поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Гыйнвар
  • Гали Акыш (1918-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Шәехзадә Бабич (1895-1919) - шагыйрь
  • Азат Абитов - җырчы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
16.12.2015 Шоу-бизнес

Җиңелергә яратмаучы Рәфинә Ганиуллина «мафия» уйный?

Җырчы Рәфинә Ганиуллина исемен ишетүгә: «Ә-ә, теге биш кызның берсе бит әле ул», – диләр. Берсе генә түгел, араларыннан иң олысы да әле. Бүген Рәфинә 11 айлык улы Сөләйманны да тәрбияли, җырчы Габделфәт Сафин белән гастрольләргә дә йөри.

– Бишегез дә җырлый, «Кызлы йорт» проекты белән республиканы да айкап чыктыгыз. Бүген сеңелләрең нинди эшләр белән мәшгуль?
– Олысы булгач, кечкенәдән, аларга үрнәк булырга тиеш, дигән хис яшәп килде. Бер-беребезгә карап җырлый башладык. Әни безне Арча педагогия көллиятенә музыка укытучыларын әзерли торган факультетка укырга кертте. Тәмамлап та бетермичә, Казан югары уку йортларына керергә насыйп булды. Резеда белән мин мәдәният университетын тәмамладык, тагын беребез – белеме буенча балалар бакчасы тәрбиячесе, кечкенәбез аграр университетында менеджерлыкка укый. Дүртенчебез – Аиша тәхәллүсе белән сәхнәдә күренеп алган Илсөя, заманында гаиләбезнең мөмкинлеге булса, хирург булыр идем, ди.
 
– Аиша кая югалды соң әле? Ул башкарган «Бирмим мин сиңа» җыры бөтен дөньяны шаулаткан иде. Ул җырны халыкка чыгарыр алдыннан, сезнең белән киңәшкән идеме?
– Илсөя җыр өлкәсендә үзен кабат сынарга җыена, җырлар туплый. Әлеге җыры турында әйткән иде. Без әни белән каршы да төшеп маташтык. Ләкин Илсөя: «Бирмим мин сиңа сөю хисләрен», – дип җырлыйм бит, бернинди начар мәгънә салынмаган», – дигәч кенә, бу җыр да яшәргә хаклыдыр, дип уйладык.
 
– Сез барыгыз да иҗатта, хәзер әниегез дә журналистикага тартылды. Әмма аңарчы агроном булып эшләгән. Синеңчә, ул иҗади эшме?
– Әнинең әйтүенә караганда, иҗади эш. Вакытында чәчәргә кирәк, аларның үскәнен карыйсың, вакыты җиткәч, җыеп аласың. Әнием агроном һөнәрен романтик рухлы булганга сайлаган да инде. Басулар, кырлар буйлап мотоциклда җилдергән, хәтта атка атланып йөргән чаклары да булган. Басуга бернинди техника үтмәгәндә дә, ат белән кереп була. Әнием үз һөнәрен бик яраткан, биш бала табу сәбәпле генә ул эшеннән китәргә туры килгән.

– Малай табу хыялы да булмадымы икән?
– Андый хыялы булмаса, биш кыз тапмаган булыр иде. Әти дә малай теләгән. Малайны миңа бүләк итәргә туры килде. Сөләйман бу елның 2 гыйнварында ябалак-ябалак кар яуган вакытта туды. Улыбыз безгә Яңа елны матурлап каршыларга ирек бирде, ирем Рәзил (баянчы Рәзил Камалов. – Авт.) белән икәү генә үткәрдек. Бәйрәм көнендә телефоннан бертуктаусыз шалтыратып: «Бәби юкмы әле?» – дип сораштырдылар.
 
– Улыгызга бик затлы исем сайлагансыз...
– Күп исемнәргә тукталдык: Ибраһим, Искәндәр, Рамазан, Әмирхан... Бала башта тусын, йөзенә карагач, берәрсен кушарбыз, дидем. Тугач ук улыбызның фотосын иремә җибәрдем дә Сөләйман исемен сайладык. Хәзер ул көннән-көн үзгәрә, «быкы-быкы» килеп сөйләшә. Су керергә бик ярата. Соңгы вакытта балага бик күп вакыт китә. Атналар буена гастрольләргә чыгып китеп булмый, бер көндә әйләнеп кайтабыз. Әмма күптән түгел гаиләмнән биш көнгә аерылып, Уфа белән Стәрлетамакка чыгып киттем.
 
– Синнән кала, Рәфи­нә исемле кешеләрне оч­ратканым да юк. Каян таптылар икән бу исемне?
– Мине табар алдыннан, әни Нәбирә Гыйматдинованың «Су» хикәясен укыган булган. Үзем дә кызыксынып укыдым. Андагы баш геройның исеме – Рәфинә. Китап дигәннән, соңгы тапкыр «Ак чәчәкләр»не укыдым. Ул миңа очраклы рәвештә генә килеп керде, нәкъ шул вакытта әсәр буенча кино төшерәләр, дигән хәбәр ишетелде. «Ак чәчәкләр»не мәктәптә укыганны хәтерлим, шул чактагы хисләрне яңартасы килде. Киноның сигез сериясен карадым. Минем күзаллау белән кинодагысы туры килде. Аеруча Әзһәр Шакировның уйнавы ошады. Уйнады, дип тә әйтә алмыйм, ул фильмда яши. Сериал миңа моңсурак тоелды, бәлки аны күңеллерәк тә эшләп булыр иде.
 
– Үзегезнең гаилә хәлләре ничегрәк?
– Мин борчуга тизрәк бирешәм, гаиләдәге кискенрәк вакыйгаларны ирем тигезли. Һәркөнне суыткычка айлык план элеп куя башладык, мәгълүмат күп булганга, кайбер нәрсәләр тиз онытыла. Ирем нарды уйнарга өйрәтте әле. Ул мине җиңсә, тиз кызып китәм, хәтта ярты сәгатьләп сөйләшмичә дә йөрим кайчакта. Никтер җиңелергә яратмыйм. Гастрольләрдә йөргәндә автобуста йә кәрт, йә «мафия» уйнап барабыз.

Линар ЗАКИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 12.12.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы