сөлек авылына кермәгәнбез икән! Анда нибарысы 12 генә бала бар инде. “Ник безгә “Өч аяклы ат”ны күрсәтмәдегез?” – дип телефоннан чылтыраткач, махсус шунда барып куеп кайттык. Гомумән, Татарстанда төшкән киноларны гел күрсәтеп йөрергә тырышабыз. Моның өчен режиссер, актер Рамил Төхвәтуллиннан Рәхмәт хаты да килде”.

 

Кинога бару – кайчакта шәп нәрсә инде ул. Караңгы салкынча залда, җәйге челләдән ике-өч сәгатькә генә качып утырып, туңдырма ашау өчен булса да. 

 

P.S. “Татаркино” идарәсе директоры Владимир Батраков сүзләренә караганда, 1991 елда Татарстанда дәүләт карамагындагы 53 кинотеатр эшләп килгән, хәзер бу сан нибарысы 18гә генә  калган. Ул елларда республикабыз авылларының барысында да диярлек кино күрсәткәннәр, чөнки 2,5 мең җайланма сафта булган. Хәзер шул җайланмаларның нибары 95е генә исән. Ә мәктәп кинотеатрлары, балалар өчен махсуслашкан кинотеатрлар бөтенләй юк. Владимир Батраков китергән  саннар буенча, 1991 елда шәһәр кешесе елына уртача 6,1 мәртәбә, ә авыл кешесе – 7,7 мәртәбә кинога барган (хәзер бу саннар 0,9 һәм 0,3).  Халык саны миллионнан арткан Русия шәһәрләре арасында кинозаллар буенча Казан беренче урында тора – һәр 100 мең кешегә 3,95 кинозал туры килә.  Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, Русия халкының яртысы (51 процент) кинога бөтенләй йөрми. Ә  кешеләрнең 13 процентының үз гомерләрендә бер генә мәртәбә дә кинозалга кереп караганы юк.  


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 77 | 27.06.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»