|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2015 Криминал
Миллиардер малаен “Корстон” отелендә әнисен үтерүдә гаеплиләр (ВИДЕО)10 декабрь көнне Казандагы “Корстон” отелендә 44 яшьлек ханымны үтерү факты буенча җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Искәртеп узабыз, җинаять кылуда шикләнелеп, зыян күрүченең 19 яшьлек улы тоткарланган иде. Аның Россия олигархы, “Старик Хоттабыч” кибетләре челтәре хуҗасы һәм OBI акционеры Игорь Сосинның улы булуы билгеле булды.
Тикшерү фаразлаганча, үтерү низаг аркасында булган. Җинаять эше буенча суд-психиатрия, биологик һәм физик-техник экспертизалар билгеләнгән. Видеокүзәтү камералары язмалары каралган, алар буенча үтерү булган номерга бары тик гаепләнүче һәм зыян күрүче генә керүе күренә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.
Тулырак укырга:
Сын миллиардера Егор Сосин объяснил, почему убил мать в Казани (ВИДЕО)
--- |
Иң күп укылган
|