|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2015 Җәмгыять
Пәрәвез дөньясыКечкенә вакытта мин “Гостья из будущего” дигән фильмны карарга ярата идем. Андагы кешенең уйларын укый торган миелофон дигән җайланма, кешегә охшаган биоробот, һавада оча торган кабиналар мәңге чынга ашмаслык фантастик әйберләр кебек тоела иде. Әгәр миңа ул вакытта тагын бер егерме елдан тормышыбызда шуның ише нәрсәләрдән файдаланачакбыз дисәләр, мәңге ышанмас идем. Ә бит, чыннан да, килде андый заман! Технология үсеше шул дәрәҗәгә җитте ки, бүген интернетсыз һәм смартфонсыз өйдә яки эштә генә түгел, ә өйдән эшкә барып җиткәнче дә яшәрлек түгел. Төрледән-төрле кушымталар, гаджетлар, виджетлар ярдәмендә бүген җәһәннәм читендәге кеше белән кара-каршы утыргандай сөйләшергә мөмкин. Машина йөртүчеләргә спутник навигаторлары ярдәмгә килә: алар кеше тавышы белән сиңа кирәкле юлны, маршрутны өйрәтеп баралар. Моны техника могҗизасы дими ни дисең инде? Нәкъ теге фильмдагы кебек! Берәр мәгълүмат беләсең килсә, интернетка кер дә, эзләү системасына клавиатурада соравыңны яз яки ни эзләгәнеңне микрофонга әйт. Бары тик шул гына! Теләсә-нинди сорауга җавап секунды белән пәйда була. Бүгенге балалар без мәктәптә укыганда берәр сүзнең мәгънәсен белү яки берәр мәгълүматны ачыклау өчен көннәр буе китапханәдә утыруыбызны күз алларына да китерә алмыйлар, ә хәзер моның өчен секундлар җитә. Кызыма шулар турында сөйли башласам, ул ышанмыйча рәхәтләнеп көлә һәм миңа исән калган соңгы динозаврга караган кебек карап тора.
Интернет, вай-фай, модем, скайп, сайт, хэштег, ватсап, инстаграм – хәзер шушы сүзләрдән башка яшәү мөмкин түгел һәм алар безнең тормышны могҗизага әйләндерәләр. Могҗизасын могҗиза, ләкин барысы өчен дә түләргә кирәк. Һәм менә шунда иң кызыгы башлана да инде. Социаль челтәрләргә керү өчен интернет парольне һәм логинны сорый. Смартфоннарда кушымталарны эшләтеп җибәрү өчен һәрвакыт аккаунтлар ясарга кирәк. Һәм һәрберсендә истә калсын өчен нинди пароль куярга соң дип аптырыйсың. Бик тә истә калырлык кебекне җыясың анысы, әмма ул нигәдер онытыла. Һәм кабат яңа парольләр, логиннар уйлап табарга кирәк.
Менә күптән түгел “Одноклассники” сайты, җимерүчеләр кергәнлектән, минем битемне блокировкалады. Дошман минем территориягә үтеп, минем биттән, ягъни минем исемнән дусларыма спам-хәбәрләр җибәреп утырган. Блокировканы бетереп, битемә керүне җайга салу өчен берничә көн интектем. Барып чыкмагач, әлеге сайтның белгече ярдәменә таянмый хәлем калмады. “Одноклассники” сайты фонында үземнең шушы белгеч белән хат алышуымны дәлилләүче фотоны электрон почта аша җибәрергә һәм үзем турындагы мәгълүматларны расларга туры килде. Әле ярый электрон почтамны һәм аның паролен яттан беләм. Блокировканы бетерү өчен тагын шул сират күперен узасы: ким дигәндә алты урынлы саннан һәм берәр хәрефтән торган яңа пароль уйлап табып язасы. Әле парольне кабатлап язуны да сорыйлар бит, анысы инде, гомумән, җен ачуларын чыгара. Экранга һәм клавиатурага төбәлеп, ювелир кебек, шушы хәреф-саннарны интегеп җыеп утырасың. Мин инде “Одноклассники”сыз да яшәрмен дип төкермәкче дә идем, ләкин битемне ватучы теге дошман минем исемнән тагын әллә нинди хәбәрләр җибәреп ятар дип, ахыргача барырга булдым.
Моннан гына аңыма килеп маташа идем, “В контакте” сайтында да нәкъ шул хәл кабатланды. Тагын бер бәндәсе минем битне ватарга маташканга, сайт администраторлары блокировка куйганнар. Кабат бөтен мәгълүматларны сорадылар. Кан группасы белән аяк киемем үлчәмен генә сорыйсылары калды, билләһи! Мин шаккатам: кешенең ничек чит-ятлар битен ватасы, анда утырасы килә икән? Мин үземнең пароль-никларны да истә калдыра алмыйм, ә болар чит кешенекен чишеп утыралар.
Ә янчыгыңны ачсаң, гомумән, исең-акылың китәрлек! Акча күплегеннән түгел! Нәкъ менә акча юк анда, ә аның урынына кошелек тулы һәрберсенең аерым пин-коды булган карточкалар ята. Кешенең баш мие төрле саннарның меңләгән комбинациясен истә калдыра ала димени?! Робот түгел бит ул! Шуңа күрә үзем белән һәрвакыт парольләр һәм кодлар язылган кечкенә генә блокнот йөртәм. Әле тагын ул карточкаларны бутасаң бетте баш! Банкоматка чит карточканы тыгарсың да, картасыз да, акчасыз да калырсың. Кызганычка, минем белән шундый бер аянычлы хәл булды инде.
Ә инде мәктәпкә кагылышлы сайтларда, гомумән, шпаргалкасыз берни аңларлык түгел. Хәтереңне дә чыныктырасың аларда, сабырлыгыңны да сыныйсың. Ник дигәндә, “Электронный дневник” бүлегенә кереп, балаңның бүген нинди билгеләр алганын тиз генә карармын димә. Анда да, әлбәттә инде, пароль һәм логин җыю сорала. Ә баланың мәктәптә ашаганмы-юкмы икәне “Образовательная карта” сайтында күренә. Ләкин ачтым да карадым түгел: анда баланың туклану картасы номерын, әлбәттә инде, паролен сорыйлар. Паролен ялгыштыңмы, балаңның мәктәптә ашаганын да, ашаган очракта нәрсә белән сыйланганын да белә алмыйсың. Берсендә мин кызымның туклануын карау өчен пароль урынына үземнең машина номерымны җыйган идем.
Боларга өстәп, әле тагын ГТОга кагылышлы яңа сайтта теркәлү барлыкка килде. Бу – мәҗбүри әйбер! Анда һәр баланың спорттагы казанышлары исәпкә алынып бара. Теркәлү процедурасы югарыда сөйләнгәнчә. Бөтен код-парольләрне истә калдыру өчен башың гына чыдасын да, зиһенең генә булсын! Компьютерның хәтерен чистартырга мөмкин әле, ә менә кешенең баш миен шундый чүп-чардан ничек арындырырга икән?
Банк карталарына әйләнеп кайтыйк әле. Безнең тормышны җиңеләйтү максатыннан хәзер фатир һәм газ өчен, штрафлар һәм салымнарны түләр өчен онлайн-түләүләр уйлап таптылар. Мин дә бөтен счетларны хезмәт хакы күчерелә торган картам белән түләргә булдым. Әлбәттә инде, банкның интернеттагы сайтына кереп, түләүләремне башкару хокукы алу өчен парольләштерү һәм кодлаштыру процедурасы аша үтәргә туры килде. Хуш, счет-фактурамны, ГАИ штрафларын түләдем карточкам аша. Бер уңайдан әнинең салымын да түләргә булдым. Бергә яшибез бит, кем түләсә дә ярамыймыни?! Ярамый икән шул! Хәер, мәрхәмәтле интернет миңа түләү мөмкинлеге бирде анысы. Ләкин минем карточкадан әнинең салымы өчен түләгән акча салым органнарына барып җитмәгән, ә һавада эленеп калган. Баксаң, мин карточкам аша бары тик үземнең салымнарны гына түли алам икән, чөнки анда минем мәгълүматлар күрсәтелгән. Шулай итеп, үземә эшне җиңеләйтәсе урында, катлауландырдым гына, чөнки миңа салым инспекциясенә барырга һәм ялгыш күчерелгән акчаны кире кайтаруларын сорап гариза язарга туры килде. Бер караганда, барысы да гадиләштерелгән кебек, ә чынлыкта шулкадәр катлаулы ки!
Күптән түгел кызым, бүтән беркем дә файдалана алмасын дип, үзенең смартфонын блокировкалаган. Ниндидер код номеры керткән дә, ике көннән шул номерны оныткан! Смартфоныннан файдалана алмый интекте. Ахыр чиктә белгечләргә мөрәҗәгать итеп, телефонны яңабаштан “тектерергә” туры килде. Хәер, нигә “тектерү” дип атаганнарын әле дә аңламыйм, югыйсә, программа нигезен үзгәртү процессы ул. Ә тегүне мин кулга энә-җеп алып, берәр тукымадан әйберне тегү дип аңлый идем. Хуш, ничек дисәләр шулай булсын инде, аңлаучылар күп бит.
Интернет үзеңнең код-парольләреңне саклау өчен махсус программалар да тәкъдим итә. Мәсәлән, Ластпас яки пассворд. Кызык, әлеге программаларга керү өчен шулай ук пароль-кодлар кирәк микән? Компьютерың яки ноутбук ватылса нишләргә? Кодлар-парольләр язылган программа шунда кала бит һәм бөтен мәгълүмат юкка чыга дигән сүз. Юк инде, мондый программаларсыз да яшәрмен. Парольләрне кечкенә блокноттан да яхшырак саклау урыны юк!
Шул ук вакытта минем блокнот яңадан-яңа парольләр белән тулылана, парольле дөнья үзенә суырганнан-суыра. Тормышыбыз ниндидер уенга әверелеп бара безнең. Табышмак-мәсьәләләрне күбрәк чишкән саен, тагын әллә ниндиләре өстәлә. Һәм бу пәрәвездән инде чыгармын димә. Мин бер генә нәрсәдән куркам: исемеңне әйтергә туры килсә, башта хәтергә керү өчен парольне искә төшереп, исемне шул хәтердән эзләргә туры килмәгәе. Менә шундый заманнан сакласын Ходай! Әлегә исә иң курыкканым – шифр-кодлар, парольләр язылган блокнотымны югалту. Югалтсам, бетте баш! Шуңа күрә тагын берне башладым әле, анысы андый-мондый хәл чыкса дип өйдә ята. Иң мөһиме – аның кайда ятканын онытмаска.
Алсу САФИУЛЛИНА. Казан.
--- |
Иң күп укылган
|