|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2015 Матбугат
Газета-журналларга онлайн язылыр өчен ярты көнем узды – языла алмадымИюнь яки декабрь җиттеме, бер бәла төшә башка – газеталарга язылу. Авылда яшәгән кеше өчен бу зур проблема түгел, чөнки почтальон апа барысын да үзе эшләп бирә. Шәһәр халкы исә почтальонн күргәне дә юк. Бу очракта ярдәмгә интернет килә. Басма матбугатка, теориядә, берничә сайт аша язылып була. Һәркайсыннан язылып карадым – берсеннән дә языла алмадым. 1. “Випиши.ру” дигән сайт. Башта шунда кердем. Татар газеталарына язылыйм дигән идем, баксаң, онлайн рәвештә түләп булмый икән. Система сиңа квитанция ясап бирә һәм шуның белән син... почтага барырга тишсең! )) Почтага барсам, мин аны инде болай да язылып кайтам, сайтның кирәге калмый. Күрәсең, теге мәзәктәге сыман, “алай итсәң дә була, болай итсәң дә була” диләрдер инде. (Мәзәк: бер абзый базарда кандала даруы сата икән. Моны ничек кулланырга соң дип сорый икән сатып алучы. Кандаланы тотасың да авызына саласың, ди абзый. Соң аны тоткач бәреп үтереп тә була бит инде??? Алай итсәң дә була, болай итсәң дә була инде, - дигән тапкыр сатучы). Соңыннан гына белдем: “Выпиши.ру” сайты аша Татарстаннан читтә яшәүчеләр татар матбугатына онлайн языла ала, ә Татарстан халкы юк икән. Сүз уңаеннан: “Випиши.ру” сайтыннан татар газета-журналларын эзли башласаң, гомер таба алмаячаксың! Чөнки алар анда менә болай язылган: “Ирек мђйданы”, “Татарстан яшьлђре”, “Сљембикђ”. Ә “Безнећ гђќит” исә, гомумән, танымаслык хәлдә (“Җәһәт” шрифтын уйлап чыгаручыга кайнар сәлам). Ә газеталарны ул сайтта йөзәр мең басма арасында эзләгеч (поисковик) буенча эзлиләр. Димәк, потенциаль язылучыларның никадәре яраткан басмасын таба алмый дигән сүз.
2. Алга таба эзлим. Максатым – почтада 1-2 сәгать вакыт чират тормый гына онлайн язылу. “Портал госуслуг”. Татарстанның бу проекты турында бик күп сөйлиләр. Үзем дә бик күп функциясен даими кулланам. Бу юлы шушы сайт аша газеталарга язылып карарга булдым. Әмма бары тик 2016 елның февраленнән генә килүче номерларга языла алам икән. Гыйнварга инде соңга калганмын. 10 декабрьдә язылу тәмамланган. Ә бит язылуның иң актив чоры декабрь уртасы һәм ахыры. Димәк, ничәмә-ничә абунәче абунәсез кала дигән сүз. Башка татар газетасын эзләп караган идем – анысына гыйнвардан да язылырга була. Ни өчен болай бу? Ни өчен кайбер татар газеталарына тулы яртыеллыкка 10 декабрьгә кадәр генә язылырга була, ә кайберләренә 10 декабрьдән соң да “гыйнвар-июнь” тулы комплектына язылу мөмкинлеге бар? Бу сорауга җавап тапмадым. Бәлки, сез беләсездер? Зинһар, комментарийларда языгыз.
3. Инде берәү “Татпост” сайты адресын бирде. Кирәкле газеталарны эзләп таптым, кәрҗингә салдым, банк картасы белән төенчегемне әзерләп куйдым. Каһәр суккыры, бу сайт та “оплата наличными на почте” дигән язу чыгарды. Астарак карасам, онлайн түләү мөмкинлеге дә бар икән. Әмма теркәлү үткән кулланучылар өчен генә. Үттем теркәлү. Подписканы түлим дисәм, мин теркәлү узган арада кәрҗин бушап калган! Сайтка яңадан кереп яңадан үземә кирәкле газеталарны эзләргә тотынмакчы идем, сайт мине кертми башлады! “403 - запрещено. Доступ запрещен. Предоставленные учетные данные не дают права на просмотр этого каталога или страницы.” – ди. Менә сиңа мә! Система минем ФИОны, адресларымны, электронкаларымны алды, әмма персональ данныйларны куллану рөхсәте сорамады – һәм качты! Бу сайтка мине бүтән кертми ))) Миңа “не дают права на просмотр этого каталога”. Ни өчен? Белмим.
Бу маҗараларымны Фейсбукка элеп бардым. Анда бу тема зур шау-шу уятты. Гаделлек өчен әйтергә кирәк, Алсу Исмәгыйлева шул арада “Татпост” сайты аша “Ирек мәйданы”на языла алды. Акчасын да банк картасы аша түләде, әмма квитанция-фәләне юк. Ә иң кызыгы: акчасын алгач, Алсуга да “Доступ запрещен. Предоставленные учетные данные не дают права на просмотр этого каталога или страницы” дигән вердикт чыгарылды. Хәзер Алсу үзенең 519 сум акчасы өчен борчыла инде)) Кулда квитанция юк, сайтка кертмиләр. Газета килерме-юкмы – киләсе елда гына билгеле булачак.
Татар газета-журналларына онлайн рәвештә язылырга маташып, ярты көнем узды. Языла алмадым. Әле мин компьютерны, интернетны әзме-күпме беләм, дип саныйм үземне. Компьютер белән дус булмаган абунәчеләргә басма матбугатка интернеттан язылырга Аллаһы Тәгалә көч һәм түземлек бирсен!
Фото: prikolnews.ru
Данил СӘФӘРОВ |
Иң күп укылган
|