|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2015 Фаҗига
Чаллыда пенсионер тарафыннан үтерелгән табибны соңгы юлга озаттылар (ФОТО, ВИДЕО)Кичә, 13 декабрьдә, Чаллыда Андрей Железнов белән хушлаштылар. Чаллының танылган табиб-травматолог-ортопедын шәһәр зиратына җирләделәр. Табиб белән хушлашу 4 нче номерлы хастаханәдә оештырылган иде. Аны соңгы юлга озатырга килгән йөзләгән кеше табибның әнисе – Мария Александровна, тол калган хатыны Светлана Ильинична, бердәнбер кызы Анастасиянең тирән кайгысын уртаклашты... Хатын-кызларны гына түгел, ир-атларны да елатырлык авыр кайгы иде бу, дип шәрехли хушлашу чарасын әлеге вакыйганың шаһитлары. Барысы да бер тавыштан, бик яхшы кешенең гомере иртә өзелү белән килешә алмавын җиткергән...
Исегезгә төшерәбез, Андрей Железнов 11 декабрь иртәсендә хастаханә баскыч төбендә атып үтерелде. Әлеге җинаятьне кылуда шикле кеше – 85 яшьлек Мисбах Сәхәбетдинов сак астына алынды.
--- |
Иң күп укылган
|