поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Гыйнвар
  • Айдар Гыймадиев - журналист
  • Фәтхи Бурнаш (1898-1942) - язучы
  • Наил Әюпов (1936-2008) - актер
  • Илмир Хәбибуллин - кинорежиссер
  • Гөлшат Зәйнашева (1928-2005) - шагыйрә
  • Гөлсирин Абдуллина - җырчы
  • Артур Исламов - җырчы
  • Хәнәфи Бәдигый (1941- 2020) - язучы
  • Җәмит Рәхимов (1935-1996) - язучы
  • Рәис Беляев (1935-1996) - дәүләт эшлеклесе
  • Зөлфия Зарипова - актриса
  • Газинур Гафиятуллин (1913-1944) - каһарман
  • Аделина Заһидуллина - рапирачы
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
Архив
 
16.12.2015 Юмор

Сәер жанрлар модада

Әле менә халык авыз иҗаты җыярга җибәрделәр. Про­фессор әйтте: «Нинди яңа җырлар, бәетләр, сүзләр ишетәсез, барысын да язып алып кайтыгыз, «бишле» куярмын», – диде. Вокзалга җыелдык группа белән. Ә мин, гөнаһ шомлыгына, бер өчпочмак алып ашаган идем. Шуңа, тиз генә бер почмак табып, оза-ак итеп үкенеп утырырга туры килде. Ә үкенеп бетүгә, группа киткән. Мин дә киттем инде. Бер автобуска утырдым да киттем. Аның кая барганын да белмәдем. Кичкырын бер авылга килеп төштем. Бер абзый капка төбендә тәмәке тартып тора.

– Абзый, – мәйтәм, – сездә халык авыз иҗаты юкмы?
 
Ул башта рәхәтләнеп көлде.
 
– Ха-ха-ха... Тапкыр егет икәнсең, сиңа та­бабыз! – ди. – Әйдә, өйгә керик.
 
Өйләренә кердек. Ул өстәлгә бер шешә көмешкә утыртты да:
 
– Менә безнең халык иҗаты, – ди. – Шушыны иҗат итәбез!
 
– Башка төрлесе юкмыни? – мәйтәм.
 
– Бездә юк. Күршеләрдә бар. Нәбинеке бодайдан, Гыйльминеке чөгендердән... Бер дә начар түгелдер.
 
Мин блокнот чыгардым. Абзыйның күзе акайды:
 
– Нәрсә язасың анда? – ди. – Кем син? Каян килдең?
 
– Казаннан килдем, мәйтәм, халык иҗаты җыям.
 
Абзый шундук чыгып йөгерде, бүтән күренмәде. Ә авылда: «Самогончикларны җыярга Казаннан кеше килгән икән!» – дигән хәбәр таралган. Мин бит әле бу хакта белмим. 
 
Күршеләргә кердем. Тавыклары бодай чүпләп йөри. Көмешкә апарасының бодаен. Ике-өч бөртек кабалар да чалыш-чолыш атлап китәләр. Берсе әтәч белән сугыша башлады. Берсе миңа сикермәкче була. Мин өйгә кереп киттем. Ишекләрен ачып та җибәрдем, күзлек парланды. Бер адым атлавым булды – аяк астында җир убылды. Ходайның рәхмәте, базга гына төшкәнмен икән – бер апа бәрәңге чүпләп утыра.
 
– Зинһар, мине һәлак итмәгез! – ди. 
 
– Бәлки, мәйтәм, башта менәрбез?!
 
– Менсәң – мен, түлке һәлак итмә, – ди.
 
– Бәлки, мәйтәм, тегендә менәрбез?
 
– Тегендә менсәң дә мен, монда менсәң дә мен, түлке һәлак итмә. Биш балам хакына калдыр, – ди.
 
Мин аның кулындагы көмешкә аппаратын шунда гына күреп калдым. Бәрәңге астына яшереп маташа икән.
 
– Апа, мәйтәм, миңа синең биш балаң кирәкми, миңа халык иҗаты кирәк.
 
Апаның йөзе яктырып китте:
 
– Алайса, сиңа Хөббенисаның биш баласы кирәк инде, – ди. – Аныкылар нәкъ менә халык иҗаты. Бөтен район иҗат иткән.
 
Һәм ул мине Хөббенисаларга илтеп тә куйды. Ә Хөббениса табын әзерләп тора:
 
– Мин сине көткән идем, – ди. – Бөтен комиссия, бөтен ревизия миңа килә. Ишегемнең бер дә ябылып торганы юк. Әле күптән түгел генә бер журналист килгән иде, аңа да бирдем. Интервью. Мин бит детдомнан балалар алып үстерәм.
 
– Ә мин халык иҗаты белән кызыксынам.
 
– Һәй, халыкны хәзер шулай иҗат итәләр инде. Иҗат итәләр дә детдомда калдырып китәләр.
 
– Юк, миңа халык авыз иҗаты кирәк. Ну, җырлар,  бәетләр... Китапка кермәгән яңа сүзләр булса да ярый.
 
Ә Хөббениса шундук аңлады. Фермага җибәрде. Дояркалар янына. 
 
Монда китапка кермәгән сүзләр күп, кәнишне. Тик гел урысча. Менә алар бер-берсенең әнисен бик яраталар икән. Гел «твой мать» та, «твой мать» дип кенә торалар. Мин татарча да берничә сүз язып алдым ул... 
 
Менә элек халык җырлар, дастаннар иҗат иткән. Ә хәзер... Хәзер әнә шундый  сәер жанрлар модада икән. Ә аның белән ничек имтихан тапшырасың...

Марат КӘБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 13.12.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы